СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Марсель Галиев "Язмышлар"

Мин Босфор ярында, ачык кафеда зәңгәр дулкыннарга карап утырам. Ерак та түгел төрле ил флагы күтәргән кораблар уза. Эреле-ваклы медузалар, су тирәнлегеннән саркып кына, дулкын уңаена җилпенгән
зур таҗлы су чәчәгенә охшап калкалар да әллә нинди серле, дүрт күзле космик затларны хәтерләтеп, яңадан югалалар. Истамбулның атаклы күпере, ерактан караганда, нәзек кенә җепләргә асылган кебек. Күпер аша агылучы машиналар уенчык булып кына күренә.
Кара мыеклы официант егет минем өстәлгә ике шешә әйрән һәм шул кафеның рекламасы төшерелгән юка стаканнар куеп китә. Мин сәгатькә карыйм. Төгәл җидедә без аның белән очрашырга тиеш. Кем ул? Нинди язмышка дучар булган? Миңа бүген шуны ачыкларга кирәк...
Ун ел элек университетның журналистика бүлеген тәмәмлаган курсташлар белән очрашу вакытында шундый сөйләшү булган иде. Мәскәүдә, Үзәк газеталарның берсендә эшләүче Владимир Скрут минем журналистлар группасы белән Төркиягә барырга җыенуымны ишеткәч, кинәт маңгаена сугып куйды да:
—Туктале, тукта, — дип дипломатында актарына башлады. — Блокнотымны онытмаган булсам, син анда кызыклы бер материалга юлыгуың мөмкин. Әһә, таптым! Узган ел Истамбулда булырга туры килгән иде. Шунда бер эмигрант белән очраштык. Дөресрәге, ул эзләп тапты мине. Синең якташ. Татар кешесе. Икенче курста чакта без алма бакчасында эшләгән идек. Кайсы авыл иде әле? Куш... Куш...
—Куш нарат.
— Во-во-во! Менә шуннан ерак түгел бер авылда туган булган ул. Монда барысы да язылган, үзең карарсың, — дип Володя блокнот битен ертып миңа бирде. — Китәр алдыннан гына эзләп килгән иде, әллә ни сөйләшергә вакыт бул мады. Кызгандым мин аны. Әгәр яңадан килергә туры килсә, бер генә уч булса да туган ил туфрагын алып килегез, дип зинһарлады. Түләрмен, буш итмәс идем, ди. — Володя көлеп куйды. — Менә бит ничек, ә! Минәйтәм, туган туфрак сатып бирелми, дим, ул — бәһасез, дим. Бичара, үзе дә уңайсызланып калды. Капитал иленең бөтен нәрсә акчага дигән принцибы канына сеңеп өлгергән, күрәсең.
Мәскәүдән, Кишиневтан, Одессадан килгән курсташларны кайсын поезд, кайсын самолет белән озатып җибәргәннән соң, бер-ике көн үтүгә, мин юлга чыктым. Алда — билгесезлек. Ниндидер гадәти булмаган вакыйгага юлыгу өмете күңелне рәхәт кытыклап тора. Шул ук вакытта икеләнү- шик тә баш калкытып ала. Журналист — аучы кебек бит ул. Бүре атарга дип ясканып, хикмәтле төшләр күреп, әллә нинди ырымнарны сакларга тырышып, урманга чыгасың да, куян да эләктерә алмый кайтасың. Шулай да була. Әмма барыбер, мондый командировкаларның үз тәме бар. Өмет һәм билгесезлек арасында автобуста тирбәлеп барганда ниләр генә томанламыйсың: башында берничә төрле сюжет корыла. Хыялыңның тизрәк соңын күрәсе килә. Типография буявының хуш исе килеп торган газетадагы очерк... Котлаулар... Укучылардан килгән хатлар... Менә шундый исерткеч тәмдәге уйлар белән килеп төштем мин Кушнарат авылына.
Гадәттә, журналист кеше төп сүзгә ерактан урап килә белергә тиеш. Әйтик, һава хәлләре, дөнья вакыйгаларыннан башлыйсың да, телләр языла төшкәч, авыл көнкүрешенә кайтып төшәсең, аннары инде төп максатына да ерак калмый. Мин, түземсез җан, моңа бик әкренләп күнегә барам шикелле. Вакытны сузмыйча, үгезне мөгезеннән аласы килә. Әмма нишлисең, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт шундый: бер-береңнең күңеленә керү бормалы сукмаклар аша гына мөмкин, күрәсең.
Ләкин бу очракта башкачарак килеп чыкты. Авыл җитәкчеләре, укытучылар белән уртак телне тиз таптык. Үзәк мәйданда Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә мәһабәт һәйкәл куелган икән. Мәрмәргә сиксән бер кешенең исеме язылган. Шулар арасында миңа кирәкле исем дә бар; Сакаев Рәниф Таҗи улы, 1942 нче елда һәлак булган, диелгән. Үзем барып күрмәгәч, әлбәттә, Сакаев Рәниф бүгенге көндә дә исән, Төркиядә яши, дип минем беркемгә дә әйтергә хакым юк иде. Рәнифнең әнисе дә исән, туксан дүрт яшендә икән. Мин аның белән күрешүне иртәгәгә калдырдым. Башта миңа мәктәп музеендагы шактый бай истәлекләрне карап чыгарга кирәк иде. Эзтабарлар сугышта катнашкан авылдашлары турында күп кенә материаллар жыйганнар. Фотолар, хатлар, шәхси әйберләр...
