СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сафа Сабиров "Рәссам кыз хикәясе"

Без, өч скульптор, Тирән елгада йөри торган «Стрела» исемле баркаста утырабыз. Баркасның капитаны якындагы район үзәгенә киткән. Ул кайтып җитүгә, кузгалып китәчәкбез.
Безнең бригада шушы елганың түбәнге агымында күптән түгел генә төзелә башланган электр станциясе корылмаларын сынлы сәнгать фигуралары белән бизәргә тиеш. Без башта төзелешкә самолет белән барырга уйлаган идек. Юлга чыгар көн килеп җиткәч, һич тә көтмәгәндә, маршрутны үзгәртергә туры килде. Бригадабызның җитәкчесе Григорий Данилович безгә:
— Менә нәрсә, җанкисәккәйләрем, әйдәгез, бер кызык итик әле, озак булса да, су юлы белән барыйк! — дип, безне шаккатырды. — Әйе, дуслар. Тирән елга буйлап! Кызыгы да, файдасы да булыр. Безнең кебек өйдә бикләнеп ята торган халыкның фикерен уяту, хыялын канатландыру өчен дә болар бик кирәк нәрсәләр...
Шулай диде дә ул, чаларган кашларын сикертеп, миңа карап елмайды:
— Менә безнең Сәлимә табигатькә гашыйк кыз... Каршы килмәс.
Мин аның тәкъдименә шатланып кушылдым. Тик өченче иптәшебез Исрафилов кына чытык чырай белән:
— Моның нигә кирәге бар инде? Борынгы транспортка хөрмәт йөзеннәнме? — дип, ризасызлык күрсәтеп маташса да, ахыр чиктә, ул да килешергә мәҗбүр булды.
Маршрут турында киңәшүләр дә, юлга әзерләнүләр дә инде артта калды. Без менә баркаста утырабыз, кузгалып китәр өчен, капитанның кайтып җитүен генә көтәбез. Бигрәк тә Исрафилов түземсезләнә. Сөзәк тау битенә урнашкан район үзәге ягына күңелсез генә карап ала да иртәнге салкынча һавадан калтырана-калтырана:
— Юк-к, һаман күренми әле... Тиз генә күренергә исәбе юк, ахрысы, моның, — дип мыгырдана, плащының якасын югарырак күтәрә, эшләпәсен батырыбрак кия. — Әгәр самолетка утырып китсәк, кичә үк барып җитеп, инде эшкә керешкән булыр идек. Менә хәзер шушы әҗәл тагарагында кемнеңдер килгәнен көтеп утыр инде...
Хәзер таң аткан, бар табигать, төнге йокыдан уянып, яңа көнне шатланып каршылаган тантаналы вакыт. Яр буендагы таллыкта меңнәрчә тавыштан төрле кошлар сайрый. Болын чәчәкләреннән татлы хуш исләр аңкый. Офык артыннан елмаеп калыккан кояшның беренче нурлары, сыек томан аша үтеп, тәбәнәк ярлары арасында тын гына аккан елгага сирпелә, яр буендагы кыяклы үләннәргә, камышларга кунган чык бөртекләрендә җемелди. Иртәнге һаваның искиткеч сафлыгын мин бөтен тәнем белән сизәм. Бу күренешкә күзләрен бераз кыса төшеп карап торган Григорий Данилович:
— Исрафил дус, җанкисәгем, күрәсеңме, нинди матур иртә!.. Ә син, дөньяга ник туганыңа үкенгән кеше кебек, сыкранудан туктамыйсың, — диде. — Мондый матур иртә көн дә булмый. Туры килгәндә, рәхәтен күреп кал...
