СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Халисә Ширмән "Тәкъдир"

...Бүлмәдә сәер тынлык урнашты. Каршымда утыручы ирнең аска иелгән йөзеннән кара күләгәләр шуышканны күзәтү минем өчен кызык иде. Ул, газапланып-интегеп, нәрсәдер искә төшерергә тырыша; маңгай җыерчыклары чарасызлыктан тартылып-тартышып куя; тынгысыз бармаклары бертуктаусыз өстәлдә бәргәләнәләр...
—Юк, — диде ул, ниһаять, башын күтәреп. — Мин сезне хәтерләмим.
Башка төрле җавап ишетергә уйламаган да идем. Юк, бу иргә карата бернинди үчем юк, бары тик вакыйгаларның алга таба ничегрәк куерасын белү күңелемне кытыклый иде. Барысы да таныш, бик таныш...
—Хәтерләргә тиешсез! — Эчтән генә тантана итеп, тавышымның катгый яңгыравына балаларча куанып куйдым. — Мин сезнең янга октябрь аенда килдем, җинаять эшен тикшерү барышында гаризама кул куйдыгыз. Сез — тикшерүче, мин — адвокат. Хәтерләргә тиешсез.
Ир кеше тагы бер тапкыр минем йөземә текәлде. Ни уйлагандыр, әйтүе кыен иде, ләкин мине хәтерләмәвен ачык белдереп торган күзләре кинәт кенә җанландылар, һәм ул өстәл артында утырганнарга күз йөгертеп алды.
—Алайса, мин кул куйган гаризагызның күчермәсе булырга тиеш сездә. Бармы андый кәгазегез?
һе, андый кәгазем булса, мин ыгы-зыгы куптарып та йөрмәс идем. Шул гаризамның күчермәсен алып, хисаплау бүлегенә килер идем дә: «Эшем өчен түләгез», — дип, өстәлләренә ыргытыр идем... Юк шул, юк миндә андый кәгазь. Күчермәсе түгел, оригиналы да юк хәтта, чөнки җинаять эшендә адвокат буларак катнашсам да, акча сорап гариза язарга онытканмын. Әле адвокат булып яңа гына эшли башлаган вакытым иде шул. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта җинаятьчедән сорау алган тикшерүче бу түгел иде бугай шул... Мондый кылыч борынны, кыйгач кашларны, үзәккә үтеп керә торган кискен карашны үзем дә истә калдырган булыр идем. Тик адвокат башым белән ялгышымны танып утыра алмыйм ич инде мин. Ятып калганчы атып калырга кирәк.
—Сез бит гаризамның күчермәсен бирмәдегез, — дидем, күземне дә йоммыйча. — Сорагач, «Күчермә кирәк түгел, болай да түлиләр», — дип әйттегез. Мин сезгә ышандым.
Тикшерүченең күзләрендә давыл купты. Нахакка гаепләнүче кешенең дә карашы нәкъ шулай давылланып яна. Күзләргә бәреп чыккан нәфрәт гаепсез кешенең авызыннан утлы сүзләр булып бөркелә... Тикшерүче ачуыннан кычкыра башлар дип көтсәм дә, булмады. Давыл бераз уйнап алгач тынды; сүзләрен ул теш арасыннан кысып чыгарды:
—Минем беркайчан да дәүләт тарафыннан билгеләнгән адвокатларга андый сүз әйткәнем юк. Үз эшемнең тәртибен беләм. Егерме ел эшләү дәверендә әле бер генә адвокатның да зарланып килгәне булмады. Сез — беренчесе.
Сүзгә прокурор кушылмаган булса, белмим, бу бәхәс тагы күпме дәвам иткән булыр иде...
—Тикшерү эшендә адвокат кул куйган башка документлар бар. Димәк, ул, чыннан да, җинаятьчене эш барышында яклаган, ә сез, безнең элеккеге тикшерүчебез, үз вазифаларыгызга бармак аша карагансыз. Нәрсәгә өметләндегез? Прокуратура күз йомар дип уйладыгызмы? Юк шул инде! Адвокат хезмәтенә түләүне үз кесәгездән чыгарырга туры килер. Сез ни диярсез, хисапчы ханым?
Хисапчы ханымның карашы, кай тарафка юнәлүеннән чыгып, секунд эчендә берничә мәртәбә үзгәреп өлгерде. Тикшерүчегә юнәлгән карашында «Менә күрдеңме? Ә син минем белән сүз көрәштереп торасың» дигән мәгънә ярылып ятса, миңа төбәлгәне «Йөрисең шунда юк эш ясап» дигәнне аңлатты, ә прокурорга төбәлгәне «О-о, сез хаклы, әлбәттә» рәвешендәрәк иде.
