СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәмзия Габделхакова “Түгелгән өмет”

Бик әкрен, пышылдап кына сөйләште алар. Шулай да тавышларына сеңгән җан өшеткеч салкын шомны чамаларга була иде.
— Иртәгә Бөгелмәгә озаталар икән... Кайтырга бернинди өмет юк, ди... Ничекләр генә түзеп бетәр мескенкәем...
—Сөйләмә инде, туганым, күрәчәгең булмасын. Ичмасам, Салихҗаны исән булса икән! Нишли инде хәзер бу сабыйлар?!
— Аллаһ белсен... Бүре Мәссары бик тырышкан, ди.
—Салихҗан өчен үч алуымы икән? Теге чакта Мәссарны бригадир итеп куймаска ул каршы чыккан иде бит. Салихҗан сугышка китеп югалды, ә бу явыз монда ни тели, шуны кыланып ята. Балалар рәнҗешеннән дә курыкмас икән.
Җиделе лампаның сүрән яктысында әкрен генә пышылдаша апалар. Сәкедә тәгәрәп яткан балаларны йоклый дип уйлыйлардыр. Энекәшләре, чынлап та, күптән төшләр дөньясында гизә, әмма Разия барысын да тыңлап-ишетеп ята. Ызба эче караңгы, өстәл янында утыручылар кызның шар ачык күзләрен дә, шул күзләрдән яңаклары буйлап тәгәрәгән яшь тамчыларын да күрми. Иңнәренә ифрат авыр йөк күтәргәндәй уфылдап куялар да тагы сүзләрен дәвам итәләр.
—Яннарына беркемне кертмиләр икән. Үзләрен дә чыгармыйлар, ди. Суд булган, сигез ел биргәннәр, ди... Гәүһәр бик елый икән, балалары өчен ут йота, ди.
—Нишләр инде бу сабыйлар хәзер? Берсеннән-берсе кечкенә... Исән кайталырмы мескен Гәүһәр... Болай да саулыгы юк. Эчемне нидер тапый, әрнүләрән катык кына баса, ди иде. Анда аңа кем катык бирсен? Ачка үтермәсәләр ярый ла...
—Йа Аллам, нинди заман соң бу?! Бер уч бодай өчен бит! Ил өчен кан койганның хатыны лабаса. Ул хәтле кыланмасалар да була иде. Сугыш кына җитмәгәнме? Китәләр дә югалалар...
Нәни йодрыклары белән яшькә чыланып беткән йөзен учлаган Разия күңеленнән генә пышылдый: «Юк, юк, әнисе югалмас, кайтыр ул, кайтыр. Аның бит бернинди гаебе юк!» Шундый йомшак күңелле, сабыр бит аның әнисе. Беркемгә каршы сүз әйтмәде, кая кушсалар, шунда барды. Иртүк колхоз эшенә чыгып китә, караңгы төшкәч кенә өйгә кайтып керә иде...
Әнисен иртән иртүк алып киткәннәр. Кичен генә ул өйдә иде, кызлары белән утырып умач ашады, карлыган чәе эчте. Аларны кочып йокларга ятты. Ә иртән күзләрен ачсалар, әниләре өйдә юк. Эштәдер, дип уйладылар. Кичен дә кайтмагач, бәләкәчләр еларга тотынды. Разия, пошаманга төшеп, күрше Хәдичә әбигә керде. Тегесе, карашын яшереп:
—Ни... балам... алай кайгырмагыз... Кайтыр ул. Дапрустан соң кайтарырлар,—дип мыгырданды.
Разия «дапрус»ның ни икәнен белми иде. Шундый эштер, дип уйлады. Ул төн әнисез үтте... Икенче көнне әле өмет бар иде, башта урамга, аннары авыл капкасына чыгып, басу юлына карый-карый, әниләрен көттеләр. Шул кичне көтүче Гарифҗан карт аларның бөтен өметен чыбыркысы белән шартлатып өзде:
— Көтмәгез анагызны! Калхуз ипиен урлаган өчен хөкем иткәннәр аны. Сезне детдомга озаталар.
Бу коточкыч хәбәр Разияны көчсез-ихтыярсыз итте, үзен дә, әниләрен чакырып елаган энеләрен дә ничек юатырга белмәде. Күз яшьләрен кечкенәләргә күрсәтми генә үксеп-үксеп елады.