Баркасыбызның рулевое ачык йөзле, кунакчыл егет икән. Багажларыбызны урнаштырганнан соң, үзебезгә ял итәр өчен кубрикта урын күрсәтте. Мачта очына кызыл флаг күтәрткәч:
— Сез, зинһар, борчылмагыз... Мансур Харисович бик төгәл кеше, тиздән кайтып җитәр, — дип, Исрафиловны тынычландырырга тырышты, машина бүлегенә иелеп, мотористны да кисәтеп куйды: — Әй, син анда әзер тор! Әйтүгә кузгалып китәрлек булсын...
Ул сүзен бетерергә дә өлгермәде, яр буенда капитанның зур-зур атлап кайтып килгәне күренде. Аның өстендә зәңгәрсу китель белән кара чалбар, башында сары эмблемалы биек фуражка. Күрер күзгә караңгы чырайлы һәм бераз тәкәббер тоелса да, сөйләшә башлагач, гаҗәп иркен, ачык күңелле егет булып чыкты бу капитан. Ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайганда, бигрәк тә ягымлы һәм, якын дус кебек, үз күренә.
Ул барыбызга да кул биреп исәнләшкән арада, машина бүлегендә мотор гүли башлады һәм баркасыбыз, кинәт җан кергәндәй, бөтен корпусы белән тартылып алды да су өстендә дулкыннар күтәреп кузгалып та китте.
Бу баркасны тикмәгә генә «Стрела» дип атамаганнар икән. Ул чынлап та, җәядән атылган ук кебек, үткен борыны белән елганы урталай ярып, алга ыргыла, ул күтәргән йөгерек дулкыннар, сыртларында ак күбекләр уйнатып, артка тәгәриләр һәм, бик еракта калып, күздән югалалар. Тиз барудан туган йомшак җил мачта очындагы кызыл флагны җилфердәтә, күлмәк итәге, чәч толымнарым белән уйный, муенымны, битләремне кытыклап уза...
Болар барысы рәхәт, ләкин мин күңелемне әрнеткән бер авыр тойгыдан һич тә арына алмыйм. Ничек кенә онытырга тырышсам да, ул тойгы миңа тынгылык бирмичә, тишелмәгән сызлавык кебек, үзен гел сиздереп, гел мазалап тора.
Әле кайчан гына боегуның нәрсә икәнен белмәгән ачык, шат күңелле кыз идем мин. Укуда да уңмаганнар рәтендә йөрмәдем. Гадәттә аз сүзле, караңгы чырайлы Исрафилов миңа еш кына: «Шул шат күңелле булуың, булдыклылыгың өчен яратам да мин сине», — дип әйтә һәм минем янымда үзе дә ачылып китә, уйный-көлә башлый торган иде...
Институтны тәмамлап эшли башлагач, мин зур уңышсызлыкка очрадым. Мин ясаган пионер сыны яңа төзелгән зур мәктәп каршына куярлык булмады, ничектер җансыз, сүлпән килеп чыкты. Шуннан соңгы икенче эшем тагын уңышсызлыкка очрады, һәм мин, укып алган белемемне дә, сәләтемне дә югалткан кебек, гаҗиз булып калдым... Менә хәзер яңа эштә тагын теләгемә ирешә алмаудан куркам.
Шундый авыр тойгыларга чумып утырганда, баркасның капитаны, үтеп барышлый, яныма килеп туктады да кичерешләремне сизенгәндәй, күңелгә ятышлы эчке бер җылылык белән, ягымлы итеп:
— Нигә болай бик моңаеп утырасыз? — дип сорады.
Әле кузгалып киткәнче, кулымны кысып күрешкән вакытта ук, бу егет миңа кай ягы беләндер үз булып күренгән иде. Шунлыктандыр, ахры, аның соравы миңа урынсыз тоелмады. Моңарчы һич тә очына чыга алмаган авыр кичерешемне, бер дә тартынмыйча, аңа сөйләп бирдем. Ләкин шуннан соң тагын борчулы уйларга бирелеп, уңайсызланып калдым: «Ничек соң мин болай изрәп төштем әле? Кисәктән генә артык ачы лып китүемнән чит кешенең әллә ни уйлавы бар».