Рәниф чибәр, беләккә таза егет булган. Сабан туйларында көрәшкә чыккан. Сафуан исемле дус егете белән икесе бер кызны яратып йөргәннәр. Аның да рәсеме уртада тора. Сания — сугыштан кайта алмаган ирләр арасында бердәнбер хатын-кыз. Пилоткадан, килешле гимнастерка кигән. Ирен читләре елмаерга кызыгып торган чибәр йөз. Мәктәп музеенда аның сугыш башланган көнне кигән чәчәкле күлмәге (һәлак булгач, полкташлары әнисенә салган булганнар), көндәлеге һәм хатлары саклана икән.
Менә минем кулымда таушалып беткән күн тышлы, битләре саргайган, урыны-урыны белән шәмәхә каләм эзләре җуела төшкән дәфтәр. Кунакханәнең тар гына бүлмәсендә тәрәзә каршына басып, дәфтәрне тоткан килеш озак кына басып торам. Каршыда сәрби куаклары. Арырак тышаулы атлар күренә. Болын яшел чирәмле тауларга барып тоташа. Сания кайчандыр, шушы тауларда толымнарын таратып, җилгә каршы йөгергәндер. Кинәнеп яшәү турында гына хыялланган кыз, көннәрдән бер көнне хәтәр сугыш җиле туган җиреннән аерып, әллә кай ераклыкларга илтеп ташлар, дип башына да китермәгәндер. Кулымда — хатирәгә әйләнгән язмыш. Мин шул язмыш битләрен актарам. Күз алдыма хыялый, уенчак, үзенең чибәрлегеннән бераз маса- юлы да кыз килеп баса. Мин көндәлекнең кайбер юлларын блокнотыма төшерәм.
«...Тормыш шундый матур, әллә нишлисе килә! Үзем дә белмим. Төшләремдә гел очам да очам. Карадуга елгасы текә ярлары, таллыклары белән аста, бик түбәндә кала. Мин таулардан да биеккәрәк кугәреләм. Әллә соң мин кош булып туарга тиеш идем микән? Юк, минем кеше буласым килә, кеше-е-е! Ишетәсезме, таулар, ишетәсезме, үзәннәр, минем кош буласым килми, кайтарыгыз мине ждргә, кайтарыгыз! Ярый әле уянып китәм. «Саташасын бугай, кызым», — дип әни килә дә иркәләп кенә юрганымны яба. Ә мин бик озак йокыга китә алмый ятам...»
Саниянең көндәлегендә кырык беренче елнын июненә кадәр әнә шундый якты, самими уйлар язылган. Яшьлекнең тантана итүе дә, яшәүдән тәм табу да бар бу юлларда.
«.. .Дус кызларым миңа: Нигә син бер егет белән дә йөрмисең? диләр. Йөрмисең... кызык сүз. Җиңел генә әйтелә. Яратмыйсың, димиләр бит, йөрмисең, диләр. Я-р-а-т-у дигән сүздән җан тетрәп куя, ул әллә нинди серле, бик кадерле мәгънәгә ия булганга аны шулай җиңел генә әйтелә торган «йөрү» сүзе белән алыштырганнардыр, мөгаен. Нишләп әле мин бер егет белән дә йөрмим ди. Көн дә мине клубтан Рәниф белән Сафуан озата килә. Икәү булгач, йөрүгә керми микәнни? Миңа алар белән кызык. Икесен дә тигез яратам. Юк... икесен дә яратмыйм! Юк, алай әйтү дә дөрес түгелдер. Кирәкми, үз-үземә дә әйтергә куркам...»
Көндәлекне укый торгач, күз алдыма Сания шундый тере булып килеп басты: мин аның йөрешен, гәүдә тотышын да ап-ачык күрәм, сөйләшү-көлү тавышларына кадәр ап-ачык ишетәм кебек тоела башлады. Бер генә минутка шул чорга кайтасы иде дә гашыйк буласы иде бу чибәр кызга... Ул сине мыскыллы көлеп каршыласа да ничектер үкенечкә калмас иде кебек.
