СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рөстәм Галиуллин "Очрашу"

Очрашу

Бишенче сыйныфта укучы улы Фәнилнең көзге каршында көязләнеп, чәчләрен сыпыргалап торуын күргәч, Әкълимә апа бердән шаккатса, икенчедән: «Улым да үсеп килә», — дип сөенде.
Фәнил көзге янында озак маташты: чәчләрен юешләп тарады, яңа чалбар-күлмәкләрен киде, әтисенеңме-әнисенеңме (әллә апасыныкы микән?) ислемаен муенына, түшенә сөрткәләде дә, эре-эре атлап, өйдән чыгып китте. Күптән ялтыратып юып куелган велосипедына атлануга, әнисенең өй ишеген ачып кычкырганы ишетелде:
— Фәнил! Кая киттең? Хәзер ашарга пешә...
Фәнил җавап биреп тормады, велосипедына утырган килеш, капканы аягы белән тибеп ачты да болын ягына кузгалды.
Юлда күршесе Рамил туктарга кушып кулын изәде:
— Әйдә футбол уйнарга киттек! — диде ул.
Фәнил, тизлекне генә бераз киметеп, юл уңаеннан:
— Вакытым юк, ашыгам, — диде.
Рамил хушбуй исләре аңкытып китеп барган дусты артыннан гаҗәпләнеп карап калды.
Фәнил бу минутларда үзен дөньяның иң бәхетле кешесе итеп хис итә иде. Чөнки ул... үзеннән бер сыйныфка түбән укыган Ләйсән исемле кызга гашыйк булган һәм хәзер аның янына очрашуга бара! Алар болындагы бер әрәмәлектә күрешергә сүз куешканнар иде.
Фәнилнең юлы Ләйсәннәрнең өйләре турысыннан уза. Капка төбендә Ләйсәннең әнисе Мәйсәрә апаны күргәч, малайның үзен батыр итеп күрсәтәсе килде: «тимер матае»ның рулен ычкындырып, ике кулын да канат сыман күтәреп бара башлады...
Каһәр суккан таш!.. Айрат Мәйсәрә апаның аягы янына ук мәтәлеп килеп төште. Киемнәре тузанга батты, велосипедының матур «ут»лары ватылды, терсәк турысы шактый гына сыдырылып, канап та чыкты. Айратның гарьләнүдән кычкырып елыйсы килде. Шулай да Мәйсәрә апа авыз ачып сүз әйткәнче сикереп торып велосипедына атланды да болынга юнәлде. Хурланудан күзенә яшьләр килде. Күңеленнән елый-елый барганда, юлда болыннан кайтып килүче Ләйсәнне очратты.
— Менә мин дә, Ләйсән! — диде ул, каушап.
Ләйсән аның сыдырылган терсәгенә, пычрак киемнәренә күзенең чите белән генә карады да:
— Кызлар янына килгәндә өс-башны карап йөрергә һәм соңга калмаска кирәк! — диде һәм ашыкмый гына юлын дәвам итте.
Фәнил чәчәкле матур күлмәк кигән, тәмле хушбуй исләре килгән Ләйсән артыннан нәүмиз булып карап калды...