Юкка гына шикләнгәнмен икән. Ул көлмәде дә, мондый чакларда әдәп өчен генә әйтелә торган сүзләр белән тынычландырырга да тырышмады. Үзе, нидер хәтерләгәндәй, авыр көрсенеп куйды һәм, куе кашларын җыерып, беркадәр сүзсез утырганнан соң:
— Бик авыр хәл, әлбәттә... Моннан берничә ел элек, хәрби диңгез флотында хезмәт иткәндә, мин... минем бер иптәшем шулай төшенкелеккә бирелгән иде, — диде һәм, сул кулын чалбар кесәсенә тыгып, сөйләргә кереште. — Дошман белән бәрелеш вакытында бер кулы каты яраланган иде аның... Дәвалау бик авыр була, озак дәвам итә. Шулай да, алты ай гипста тотканнан соң, терсәк сөяге ялгана, ләкин озак хәрәкәтсез торудан һәм кан йөреше бозылудан, бөтен беләге корый башлап, чит нәрсә кебек булып кала. Ә үзе ул дәрья суларында пароходлар йөртергә хыялланып үскән егет була һәм, матур хыялларын тормышка ашыра алмыйча, сафтан чыгуына бик кайгыра. Чынлап та, кулсыз кеше нинди капитан булсын инде!.. Әмма иптәшләре аңа төшенкелектән котылырга ярдәм итәләр, госпитальгә хәлен белергә килгәндә, күңелен күтәрергә тырышалар. Үзе дә бирешергә теләми. Зәгыйфь кулын терсәктән әле бөгеп, әле турайтып хәрәкәт итәргә күнектерә башлый. Берничә ай тырыша торгач, моның беләгенә аз-азлап ит куна, бераз хәл керә, ниһаять, ул тәмам савыга; тик баш бармаксыз гына кала. Хәзер инде ул теләгенә иреште: рәхәтләнеп эшли һәм су транспорты институтында читтән торып укый...
Капитан сөйләгән бу вакыйгада, беренче карашка, гаҗәпләнерлек берни дә юк шикелле. Ләкин ул аны авыр көрсенеп сөйләгәнгәме, диңгезченең язмышы мине дә дулкынландырды һәм уйландырды. Мин дә бит әле бар көчемне биреп эшләмәдем, әгәр чын-чынлап тырышсам, теге диңгезче егет кебек теләгемә ирешермен, җиңеп чыгармын шикелле тоелды миңа.
Кичә бу тирәләрдә каты яңгырлар булып үткән икән. Тирән елга, язгы ташу вакытындагы кебек, тулып ага. Урыны-урыны белән ул ярларыннан ашып чыгып, тугайларга җәелгән, тәбәнәк атауларны су баскан.
Баркасыбыз шәфәкъ яктысына алсуланган тын елга уртасыннан һаман алга бара, җанны рәхәтләндереп җай гына тирбәлә. Сирәк-мирәк баржа тартып баручы баркаслар каршыга очрый, анда-санда балыкчы көймәләре күренеп кала. Елганың уң ягындагы тезмә тауларның түбәләре баеп бара торган кояшның соңгы нурларына балкыган. Каршы якта йокымсыраган болыннар һәм күлләр өстендә күтәрелгән ак томан сизелер-сизелмәс кенә агыла.
Григорий Данилович белән Исрафилов ял итәргә кубрикка төшеп киттеләр. Үзем дә бөтен тәнемдә ниндидер рәхәт талчыгу сизәм... Шулай да күземә йокы керми. Чыбыктан үрелгән диванда кичке табигатькә сокланып карап барам. Бөтен тирә-як кичке тынлыкка чумган. Тик машина бүлегеннән мотор гөрелдәве һәм койрыкта йөгерек дулкыннар гүләве генә, бик ерактан килгәндәй, тонык кына булып ишетелә. Рулевой мачта очыннан флагны төшерде, сигнал утларын кабызды. Капитан Харисов рубкада басып тора һәм, куе кашларын җыерып, бинокльдән алгы юлны күзәтә. Үзенә сиздермичә генә аның сурәтен, омтылышын альбомыма сызгалап аласым килә, тик моның өчен аның үзенә генә хас хәрәкәтен, торышын ачык итеп күрә алмыйм шикелле.