«...Көтү куган җирдән әни ачулы кайтып керде. Бөтен авылга рисвай иткәннәр үзеңне, чыгып кара әнә, ди. Капканы дегет белән буяп китәргә дә күп сорамаслар болай булгач, дип елый да башлады. Болай йөреп... Кияүгә чыгарга вакыт сиңа, ичмасам, хуҗалы булырсың, ди. Мин тагын ни булды микән инде дип курка калган идем. Сәбәбен белгәч, еларга да, көләргә дә белмичә каттым да калдым. Авыл кырыенда безнең иң биек урын — Кашка тау бар. Шунда исемемне зур итеп язып куйганнар икән. Әллә каян күренеп тора. Мин үз-үземне белештермичә тауга йөгереп мендем. Ак ташлардан шундый тигез итеп тезелгән хәрефләргә баса- баса йөрдем дә туздырып ташларга кызгандым. Торсын ла! Исемем дә үземә ошый ич минем. Кем язды микән аны? Сафуанмы? Рәнифме? Әллә икесе бергәме? Болай булгач, кызык итәм әле мин аларны. Икесе белән дә сөйләшмим. Сөйләшмим дим дә... Ялгыз калуымны күз алдына китергәч, күңелсез булып китте бит әле. Бервакыт Сафуан күрше авыл тегермәненә он тарттырырга киткән җирдән куна калды. Мине Рәниф кенә озата килде. Сөйләшкән булабыз — сүз ялганмый, әллә ничек. Ә бервакыт Сафуан белән икәү генә калдык. Ул ояла. Мин аны үртим. Алар икесе бергә булганда гына миңа күңелле. Бер-берсен уздырырга тырышып әллә ниләр кыланалар. Миңа рәхәт. Кызганып та куям үзләрен. Җүләр, мин кызганырлык егетләрмени инде югыйсә».
«...Бүген мин алар белән клубта аерым сөйләштем. Син яздыңмы тауга исемемне, дигәч, Сафуан көлә генә. Билләһи мин түгел, Сания, ди, матур бит, кемнең башына килде микән, көнләшәм мин ул кешедән, ди. Рәниф мине бөтенләй аптырашта калдырды. Үзе елмаерга тырыша, ә күзләре шундый салкын. Мин гаҗәпкә калдым. Беренче мәртәбә мин аның эчкерле уен сизеп алдым. Сафуан гармунда уйнап калды, Рәниф исә, әйлән-бәйлән уенына кушылып, түгәрәк уртасына керде, мин клубтан чыгып киттем. Кайттым да капка төбендәге утыргычта рәхәтләнеп бер еладым. Иртәнгә Кашка таудагы язуны кемдер бозып ташлаган иде...»
«...Унынчыны бетергәнгә быел бер ел тула. Җтте! Казанга барып укырга керәм. Сафуан белән Рәниф тә пединститутка керергә җыеналар. Минем белән бергә. Рәниф, укыту хатын-кыз эше, дип башта карышкан иде дә... соңыннан риза булды. Бездән аерыласы килмәде. Күпчелек җиңә! Кызык, көзге каршына киләм дә, үземне укытучы итеп күз алдына китерәм. Усал итеп бармак янаган булам. Уф, үләм. Булмый. Берәр бала шуклык эшләсә, көлмичә ничек чыдармын. Нигә мин җитди була белмим икән?..»
«...Быел җәй үтә дә җылы, яңгырлы булгангадыр инде печәнгә иртә төштеләр. Бүген Саралан аланында печән җыйдык. Без, хатын-кызлар, тырма белән җыеп, покосларны күбәгә салабыз. Ир-егетләр ат белән экскерт янына ташып торалар. Күңелле. Тегеләр мине эш арасында үчекләп тә киткән булалар. Башка кызлар безнең белән әнә аяк очына гына карап сөйләшә, имеш. Барыгыз шулар янына! Төшкә туктагач, атка атланып килеп җиттеләр тагы үзләре. Су коенып менәбез, диләр. Сафуан үз ияренә күтәреп алырга итә — Рәниф ирек бирми. Бүтән кызлар миңа көнләшеп тә карый сыман. Әй, нигә әле мин үземчә яшәмәскә тиеш ди! Шуннан нишләделәр егетләрем. Атларын янәшә китерделәр дә, тотынышып, мине кулларына утырттылар. Үзем чырык- чырык көләм, үзем куркам. Янәсе, мин уртада, Рәниф атында да, Сафуан атында да түгел. Ярый әле өлкәннәр эскерт янында ук, безне күрмиләр, әни тагын, гадәтсез дип, ачуланыр иде. Инешкә җнтәрәк, Рәнифнен аты өркеп читкә сикермәсенме? Чак егылып төшмәдем. Ярый әле Сафуан тотып өлгерде. Кочаклап алды да үз янына утыртты. Рәнифнең көнләшүен күрсәң... Их, нигә алар икесе бер егет булмады микән?!»
Инде караңгы төшкән. Офыкта, тау артында, җәйге төн- нен кыскалыгын искәрткәндәй, саркып кына яшькелт-соры яктылык сизелә. Мин болдырга чыгам. Урам тутырып яшьләр клубка таба агыла. Мин әле Саниянең көндәлеге тәэсирләреннән аерыла алмыйм. Гүя ике чор арасындагы күпердә басып торам. Шул ук урам. Йортлар гына башка. Шул ук яшьләр. Киемнәре, уй-хыяллары башка. Үткәннәрне кире кайтара алмау моңсулыгына шаһит булып, күккә ай күтәрелеп килә.
Мин авыл читендәге болында чык төшә башлаганчы йөрим дә үз бүлмәмә кайтам. Торшердагы утны кабызып, айларны, елларны яңадан актара башлыйм.
