СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Радик Фәизов “Юл чаты”

Һич уйламаганда, көтмәгәндә, Нурислам абзыйга ишелеп байлык килде.
Илле яшьләрендәге әле төз, нык гәүдәле, күркәм генә озынча йөзле агай Түбән Авылдан үзләренең Югары Авылларына менеп килә иде. Машина-ни дип тормады, кышкы көн матур, аяк астында күңелле итеп кар шыгырдый, мондый һавада җәяү йөрүе рәхәт. Машиналар тигезлеген киң юлдан әле генә җигүле ат үтеп киткән: тояк һәм тар чана эзләре ачык булып ярылып ята. Нурислам, анысын-монысын уйлап, ашыкмыйча гына атлады. Авылга таба аерылган юл чатына җиткән иде, кар өстендә ялтырап үтә күренмәле пакет ята. Иелеп бу пакетны алып караса... Нурисламга кышкы салкын көн кинәт бөркүләнеп, тирә-юньдәге иркен басулар тараеп киткәндәй булды. Йә Аллам, пакет тулы төргәге- төргәге белән акча. Өр-яңа йөзәрлекләр, унарлыклар, шунда ук көмеш тәңкәләре дә ялтырый.
Агайның бүрек асты бердән кайнарланып, арка җекләре тирләп чыкты. Нидәндер куркынып, пошынып, җаны тасырдап тирә-як басуларга, юлларга карап алды. Эт-адәм юк, баш өстендә очып барган ала каргадан кала бүтән җан иясе юк. Ул да агайга, ялтырап яткан хәзинәгә бер карап кына алды да үз юлында булды, хәтта каркылдап та куймады. Йөрәге дөп-дөп каккан агай җәлт кенә иелеп пакетны кулына алды да үзенең балта-кайраклар салып йөртә торган дәү, иске кирза сумкасына салып та куйды.
Юллар чатында бераз тукталып торды. Башында өермәдәй бөтерелгән уйларын азрак тәртипкә китерергә, бу көтелмәгән хәлгә бәя бирергә кирәк иде. Йа Хода, нинди акчалар бу?! Кем генә югалткан икән инде бу тиклем хәзинәне? Колхоз кассиры Сәвия авыл халкына күптән бирелмәгән хезмәт хакын алып, шуны төшереп калдырганмы? Әллә берәр эшмәкәр, авылларга йөреп сәүдә итүче бәндә югалтканмы? Бу кадәрле акчаны төшереп калдырганнарын ничек сизмәгәннәр? һәм, иң мөһиме — хәзер ни эшләргә? Мондый тәкъдир каршысында ни кылырга?
Хәзер, менешли үк, авыл башындагы идарәгә керергә дә, бу пакетны чыгарырга да бирергә! Анда иясен табарлар. Нурисламның иң беренче нияте әнә шул булды. Инде кузгалып китәм дигәндә генә ниндидер кантарга сөртенде, тукталып калды. Алай да авылга бу юлдан менмәскә әле. Менмәскә олы юлдан! Кешеләр күреп, искәреп калмасын... Менә бу юлга кереп, тау астындагы Кече Авылдан әйләнеп кайтырга кирәк, һәм агай әйләнгеч юлдан атлады. Аның күңел түрендә бик тирәннән ниндидер дуамал, куанычлы уйлар, хыяллар баш калкыта иде. Йә Аллам, үзең ярлыка! Никадәрле байлык ята менә бу иске сумкада?! Гади бер авыл кешесе, балта остасы Нурислам үз гомерендә дә күрмәгән, кулына да тотып карамаган байлык!
Аерылып киткән юлдан атлый торгач, уйлар агышы да үзгәрде. Әллә юкса идарәгә бөтенләй дә кереп тормаскамы? Әлеге... Ферма ышыгыннан, ындыр артларындагы сукмактан гына түбән очка төшәргә дә туры тыкрыктан өйгә җәлт кереп китәргә. Ә акчаларны, печәнлеккә менеп, бер аулык төшкә бик әйбәтләп яшереп куярга. Әлегә, вакытлыча... Беркемгә дә, хәтта карчыгы Саҗидәгә дә әйтмәскә! Аннан инде бер дә ашыкмый гына бүрек белән киңәшергә, бик уйлап кына эш йөртергә. Мондый байлык икенче кат беркайчан да, беркайчан да кулга килеп кермәячәк бит инде ул. Аннан килеп, бу акчаларда авыл халкының бөтенләй дәхеле булмавы да бик ихтимал бит әле. Авыл кешесе бу тиклем хәзинәне төшереп калдырмас. Берәр бай бәндәнекедер ул. Тәгаен дә шулайдыр әле. һәрхәлдә, берәр очы күренгәнче сабыр итәргә кирәк...