—Нәкъ шулай, прокурор әфәнде. Шәхси адвокатларга акчаны яллаучы кеше түли, ә мәҗбүри билгеләнгән, ягъни ялланмаган адвокатларның хезмәте дәүләт оешмасыннан, ягъни безнең тарафтан бәяләнергә тиеш. Адвокатның гаризасын тикшерүче теркәмичә калдырган. Эш тәмамланып, судка җибәрелү сәбәпле, без дә исәп-хисапларны яптык һәм Мәскәүгә озаттык. Оешма бюджетында мондый очракларга өстәмә акча каралмаган. Димәк, адвокатка билгеләнгән сумманы тикшерүче үз исәбеннән түләргә тиеш. Эш хакыннан да басып калырга була.
—Күпме дидегез әле гонорар күләмен?
—Төгәл 150 мең.
Тикшерүче, хисләрен тыя алмыйча, каһкаһәле таныш белән көлеп җибәрде. Мин, урынымнан кымшанмый, тыныч кына алдымдагы тамашаны күзәтә бирдем. Тамаша икәнлегенә һич шигем юк иде...
—Соң, хөрмәтле прокурор әфәнде, адвокат сүзенә минем сүзем каршы тора. Ул үз сүзләрен дәлилли алмый, минем дәлилем бар. Шулай булса да, сез аңа өстенлек бирәсез, ул хаклы, ә мин хаксыз булып чыгам. Болай ярамый бит инде, хакыйкать булырга тиеш! Ничә ел гомеремне дөреслек раслап, шушында уздырдым, ә сез миңа җинаятьчегә караган кебек карыйсыз!
—Эшегезне тиешенчә башкармавыгыз җинаять дип атала инде ул, тикшерүче иптәш. Прокуратурада эшләвегез сезгә бернинди өстенлек бирми, киресенчә, үз җилкәгездә бөтен җаваплылыкны тоярга тиеш идегез.
—Соң, мин эшләмим бит инде. Ике ай элек, эш стажын тутырып, пенсиягә чыктым, әлегә башка эшкә урнашмадым. Гонорарны пенсия акчасыннан басарсызмы? Минем карамакта өч балигъ булмаган бала һәм хатын бар бит әле. Алар белән нишлим?
—Анысы үз эшегез. Прокуратура өстендә мондый кара тап булырга тиеш түгел.
Тикшерүче бер мәлгә уйлана калды. Мин исә аның пәрәвездә бәргәләнүен әүвәлгечә тыныч кына күзәтә бирдем. Нишлисең, күпләрнең башыннан үткән хәл. Тормыш шулай инде ул. Үз-үзен яклар көн килеп җитәсен, әлбәттә, күз алдына да китерә алмагандыр. Дөнья — куласа, әйләнә дә бер баса, диләрме әле? Егерме ел буе менә шушы тикшерүче үргән пәрәвезгә күпме җинаятьче килеп капкандыр да нәкъ шулай бәргәләнә башлагандыр... Ә бу пәрәвез көз көне һавада оча торган юка җеп — тоҗым гына түгел шул инде... Кыл кушып үргән җәтмәдәй нык, өзелмәс. Җинаятьче булмаганнар да килеп эләгә аңа кайчак- та. Менә кире кагып карасын әле минем сүзләрне! Тикшерүче булса да, беркатлылыгы чамасыз, ә минем тәҗрибәм зур...
Хәер, тикшерүче дә юкка гына шулкадәр вакыт дәүләт икмәге кимермәгән шул.
—Мин адвокат катнашкан җинаять эше томнарын архивтан кузгатуны сораган идем. Әгәр үз эшемне намуссыз башкаруда гаеплисез икән, элеккеге хезмәт урыны буенча тикшерү таләп итәргә хокукым бар.
Прокурор, минем якка борылып, ишеккә ым какты:
—Беразга чыгып торыгыз, зинһар!
Мин сүзсез генә урынымнан кузгалдым, тик ишектән чыккач, ерак китми генә, салкын соргылт стенага аркам белән сөялдем. Тавышлар аермачык ишетелмәсә дә, кем сөйләгәнне аңларлык иде. Менә прокурор, җөмләләрне кисәкләргә бүлеп, һәрбер кисәккә аерым басым куя-куя, үтемле итеп сөйли. Кычкыра диярлек, тоны югары, һичшиксез, тикшерүчене сүгә. «Синең, — дия торгандыр, — өч ел элек судка җибәргән эшең аркасында шау-шу кубарга тора! Ни карадың? Нигә шул адвокатның гаризасын теркәмәдең? Нигә шул гариза буенча нигезләмә кабул итеп, канцеляриягә йә хисапчыларга тапшырмадың? Прокуратураның артык акчасы юк, үз кесәңнән түләячәксең, белеп тор!»