Шулай әйбәт кенә барган вакытта, баркасыбыз нәрсәгәдер абынгандай булды һәм әле бер, әле икенче якка нык кына чайкалып алды да шып туктады. Кинәт тукталудан үзем дә диваннан чак кына егылып төшмәдем. Кубриктан башы- күзе тонган Исрафилов килеп чыкты, аның артыннан Григорий Данилович күренде. Ә капитан, кулындагы биноклен рулевойга биреп, шунда ук штурвал көпчәге янына үзе басты һәм машинаны туктатырга кушты. Аннары артка борылды да килгән юлга карап хәрәкәтсез калды. Инде бераз тынычлана төшкән Исрафилов: «Их хәсрәт-капитан, бөтенләй коты очты үзенең», — дип көлгән булса да, ул аңа игътибар итмәде, һаман хәрәкәтсез тора бирде. Бездән калган дулкыннарны агымсу баркас турысына китереп җиткергәч кенә, ул бөтен гәүдәсе белән машина рупорына җитез генә борылды да:
— Вперед, полный! — дип команда бирде һәм, шул дулкыннар сизелер-сизелмәс кенә тибрәтеп үткән арада, баркасыбыз сайлыктан ычкынып та өлгерде.
Бу минутта капитан егет минем каршымда кинәт үзгәреп, үсеп киткәндәй булды. Аның җитди хәрәкәт белән штурвал көпчәген боруында, куе кашларын җыерып алга каравында, команда бирүендә — һәммәсендә дә кыюлык, нинди генә тоткарлык очраса да, җиңеп чыгарга сәләтлелек күренә иде.
Сай җирдән үтүгә, без һәммәбез дә җиңел сулап җибәрдек һәм капитанга аеруча ихтирам белән карый башладык. Григорий Данилович:
— Менә бу художник!.. Менә бу үз эшенең остасы! — дип, гадәттә бик булдыклы укучыларына гына әйтә торган иң югары бәясен бирде.
Әле һаман тынычлана алмаган рулевой:
— Мансур Харисович, кичә бу турыдан тоткарсыз гына үткән идек. Бүген, су артуга карамастан, әнә ни эшләдек, — дип гаҗәпләнде.
Капитан нидер эзләгәндәй әйләнә-тирәгә күз йөртеп чыкты да:
— Син дә шул, кызлар янында гына очлы күзле буласың, — дип шаяртып алды һәм елганың сул ягыннан килеп кушылган инешкә таба кулы белән төртеп күрсәтте: — Әнә күрәсеңме? Кичәге яңгырдан соң ташыган инеш басулардан алып килгән ләмне шушында өеп калдырган.
Шул чак мин капитанның сул кулында баш бармагы юклыгын күреп калдым, һәм ихтыярсыз: «Кара син аны, бу үзе дә баш бармаксыз икән!» — дип, бик гаҗәпләндем һәм бераздан, ул кубрикка төшеп киткән арада, рулевойдан:
— Капитаныгызның сул кулында бер бармагы юк икән. Кайда өздергән ул аны? — дип сорамыйча түзмәдем.
— Әйе, юк шул... Флотта хезмәт иткәндә ул чак кына кулсыз калмаган, — дип җавап бирде рулевой.
