СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Чех халык әкияте “Янко һәм король кызы”

Бер карт үләр алдыннан бердәнбер улына мондый васыять әйткән: «Улым, явыз кешеләргә ышанма, сак бул. Сиңа дигән мирасым — ишегалдындагы кое төбендә». Улы әтисен бик зурлап күмгән. Аннары атасы калдырган шкатулканы казып алган. Аның эченнән янчык, сыбызгы һәм пута чыккан. «Янчыкны селкетсәң, алтын коелыр, сыбызгыны сызгыртсаң, гаскәр җыелыр, пута сине теләгән җиреңә илтер», — дигән язу да бар икән.
Янко берничә елдан өйләнергә җыенган. Гади кызга түгел, король кызына. Сыбызгысын сызгыртуга, каршысына гаскәр җыелган. Янко король каршына барып баскан. Янконы сарайга алып кергәннәр, сыйлаганнар, барабан какканнар. Мәҗлестә Янко кесәсеннән янчык тартып чыгарган икән, король кызы: «Янчыгың иске», — дип, моннан көлгән. Янко бик хурланган һәм серен ачкан. Мәкерле кыз төнлә аның янчыгын, путасын һәм сыбызгысын урлаган, үзен сарайдан кудырткан.
Янко, сарайдан чыккач, бик озак, урманда адашып йөргән. Тамагы ачкач, бер агачтан груша өзеп ашаган икән, борыны беләк буе булып үскән. Егет бик кайгырган. Кыяташ арасыннан саркыган чишмә суын эчүгә, борыны шундук элекке хәленә кайткан. Янко бер кәрҗин груша җыеп король сараена илтеп саткан. Груша ашауга корольнең, королеваның һәм кызларының борыны иякләренә хәтле асылынып төшкән. Докторлар бер эш чыгара алмый аптыраганнар. Ниһаять, доктор кыяфәтендә Янко сарайга килгән. «Каныгыз бик куе, аны сыегайтырга кирәк», — дип, король белән королеваны дүрт көн каеш чыбыркы белән ярган, аннары үзенең шешәсеннән сихәтле су эчергән. Тегеләрнең борыннары шундук кыскарган. Янко король кызын сигез көн буе чыбыркылый. Кызның тәмам түземе төкәнә. «Коткар мине, доктор, сиңа кияүгә чыгам, бар байлыгымны бирәм», — ди һәм шкатулканы чыгарып бирә. Янко путаны биленә бәйли, сыбызгы белән янчыкны кесәсенә сала. Саубуллашканда король кызына болай ди: «Син, явызларның явызы, шуны бел: син байлыгын урлаган егет — мин ул. Грушаны да сиңа мин саттым, доктор булып та мин килдем. Инде мәкер һәм явызлыгыңның җәзасын күр. Мәңге озын борынлы булып кал». Һәм егет китеп бара.