Нурислам, кая басканын да белмичә, түбән таба киткән юлдан атлады. Гомере буена авыр эштә булды ул, гомере буена балта чапты. Мәрхүм әтисе, авыл малаена тиешле җиде классны тәмамлау белән, унбиш яшеннән, аның кулына сабы шомарып беткән үткер йөзле балта тоттырды.
— Безнең нәселнең кулы балтага ябышкан аның, улым. Нәсел сукмагыннан тайпылмасаң, ким-хур булмассың. Әйдә, Ходайга тапшырдык, төкер уч төбеңә! — диде.
Нурислам уч төбенә ныклап төкерде. Әтисе белән бергәләп тә, аның вафатыннан соң да авылдашларына йорт-куралар, колхозга каралтылар салды. Исәпли китсәң, бүгенге авылның яртысыннан артыгы аның менә шушы куллары белән торгызып куелган.
Ул үзе балта чапты, хатыны Саҗидә фермада сыерлар сауды — гомер буе кул кушырмый эшләделәр, әле дә булса туктаганнары юк. Әмма барыбер артыгын мантый да, байлыкка да тиенә алмадылар. Йорт-каралтылары да бик гадәти менә. Шул урта гына йортны тутырып, бала-чага үстерделәр: ике егет, өч кыз. Җәмгысы — биш бала! Шөкер, инде барысы да урнашкан, барысы да башлы-күзле. Тормышлар болай ярыйсы да кебек. Әмма дә ләкин... йортны яңартып, ак мунча да күтәреп куйсаң, бер дә зыян итмәс иде. Менә хәзер кулда — акча, барысына да җитәрлек, мөгаен... Юк, алай ашыгыч кына җәвит итмәскә, төптән уйларга кирәк әле.
Нурислам авылга олы юлдан түгел, Кече Авыл юлыннан менде. Түбән очка кадәр өемнәре тырпаеп торган ындыр артларыннан гына төште дә, туры тыкрыктан үз капкасына чумды. Аның авылга кайдан менгәнен дә, капкасына кереп киткәнен дә беркем дә күрмичә калды. Өенә кереп тә тормастан мунчасына үтте, ишекне эчтән бикләп алды, болай да кечкенә тәрәзәнең пәрдәсен төшерде, өстендәге сырмасын салып, идәнгә җәйде. Акчаларны сырма өстенә бушатты да җәтрәк санап карады. Зур сумма, бик җитәрлек сумма! Күктән төшкән хәзинә... Ул бу хәзинәне кабаттан бик әйбәтләп төрде дә, мунчадан лапаска чыкты. Печәнлеккә менеп, төргәкне иң түрдәге почмакка күренмәслек итеп яшереп куйды.
Ныклы бер карарга килгән иде инде ул. Ни пычагыма ул кадәр мәлҗерәп, изелеп төшәргә соң әле, куркак булып торырга? Җәвит итеп тә маташмаска, беркемгә дә бирмәскә! Гомереңә бер килгән бәхетнең нигә дип артына тибәргә? Югалтмасыннар иде...
һәм Нурислам шуның белән тынычланды, төрле уйларыннан арынып китте. Күңеле төбен тутырып, куанычы гына калды.
Өенә керде, газ плитәсен кабызып, чәй куеп җибәрде. Менә хәзер фермадан Саҗидәсе төшеп җитәр. Тик әйтмәскә әле хатынга, берни дә сиздермәскә! Хатын-кыз халкы ул... Монда үзең генә хәл итү хәерле. Вакыты белән, җае чыккач әйтелер әле.
Ул арада Саҗидә дә кайтып керде. Хатынының салкында алсуланган йөзендә ниндидер хәвеф, борчылу бар иде.
— Югары очта кайгы да хәсрәт, кычкырыш та елаш әле анда, — диде ул ишектән керешенә.
Бу сүзләрдән Нурислам дерт итеп китте.
— Ни булган соң анда? — диде ул, пошынуын яшерергә тырышып.
— Хат ташучы Айгөл, сантый, юлда акчаларын югалткан. Авыл картларының бер айлык пенсиясен.
— Ничек инде ул — югалткан? Шултикле акчаларны югалталар димени? — диде җен ачулары чыккан Нурислам.
— Түбән Авылдан Кашап малае Илнур белән бер чанага утырып менгәннәр. Берсе — егет, берсе — кыз бит... Азрак шаярышканнардыр инде шунда. Айгөл авылга менеп сумкасын караса, акчасы юк ди. Үзе елый, пенсияләрен көтеп торган әби-бабайлар елый... Мәхшәр анда! — диде Саҗидә.
— Ә эзли чыкканнармы соң?
— Ниткән ул чыкмаган?! Рәисебез Нурулла шунда ук әмер бирде. Йөк машинасына төялеп, бер көтү кеше төшеп китте Түбән Авылга. Менгәндә җәяү менгәннәр, эзләмәгән җирне калдырмаганнар. Аны бит, җаныем, тапкан адәмнең дә бирми калуы ихтимал әле. Заманасы нинди бит хәзер, — диде Саҗидә, ихластан хәсрәтләнеп.