Бу сүзләрне ул, эшеннән туктамыйча, тыныч кына әйтсә дә, мин бик гаҗәпләндем:
«Шулаймы икәнни?! Аның үз башыннан үткән хәл микәнни?» — дип, чак кына кычкырып җибәрмәдем. Ул, кубриктан чыгып, тагын штурвал көпчәге янына баскач, мин, күзләремне ала алмыйча, озак кына аңа карап тордым һәм шунда ук альбомга рәсемен дә сызгалый башладым. Баягынак тотып алуы читен булган сызыклары да, үзен тотышы да хәзер минем өчен ачык, аңлаешлы һәм кәгазьгә төшәргә сорап тора иде. Әгәр мөмкин булса, хәзер үк мин аның мәһабәт сынын да ясый башлар идем.
Гидростройга барып җиткәннең иртәгесен без квартирага урнаштык, төзелеш белән, үзебезнең мастерской белән таныштык. Яңа урында вакыт бик тиз үтте. Көндезге мәшәкатьләрдән бушагач, кичкырын миңа ничектер ямансу булып китте. Йокларга иртә иде әле. Укырга да күңел тартмагач, бераз йөреп керергә теләп, урамга чыктым.
Төзүчеләр поселогы Тирән елгага караган биек тау итәгендә җайлы гына урнашкан. Су буйлары көндезге эштән бушаган халык белән тулы. Тау өстендәге парктан күңелле музыка тавышы килә, радиодан булса кирәк, кемнеңдер җырлавы ишетелә.
Менә шул бакчадан чыгып, урам буйлап китеп баручы берәүнең йөреше миңа танышларымнан кемнедер хәтерләткәндәй булды, һәм мин, үзем дә сизмәстән, күздән югалтмас өчен аның артыннан иярдем. Өстенә кыска җиңле ак күлмәк, кара чалбар кигән, кабарып торган коңгырт чәчләрен артка яткырып тараган бу кеше акрын гына атлый иде. Арабыз якыная төшкәч, ул, артыннан кеше килгәнен сизгәндәй, кинәт кенә
борылып карады һәм мин аның кичә безне монда алып килгән капитан Харисов икәнен таныдым. Шул вакыт бөтен йөзе ачылып, яктырып киткән Харисов:
— Менә көтелмәгән очрашу! — дип, бик гаҗәпләнде һәм, әле һаман күзләренә ышанмагандай, тагын бер тапкыр миңа карап алды. — Кая юл тотасыз болай?.. Кайтып баруыгызмы, кая да булса ашыгасызмы?
— Болай беркая да ашыкмыйм... Поселокны күрергә теләдем. Бераз йөреп керергә чыгуым иде...
— Дөрес, яңа урын белән таныш булырга кирәк... Әгәр рөхсәт итсәгез, поселокңы да, пристань тирәләрен дә сезгә үзем күрсәтәм...
Ул кичне без Тирән елга буенда озак йөрдек. Харисов үз тормышы турында, су транспорты институтында читтән торып укуы турында сөйләде. Аны тыңлау миңа рәхәт, күңелемне иркәли, ул сөйләгән вакыйгалар миңа да якын булып тоела иде.
Көндез бик бөркү иде. Эңгер-меңгер төшкәч, һава бераз сүрелде, талгыная төште. Аргы яктагы әрәмәләр артыннан күтәрелгән тулы ай нуры Тирән елга аша якты күпердәй балкып китте... Ай инде шактый югары күтәрелгәч, мин:
— Мансур иптәш, вакыт соң инде... Кайтырга кирәк, — дидем һәм, гаҗәп, бу исемнең, яраткан көй кебек, күңелемә ятышлы булуын хис иттем.
— Сәлимә, күрәсезме елга нинди матур! — диде Мансур, минем сүземне ишетмәгәндәй. — Шунда туып, шушы елга суларында коенып үскәнгәме, мин аны яратам. Кайчандыр, малай вакытта ук әле, аның турында бер шигырь дә язган идем. Балачак — юләр чак бит, ниләр генә эшләмисең... Бүген бу елга минем өчен бигрәк тә ямьле... Әгәр сезгә күңелсез булмаса, кайтырга ашыкмасагыз иде...
