Мәсрүрә әби, инде заманасында күпне күргән урагы белән яр астындагы кычытканнар арасыннан урып-урып салган печән учмаларын бергә җыеп, кая гына барса да үзеннән калдырмый торган сүсәреп беткән бавы белән бәйләде дә, канәгатьләнү хисе кичереп, үзендә ниндидер рәхәт талу сизеп, шул бәйләме өстенә утырып тын калды. Аягы астында яткан урагын нигәдер куллары белән капшап карады, аны сыерылып төшкән оек балтырына сөртеп алды һәм аннан соң гына көлтәсенә батырды. Таушалган, төссезләнгән озын күлмәгенең итәген күтәреп, бөрчек-бөрчек булып битенә чыккан тирләрен сыпырып төшерде. Ябык кулларын кушырып шулай бераз ял итеп алганнан соң, бик яхшы ук күрмәгән, сүрелә барган күзләре белән дә инде вакытның кичкә авышып килүен абайлап, урыныннан торып басты, тамырлары бүртеп торган куллары белән күлмәк итәкләрен каккалап куйды. Иелеп, бәйләмен күтәрде дә ашыкмый гына өскә, урамга алып менә торган сукмак буйлап атлады. Үргә, урам тигезлегенә менеп җиткәч, тагын бер мәртәбә ял итәргә туктады.
—Нихәл, күрше әби, ял итәбезмени?
Ул үзләреннән ике өй аркылы гына торган яшьтәше Фәрзияданың оныгы тавышын ишетте.
—Әлегә шөкер, улым... Бозавыгызны апкайтасыңмы?
—Әйе. Кая, күрше әби, печәнеңне үзем күтәрим әле.
Малай, каршы сүз әйтергә урын калдырмыйча, көлтәне тиз генә иңбашына салды.
—Кирәкми, улым, әкренләп кайтам ла мин... Ашыгыч түгел...
Карчык бу сүзләрне инде Рафис артыннан атлый-атлый әйтте.
Бераздан урамга да керделәр. Матур булып ике яклап табадай тигез җиргә урнашкан йортлар башланды. Инде сарык, сыер көтүләре кайткан вакыттагы үзенә бертөрле авыл тузаны, шау-шуы өй һәм каралтылар арасына сеңеп-сыешып, көндезге тынгысыз эсселекнең дә бетеп, тынып калган вакыты иде.
—Печәнен җитмәс шикеллемени, күрше әби? Азапланып йөрисең, — диде Рафис. — Шушы арада гына колхоз кайтартты түгелме соң?
—Әйтмә дә инде, улым, апкайттылар да, тезмәгә менгереп, « өеп тә куйдылар, рәхмәт төшкерләре! Прсидәтелне, Вәгыйз Сөләйманын әйтәм, игелекле дә булыр икән бу хәтле... Бөтен карт-корының күңелен күтәреп тора бит, кул-аяклары сызлаусыз булгыры... — Мәсрүрә әби, уйларына бирелгәндәй, бер кисәк тынып калды һәм, Рафисның соравы исенә төште бугай, сүзен икенчегә борды: — Печәнем пулный җитәрлек анысы... Болай йөрүем курмым җитмәгәнлектән түгел инде, улым, эшсез торасым килмәгәнгә күрә генә баргалавым... Беркөн шулай бер бәйләм печән урып апкайтып килә ием, Сөләйман очрап куймасынмы! — Мәсрүрә әби, тешсез авызын ачып, күңелле, эчкерсез итеп кеткелдәп алды. —Янымда машинасын туктатты да: — Нихәл, Мәсрүрә әби! — ди бу миңа. — Яхшы, улым, әкренләп тырмашабыз әле, мәйтәм. — Яхшысын яхшы да, Мәсрүрә әби, тик менә шунысын әйт әле: нишләп син колхозны мыскыллап, картайган көнеңдә печәнне күтәреп ташыйсың? — ди, бәгырем. — Колхоз синең хайваннарыңны гына кышлатырлык печән бирә алмый дип уйлыйсынмы әллә син? — ди. — Юк, Сөләйман улым, алай дип уйламыйм, кышның-кышында биргән курмыгыз артыгы белән җитеп бара, — дим мин моңа. — Тик утырасы килмәгәнгә генә йөрүем, — дим. Булышырга дип борчак җиренә баргач, аннан кире борып кайтарып җибәрдең, печән әйләндерешергә дип болынга чыккач, аннан да, үзебез дә башкарып чыгабыз, дип, янәдән кире бордың, — дидем Сөләйманга үзем дә. — Тик утыра алмыйм шул мин, — дидем. — Мин синнән, зинһарлап сорыйм, Мәсрүрә әби, бульше болай йөреп, безнең колхозны көлкегә калдырасы булма! — ди миңа. — Карчык, сул кулы белән тешсез авызын каплап, тагын бер мәртәбә көлеп куйды. — Шулай ди, бәгырем... Рәхмәт төшкере!..
