СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Фаил Шәфигуллин “Поездда”
Поезд кузгалып китәр алдыннан Майшәкәр апа утырган вагонга шәһәрчә киенгән яшь кенә бер хатын килеп керде. Сөрмәле зәңгәр күзле, иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә иннек сөрткән. Бармагында калын алтын балдак. Пальто якасы да, зәңгәр башлыгы да йомшак төсле. Башлык астыннан күпереп чыккан чәчләре дә йомшактыр, ахры — вагон ишеге ачылып ябылган саен дулкынланып куя.
Яшь хатын аргы почмакта шаулашып утырган балыкчылар яныннан горур гына узып китте, тез башларын үзләреннән зур портфельләр белән каплап утырган чыркылдык студент кызларга күз чите белән генә карап алды һәм, канәфер, ландыш исләре аңкытып, Майшәкәр апа каршына килеп утырды, җитез генә пальто төймәләрен ычкындырып җибәрде.
Майшәкәр апа яңа пассажирның үз телендә исәнләшүен хуп күрде. Кыланчык түгел бугай. Башын тәрәзәгә борыбрак уйланып утыра.
Поезд кузгалып киткәч тә әле алар озак сөйләшмичә бардылар.
Билет кесәдә, кала күчтәнәчләре алынган, урын иркен. Майшәкәр апа эченнән генә тагын бер шөкер итеп алды да таныш түгел юлдашына сүз катты:
— Кызым димме, сеңелем димме, кая кайтасың, үскәнем?
— Шуширмәгә, апа.
— Әтиең-әииең янынадыр инде?
— Әйе.
— Майшәкәр апа тагын бер кат яшь хатынның балдагына карап алды да авыл хатыннарына гына хас кызыксыну белән сорашуын дәвам итте.
— Ирең эштәме?
— Әйе.
—Үзең?
— Үзем больничныйда.
— Ә-ә-ә. Балаларыгыз ничәү?
Яшь хатынның йөзенә моңсу елмаю җәелде.
— Әле бер бала белән дә интегеп яшибез, апа.
— Бәрәч, нишләп алай? Әллә караучы юкмы?
— Караса, караучы бар. Әнкәй тора безнең белән, иремнең әнисе...
— Соң?
— Рәтләп карамый баланы. Күрше карчыклары белән ләчтит сатудан бушамый. Кайтып керсәң — баланың тамагы ач, өс-башы катып беткән була.
— Ә-әй-әй! Ирең ни ди соң?
— Ни дими. Җил тидерми әнисенә. Безне тәрбияләп үстергәне дә җиткән, аптыратма әнине, ди.
— Соң, аптыратма дип, баланың баласы балдан татлы дигәндәй, ачуым килмәгәе, карчык үзе белергә тиеш ләбаса.
Яшь хатын, сөйләмә инде дигән мәгънә аңлатып, кулын селтәде.
— Кайсы якныкы соң үзләре?
— Шомыртбашныкылар.
Майшәкәр ала дәррәү җанланып китте.
— Шомыртбашныкылар? Кайсы Шомыртбаш икән, Югарысымы, Түбәнеме?
— Түбәне бугай.
— Бәрәч, безнең авыл була лабаса инде ул. Кемнәр икән ул Шомыртбаштан. Мин беләм микән аларны? Нәфисәттәйләр түгелдер ич?
— Шулар, Нәфисәләр...— диде дә яшь хатын кинәт тотлыгып калды. Аның озын керфекләре калтыранып куйды.
—Шулаймыни? Нәфисәттәйләрмени?!—дип сузды Майшәкәр апа һәм ни өчендер иңеннән мамык шәлен йолкып алып ябык кулларына йомарлап тотты, яшь хатынга текәбрәк карады.
— Син Нәфисәттәйнең өченче килене Гөләндәм буласың инде алайса?.. Былтыр да күргән идем Нәфисәттәйне. Бик мактаган иде үзеңне. Уңдым киленнәрдән, Майшәкәр, дигән иде. Мансур исемле бит әле синең улың? Ие, ие, Нәфисәттәй, бик тере, бик җанлы бала дигән иде. Күзләре, каш җимереп карап торулары тач әтисе дигән ие. Зур булгандыр инде улыгыз? Мидхәт үзе инженердыр һаман да? Бик интегеп үстерде бит Нәфисәттәй балаларын, бик интегеп укытты. Еллары да авыр иде инде. Ирсез хатынга бигрәк тә...
Майшәкәр апа нәрсәдер хәтеренә төшкәндәй, кисәк кенә сүзеннән туктап иренен тешләде. Уңайсызланып шәл мамыкларын бөтәрләргә кереште, үзе күз кырые белән генә Гөләндәмгә карады. Гөләндәм озын керфекләрен түбән сирпеп кызарып утыра иде.
Майшәкәр апа, сүз йомгагын кирәкмәгән очыннан сүтә башлаганын абайлап, хатасын төзәтергә ашыкты.