Без ашыкмадык. Төн сокланып туйгысыз матур, зәңгәрсу күктә тын гына йөзгән ай да искиткеч якты балкый иде. Мин, кайту турында әле генә әйткән сүзләремне онытып:
— Айның болай якты балкыганын моңарчы бер дә күргәнем юк иде... Карасана, дөньяга ничек нур сирпи! — дидем.
— Мин дә шуны әйтмәкче идем, — диде Мансур. — Беләсезме, Сәлимә, безнең танышу шатлыгыннан шулай якты балкый ул...
Икебез дә рәхәтләнеп көлдек.
Төзелешне ачык итеп күз алдыма китерә алмаганмын икән. Минем уйлавымча, ул гади бер гидроэлектростанция булырга тиеш, димәк, безне дә зур эзләнүләр таләп итми торган җиңел генә эш көтәдер шикелле иде. Төзелеш белән таныша башлауга, мин үземнең ялгыш карашта булуымны аңладым. Гидроузелның Тирән елга буендагы бөтен өлкә тормышына үзгәрешләр кертерлек зур көч булачагын һәм без иҗат итәчәк сынлы сәнгать образлары да шул эчтәлеккә тиң булырга, электростанциянең мәһабәт корылмаларына эстетик ямь бирергә тиешлеген күрдем.
Турысын әйтергә кирәк, бу җаваплы бурыч алдында башта мин каушап, эшкә ничек керешергә белмичә, аптырап калдым. Үч иткән кебек, нәкъ шул көннәрдә каты авырый башлаган Григорий Даниловичны шәһәргә больницага озаттык. Тиздән Мансур да Тирән елганың су астында калачак районнарын өйрәнүче бер төркем геологларны утыртып китеп барды. Җитмәсә, тагын Исрафилов аптырата башлады үземне.
Исрафилов белән без институтта бергә укыган идек, практиканы да мин аның әтисе җитәкчелегендә үттем. Шулай гел бергә йөри торгач, без бер-беребезгә ияләшеп, дуслашып беткән идек.
Әмма арабыз юк кына нәрсәдән бозылып китте. Көндезге ял вакытында институт каршындагы кечкенә бакчада йөргәндә, мин аңа эшемнең авыр булуы турында сөйләдем. Шул чак Исрафилов артык уйлап тормыйча:
— һи, тапкансың борчылырга сәбәп! Икәү бергә эшләрбез, миңа ярдәм итәрсең, — диде. — Үзеңә билгеле, әти картның сәламәтлеге бик какшаган инде, мәңге яшәмәс. Аның бай мастерское да, сынлы сәнгать даирәсендә мәшһүр Исрафиловлар фамилиясе дә миңа кала. Аңла, бу кечкенә нәрсә түгел. Мин заказлар табу, аларның идеясе, эчтәлеге турында кайгыртырмын, матбугатта, күргәзмәләрдә популярлаштыру чарасын күрермен. Ә син миңа ярдәм итәрсең, күбрәк мастерскойда эшләрсең.
Мин, гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча:
— Моны ничек аңларга?! — дип сорадым. — Димәк, миңа иҗади эзләнүләр кирәкми, бөтен эшем, гади һөнәрче кебек, син җыйган заказларны үтәү, синең фикерләр буенча эшләү белән генә чикләнәчәкмени?
Бала чактан ук мин кызыл балчыктан матур итеп курчаклар, уенчыклар ясарга бик ярата идем. Шушы һәвәслек үземне художество мәктәбенә алып килде. Аннары институтка кердем, зур эчтәлекле сәнгать образлары тудыру турында хыялландым. Менә хәзер, инде чынлап торып эшкә керешер вакыт җиткәч кенә, мине гади бер һөнәрче итеп калдырмакчы булалар. Билгеле, Исрафилов белән, килешә алмадым:
— Юк, дускаем, бу гаделсезлек булыр иде, — дидем һәм аның ялгыш карашта булуын аңлатырга тырыштым.