Мәсрүрә әбинең сөйләшкән җаена урам буйлап атлый-атлый Рафислар өе турысына кайтып җиткәннәрен сизми дә калдылар.
— Рәхмәт инде сиңа, улым, — диде карчык малайга, — игелек күр!..
Ул көлтәсен күтәрде дә салмак адымнар белән өенә таба атлады. Инде янтайган өенең бер почмагы моннан ук күренеп тора иде, чөнки ара нибары ике генә йорт бит. Аңа якынлашкан саен аның шыксыз, менә-менә җимерелергә җыенып, егылыр алдыннан инде җиргә тезләнгән яралыны хәтерләткән, бер якка кыйшаеп торган йортының күңелсез сурәте, карчыкны сагынган сыман, адым саен аңа каршы килә барды. Каралып, череп беткән салам түбәсенең бер өлешен ал бакчадагы каенның ябалдашлы башы каплап, яшереп тора. Җиргә чүгеп, кыйшаеп беткән ике тәрәзә, урамга төшеп килүче эңгер-меңгер аркылы нәрсәдер күрергә теләгәндәй, чекерәеп калганнар иде. Дөресрәге, алар ныклабрак игътибар итүчегә сукыр кешенең кара белән бәйләгән күзләрен хәтерләтәләр иде... Мәсрүрә әби күзенә ташланган шушы күренешләрдән иң элек өй түрендә ялгыз гына үсеп утыручы каенны тотып ала. Хәер, иң беренче булып инде тәмам җимерелергә торган өе күренә бугай күренүен, әллә күңеленә әле һаман да сүнеп бетә алмаган ниндидер бер җылылык өстиме, нәрсә генә булмасын, Мәсрүрә әби һәрвакыт элек шушы ак каенны күрергә тырыша, күрергә ярата.
«Үзе утыртканые, мескен, — дип сөйләргә ярата ул кешеләргә шушы каен турында. Әлбәттә, «үзе» дигәнгә басым ясап, сүзнең Фәсхетдине турында баруын аңлашылырлык итеп әйтә аны Мәсрүрә әби. — Үлеп каласын сизгән кебек, шул елның язында утыртканые, мескенем...»
Ул инде моннан ничәмә-ничә дистә еллар элек сугыш кырында, билгесез урында («соңгы хаты Смәлинский якларыннан килгәнне, мескенемнең») үлеп калган ире Фәсхетдин турында сүз кузгатып җибәргән чакларда «мескен» сүзен куллана. Ләкин Мәсрүрә әби авызыннан чыга торган бу сүз коры кызгану сүзе генә түгел. Ул аңа еллар агышы да сүндерә-сүрелдерә алмаган йөрәк җылысын, яшь чагында дөньяга ут янып торган коңгырт күзләре белән караган үзенең яшьлек хисләрен куша, аларда иренә булган һәм әле дә сакланган хөрмәте, сөюе, мәхәббәте, иксез-чиксез сагынуы, сагышы чагыла... Үзенә бертөрле, ничектер җылы һәм ягымлы итеп әйтә ул бу сүзне.