— Анысы дөрес әйтәсеңдер, үскәнем. Чыннан да Нәфисәттәйнең холкы бик үк әйбәт түгел бугай. Юкка-барга үпкәли торган гадәте бар бугай аның.
Гөләндәм Майшәкәр апага сынаулы караш ташлады. Ихлас сөйли микән, янәсе. Майшәкәр апаның маңгаенда тирән-тирән җыерчыклар тамырланган иде. Эчкә бата башлаган күзләрендә йомшак, шәфкатьле нурлар гына иде аның. Гөләндәм җиңел сулап куйды.
— Серкәсе бер дә су күтәрми шул, апа җаным...
— Шулайдыр, шулайдыр,— диде Майшәкәр апа һәм мамык шәлен иңенә алып япты. Кулларына өргәләп алды. Гөләндәмгә карамыйча гына әйтеп куйды:—Әллә нәрсә чиркандырып җибәрде, кеше азга ахры...
Ниндидер бәләкәй станциядә поезд аз гына туктап торды да тагын кузгалып китте. Тәрәзә турысыннан эреле-ваклы йортлар, баганалар шуып тора башлады.
— Сез, апа җаным, мине усал дип уйлыйсыздыр инде. Әнкәй үзе башламаса, минем аңа бер генә дә авыр сүз әйткәнем юк. Кайчагында Мидхәт белән кинога барабыз да...
Майшәкәр апа үзе Гөләндәм сөйләгәннәргә баш кагып бара, үзе әллә кайчангы буранлы кышның салкын бер иртәсен хәтерли. Дөресрәге, ул салкын иртә җирдән себереп торган җәяүле бураннары белән Майшәкәр апаның хәтеренә үзе ажгырып керә.
— ...Бәйрәм саен бүләктән калдырмыйбыз инде үзен, апа җаным...
...Кар итек балтырыннан. Майшәкәр чак-чак кына шәйләнгән сукмакта тирән-тирән эзләр калдырып суга бара. Каршыда Кушнарат тавы агарып күренә. Тау башында җәяүле буран уйный. Тау битеннән утын төягән бәләкәй чана тартьгп бер хатын төшеп килә. Майшәкәр аны ерактан ук таныды. Ирләр бүреге киеп кем йөрсен тагын... Шул инде, Нәфисәттәй. Чанасы бер яктан икенче якка кыйшаеп көрткә бата. Аны тартып чыгарыйм дип маташканда, Нәфисәттәй үзе батып китә. Нәфисәттәй аякларын көрттән суырып алып өлгерми — чанасы кузгалып өстенә килә. Бер мәлне шулай азаплана торгач ул егылып ук китте, чанасы аның аяклары өстенә менеп туктады...
Майшәкәр чиләк-көянтәләрен сукмак читенә ташлап ярдәмгә ашыкты. Ул тирләп-пешеп чана янына килеп җиткәндә, Нәфисәттәй кар эчендә көлеп ята иде.
— Үләрсең гарьлегеңнән, Майшәкәр, шул кечкенә генә чана бәреп ексын инде...
Аннары кинәт елап җибәрде.
— Хәл юк, Майшәкәр, хәл бетте, җеп өзәр дәрманым калмады.
— Бер-бер җирең авыртмадымы соң, Нәфисәттәй?— дип сорады Майшәкәр, чананы бер якка янтайтып.
— Юк, юк, авыртмады, рәхмәт яусын сиңа, син булмасаң тиз генә чыгалмаган булыр идем әле,— диде Нәфисәттәй .һәм, аяк өстенә баскач, өс-башын да кагып тормыйча чана бавын кулына алды.— Әле утыным да җитәр ие дә шәт — Мидхәтем авырып китте. Көне буе туңа, калтырый. Мичкә берничә рәт ягып карыйммы дигән ием... .
Майшәкәр апа уйларыннан айнып бармак аркасы белән күз төпләрен сөртеп алды. Гөләндәм әллә үзе өзек-өзек сөйли, әллә аны Майшәкәр апа шулай ишетә.
— ...Аш белән атканга таш белән ата торган кеше түгел мин үзем. Минем күңелемне күрергә бер җылы сүз җитә. Килен кеше — ким кеше дип яши торган заманнар түгел лә инде хәзер, апа җаным...
Майшәкәр апа Гөләндәм сөйләгән көйгә баш селкеп бара. Ә үзенең күз алдына туңган тәрәзәгә төшкән сурәт кебек кабат-кабат бер үк салкын күренеш килеп баса. Ап-ак шәрә тау, җәяүле буран, утын төялгән бәләкәй чана... Билдән көрткә чумган зур бүрекле хатын...
Тормозлар шыгырдый, тәгәрмәчләр дөберди, төрле кешеләрнең төрле уйларын, төрле истәлек-хатирәләрен төягән поезд алга йөгерә.
2024-11-26 13:24