Ул көнне без күңелсез генә аерылыштык. Исрафилов башта үпкәләп, сөйләшмәгән булып йөрде. «Ялыныр, гафу үтенер» дип уйлады булса кирәк. Соңыннан үзе гафу үтенсә дә, инде мин ачылып китә алмадым, көннән-көн читләшә генә бардым.
Билгеле, төзелешкә килгәч Мансур белән минем арада башланган мөнәсәбәтне ул сизенә, үзенчә авыр кичерә иде. Мансур китүгә, ул башта җайлап килешергә теләде, ахырда, барып чыкмагач, мине чынлап торып эзәрлекли башлады.
Әйдә, теләсә ни эшләсен, мин аңа артык борчылмыйм. Чөнки күңелемне җылытып, куанычымны арттырып тора торган кешем бар минем. Аны сагынган минутларда эштә онытылырга тырышам. Мастерскойда эшләп арысам, төзелеш мәйданына чыгам, төзүчеләр белән очрашам.
Күбесенчә мин шлюз каналында булам, этюдлар ясыйм. Плотина төзү тәмам булгач, пароходлар, кәрваннар, шушы шлюз аша үтеп, Тирән елганың моңарчы олы юллардан еракта торган районнарына барып җитәчәк. Мин ясый торган статуя, әгәр уңышлы чыкса, шушы, шлюз башнясы өстенә куелырга тиеш. Мин аны штурвал көпчәге янында баскан капитан итеп ясыйм. Аның зур куллары белән штурвал көпчәген тотуында, бөтен гәүдәсенең торышында, зирәк күзләренең еракка каравында — барысында да кыюлык һәм ихтыяр көче сизелергә тиеш.
Моңарчы минем беркайчан да болай рәхәтләнеп эшләгәнем юк иде әле. Мастерскойда ялгызым гына булган чакларымда яраткан җырымны җырлый-җырлый эшлим:
Елмай, иркәм, елмай, иркәм,
Елмаюларың күркәм.
Синең елмаюларыңны Күз алларымда йөртәм.
Көннәрдән бер көнне ясый торган статуямның Мансурга охшаган булуын күреп, үзем дә таң калдым. Ул минем ихтыярымнан тыш шулай чыкты булса кирәк. Чөнки күңелемдә гел Мансур, үземне гел аның белән бергә хис итәм, аның йөзен күз алдымда күреп эшлим мин.
Бу охшашлыкны Исрафилов та күрде. Бүген иртән эшкә килсәм, станогым янында басып тора. Сөмсере коелган. Исәнләшүемә җавап та бирмәстән:
— Нәрсә бу?! Сез монда сөйгән ярыгызга монумент куймакчы булдыгызмыни?— дип тотынды һәм, минем җавап кайтарырга җыенмавымны күреп, тагын да катырак кызып китте. — Юк, мин моны рөхсәт итә алмыйм... Монда мине бригадир итеп калдырганнар икән, димәк, моның җавабы миңа да төшә. Бу хакта бүген үк төзелеш идарәсенә дә, институтка да җиткерергә тиешмен!
Ләкин аңа күп тыпырчынырга туры килмәде. Төш җитәрәк Григорий Даниловичның кайтуын хәбәр иттеләр. Тиздән ул үзе дә мастерскойга килеп җитте. Үзе белән төзелеш архитекторы Николай Кузьминны да ияртеп килгән. Болай да чандыр гәүдәле Григорий Данилович авырганнан соң тагын да ябыгып калган, яңак сөякләре калкып чыккан. Шулай да үзе шат күренә. Эчкә баткан күзләре елмаеп карыйлар. Өстәлләрдәге һәм киштәләрдәге төрле бюстларга, этюд һәм детальләргә күзе төшүгә, мактап та алды үзебезне:
— Күрәм, күрәм, тик тормаганнар болар... Шулай кирәк тә, көч түкмичә, эзләнмичә генә булмый бит. — Ул, нидер эзләгәндәй, әйләнә-тирәгә карап алды да сорап куйды: — Ничек соң, ни дә булса тәмамлый алдыгызмы? Менә Николай Кузьмич та сезнең эшләр белән кызыксына.