Өй түрендәге каен, үзенең уйларына талган сыман, тып-тын. Алай гына да түгел, хәтта моңсулы кебек ул. Бу нишләп болай әле, дигәндәй, Мәсрүрә әби күрше-күлән агачларына күз салды. Алар да, көндезге эсселектән әлсерәп, инде түземсезлек белән көтеп алган салкынчарак кичнең җитүенә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, сәерсенеп, оеп калган хәлләрендә икән.
Мәсрүрә әби, бер кулы белән бакча рәшәткәсенә тотынып, янәдән каенына карап, туктап калды.
—Кайттым мин, Фәсхетдин, — диде ул пышылдап, аркылыга да, буйга да җыерчыклар ергалап бетергән йөзен асылынып торган ботакның салкынча яфракларына тиереп. -— Ник сөйләшмисең?
Каен дәшмәде. Ул нигәдер үпкәли сыман. Гүя ул: «Сиңа ни җитмәгән инде, Мәсрүрә, нигә нужа куып йөрисең?» — дип әйтергә җыенган да, тик менә шуны җилләрдән башка әйтә алмый азаплана, кыенсына иде. Аның шуннан башка сүз әйтмәячәген сизенеп бугай, Мәсрүрә әби үзалдына:
—Җитмәгәннән йөрүем түгел, Фәсхетдин, кымырдана торгач үзенә бертөрле күңелле... Вакыты тиз уза... — дип куйды.
—Кем белән сөйләшәсең син, күрше?!
Гаҗәпләнүле тавыш белән бирелгән бу сорауны ишетеп, карчык, сискәнеп киткәндәй, артына борылып карады. Янында, бер кулы белән алъяпкыч итәген тотып (кибеттән менеп килүе икән), күршесе Фәрзияда басып тора. Аны күреп, Мәсрүрә әби уңайсызланып калды.
—Үзем белән үзем сөйләшәм инде мин, Фәрзияда, — дип көлемсерәп куйды ул.
—Ник азапланып йөрисең икән, күрше?..
—Эшсез торалмыйм бит...
—Бер караганда, анысы шулай инде, күрше. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр...
Үзенең яшьтәше Фәрзияда аны яхшы аңлый. Ярты сүзеннән, ымыннан аңлый. Ялгыз кешегә көннәр буе буш өйдә утыруның ничек авыр икәнен белә ул.
Эш мәсьәләсенә килгәндә, әйе, дөрес әйтә иде Мәсрүрә әби, дөрес. Гомере буе эштән тәм табып яшәде ул. Сугыш елларында, сугыштан соң да нинди генә эшләрдә ирләрне алыштырмады алар?! Җирен дә сөрделәр, үгезен-сыерын да җиктеләр, чәчүен чәчтеләр, урдылар, суктылар, ташыдылар, өйделәр... Яшь урынына күзләреннән кан аккан вакытлары да аз булмагандыр... Алар Фәрзияда белән бергә озак еллар буе фермада да эшләгәннәр иде. Сандык төбендә яткан медальләре дә шунда эшләгән чакта бирелгән иде аларга. Ике күршегә ирләре үлү хәбәрләрен дә менә шул авыр эшләр генә оныттыра алгандыр инде ул вакытта...
—Кибеткә берәр нәрсә кайтканмы әллә, күрше? — дип сорады Мәсрүрә әби.
—Йомшак прәнник кайткан, — диде Фәрзияда карчык, алъяпкыч итәген ачып. — Кая, сиңа да калдырыйм әле, күрше. — Ул кулындагы газетасына шактый гына прәннек төреп, Мәсрурәнең кулына тоттырды.
—Кирәкми лә инде, Фәрзияда, хәзер йөгереп кенә үзем төшеп менәрмен...