«...Көндәлегемнең бу юлларын язганда мин бер келәм, бер елыйм. Тормышым гүя икегә бүленгән. Бер якта — үткән көннәр. Шундый матур иде бит әле, шундый матур иде. Хәзер инде... Нигә елыйм соң әле? Кирәкми, кирәкми! Төш кенә булып калган якты көнемдә әз генә яшәп алыйм.
Быел сабан туе шундый күңелле башланган иде. Киндер чишмәсе янында урман аланы халык белән тулы. Күк аяз. Кояш елмая. Рәхәтләнеп түгәрәк уенында җырладык, биедек, ду килеп кинәндек. Мин быел да ин азактан килгән чабыш атына яулык тактым. Зур күзләре белән мөлдерәп карап тора. Әллә елаган да инде?.. Тырыштым бит инде югыйсә, дип акланган да кебек үзе. Мин яулык таккач, башын рәхмәтле селкеп, аякларын тыпырдатып, шундый бер горурлык белән китеп барган булды. Кара син аны!
Көрәш башланыр алдыннан Сафуан белән Рәниф мине дәшеп алдылар да без урманга кереп киттек. «Үзебезнең печәнлекне күрсәтәм сезгә», — ди Сафуан. Кулында гармун. Уйларында ни? Һич белмәссең. Чаукалы аланга килеп чыккач туктадык. Әллә нинди серле кыяфәт чыгарып кыланган булалар. Нигә сез икегез бер егет булмадыгыз икән, дип мин аларны үчекләргә тотындым. Шунда Рәниф сынык чалгы сабы табып алды да, әйдә, шобага салабыз, Сафуан, ди. Кем өскә чыга, шул... Үзләре күз кысышкан булалар. Бәхәсләшә- хәрәмләшә ике мәртәбә тотышканнан соң, Рәниф өскә чыкты. Сафуан, башын иеп, урманга кереп киткән булды.
—Карагыз аны, бу — безнең печәнлек, — ди.
— Печәнегезне ашап бетермәбез, курыкма, — ди Рәниф. Без икәү генә калдык. Ә ул үлән өзә дә каба, үлән өзә дә каба. Нидер әйтергә тели, үзе дәшми. Мине һаман бер сорау борчый. Көрәш башланыр алдыннан нигә дип китеп бардык сон әле?
— Кем батыр кала, шуңа кияүгә чыгам, дип сүз тараткансың ич, — ди Рәниф.
—Син курыктыңмы?
Рәниф бераз дәшми торды да, кинәт иңнәремнән алып:
— Мин сине беркемгә дә бирмим, Сания! Әйдә, Сафуаннан урманга кереп качабызмы?! — дип мине әйдәкли башлады. Нигәдер куллары калтырый. Чынлап әйтәме бу, дип хәтта курка калдым. Йөземә бик җитди мәгънә чыгарган булып, серле итеп кенә: «Мин аны яратам бит, Рәниф, сизмисеңмени?» дигәч, аның күзләрендә усал очкыннар уйнап апды. Читкә борылды да сәер генә көлеп куйды.
—Чынлапмы, Сания?
— Әгәр бу сүзләрне аңа әйтсәң, кара аны, бүтән беркайчан да сөйләшмим синең белән.
Рәниф кырт борылды да «Сафуан!» дип кычкыра-кычкыра урман арасына кереп китте. Бераздан Сафуан үзе генә килде. Менә хәзер бусын кызык итәргә була.
— Сүз берләштегезме әллә, быел берегез дә көрәшкә чыгарга уйламады?
—Курыктым. Батыр каласымны белгәнгә...
—Ышандырдым дип уйлыйсыңмы?
— Миңа барыбер. Әйбәт кыз син, Сания. Ә барыбер мин сине ярата алмас идем.
Сауфанның бу сүзләреннән кычкырып көлдем дә аны үлән арасына төртеп аудардым.
— Рәнифне яратканымны белгәнгә әйтәсең ич син, шулаймы?
— Чынлапмы, Сания?.. — Сафуан сагышлы күзләрен төбәде дә кинәт мине күтәреп алды. — Шаяртасың, ышанмыйм!
Рәнифнең тавышы ишетелүгә мине җиргә бастырып куйды. Рәниф йөгереп килде дә... кулына кара елан ураган, мине чырыйлатып куып йөри башлады. Сафуан аны арттан эләктереп алды — китте көрмәкләшү. Ә мин аларны үчекләп торам.
— Их, егетләр! Икегезне дә яратмыйм бит мин, яратмыйм, яратмыйм!
Кирәгегез бар иде, калыгыз шунда. Мин, урман аланының гаҗәп төрле чәчәкләрен сыйпап, читкәрәк китәм. Рәхәт. Сабан туе мәйданыннан күңелле тавышлар ишетелә. Дөнья шундый матур. Алда — башланмаган гомер. Тирә-юньгә мин, беренче кат күргәндәй, йотлыгып карыйм. Әнә ничек, һәр агач яфрагы лепердәшеп үзалдына нидер сөйли. Үлән арасында бөҗәкләр пышылдый. Өздереп кошлар сайрый. Әйләнә-тирәнең ниндидер бер хикмәте минем өчен бүген ачыла бара, ачыла бара... Мин аны тоям да, тоймыйм да бугай. Күрәм дә, күрмим дә бугай мин аны. Ишетәм дә, ишетмим дә кебек. Кинәт кенә ул сер бөтен төсләренә ачылып китсә, мин аны мәңгегә җуярмын шикелле... Күңелдә бөтерелгән хис мине очындыра-талпындыра. Йөгереп килдем дә чәчәк арасына сузылган егетләрнең иңнәреннән селкетә башладым.