Исрафилов безне үзе эшли торган якка алып керде. Шакмаклы зур ширма белән бүлеп алынган бу почмакка бер дә аяк басканым юк иде. Яшермим, мин монда бик кызыксынып кердем, чөнки Исрафиловның эшен беренче тапкыр күрүем иде. Чандыр гына гәүдәле бер яшүсмер, ике куллап, баш очына кувшин сыман әйбер күтәргән. Җентекләп караганнан соң, сынның башыннан берничә тапкыр зур итеп ясалган бу әйбернең кувшин түгел, ә электр лампочкасы икәнен аңлап алдым. Архитектор Николай Кузьмичның да беренче тәэсире шундый булса кирәк, күзлеген бер киеп, бер салып карады да, берәүгә дә атап әйтмичә, кулындагы көмеш саплы таягы белән «кувшинга» төртеп күрсәтте:
— Монысы нәрсә була инде аның?.. Электр лампочкасымы?—дип сорау бирде.
— Әйе, әйе, Николай Кузьмич, бик дөрес аңлагансыз, — диде Исрафилов, кәефле елмаеп. — Гидроэлектростанциянең бу якларга яктылык алып килү идеясен шушы лампочка белән бирергә теләдем.
Әлегә бер сүз дә дәшмичә торган Григорий Данилович сын әйләнәсендә ашыкмыйча гына тагын бер тапкыр йөреп чыкты. Якыннан да, читкәрәк китеп тә озак-озак карап торды һәм чаларган мыекларын ризасыз гына селкетеп алды, Исрафиловка туры карамаска тырышып:
— Гаҗәбрәк килеп чыккан икән. Җанлы кешедән бигрәк, лампочка турында сүз йөртергә туры килә икән... — диде.
Аннары ул җәенке кашлары астыннан миңа өметсез генә карап:
— Йә, инде сез ни белән шатландырмакчы буласыз, — диде дә мин эшли торган якка чыгып китте һәм, килеп җиткәнемне дә көтмичә, җәймәне ачып, эшемне карый башлады.
Гаҗәп, минем капитанымны күрүгә, Григорий Данилович үзе дә, коеп куйган сын кебек, җәймә тоткан көе хәрәкәтсез калды һәм бер минут чамасы вакыт үткәч кенә, үз күзләренә ышанмагандай, бер Николай Кузьмичка, бер миңа карап ал ды һәм соклануын яшерә алмыйча:
— Менә бу капитан! Менә бу чын баһадир! Иңбашларыннан сыйпап аласы килә үзен, — диде. — Шлюз башнясы өстендә ул бик мәһабәт булып торачак. Әйләнә-тирәдәге пейзаж белән дә ярашкан, шлюзның архитектурасына да ямь бирәчәк... Эчтәлеге дә ачык: ераклардан килгән кәрваннарны сәлам биреп каршы алыр. Тирән елга буйлап киткәндә, аларга хәерле юл теләп калыр!
Статуяны тагың бер тапкыр карарга керешкәндә, ул кинәт нидер хәтерләгәндәй:
— Карыйм-карыйм да, мин бу егетне кемгәдер охшаткан кебек булам... Әгәр ялгышмасам, теге кемгә, безне монда алып килгән капитан егеткә бераз тартым, — дип елмайды һәм, йөземә кинәт куе кызыллык йөгерүен күреп, сүзен тиз генә икенчегә борып җибәрде.