— Әйе, бар икән хәлләр... Мин тартып керим әле, — диде Нурислам һәм өйдән чыгып китте.
Аһ, кирәмәт, чәнчелеп киткере, кара инде син аны!.. Картларның пенсия акчалары диген, ә? Булмады бу, барып чыкмады. Болай икән... акчаларны менгереп бирми булмас һәм ул, тәмәкесен ташлап, лапаска таба атлады. Инде печәнлек баскычына аягын куйгач, тагын тоткарланып калды. Тукта, әллә сабыр итәргәме? Инде кара кич, кешеләр дә таралгандыр. Анда Нурулла үзе дә юктыр инде. Кече Авылдагы өенә төшеп киткәндер.
— Синең юлларың уңдымы соң? — дип сорады Саҗидә, ул өйгә кергәч.
— Уңмады да, булмады да. Сыңар тиен дә юк, — дип кулын селтәде Нурислам.
Ул Түбән Авылдагы бер кешегә мунча салып биргән хакны алырга дип төшкән иде. Бирмәделәр. Алырсың хәзер кешедән алай ансат кына.
Саҗидәсенә берни сиздермичә кала алса да, бу кичтә агайның ашаганы аш, телевизор каравы карау булмады. Азрак утырды да почмак яктагы караватына чыгып ятарга ашыкты. Менә берничә ел инде аерым йоклыйлар. Саҗидәгә иртүк торып фермага менеп китәргә җайлы булсын өчен.
Урын өстенә ятып, үз дөньясы белән ялгыз калгач кына, уйларын тәртипкә сала алды ул. Әгәр карт-корылар пенсиясе икән, шуннан ни булган? Әгәренки, Нурислам шул акчаларны үзендә калдырса, бу әллә ни зур гөнаһ булырмы? Шул ук өлкәннәргә, әнә күршесе Сания әбигә, тыкрык Сәлимҗан агайга гына да күпме әйберләр ясап, төзәтеп бирде ул. Исәпли китсәң, балта-пычкысын тотып, авылдагы барча карт-корының өенә кереп чыкты, һәм берсеннән дә тияр хакын сорамады. Ә бөтенләй дә бушка, савапка гына эшләгәннәре күпме булды. Әгәренки хакыйкатькә кереп китсәң, авылның һәр карт-карчыгы бурычлы аңа. Бер айлык пенсияләрен алмый калалар икән, шуннан ни килеп чыгар дисең ул кадәр? Беркем дә ачтан да үлми, хәер эстәргә дә калмый. һәркемнең терәге бар, авыл халкы акчасыз торуга күнегеп беткән инде ул... Бәс, алай икән, табылган акчалар... шул яшергән урында торып торсын әле.
Инде бер ныклы уйга килгәч тә, һаман юньләп йоклый алмады Нурислам. Хыялланды, төшләнде. Хәзерге агач өе янына ак кирпечтән галәмәт иркен итеп янкорма салып куйды. Иске мунчасын сүтеп ташлады, ак мунча күтәрде. Түбәсен мансардалы итте, сырлады...
Шулай төшләнеп ята торгач, күз алдына олпат гәүдәле, кырыс карашлы әтисе һәм ак шәлен ябынган, түгәрәк йөзе нурланып торган әнисе килеп басты. Ул мәрхүмнәрне исенә төшерүгә, җанындагы рәхәтлек тагын сүрелде, күңеленә уңайсызлану, пошыну хисләре үтеп керде. Бик тә намуслы, гадел кешеләр иде шул аның әти-әнисе. Динне дә онытмадылар: качып-посып булса да шул хәтәр заманнарда уразасын да тоттылар, догалар да укыйлар иде. Нурислам малай чагында күрше Сания әбиләр ындырыннан, кычыткан арасыннан тулы бер түбәтәй тавык йомыркасы табып алды. Кемнеңдер тавыгы качып салгандыр, күрәсең. Җире-күге белән кунган малай бу йомыркаларны күлмәк итәгенә салды да җәтрәк өйгә йөгерде: әтисе белән әнисен куандырасы килде. Тегеләре чәй эчеп утыра иде. Тик әтисе дә, әнисе дә бер тамчы куанмады моңа.
— Улым, кайдан алдың бу йомыркаларны? — дип сорады әнисе, кырыс кына итеп.
— Сания әбиләр ындырыннан, кычыткан арасыннан, — диде бу хәлгә шүрли калган малай.
— Хәзер үк алган урынына илтеп куй! — диде әтисе хәтәр тавыш белән.
Нурислам йомыркаларны урынына куеп кергәч тә әле аңа ярты сәгать вәгазь укыдылар.