— Мине елатырлык итеп берәр тупас сүз әйтегез әле, малайлар! Рәнҗетерлек итеп, әйтегез шундый сүз! Минем шатлыктан елыйсым килә!..
Ул көнне күп көлүем чынлап та еларга булган икән шул. Без берни белмичә көлгәнбез, уйнаганбыз. Ә шул минутларда ерак чик буенда күпме кешеләр бомбалар астында кырылган.
Сугыш... дигән коточкыч хәбәрне ишетүгә, минем күз алларым караңгыланып китте. Моңа кадәр яшәвем якты бер төш булып артка чигенде дә, мин мең елга олыгаеп киттем шикелле. Шул караңгылыктан бары ул гына йолып алыр шикелле, бөтен җаным белән калтыранып, Сафуанга барып сыендым. Мин аны бик күптән, бик күптән яратып йөргәнемне бары шунда аңладым. Сугыш... Кемнең хакы бар! Без нишләргә тиеш? «Мин сине беркая да җибәрмим, Сафуан!» — дим. Ә ул мине тынычландырган була. Үзе дә каушап калган югыйсә. «Син чынлап та мине яратмыйсыңмыни?» — дим. Ә ул: «Җүләр син, җүләр син», — дип минем чәчләремнән сыйпый. Мин саташкан шикелле, күңелдәген әйтеп калырга ашыгам. Үткәннең якты көннәре сүнәренә ышанасы килмичә, олы кайгыны күңелемә сыйдыра алмаганга, үткәнне хәтергә төшереп юанасы килә. Мин ашыга- кабалана сөйлим. Әйтерсең лә безнең секундлар гына кал ган.
— Өченче класста укыганда син: «Өстәлгә кызыл җәймә җәеп, кызыл туй үткәрербез», — дип хат язган идең миңа, хәтерлисеңме? Ә мин аны укытучы апага бирдем. Бөтен класс соңыннан көлеп сөйләп йөрде...
Сафуан әкрен генә пышылдый:
—Бөтен авыл диген.
—Син миңа ачуланма инде, сабыйлык булган.
—Җүләрем син.
— Кашка тау маңгаена минем исемемне ак ташлардан син язган идеңме, Сафуан?
— Мин, Сания, ачуланма, мин... Җиденчедә укыганда сумкаңнан кулъяулыгыңны урлаган идем. Хуш исе һаман да бетмәгән әле. Китап арасында саклана. Мин аны үзем белән сугышка алып китәрмен.
—Китмисең, мин сине беркая да җибәрмим, Сафуан!
— Җүләрем минем, гомер-гомергә шулай: ир-ат яуга киткән, хатын-кыз учак саклап калган... Бар да бетте, бар да бетте...
— Ут эченнән булса да барыбер эзләп табам мин сине, Сафуан!..»
Көндәлекнең шушы юлларыннан соң шактый өзеклек бар. Сания аны берничә айдан соң гына кулына алган, күрәсең. Сугышның икенче елында ул, әнисенә әйтмичә, өеннән качып фронтка китә. Сафуан белән Рәниф хезмәт иткән дивизиягә мең бәлаләр белән барып эләгә.
«...Хәрби кием кигәнемә ай ярым инде. Сафуан белән Рәниф янәшәдә генә югыйсә, әлегәчә күрә алган юк. Хатлар гына алышабыз. Әйтергә дә оят, кер юучылар батальонында мин. Санитарка буласым килә. Барыбер теләгемә ирешәчәкмен. Тырышып рус телен өйрәнәм. Мәскәү кызы Аня белән дуслаштык. Шул өйрәтә. Әнидән ике хат алдым. Башта бик рәнҗеп язган иде. Хәзер инде гафу иткән, күрәсең. Сабан гуена кигән күлмәгемне посылка итеп җибәргән. «Монда киендерәләр, әнкәй», — дип фотомны салдым әле үзенә. Бик моңсу төннәрдә, кызлар йоклаган чакта, каптеркадан күлмәгемне алып киям дә әкрен генә җырлыйм. Сагыш басыла...»
«...Алгы сызыкта атыш тавышлары ишетелүгә, йөрәкләрем убылып китә. Дошман Сафуаныма гына төзәп атадыр кебек. Без дә пистолеттан атарга өйрәнәбез. Гел тидерә ал мый азапланам, төзи дә беләм югыйсә. Пистолет тамбур энәсе түгел шул.