Хәер, Мәсрүрә карчык бу әйткән сүзләренең файдасыз икәнен белә иде. Соң, синең әйткәнеңне тыңлый торган Фәрзиядамы инде ул! Бер телем ипиенең яртысын сындырып бирә торган күршесе бит ул аның. Гомумән, гадәте шулай инде. Казаннан олы улы җибәргән яки үзе белән бергә яши торган малае районга барган җиреннән алып кайткан күчтәнәченнән дә өлеш чыгармый калмый торган күршесе бит Фәрзияда! Булгач та булыр икән шундый игелекле, кешелекле кеше! Көндезен күзенә- фәләнгә чалынмаган чакларда Мәсрүрә янына ашыга-ашыга килеп керер шул Фәрзияда күршесе. «Күренмәгәч, авырып ятмыймы икән тагын дип уйладым», — дияр ул, күзләреннән җылылык бөркеп.
—Шул тамаша бирмәсәң... — диде Мәсрүрә карчык, кулына прәннек төргәген алып. — Рәхмәт инде, күрше.
— Юкка тагын... — дип, Фәрзияда әби китеп барды.
Мәсрүрә карчык, килеп, кече капка ишегенә тотына һәм, аны ачып, ишегалдына керә. Көлтәсен ашыкмыйча гына җиргә төшерә һәм кадап куйган урагын алып коймага кыстыра. Көлтә-
нең бавын чишеп җибәрә. Ул таралып китә. Печән астыннан бауны тартып алып, ат җигүчеләр дилбегәне җыйгандай бәйләп, аны болдыр янына алып барып өй стенасындагы кадакка элеп куя. Янәдән килеп, печәнен селки-селки таратып җибәрә. Инде баскыч янына таба борылгач, үзенең җимерелергә торган йортын күреп, йөрәге «жу» итеп китә...
«Тузды шул, тузды, — дип уйлап алды Мәсрүрә әби, үзенең салам түбәле йортын күздән кичереп. — Мин үлгәнче генә түзсә ие инде, Ходаем. Күп гомерем калмагандыр, Фәсхетдин... Җимерелсә дә, төсең итеп тотам әле... Күңелсез сүзләр ишетергә туры килсә дә, үзем үлгәнче кузгаттырасым килми ие шул...»
Авылларында калган бердәнбер җимерелгән-янтайган, өстәвенә тагын салам түбәле бу йорт турында сүз күп еллар бара иде инде. Сүтеп, урынына чыкылдап торган бүрәнәләрдән яңа йорт җитештерик, дип, колхоз җитәкчеләре ничә генә мәртәбә сүз кузгатмадылар! Сөләйман председательлек итә башлаганга да алтынчы ел китте бит инде. Димәк, председатель Сөләйман да шушы иске йорт турында Мәсрүрә әби белән алтынчы ел сөйләшүләр алып бара дигән сүз. Ләкин кая ул?! Йортын сүттерү турында ишетәсе дә килми. Сөләйман сөйләшүне кайсы гына яктан башласа да, карчыкның сүзе бер генә: «Рөхсәтем юк...»
Соңгы сөйләшүләре дә уңышсыз тәмамланды. Бу юлы карчык, председательнең күңеленә шөбһә салып, елап ук алды.
—Нишләп бәйләндегез икән, Сөләйман улым, шушы йортка?! — диде ул, күзләреннән яшь чыгарып. — Сугышта үлгән Фәсхетдинемнең бердәнбер төсе бу... Ал яктагы каен белән икәү генә калды инде алар...
—Аңла әле син, Мәсрүрә әби, кешедән оят бит, — диде моңа каршы Сөләйман, җайлы гына тавыш белән. — Авыл аркылы кемнәр генә үтеп йөрми! Кешеләр әллә нәрсә уйлар!.. Колхозлары көчсез, артка калган колхоз икән, диярләр. Урам буе түбәләре шифер һәм калай белән ябылган өйләр, ә синдә...
—Ачуланма, Сөләйман улым, тик үзем исән чакта кул тидертмәячәкмен. Фәсхетдинем төсе ул...
—Үлгән артыннан үләргә димәгән бит инде, Мәсрүрә әби...
—Мин үлгәч, хет икенче көнне үк сүтеп ташлагыз...
