Гөлзадә Айраттан да алданрак килгән. Төштән соң укыгач, дәресләргә иртәрәк килү малайлар арасында танылган гадәт иде. Ә Гөлзадә ник иртәләгән? Партадашыңның хәлен белешми үтеп китү ярамас.
— Кәефләр ничек, күрше?
— Начар ярым.
- Нинди черки тешләде дисәм, черкиләрнең олакканына күптән инде... Әллә үз кәефемне әҗәткә биреп торыйммы?
— Бер дә елмаясы килми, Айрат.
- Ничава, дәресләргә әзерләнмичә килгәндә гел шулай буласың ул.
- Дәресләргә әзерләнгән, үзем генә әзер түгел.
- Чынлап та кәефең юк синең... борчулы. Хәзер үк сөйлисеңме, әллә бераз ялындырасыңмы?
Гөлзадәнең апасы — авылның киномеханигы. Шуңа күрә дә клубка нинди кино килгәнне иң алдан Гөлзадә белә. Әгәр берәр чак кәнфитләнеп торса — билгеле, димәк, бүген киноның иң кызыгы, исемен ялындырып кына әйтүе үзе бер ләззәт...
Ләкин Гөлзадә Айратны бүген партадашы, сердәше һәм тимурчылар командасының җитәкчесе буларак көтә иде.
- Айрат, апамның кайгысын уртаклашам... Кичәге киноның бер бүлеге югалган.
— «Чапаев»ныкы?
— Әйе. Районга җибәрергә дип почта атына төягәндә контейнерларны ачып карасалар, соңгы бүлеге юк, ди. Апа әйтә: бала-чага эше генә, олы кешенең көче җитәрлек эш түгел, ди. Бала-чага дигәне безнең ишеләр инде ул. Укырга яше җитмәгәннәр клуб тирәсендә йөрмәс.
— Алайса, мәктәптән эзләргә кала? Бигрәк күп билгесезле мәсьәлә бу, сигез йөз укучының берсе!
— Өлкән класслардыр дип уйламыйм.
— Димәк, алты йөзнең берсе...
- Бәлки, бер төркемдер, эш андамыни! Табарга кирәк, юкса апаның хәле хәтәр. Айрат, районнан милиция чакырмассың ич инде, оятын кая куярсың... Тимурчыларың ярдәм итмәсме?..
— Әйтергә генә җиңел, монда аз дигәндә шымчы булу кирәк... моңарчы безнең кул эшләмәгән эш.
— Ә мин, җүләр!.. Ярдәм сорап маташам. — Гөлзадә өметсезлек белән кул селтәде дә тиз-тиз атлап китеп тә барды. Хәтта Айратның: «Мин бит үзем генә түгел, команда белән киңәшмичә торып ни әйтим?..» — дигәнен дә ишетмәде.
Айрат вакытлыча гына арткы партага күчеп утырды. Гөлзадәгә үпкәләве түгел, киресенчә, аның ачуын кабартмас өчен шулай итте ул. Рус теле дәресе иде... Барысы да узган дәрестәге сочинениенең билгеләрен көтә... Класста мондый тынлык бары тик төнге сәгать уникедә генә була торгандыр...
Укытучы өстәлендә дәфтәр өеме. Өске биш-алты дәфтәрдә — «бишле»ләр, уртада — «дүртле»ләр һәм «өчле »ләр. Ә астагы бер яки ике дәфтәрдә... хәер, бәлки, «икеле»ләр бөтенләй юктыр да әле! Бу минутта класстагы утыз укучының ким дигәндә егерме сигезе үз фамилиясен әнә шул биш-алты гына дәфтәр арасында күрергә тели, өметләнә, хәтта ышана да. Ә ул «6ишле»нең икесе инде, билгеле, Гөлзадә белән Айратныкы.
Гел иң алгы партада бөтен класска җилкә белән утырган Айрат арткы партада үзен сәер хис итте. Карасана! Бөтен класс күз алдында икән — кемнең ничә тапкыр сулыш алганына хәтле күренеп тора. Ә сине берсе дә күрми, чөнки син иң артта. Үртисе, шаяртасы, көлдерәсе килә. Менә ни өчен арткы партада утыручылар тиктормас һәм шаяннар икән.