Төшемдә күп итеп балалар күрәм. Алар миңа әни дип эндәшәләр. Ә Сафуан еракта, еракта. Томан арасыннан ялан аягы да йөзе генә күренә. Үзе елмаеп килә, үзе һаман килеп җитә алмын. Хагында ул: «Дошманны җиңгәч, Берлинда туй итәрбез», — дшт язган. Их, шулай булса иде! Бөтен авылны шаккаттырып кайтып төшәр идек». «...Сафуан белән безнең фамилияләр бер бит. Абыем белән очрашырга дип көчкә рөхсәт алдым. Иртәгә бездән алар частена машина да барачак икән. Ниһаять, без күрешәчәкбез! Иртәгә...»
Көндәлек шушында өзелә. Саргайган, буш битләргә тагын ниләр язылган булыр иде әле, билгесез. Аның әйтелмичә калган уй-хыялларын белергә теләгәндәй, мин һаман еллар саргайткан битләрне актарам.
Мәктәп директоры миңа сейфыннан бик сак кына алып, өрсәң дә ертылып китәргә торган бер газета биргән иде.
—Мондагы очеркны иң соңыннан укырсың. Бу — бик кадерле истәлек минем өчен. Авторы Ишмурзин — минем классташ иде. Фронт газетасында корреспондент иде ул. Польшага керер алдыннан, алгы сызыкта һәлак булган, — дип ул газетаны аерым папкага салды. — Шушы хәлендә кайтарып бирү шарты белән.
Очеркта нәкъ менә шул Саниянең иртәгә дигән көне тетрәндергеч итеп язылган иде.
Немецлар көтмәгәндә һөҗүм башлыйлар. Көчләр тигезсез булганлыктан, рота чигенергә мәҗбүр була. Сафуан төп көчләрне каплап тору өчен берничә полкташы белән алгы позициядә кала. Берәм-берәм яраланалар. Көчләр бетә бара. Сафуанның да сул кулын, күкрәк турын пуля тишеп чыга. Ләкин ул һаман әле атуын дәвам итә. Үз частена кайту юлы өзелгәнлектән, Сания санитарларга булышырга алынган була. Бераздан ул шуышып алгы позициягә килеп җитә, яралыларны бәйли башлый. Сафуан аны күреп ала да чигенергә боера. Очеркның бу юлларын мин күчереп алдым.
«...— Бар, Сания, әле син китеп өлгерә аласың. Мин сиңа сержант буларак приказ бирәм. Артка!
—Хәзер, яранны бәйлим дә...
—Бар дим! — Сержант Туктаров патроны беткән пулеметны ачу белән борып куя да соңгы гранатасына тотына.
Калкына төшеп ыргытуга, уң кулы да яраланып, агач төбенә авып төшә. Санитарка Сания Туктарова, җан ачысы белән кычкырып, сержантка ташлана. Сугышка кадәр үк бер-берсен сөйгән, бер үк чишмә суларын эчеп үскән бу ике яшь йөрәк пулялар сызгырган мәхшәр астында икәүдән-икәү калалар. Ә дошман сафлары, кара боҗра булып, алар тирәсендә кысыла бара, отыры кысыла бара.
Сания, ярасын бәйләргә дип, сержантның гимнастерка изүен ычкындыра.
— Бар, Сания, әле соң түгел, калдырып кит мине! Киләләр... якынаялар бит, кабахәтләр!
Сания аны кузгатырга тели, көче җитмәүдән гаҗизләнеп елый башлый.
— Нишлим соң, нишлим, Сафуан... Ни җан белән алар кулына калдырып китим сине!..
— Бар, Сания, әле өлгерәсең. Калдыр мине. Син яшәргә, туган җиребезгә кайтырга тиеш... Бар!
— Синсез беркая да! Үлсәк, бергә үләбез!.. — Сания кобурасыннан пистолетын чыгара. — Соңгы минутта барыбер бер-икесен!..
Сержант, соңгы көчен җыеп, пистолетка үрелергә тели, ыңгырашып кире ава, яралы кулы тагылган кебек салынып төшә:
— Патроныңны әрәм итмә... Атып калдыр мине, Сания! Тере килеш ачар кулына эләгәсем килми. Ат, Сания!
— Ни сөйлисең?! Булдыра алмыйм!.. — Сания, үксеп- үксеп, сержантны тагын кузгатырга тели, әмма рәхимсез пуля яңгыры башны күгәрергә дә ирек бирми. Каны агудан тәмам хәле китә барган сержант ярым сагашулы сөйләнә:
— Ялварып сорыйм, тиз бул... Алар кулыннан үлгәнче, синең кулыннан үлү миңа... мең мәртәбә... мен мәртәбә...
Нишләргә? Чигенергә инде соң, немецларның каска астыннан тирләгән йөзләренә кадәр ап-ачык күренә. Саниянең күзләрен яшь пәрдәсе каплый, чарасызлыктан бөтен тәне калтырый.
—Булмый, Сафуан!
Ниндидер өмет һаман әле аны яшәргә, яшәргә өнди.
— Рәнҗеп үләчәкмен мин сиңа... Мәңге, мәңге кичермәячәкмен!.. — Сафуанның бәгыреннән чыккан соңгы сүзе Санияне тетрәндереп җибәрә.
