СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Фоат Садриев “Ботка”
Кичә Фәрит «КамАЗ» машинасы бөлән балчык ташып уйнады. Бик нык арыган иде, аяк-кулларын юып тормады, шул килеш ятып йоклады.
Төшендә карабодай боткасы күрде. Ул зур табакта иде. Уртасына чокыр ясалган, чокырга сап-сары май салынган, өстеннән хуш исле пар күтәрелә. Фәрит карабодай боткасын бик ярата, әнисе аны пешереп кенә тора. Малайның авызыннан сулар килде. Капмакчы гына булган иде — кашыгы юк икән. Шкафтан кашык алып килгәнче, боткадан җилләр искән. Их, кул белән генә ашыйсы калган икән, дип кайгырып торганда уянып та китте.
Бүген Фәрит караңгы төшкәнне түземсезлек белән көтте. Кич җиткәч, әбисенең чәйгә сөт сала торган зур агач кашыгын алды. Ул шундый матур, сарылы-кызыллы бизәкләре елык-елык килеп тора. Фәрит кашыкны, беркемгә дә күрсәтмичә, күлмәк эченә тыкты да караватына барып ятты. Өстенә юрган ябынды, күзләрен йомды.
Ул унбиш минут, ярты сәгать, бер сәгать ятты — күзенә йокы кермәде. Күпме генә ятса да йоклый алмады. Түзде-түзде дә ахырда, ялынып:
— Ботка, кил, минем тәти кашыгым юк! — диде.
Шулчак әнисе йомшак куллары белән аның аркасыннан сөйде һәм, шундый ягымлы, шундый тәмле итеп:
— Йокла, улым, йокла,— диде.
Фәрит ничек йоклап киткәнен дә сизмәде.
Иртән торгач, шатлыгыннан ул чак кычкырып җибәрмәде: өстәл уртасында, парларын бөркеп, карабодай боткасы тора иде. Фәрит күлмәк эченнән тәти кашыкны алды да боткага үрелде.
— Улым, юынмыйча ашарга утырган кешене ризык яратмый,— диде әнисе.
Фәрит кичә кул-аякларын юмый ятканлыгын исенә төшерде һәм төшендә ботканың ни өчен үзеннән качуын аңлады.
Ул кашыгын өстәлгә куйды да, юынгычка барып, яхшылап юынды, тешләрен чистартты, тагын кача күрмәсен дип, ике мәртәбә өстәл өстендәге кашыгын карап килде. Ниһаять, Фәрит ботканы ашарга әзер. Әнисе тәти кашыкны да юып куйган. Ул арада әбисе белән бабасы, әтисе белән әнисе, абыйсы белән сеңлесе дә өстәл янына тезелешеп утырдылар. Күрәсең, бөтенесен дә тәти кашык кызыктыргандыр. Карабодай боткасы тәмле булды.
2024-01-31 14:35