Сүзенең файдасыз икәнен абайлап, председатель карчыкка икенче яктан да сүз катып караган иде:
—Син, Мәсрүрә әби, колхозыбызга күп көчеңне биргән кеше. Шундый кешегә дә бер ай эчендә менә дигән йорт җиткезеп бирерлек кенә көчебез юкмыни безнең бүгенгесе көндә? Синең каршыңда оят безгә, Мәсрүрә әби, аңла шуны, үзеңнең мең яхшылыгыңа бер яхшылык белән кайтарырга рөхсәт ит!..
—Мин үлгәч сүтәрсез...
Сөләйман инде нишләргә белмичә тәмам аптырап калды.
«Районда яңадан сүз буласын көт тә тор, иптәш председатель, — ди ул үз-үзенә. — Була да була инде!.. Райком секретаре тагын: — Безнең иптәш Вәгыйзов алты ел буе бер карчыкны җиңә алмый әле, өе җимерелеп шул карчыкны басып үтергәнен көтә, ахрысы, — дип әйтә инде...»
—Район булып район тынычлык бирми, Мәсрүрә әби, синең шушы салам түбәле җимерек йортың белән... Тәмам җанымны ашаган көннәре.
—Менә анысы начар икән, Сөләйман улым. Урындагы кешеләр каты торучан була шул...
Председательнең эченә бераз җылы йөгергәндәй була.
—Әйтмә дә инде, Мәсрүрә әби, бик каты торалар. Шул йорт хуҗасы күзенә ничек күренеп йөрисең син? — диләр...
—Карале, улым, мин әйтәм, әллә яннарына үзем барып кайтыйм микән?
—Ник? — дип сорап куя председатель, шикләнеп.
—Сине башка борчып йөрмәсеннәр. Күреп сөйләшкәч, аңламый калмаслар...
Сөләйман, өметсезләнеп, кулын ук селтәп куя. Гәрчә районда карчыкка килешсез сүз әйтмәячәкләрен белсә дә, бераз куркытып алу йөзеннән:
—Аңлаганнар ди!.. Аңларлар сиңа... Совет властеннан көләсеңме әллә син, карчык, дип, тетмәңне тетеп чыгарырлар үзеңнең, — ди.
—Шулай дисеңме, Сөләйман улым?
—Шулай булмый тагын!..
—Алайса, ап-ак чәчле башымны хурлыкка калдырып барып йөрмим.
—Әлбәттә, барып йөрмә, Мәсрүрә әби. Тиз генә яңа йорт җиткереп, шаккатырыйк әле үзләрен!
—Сүттермим...
Председатель уйга тала. Аннан соң, башына тагын бер якты уй килеп, җанланып китә:
—Дөрес, Мәсрүрә әби, сүттермик без аны. Сиңа йортны амбар очына салыйк! Монысы шул килеш торсын — музей итәрбез...
—Мин ул яңа йортта Фәсхетдинсез ничек яшәрмен соң, улым?
— Ничек дип әйтим инде, Мәсрүрә әби... — Председатель, бу сорауга җавап таба алмыйча, уңайсызланып кала. — Монда ничек, анда да шулай... — Монда без Фәсхетдин белән икәү. Ул әле һаман кайтып керер төсле...— Юк, кайтмый инде ул, Мәсрүрә әби...
— Шушы йортның менә бу як стенасын без Фәсхетдин белән икәү мүкләгән идек...
Сөләйман, карчык күрсәткән стенага караудан элек, никтер, Мәсрүрә әбинең җыерчыклар баскан йөзенә, аннан соң аның, кайчандыр коңгырт булып, үткән елларның ачысы-төчесе юуы аркасында инде тәмам төссезләнгән, тик әле алай да ире турында сөйләгәндә, ничектер яктырып-яктырып китәргә омтылган җылы, дымлы, сагышлы күзләренә карый.
Аның башыннан ирексездән, әгәр шундый берәр хәл булса, минем хатыным да шулкадәр еллар буе исендә тотар идеме икән, дигән уй чатнап узып китә. «Шулай бик сөештеләр микәнни соң алар?!»
