СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Болгар халык әкияте "Малай белән усал ана аю" (Рәшит Гариф тәрҗемәсе)

Биек-биек тауларның берсендә усал һәм саран ана аю яшәгән. Ул юлында очраган һәр кешегә һөҗүм итә икән. Тауда беркемгә дә тынычлык бирмәгән, кырга да чыккан, авылга кадәр барып җиткән ул. Үгезнеме, атнымы, нине генә эләктерсә дә, исән килеш җибәрмәгән.
Аю бик усал һәм бик көчле булган — кешеләр кырга эшкә чыгарга, болынга көтү куарга курыкканнар. Аюны тотар өчен төрле нәрсәләр уйлап караганнар, аңа каршы сәнәкләр белән, этләр белән чыкканнар, ләкин берни дә эшләтә алмаганнар.
Менә бер көнне тау астындагы авылга бер көтүче малай килгән. Ул крестьяннарның кайгылы йөзләрен күреп:
— Сезгә ни булды, кешеләр? — дигән.
Малайга усал аю турында сөйләп биргәннәр, ә ул:
— Мин аны тотам! — дигән.
— Мактанма булмаганны! — дигәннәр аңа. — Бездә синнән дә көчлерәкләр, кыюраклар бар, алар да тота алмадылар! Кая ул сиңа!
Ләкин малай аптырап калмаган:
— Монда көч белән кыюлык кына җитми әле. Аюны җиңәр өчен тагын башка бер нәрсә кирәк. Мин аны тотып тере килеш авылга алып кайтырга сүз бирәм, — дигән.
Крестьяннар башларын гына селкегәннәр.
— Син алдан мактанма! Иң элек аюны тере килеп тотып кайт — менә шунда ышанырбыз.
— Ярар, — дигән көтүче малай һәм ул туп-туры куркыныч аю яшәгән урманга киткән.
Ә аю үзенең баласы белән бер көтүченең ташландык өендә яши икән. Малай өй янына килгән дә иң элек аның бөтен тирә-янын карап чыккан,тыңлаган, тәрәзәдән караган, ләкин аю өйдә юк икән, аннары малай ишекне шакый башлаган. Бәләкәй аю баласы чыккан да малайга:
— Карале, малай, син монда нәрсә эзлисең? Әнием ашар дип тә курыкмыйсыңмыни? — дигән.
— Куркам, бик куркам, — дигән малай. — Ләкин нәрсә эшлим соң? Ачлык куркуны да җиңә шул. Мин ятим бала, авылларда йөрим, көтүче булып ялланып тамак туйдырам. Ә хәзер кешеләр, синең әниеңнән куркып, кырга көтү дә чыгармыйлар, шуның аркасында миңа да эш юк. Зинһар өчен, ашарга берәр нәрсә бир әле, мин сиңа шуның өчен әкият сөйләрмен.
Аю баласы шәфкатьле булган, ул малайны ашаткан-эчерткән. Ә малай, ашап туйгач, аңа берсеннән-берсе матур әкиятләр сөйли башлаган. Бер заман малай әкиятнең иң кызык урынына җиткәч кенә кинәт туктап калган.
— Сөйлә инде, сөйлә инде! — дигән аңа ялварып аю баласы.
— Юк, миңа китәргә вакыт, югыйсә синең әниең, кайтып, мине ашап бетерер, — дигән малай.
Аю баласына кызыклы әкиятләр шулкадәр ошаганнар, малай белән бер дә аерыласы килми башлаган. Һәм ул малайдан соңгы әкиятне генә булса да ахырына кадәр сөйләп бетерүен үтенгән.
— Ярар алайса, — дигән малай, — мин хәзер чарлакка качам, әниең кайткач, аның миңа кагылмавын сорарсың. Әгәр дә ул тимәскә сүз бирсә, төшәрмен дә әкиятне яңадан дәвам итәрмен.
Малай чарлакка менеп яшеренгән. Озак та үтми, аю кайтып кергән.