Караңгы төшкәч, үзләренең сый-күчтәнәчләрен күтәреп, әнисенең күрше авылда яшәүче кыз туганнары килеп керде... Балаларны ашатып йокларга салдылар да буш табын янында кайгы бүлешеп, киңәш-табыш итешеп утыралар хәзер.
Иртәгә әнисен Бөгелмәгә алып китәләр икән... Сигез ел... Бигрәк күп бит ул. Сугыш башланганга өч ел, әле шул өч ел да әйтеп бетергесез озын тоела. Әтиләренең үлгән хәбәрен алганга иксез-чиксез ике ел үткән. Әтисез дә, әнисез дә ничек яшәрләр хәзер?! Котылгысыз фаҗиганең рәхимсез ялкынын тоеп, кызның нәни йөрәге шомлана, бу рәхимсезлеккә, хаксызлыкка ышанасы килми.
Балалар йоклады, диешеп, туган апалары китәргә кузгалды. Әкрен генә басып, «Йа Аллам, сабырлык бир» диеп, уфтана-көрсенә чыгып киттеләр...
Шушы берничә көн-төн эчендә кинәт суырылып, олыгаеп киткән Разия, йоклый алмыйча, озак уйланып ятты. Газиз әнисен сигез ел күрмәячәкләрен уйлап, җаны өзгәләнде. Шулкадәр авыр иде бу чынбарлыкны кабул итү, әйтеп бетергесез авыр иде. Әйтерсең тереләй килеш җир астына салдылар. Киләчәк шулкадәр караңгы, өметсез булып тоелды. Авыру, көчсез әнисен берничек тә төрмәдә итеп күз алдына китерә алмады Разия. Ләкин башкача булуга да бернинди өмет юк иде шул. Сабакташы Гамирның әнисе инде ике ел кайдадыр бер хәбәрсез ята. Ярый ла, аларның әбисе бар. Ә Разиялар нишләр?! Әнисен күрү, аның кочагында җылыну теләге шулхәтле көчле иде, кыз кинәт урыныннан сикереп торды да ашыга-ашыга ишегалдына чыкты. Кар базы авызындагы авыр такталарны ачканчы шактый вакыт үтте. Төшүе юкка булмады, базда катык бар, балчык чүлмәк тулы иде!
Шул салкын чүлмәкне күкрәгенә кысып, район үзәгенә илтүче олы юлга таба атлады кыз. Авылдан чыгып киткәндә, күк йөзе әле алсуланып кына килә иде...
Әкияттәге серле йомгак җебе сыман сузылган менә шул тузанлы юл буйлап атлыйсы да атлыйсы. Җепнең очы райүзәккә барып тоташа. Адашудан курыкмый Разия, бүреләр, кыргый этләр генә очрамасын. Соңгы елларда күбәйде шул алар, кышын хәтта, авылга килеп, тавык-сарыкларны ботарлап киттеләр. Каршында пәйда булган һәр шәүләдән сискәнеп-куркып атлады кыз. Кайчакта икеләнеп иген басуы артында калган авылына борылып карады. Шул чагында күз алдына боек карашлы хәлсез әнисе килеп басты да тагы адымнарын тизләтте.
Райүзәккә җитәргә биш-алты чакрым кала юл урман аша үтә. Шул тып-тын куе урман өркетә Разияны. Сугышка барудан качып ятучы зимагурлар бар, имеш, анда. Ялгыз юлчыларны талыйлар икән. Шундый куркыныч хәбәрләр йөри.
Кыз барган җиреннән туктап калды. Чүлмәген җиргә куйды да, кыйбла тарафына юнәлеп, кулларын күкрәк турысына кушырды, кипшенгән иреннәрен көчкә кыймылдатып, әнисе өйрәткән доганы кабатлады: «Лә-хәүлә вә лә куәте, иллә билләһи... Илаһым, үзен сакла!» Ләкин барыбер күңелдәге шом таралмады, йөрәге артык тынгысыз, күкрәгеннән тәгәрәп чыгардай булып тибә иде. Кыз әле урман ягына, әле артта калган юл тасмасына карап икеләнеп торганда, офыкта нәни нокта пәйда булды. Тузанлы юл буйлап аңа аңа таба кемдер атлый иде. Аны күргәч, кыз башта сөенде, аннан шомланып куйды: әйбәт кешеме икән соң ул? Якынлашып килүченең хатын-кыз икәнен аңлагач кына, бераз тынычланды. Өстенә озын җиңле көрән күлмәк кигән, башына уратып кара яулык бәйләгән караңгы чырайлы бу апа, Разия янына якынлашкач, кызу-кызу атлап барган җиреннән туктап:
—Ты чё, доченька, в такую рань? Куды направилась-то одна? — дип эндәште.