— Айрат, уку башлануга инде бер атна, ә син һаман урын эзлисең. Арткы парта төс түгел сиңа, боргаланасың, — дип кисәтте укытучы, — урыныңа күч!
Алга күчереп утырту башкалар өчен җәзага тиң. Ләкин Айрат шатланды гына — Гөлзадәгә күңелсездер, тизрәк аны юатасы иде.
Дәрес азагында Айрат укытучы рөхсәте белән дусларыннан алданрак чыккан иде. Кыңгырау шалтыраганчы, класслардагы радио «телгә килде»: «Тыңлагыз, тыңлагыз! Мәктәп радиочелтәре сөйли! Бүген кич, сәгать җидедә, пионер бүлмәсендә тимурчылар штабының чираттан тыш утырышы була. Килү мәҗбүри! Тыңлагыз, тыңлагыз!..»
Гөлзадәнең иртәдән бирле беренче елмаюы иде.
Тимурчылар штабы артык зур булмаса да, җыелыш башлангач, шактый тавыш купты.
— Бәлки, югалмагандыр.
— Мин дә ышанмыйм. Бер бүлеге төшеп калган киноларны күп күрдек ич.
— Анысына инде «сапожниклар» гаепле, балаларга ярамаган өлешен күрсәтмиләр, янәсе.
— Кемгә кирәк шулхәтле пленка? Төтен чыгаргыч өчен бер колач та бик җиткән.
- Ну, күбрәк булса, төтене дә мулрак чыга инде.
- Әллә киноаппарат ясаганнармы? Өйләрендә кино күрсәтәләрдер. Яшь физиклар, техниклар, уйлап табучылар, тагын әллә кемнәр күп бит хәзер.
— Хулиганнарны эзләү безнең эш түгел!
- Тимурчылар! — дип бүлдерде аларны Айрат һәм, бүлмәдәгеләр тынып калгач, сабыр гына дәвам итте: - Ник әле без, бусы минем эш, бусы аныкы дип, сатулашырга тиеш? Тимурчылар... җәйге каникул буена йә утын тураштык, колхозга файдалы бер-ике сюрприз эшләдек, ди; онытканмын —Хәдичә апаның өч көн кайтмый йөргән кәҗәсен өй түренә кайтарып куйганбыз икән әле... Гомумән, көлке, аркаларыбыз каен тузы кебек кубакланганчы кызынудан бушамадык... Ә кайда тимурчы йөрәге?! Кыскасы, риза, дисәгез, кайбер планнар да әзер.
— Вожак дөрес әйтә.
— Вожак бүреләр өерендә генә, — диде Гөлзадә, — Айрат — штаб командиры!
— Сөйлә, командир!..
— Кичке сеансларга йөрүчеләр, арткы партада утыручылар һәм кичен авыл читенә — аулакка чыгучы малайларның исемлеген төзергә... Тәртипле укучы эше түгел бу.
— Исемлек дигәннән, мин дә арткы партада утырам ич?!
— Командирларга ышанам мин.
— Ә безнең Рәхим, ул да... — дип башлаган иде Гөлзадә, Айрат шундук каршы төште:
— Үз гаиләсенә зыян китереп йөрмәс, Гөлзадәнең энекәшен дә исемлеккә кертмәгез... Ярый, таралышырга вакыт. Иртәгә шушы вакытта яңадан җыелабыз, — һәм Айрат, иң кирәкле сүзен оныта язгандай, ашыгып өстәп куйды: — шуны онытмагыз, сүз «Чапаев» фильмын саклап калу турында бара!
Авыл читен күзәтүне Айрат үзе җитәкләде.
Көзге уяу төн. Агачлар караңгылык түренә киселеп кергән. Сизгер тынлыкта этләр өрүе, капкалар шыгырдавы, кәүсәләрдәге сирәк яфраклар пышылдавы, каргаларның тынгысыз йокысы... Бер мизгелдә якыннан гына шартлау авазы яңгырады.
— Шырпы мылтыгы бу.
— Йә пугач.
- Юк, кадак белән тишкән чокырга шырпы төеп аттылар...
— Тотарга кирәк аларны!
- Ярамый, — дип кырт кисте Айрат, — куркытуыбыз бар. Сизмәсеннәр. Якынрак килеп күзәтик, стена газетасына мәкалә итәрбез.