— Шуның өчен яшәдекмени, без бит әле... — Кинәт ату тавышлары тына, шомлы тынлыктан сискәнеп, көтелмәгән хәлгә ышанасы килеп, кыз башын калкыта һәм... өзелгән өмете җан ыңгырашуы булып күкрәгеннән бәреп чыга. Юк, тынлык булмаган икән, эт өргән кебек сөйләшә-сөйләшә, җиңнәрен сызганып килгән немецларның тереләй алыргамы исәпләре?.. Сания, тешләрен кысып,-кискен бер карарга килә: «Хуш, Сафуан, мин дә синең белән», — дип пистолетын сержантның күкрәгенә тери һәм күзләрен чытырдатып йомып, курокны кыса... бөтен тәненә убылып төшкән ату тавышы яңгырый, аннары... Сания торып баса да фашистларның чыраена бәреп, шашынулы тавыш белән көлә-көлә, изүен умырып ача һәм пистолетын йөрәгенә каратып атып җибәрә. Брустверга иң алдан килеп менгән немец солдаты аның кулыннан тотып алырга җитешә алмый кала. Сабый ирене кагылырга да өлгермәгән күкрәк турын бәреп кергән ядрә кыю кызның гомерен ала.
Алар яшәргә тиеш иде бит әле! Шаһит бул, зәңгәр күк, шаһит бул, кояш, бу ике яшь йөрәк борынгы легендаларга тиң үлемнәре белән дошманга бирелмичә, өстен кала белделәр...»
Тәрәзәгә төнге күбәләкләр бәрелеп-бәрелеп китә. Мин, каһәрле сугыш узган ерак елларга төбәлеп, гасабилы тәэсирләрдән сыгылган хәлдә бүгенемә кайта алмыйча утырам. Гыйбрәтле язмышлар... Мин инде моннан соң онытылып көлә дә, очынып-шатлана да алмам кебек. Алар каршында оят, тыныч кына яшәвеңнән оят...
Босфор дулкыннары эңгер караңгылыгыннан шәмәхә төскә кереп куерды. Аргы ярда, баскыч-баскыч тезелеп менгән йортлар өстеннән калыккан мәчет манараларында гына әле һаман сүнә алмыйча шәфәкъ кызыллыгы яна.
Ул минем янга күләгә кебек шым гына килеп басты. Мин аның яшьлек фотосындагы кыяфәте белән бүгенгесен күңелемнән чагыштырып куйдым. Әмма нинди дә булса охшашлык табу кыен иде. Йончурак йөз. Беретка астыннан чаларган чигә чәчләре күренеп тора. Күзләрендә — сагаю. Мин кул хәрәкәте белән тәкъдим ясагач, ул челтәр артлы урындыкның кырыена гына утырды. Шушымы соң инде Рәниф Сакаев — кайчандыр Карадуга елгасында коенып, уйнап-көлеп үскән егет? Бер-беребезне белешү-танышу кебек ярым рәсми сүзләрдән соң да ничектер әңгәмә һаман әле ялганып китә алмады. Шунда мин кинәт кенә сорап куйдым:
— Кашка тауга ак ташлардан язылган исемне хәтерлисезме?
—Кашка тау! — Ул капылт яктырып китте, күзләрендәге салкын шик кызыксыну белән алмашынды. — Ничек онытасың ди. Ә сез аны каян беләсез? — дип ул, сорау бирүенә тартынган шикелле, күзләрен яшерде. Мин әле күптән түгел генә Кушнарат авылында булуым турында әйттем һәм дипломатымнан төргәк чыгарып алдына куйдым.
—Менә, сез сораган булгансыз икән. Алыгыз, туган җир төсе.
Рәниф, гаҗәпләнүдән чарасыз калып, нәрсәдер әйтергә теләп тә бөтен сүзләрен оныткан шикелле утырды да, калтыранган куллары белән төргәкне ашыгып ача башлады. Аннары, башын иеп, сәҗдә кылгандай, бермәл онытылып торды һәм туфракны кош баласы кебек сак кына учына алып, йөзенә якын китерде. Елаган да, елмайган да шикелле үзалдына сөйләнә башлады.
— Туган җир исе... Гаҗәп... Авылымны ап-ачык күрәм. Әнә, бәбкә үләне арасыннан сузылган чишмә сукмагы. Ка- радуга буенда өянкеләр... Бер, ике, өч, дүрт, биш... алтынчы өй безнеке. Түбә саламы каралып, иңеп беткән инде, яңа салам белән ябасы бар. Морҗасыннан сыек кына төтен күтәрелә...
— Салам түбәләр юк инде хәзер. Авылыгызны танымас та идегез.
Ул, аңлаган да, аңламаган да сыман, баш селкеп куйды. Хәтерендә уелып калган авыл манзарасын, әлбәттә ул, минем сүзләр аша гына үзгәртә алмас иде.
— Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтим икән инде. Алып килгәнсез бит. Гомеремдә онытмам... Их, шундый матур башланган иде бит тормыш! Каһәр суккан сугыш булмаса... Сафуан исемле аркадашым бар иде. Бер кашыктан ашап үстек, бергә фронтка киттек. Гомерләр...