— Менә кара син бу кулларга, улым! — диде әтисе, киң учларын җәеп. — Мин үземне дә, сезне дә менә шушы кулларым белән туендырам. Гомерем үтеп бер кешенең бер мыскал әйберенә кагылмадым. Кеше хакына керү — иң әшәкесе, иң гөнаһлысы. Кара аны!
— Әти сүзе — Тәңре сүзе. Шуны онытма, улым, ишетсен колагың! — диде әнисе дә.
Әйе, әти-әнисе — әрвахлар, гөнаһсыз, изге җаннар. Тик... үтте шул инде ул заманалар. Ул дәвернең тормыш тәртипләре дә, сөйләшенгән сүзләре дә искерде. Һи, җаныем, әнә ни кылана хәзер бәндәләр! Ул түрәләр кайларга сикерә, ничек кенә итеп каера! Бөтен дөньяны кочып алса да, җитте миңа димәс. Җае чыкканда, беркем дә кимен куймый бит хәзер. Ә ул... кулга үзе атлап килеп кергән хәзинәгә баш авырттырып ята.
Нурислам агай шушы уе белән тагын тынычланды, төн урталары үткәч, изрәп йокыга да киткән иде инде. Шунда әтисе белән әнисе төшенә керде. Икесе янәшә, сәер бөкрәешеп, бик күңелсез утыралар. Әтисе киң учларын җәеп тезләренә салган, әнисенең ак шәле түбән төшеп, нурлы йөзен яртылаш каплаган... Нурислам, кулларын сузып, аларга таба талпынды. Ә әти-әнисе ул атлаган саен ераклаша барды, гәүдәләре, йөзләре каралды, тоныкланды. Нурисламны исә ниндидер шом, курку биләп алды. Ул каядыр читкә ыргылды, моннан качып китмәкче булды, тик аяклары атламады, ниндидер авырлык китереп басты һәм... уянып китте. Бөтен күңелен курку биләп алган, йөрәге дөп-дөп тибә, гәүдәсе ватылган, үзе шабыр тиргә баткан иде.
Бераздан, тынычлана төшеп, төнәреп китте һәм... әтисе белән әнисе тагын каршысына калкып чыктылар. Тагын ямьсезләнә, ераклаша, карала, коточкыч рәвешләргә керә башладылар. Нурислам тагын уянып китте.
Шулай берничә тапкыр бастырылды.
Юк, булмый икән бу болай. Үпкәләгәннәр аңа бу изге җаннар, бик каты үпкәләгән. Шул акчалар өчен үпкәләгән инде алар, тәгаен генә шулай. Кеше өлеше, җитмәсә, хәлсез карт-карчыклар өлеше шул. Юк, язмаган икән безгә бу байлык... Язмаган икән безгә намусның артына тибеп яшәргә. Килешми икән хәрам. Иртәгә үк менгерәм дә, Нурулла кулына тапшырам. Бай булып яшәгәнче, тыныч булып яшәвең мең яхшы.
Хатыны фермага менеп китүгә, ул да урыныннан торды. Печәнлеккә менеп төргәкне алды, иске кирза сумкасына салды да югары очка ашыкты. Әле көн караңгы чагында, Нурулла идарәдә үзе генә булганда өлгерергә кирәк. Әһә, рәис бүлмәсендә ут яна. Нурислам агай ишектән ашыгып керде дә, берни әйтеп тормастан, төргәкне рәис өстәленә китереп куйды.
— Менә бу югалган пенсия акчалары булырга тиеш. Мин бу төргәкне Түбән Авыл юлыннан табып алдым, һәм дә ки синең кулыңа тапшырам, Нурулла! — диде ул, тантаналы итеп.
— Нурулла, әле яшь кенә кеше, башта үз күзләренә ышанмагандай, хәрәкәтсез калды. Аннары дәррәү сикереп торды да агайны сөякләре чытырдаганчы кочагына кысты.
— Нурислам абый, җанкисәгем! — диде ул һәм кинәт тукталып, сагаеп, аңа текәлеп карады. — Ә нигә кичә үк кертеп бирмәдең син моны? Менешли үк идарәгә кермәдең?
Сүзсез калган агайның йөзенә карап торгач, Рәис барысын да чамалап алды. Әле яшь булса да дөньяны танып белә, кешеләрне аңлый торган егет иде ул.
— Ә-ә, шулай шул. Кичә вакыт соң иде инде. Мин дә өйгә төшеп киткән идем, — дип куйды ул. — Ну, мең рәхмәтләр яусын сиңа, Нурислам абый. Кеше икәнсең!
Нурислам кулларын киң селтәп, җиңел адымнар белән өенә атлады. Әле көн һаман яктырып җитмәгән булса да, чиста кар каплаган җир йөзе ап-ак, агайның да күңелендә яктылык иде.