Ни генә уйлап чыгармый бу малай актыклары! Инде инеш өстендәге саламга ут төртеп җибәреп, авыл уртасындагы олы күперне дә өтә яздылар, шырпы мылтыгыннан кулларын җәрәхәтләүчеләр күпме!.. Шешәгә тутырып карбид шартлатканда яраланучыларны әйткән дә юк... Яралары төзәлгәнче генә тынып торалар да тагын шаяра башлыйлар. Әллә нәрсәсенә хирыслар шул шартлауның?.. Булачак солдатлар дип инде, солдатлар сугышыр өченмени?! Алар бит тынычлык солдатлары!
Ул яктан кызларга рәхәт! Кулларында күкерт, пугач, рогатка ишеләрнең затын да күрмәссең. Әйе, малайларга әле кызлардан бик күп нәрсәгә өйрәнәсе...
Икенче төнне дә күзәтүләрнең нәтиҗәсе күренмәде. Отряд Гөлзадәне өенә озатып куйганда, төн уртасы иртәнге якка авышкан иде инде. Рәхим Гөлзадәне көтеп йокламаган.
— Гөлзи, миңа да тизрәк уналты тулсачы!..
— Апаңнан алда кая ашыгасың?
— Бөтен киноларны да карый алыр идем.
— Әйтәм аны кимен куймыйсың.
— Кача-поса гына инде.
— Кача-поса гына «кара» исемлеккә дә эләккәнсең.
— Нинди, нинди?!
— Төнлә клуб янында йөргәнеңне күргәннәр.
— Тимурчылармы? Ә син сызып ташла, үзең дә алар кешесе бит хәзер. Бәлки, мин киномеханик апама әни йомышы белән килгәнмендер...
- Әгәр тагын күрсәләр, директорга үзем алып керәм мин сине.
— Бәйләнмәсәнә! Эшегез уңмагач, ачуын миннән аласың. Әби әйтте бит, югалган әйбер эзлисе җирдә ятмый ул, дип. Яхшылабрак эзләгез, җиде кат үлчәгез, бер кат кисегез.
- Җиде метр үлчә, бер җиреннән кис! Үзеңә тугыз, сүзләреңә туксан яшь. Хәер, әбиебезгә дә туксан тулды бит әле. Ярар, йокла, юкса уяныр вакыт та җитеп килә инде.
— Көл әйдә, көл.
- Безнең өчен кайгырма, Айрат башлаган эш җиренә җитмичә калмас.
Мәктәптә ыгы-зыгы. Иртәнге якта укучылар кайтып бетмәгән, төштән соң укучылар килеп җитмәгән. Күрешәселәр күрешә, саубуллашасылар аерыла, көтәселәр көтә.
Гөлзадә Айратны көтеп алды.
— Йә, командир, куанычлы хәбәрләр бармы?
— Исемлек төзедек. Энекәшеңне исәпкә алмаганда, дүрт малай күз уңында. Мөгаен, бүген-иртәгә эзләренә төшәрбез.
— Уйлап кара инде, Айрат, иртәгә калсак, дүртенче көн дигән сүз!
— Юк, Гөлзадә, син яңадан үзең уйлап кара әле! Кәбестә арасыннан кәҗә куып йөрмибез бит. Монда һәркайсы безнең кебек пионер, тиешсезгә рәнҗетү җиңел ул. Гаеплене тотмыйча, теге йә бу, дип, бармак төртеп күрсәтерлек түгел.
— Әллә күзәтүләрне арттырыргамы?
— Тырышмыйбыз, димәс идем. Йокыны да оныттык. Бүген дә йоклап кала яздым, галстугымны самавыр битендә генә үтүкләдем дә чыгып чаптым.
Әллә кайдан гына Рәхим килеп чыкты һәм Айратка борчак пистолеты төбәде:
— Күтәр кулыңны, юкса атам!
- Бу арада фокустан туйган әле, агайне. — Айратның яңагын борчак чеметеп алды...
Рәхим, тотып алмагайлары дигәндәй, күздән югалды.
Энекәше өчен бигрәк тә Гөлзадә оялды, бит уртасы комач кызыл булды, өстендәге кызыл күлмәге дә саргылтланып калды гүя.
— Никтер энекәшең өнәп бетерми мине.
— Шушы өч көн эчендә үзем дә аңламыйм мин аны.