Аю баласы әнисеннән:
— Әнием, бүген монда бер көтүче малай килеп шундый матур әкият сөйләде! — дигән. — Бер дә җибәрәсем килмәгән иде. Ләкин ул син ашар дип сүземне тыңламады. Әнием, әгәр ул малай тагын килсә, тимә аңа, бездә яшәсен — көннәр буе ялгыз гына утырасым килми! Без аның белән уйнарбыз, ул миңа әкият сөйләр.
— Ярар, мин аңа тимәм, — дигән аю. — Әгәр яхшы әкият сөйләсә, мин дә тыңлармын.
Моны ишетүгә малай чарлактан төшкән дә матур әкиятнең дәвамын сөйләргә тотынган. Аны бетергәч, икенчесен, өченчесен сөйләгән...
Ул аларга төн буе берсеннән-берсе матур әкиятләр сөйләгән. Аю аңа тимәгән, рәхәтләнеп тыңлап утырган.
Малай аларда торып калган. Бер көн торган, ике көн торган, әкиятләр сөйләгән бу, ә үзе һаман да ничек итеп аюны тоту турында уйлый икән. Уйлый торгач, тапкан бу хәйләне. Өйнең түбәсен тишкән ул. Яңгыр яуганда тишек түшәмнән су чиләкләп коела икән һәм өйдә энә чәнчерлек тә коры урын калмый икән.
Аю ачудан яңгырны пыр туздырып әрләп ташлаган, ләкин берни эшли алмаган. Ә малай аңа:
— Бер дә борчылма, аю әби, мин сиңа яңа йорт салып бирермен, — дигән.
Малай авылга кайтып балта, кадаклар алып килгән һәм аюга яңа өй салган, ләкин өе өй түгел, көпчәкле сандык икән.
Бер көнне яңадан көчле яңгыр коя башлагач, малай аю белән аның баласына:
— Яңа өйгә керегез! Анда коры, түбәсе дә суны үткәрми, — дигән. Алар шунда кергәч, малай ишекне ябып бикләгән дә сандыкны авылга тартып алып кайтып киткән.
Шул чакны аю тозакка эләгүен сизеп алган һәм бөтен дөньяны яңгыратып үкерә башлаган.
Ә малай, көпчәкле сандыкны тартып, бернигә дә исе китмичә, җырлый-җырлый кайта да кайта икән.
Аю ялварып-ялварып үтенә башлаган:
— Харап итмә безне, малай! Мин инде сыерларга да, атларга да, хәтта урмандагы кечкенә куянга да — беркемгә дә тимәм. Җибәр безне!
Ә кечкенә аю баласы әнисенең сүзләрен ишеткән дә аның куркуына гаҗәпсенгән:
— Малай безне үзләренә алып кайта, — дигән ул аюга. — Без хәзер аларда торырбыз. Ул безгә әкиятләр сөйләр.
Ләкин аю бернигә дә карамый акыра да акыра икән. Кешеләр, аюның акырганын ишетеп, кайсы сәнәк, кайсы балта тотып йөгергәннәр, — нәрсә күргәннәр дисезме?
Малай, аю бикләнгән сандыкны тартып, авыл буйлап килә икән.
Кешеләр аюны үтерергә теләгәннәр.
— Мин үз сүземдә тордым — аюны тере килеш алып кайттым, —дигән малай. — Инде сез дә минем сүземне тыңлагыз: аюны исән-сау килеш баласы белән җибәрегез. Ул бүтән беркемгә дә тимәячәк. Крестьяннар уйлашып, киңәшләшеп бер сүзгә килгәннәр дә аюны анасы белән, дүрт ягың кыйбла, дип азат иткәннәр.
Ә аюлар урманга түгел, бәлки малай артыннан киткәннәр. Аю баласы малайдан тагын яңа әкият сөйләвен үтенгән.
Кешеләр моны күргәч:
— Көтүче малай, аюны тоту өчен көч белән кыюлык кына җитми, тагын башка бер нәрсә кирәк, дигән иде, чыннан да хаклы булган , — дигәннәр.
Ә нәрсә кирәк булган — анысын үзегез уйлап белегез.