Шунда мин аңа үземне борчып торган сорауны бирдем:
— Сез Сафуан Туктаров белән бер взводта хезмәт иткәнсез, шулай бит? Сания сезнең частька килгән көнне...
— Әйе, әйе! — дип, ул мине ашыгып бүлдерде. — Аларны соңгы тапкыр күрүем шул көндә булды. Немецлар
кинәттән һөҗүм башлагач, безгә чигенергә әмер булды. Күпләребез исән чыга алмады ул мәхшәрдән. Мин дә яраландым. Нигә атмый калдырганнардыр немецлар, белмим, яралы килеш, берничә полкташым белән бергә әсирлеккә эләктек. Аннары инде лагерьдан лагерьга — эт тормышы башланды.
Мин Сафуан белән Саниянең ничек һәлак булуларын сөйләп бирдем. Йөзенә тимгел-тимгел таплар бәреп чыккан Рәниф тораташ калып тыңлады.
— Минем өчен алар һаман исән иде бит әле. Туган якта матур гына яшиләрдер, дип гомерем буе көнләшеп яшәгән идем. Я, хода! Кашка тауга Сафуан язган иде бит «Сания» дип... Ә мин аны төнлә бозып ташладым. Көнләшүдән. Ярабби... Мин яшим... Ә алар... юк.
Кинәт ул минем кулымнан тотып адцы:
— Сез миннән шикләнәсезме әллә? Ышаныгыз, мин илемне сатмадым. Америкалылар, әсирлектән коткаргач, безнең ил турында төрле гайбәтләр сөйли башладылар. Үз илләренә китәргә өндәделәр. Шул вакытта алданганым өчен һаман да үземне кичерә алмыйм. Хаталандым ул чакта, хаталандым...
—Соңыннан кайтырга тырышып карамадыгызмы?
— Икеләнеп йөри торгач, еллар үтте дә китте. Хәзер соң инде. Монда гаиләм бар. Ике улым. Ә барыбер тормыш бөтен түгел. Ата белән баланың туган җирләре уртак булмаса, күңел бердәйлегенә ирешү читен икән шул. Үз телемне өйрәтә алмадым...
—Авылыгызда сезне һәлак булганга саныйлар.
Рәниф, капылт йокысыннан уянып киткәндәй, сискәнеп башын күтәрде:
— Җирдә шәүләм генә йөри инде минем. Шулай калсын. Зинһар дип сорыйм, сез дөресен әйтмәгез. Шулай калсын. Кемгә кирәгем бар минем.
— Әниегезгә бик кирәк чакларыгыз булгандыр. Ул бит әле дә исән.
Рәниф чәчрәп урыныннан торды:
—Исән?! Әни?! Булмас, сез ялгышасыздыр?!
— Туксан дүрт яшендә. Сез сугышка киткәндә, борынгы гадәт буенча, ишек өстенә бер телем ипи куеп калдырган булгансыз икән. Әниегез аны, сөлгегә төреп, сандык төбендә хәзергәчә саклаган. Улымның инде исән булуына ышанычым юк, аның кулы тигән икмәк бит, саклыйм әле, диде.Ярабби! Ничек яши микән ул берьялгызы?
— Картлар йортында. Хөкүмәт тәрбиясендә. Авылдашлары да янына барып торалар. Тик, күзләре генә сукырайган инде...
— Бичара әни... Әгәр минем исән икәнемне белсә, йөрәге күтәрә алмас. Юк, юк! Мин үлгән кеше! Аңлыйсызмы? Үлгән кеше... — дип Рәниф учы белән маңгаен кысты, иңнәре сизелер-сизелмәс кенә дерелди башлады.
Ташка ялгыш язылган исемне төзәтеп була, ә менә кеше җанын?.. Илеңнән, үзеңне тудырган анадан йөз бору — яшәвеңә хыянәт итү түгелме соң?..
Төнге шәһәр буйлап мин ялгызым гына кайтып барам. Тартма асып, вак-төяк сатып йөргән кыю тавышлы, сәләмә киемле малайлары, төсле утлар балкышында дәртле музыкага иң уйнатып биегән ярым шәрә кызлары белән кафелар рәте артта кала. Үткән заманнар кальгасы — Румиле Хисарның мәһабәт дивары яныннан үтүче машиналар гадәттән тыш кечерәеп күренә. Гасырлар буена биектән кешеләр яшәешен күзәтеп торган бу борынгы ташларның ниндидер өнсез сере бардыр кебек. Ят шәһәр, чит күк астында кинәт иңгән ямансу бушлыктан күңел иреге кысылып куя. Ярый әле, бу — вакытлы гына. Каядыр ерактан, соңгы сулышыңа кадәр үзеңнеке икәнен белгән туган җиреңнең күзгә күренмәс тамырлары сузылып, җанны сугара башлый. Яшәүнең тәме, кадере, газиз бер төшенчәгә әйләнеп, рухыңны күтәрә. Туган җир җылысын җуйган кеше ул тамырларның шифасын тоя алмыйдыр, мөгаен...
2025-12-16 11:55