— Дуслыгыбыздан көнләшә микән?
— Әллә тагы...
— Бәлки, гаепле кешене беләдер, шуңа аптырагандыр. Кыен хәл ич — дусларны сатарга ярамый, апасы да жәл.
— Әйтер дисеңме?
— Ә син әйттермә! Кайткач, юри генә колагына киртеп куй, югалган нәрсәне тапканнар бугай, диген. Шикле кеше сынала ул. Үзең әкрен генә сагалап йөр, кая бара, кем янына ашыга...
Җаен туры китереп кенә, Гөлзадә Рәхимгә пышылдады:
— Апабызга сиздерми тор, Айратлар тапкан бит тегене.
— Чынлапмы?! Валлаһи, билләһи, диген!
— Дидем!
Рәхим каушавын бөтенләй яшерә белми иде әле. Көтелмәгән хәбәрдән соң ул, сөенергә кирәклекне дә онытып, кабаланырга кереште... Мунчадан да бик тиз әйләнеп кайтты.
— Ник тизләдең?
— Юынып бетергәч тә, нишләп утырыйм ди анда.
— Нәрсә, энем, зәңгәр күзләреңне текәдең, берәр җиргә ашыгасыңмы?
— Клубка.
— Ничек килешкән идек әле, башта — клубка, аннан директор янынамы?
- Чыгасы бар... ни, кесә фонаре биреп торасыларые.
— Әйткәч, беркая да бармыйсың. Миңа тагыласы түгел!
Рәхим Гөлзадәдән алда чыгып йөгермәкче иде, ләкин өлгермәде, апа кешенең көчле куллары аны капкадан этеп кертте:
— Сиңа бүген урамда күренергә ярамый!
Рәхим ишегалдында хәрәкәтсез басып тора, капка астыннан кирза итекләренең үкчәсе генә күренә.
— Бар, кер өйгә, Рәхим, вакытымны алма!
Ләкин итекләр күздән югалмады. Гөлзадә, аны өйгә җилтерәтеп кертим дип зәһәрләнеп, кече капканы ачса — итекләр үзләре генә — Рәхим, әбисенең тирән эчле галошларын киеп, бакча буйлатып каядыр чыгып сызган.
Гөлзадә атлаган урам юлы сукмакларга тармакланды. Айратның командасын аякка бастырып, тиз арада Рәхимнең эзенә төшү бик мөһим иде.
Рәхим зурлар сеансына кермәде. Фильм башланып, клуб тирәсе тынып калганчы баганага сөялеп көтеп торды да, кеше юклыкка ышангач, урыныннан кузгалды... Сынык рәшәткә аша икенче якка күчте... Стена буйлап бара торгач, янкорма янына килеп җитте һәм ватык тәрәзәдән җәй буе эшсез яткан бикле котельный эченә кереп китте.
Әйләнеп чыкканда, ул инде Айратлар боҗрасының нәкъ уртасына сикереп төште.
— Ышанычлырак урынга күчерәм дип килүеңме? — диде Гөлзадә, энекәше кулыннан калай савытны алгач. — Югал күземнән, хәсрәт!
* * *
Кыңгыраулы сәгать — Гөлзадәне, ә Гөлзадә Рәхимне уятты.
— Тор тизрәк, мәктәпкә соңга каласың!
Рәхим юрган астыннан чыгарга ашыкмады:
— Гөлзадә, син мине апага әләкләдеңме?
— Өлгермәдем әле. Табылдыкны кулына бирдем дә ләм-мим. Калганын тәртибеңә карарбыз.
— Гөлзадә, бу минем эш кенә түгел, без җыйнаулашып, киңәшеп... Киномеханик үз апаң, тотылсаң да сүз әйтүче булмас, диделәр.
— Нәрсәгә кирәк иде сиңа шулхәтле киноплёнка?
— Әйтимме?.. Без иң соңгы бүлеген генә алдык ич, ә анда — Чапаевның үлеме. Башка авылларда бу киноны ахырсыз гына карасыннар да, Чапаев исән калган, дисеннәр, дөресме?!
— Җүләр, җүләр!..
Гөлзадә тиз генә тарих китабын алып килде, аннан Чапаевның рәсемен эзләп тапты.
— Менә, ул бит яши, батырлар үлемсез алар!..