Менә басынкы, әмма үз-үзенә ышанган ир-ат танышы. Бусы тикшерүче инде, әлбәттә. Аклана, акланмыйча нишләсен? Ярый әле, аклануыңны тыңласалар! «Бу эш, — дия торгандыр, — республикага гына түгел, Рәсәйгә яңгыраган зур җинаять эше. Мәхкәмәгә җибәргәндә, өч йөз кырык биш томнан тора иде бит! һәр томда ике йөз иллешәр бит! Адвокатлар саны гына да алтмыштан артты! Унсигез гаепләнүче! Аннан соң әлеге эш буенча тикшерүчеләр төркеме эшләде, мин генә түгел...» «Шуннан ни булган?! — дип бүлдерә аны прокурор тавышы. — Син — тикшерүчеләр төркеме җитәкчесе, полковник, димәк, бөтенесе синең күз алдыңда булырга тиеш!» Менә бик зәгыйфь кенә тагы бер интонация кушыла... Хисапчы ханым. Кызык, ни сөйли икән? Белергә бик теләсәм дә, тавышы нәзек, зәгыйфь, сүзләрен аера алмыйм... Тагы прокурор: «Архивтан соратып алдык, эшне өр-яңадан актарып чыктык. Гаризасы юк! Димәк, гаеп синдә! Теркәмәгәнсең йә югалткансың!» Чынлыкта ул гаризаның язылмавын прокурор нишләптер башына да китерми... Тормышта да гел шулай бит: үз кешеңне, якыныңны гаепләве бик җиңел. Чит кешегә кизәнеп кара син! Бәлки, аның артында әллә нинди көчләр кайныйдыр...
«Минем кесәмдә андый акча юк... Теләсәм дә түли алмас идем. Пенсиягә чыгар алдыннан, егерме өченче февральгә бирелгән премияне дә кире кайтарып алдыгыз бит! Пенсиягә киткән кешегә премия дә, бүләк тә каралмаган, дидегез! Мин прокуратурага егерме ел гомеремне бирдем, иртә димәдем, кич димәдем, гаиләмне калдырып, эштә булдым! Бу оешмага мин кирәкледер дип уйладым, ә сез... Җинаятьчеләр миллионлы ришвәтләр тәкъдим иткәндә, мин эш дип, дөреслек дип яндым! Инде сез миннән акча таләп итәсез! Шушымы дөреслек? Судка бирегез, үз-үземне якларга тырышырмын! Барыбер ул сумманы түли алмыйм!» Бусы — тикшерүче сүзләре. Ярсып-ярсып, гаҗизләнеп әйткән сүзләре. Аның урынында булсам, мин дә шулай дияр идем, әлбәттә...
...Прокуратура бинасыннан тикшерүче белән бергә чыктык. Мин, таныш-белешләр күренмәсме дип, ишек төбендә беразга тоткарланып калдым. Тикшерүче исә чыгуга ук юлны тутырып чапкан машиналар өере эченә кереп китте. «Ашыкма!» — дип кычкырырга теләп, авызымны ачсам да, гаҗәпләнүдән тыным чыкмады, аңа таба сузылган кулым һавада асылынып калды. Хәер, ул арада тикшерүче чабып-йөгереп, җитез генә машиналар өерен кичте. Юк, бөтенләй үк ят түгел иде шул ул миңа! Кинәт кенә күңелемне кызгану, якын итү хисләре кымырҗытып алды. Соңгы ике-өч сәгать эчендә бу ирнең җанында түнтәрелеш барганлыгын аңламыйммы соң инде мин! Соңгы өмете, ышанычы, таянычы җимерелеп төште ич...
Каршы якка исән-сау чыгып җиткәч, ир кисәк борылды да әле генә үзе чыккан бинага карап тукталып калды. Беләм: каршы яктан караганда, әлеге биек, мәһабәт бина соргылт стеналары белән үк йөрәкләргә шом сала. Үзең шунда эшләгәндә моны бик үк тоеп бетермисең, чөнки ул синең гадәтләнгән эш урының. Сиңа авыр вакытта бу эш урыны сиңа ярдәм итәр дип уйлыйсың...
...Төшлектән узган кояш, ирнең йөзенә шаян уклар атып, күз кысарга мәҗбүр итте. Ул сулгарак тайпылды һәм әлеге бинадан төшкән күләгәгә килеп керде. Рәнҗүле карашы әле бер тәрәзәгә, әле икенчесенә төртелеп алды... Яңа гына минем каршыда ышанычлы тавыш белән үз-үзен якларга әзер булып утырган ир- атның күңелендә ниләр кайнаганын бик яхшы аңладым мин. Әйтерсең гомеренең йокысыз, ялсыз өлеше узган шушы бина аның өстенә аварга тора иде... Хәтта тикшерүченең авыр сулап куйганына кадәр тойдым кебек...
Мин дә, башымны күтәреп, муеным каерылганчы соргылт бинаның тәрәзәләрен санадым. Бер, ике, өч, дүрт... Өченче каттагы уң яктан дүртенче тәрәзә заманында минем кабинетныкы иде. Мин дә кайчандыр тикшерүче идем...
Берни дә үзгәрмәгән икән. Барысы да шул ук.
...Система басымы астында өметсез, ышанычсыз, таянычсыз калып, күңеле каткан тикшерүче тора-бара адвокат булып китә.
...Ике ел хезмәт итеп, яшьлеген-саулыгын калдырып, армиядән кайткан яшь егетләрне военкомат оныта.
...Җәмгыятькә кирәкләре беткән эшче көчләр пенсиягә чыккач, «утиль» булуларын аңлаудан аларның да күңелләре ката.
...Бу — Тәкъдир.
2026-01-28 15:01