—Райун, мама, төрмә...— диде Разия, урысча бар белгәнен бер җөмләгә төенләп.
Хатын авыр сулап:
— Я тоже туда же...— дип куйды.
Разия, юлдаш очратуына сөенеп, адымын кызулатты. Урыс хатыны башка ләм-мим сүз әйтмәде, башын иеп, уйга батып атлавында булды.
Район үзәгенә килеп җиткәндә, җәйге кояш шактый күтәрелгән, урам җанланган иде. Әле иртә булса да, зур-зур ташлардан укмаштырып салынган, авыл келәтен хәтерләткән зур йорт янына байтак кеше җыелган. Кайсы елый, кайсы, бер сүзләшмичә, сабыр гына көтә, кемнәрдер әкрен генә сөйләшә, һәркайсының йөзе кайгылы. Әйтерсең кемнедер соңгы юлга озаталар... Әбисен җирләгәндә дә халык шулай күп җыелган иде.
Күп тә үтмәде, таш йортның подвал ишеге ачылды, аннан берәм-берәм арыган йөзле, йончыган кыяфәтле кешеләр чыга башлады. Шулчак ыгы-зыгы купты, халык бер-берсен дәшеп кычкырды: «Сәмигулла!», «Фәрдия апа!», «Коленька, сынок!» Разияның юлдашы да: «Наташенька, доченька!» дип, тоткыннар янына юнәлде. Зур-зур кешеләр арасында югалып калган Разия карашы белән әнисен эзләде, ничек тә алга үтәргә омтылды. Ниһаять, ул аны күреп алды,— әллә кайдан гына көч пәйда булды үзендә,— башкаларны эткәли-төрткәли, нәни гәүдәсе белән еландай юл ярып, әнисе каршына атылды.
Әнисе дә аны күреп алды, гаҗәпләнеп, «Кызым!» дип, кулларын сузды. Аралары бер генә, бары бер адым калган иде, әмма шулчак кызның беләгеннән эләктереп алдылар. Шулай да Разия әнисенә катыклы чүлмәкне сузарга өлгерде: «Әни, ал, бу сиңа! Катык алып килдем!»
Тик беләгеннән каерып тоткан конвой өлгеррәк булып чыкты, кызны читкә этеп җибәрде. Разия, сөрлегеп китеп, тимер рәшәткәләр буена килеп төште. Бик озак, бик әкрен төште бугай ул, чөнки шул арада чүлмәгенең кулыннан ычкынып китүен, аның ефәк яулыктай һавада йөзүен, чүлмәк авызыннан фонтан булып күтәрелгән катыкны, шул катыкның ак кар бөртекләредәй һавада тирбәлгән тамчыларын, кайсыдыр мизгелдә әнисенең үзенә таба иелүен, хәрби киемле кешенең аны әткәләп алып китүен ап-ачык итеп күрде. Каерылып карый-карый, нидер кычкырды әнисе. Умарта күчедәй гөжләгән халык арасыннан, әллә күпме тавыш арасыннан, Разия бары аның гына тавышын ап-ачык ишетте:
— Үзегезне саклагыз, кызым! Еламагыз! Кайтам мин, кайтам!
Торып басарга тырышты кыз, тик булдыра алмады. Тимергә бәрелгән башы күтәрә алмаслык авыр иде. Бераздан дөнья тынып калды. Тоткыннар да, аларны озатучылар да гүя томан эченә кереп югалды...
Тимер рәшәткә буенда әле генә булган вакыйга-кичерешләрдән исенә килә алмыйча, чарасыз карашын әнисе китеп барган юлга төбәп, унбер яшьлек үсмер кыз утыра. Аның аяк астында чүлмәк ватыклары аунап ята. Тапталган, тузанга баткан чирәм өстендә әле һаман җиргә сеңеп бетә алмаган кардай ак тамчылар тәгәри...