—Шуны мүкләгәндә кешегә күрсәтмичә генә кулларыма кагылып-кагылып куйгалады, мескенем, — дип, карчык аның уйларын бүлә. — Мин әйтәм, Сөләйман улым, башка берәрсенә кирәк түгел микән яңа йорт? Тик шушы өемә кагылмасагыз ие...
—Ни сөйлисең син, Мәсрүрә әби?! Салам түбәле йортыңны яңарту кирәк безгә...
—Мин үлгәч, Сөләйман улым, мин үлгәч, Алла боерса... Күп гомерем калмагандыр, бераз сабыр итегез... Районда да аңлат, шулай диген — түзәрләр...
Колхоз председателенең Мәсрүрә әби белән соңгы сөйләшүе менә шулай тәмамланган иде. Хәер, бу йорт турында соңгы сөйләшү булды дигән сүз түгел. Әле аннан башка да авыл советыннан, колхоз идарәсеннән дә күп тапкырлар килгәләделәр, хәтта туган-тумача аркылы да сүз каттырып карадылар. Юк, Мәсрүрә әбине барыбер беркем дә күндерә алмады. Күнәрлек булса, аны инде улы белән кызлары күндергән булырлар иде. Ә алар, чыннан да, күпме генә үгетләмәделәр бит! Үз яннарына күчәргә чакырып, аптыратып бетерделәр, алырга дип ничә мәртәбә кайттылар! Юк, Мәсрүрә карчык туган нигезен ташлап тәки китмәде.
Аннан соң алар да, председатель шикелле үк, яңа йорт җиткерү артыннан йөреп, бүрәнә дә алып кайтардылар, расхутына җитәрлек акчасын да җибәрделәр. Гомумән, кеше арасында уңайсыз, авылга кайтуы оят дип, әниләрен йорт салу ягына авыштырырга күпме үгетләп, күпме тырыштылар... Юк, нигезен туздырасы килмәде Мәсрүрә әбинең.
...Карчык аяк астында шыгырдап һәм кылтый-мылтый килеп торган баскыч буйлап болдырга менде. Бикләмичә генә элеп куйган йозакны салдырып, ишекне ачты, галошын калдырып, бусагадан эчкә атлады, кулы белән капшанып ут яндырды, түргә узды. Түшәмдәге ут Мәсрүрә әбинең сорау билгеседәй күләгәсен идәнгә һәм стенага сылап куйды.
Ул бераздан казан астына ягып җибәрде, самавыр көйрәтте. Ашыкмыйча, тәмен белеп кенә юынып керде, башыннан яулыгын салып, чебеннәр тапландырып бетергән көзге янына килде, үзе кебек үк иске, тешсез агач тарак белән сирәк, кыска, ап- ак чәчләрен тарарга кереште. Юк, чәчләрен тарарга керешкәнче бераз вакыт көзгегә карап торды әле ул. Көзгедән ябык, җыерчыклы йөзле, ямьшәйгән һәм тешсез авызлы, дымлы күзле карчыкны күреп, аның җыерчыкларын алып ташларга теләгәндәй, зәңгәр тамырлы, сөялле куллары белән битләрен сыпырып куйды. Ләкин аңа карап кына көзгедә бернәрсә дә үзгәрмәде... Менә шуннан соң гына, кулына тарак алып, чәчләрен тарарга тотынды Мәсрүрә әби. Тик ул чәчләрен теләр-теләмәс кенә тарады, чөнки күңеле һаман көзгедән карап торучы карчыкта иде...
«Картаелды шул инде, картаелды, — дип пышылдады ул, үзенә текәлгән күзләрдә яшьлек чаткыларын күрергә теләгәндәй. — Үтте гомер сагынып-саргаеп... — Бу сүзләрдән соң, Мәсрүрә әби, күзләрен ирексездән көзгедән алып, түр як стенада эленеп торган рәсемгә төшерде. Аннан шомырттай кара шаян күзләре белән аңа ире карап тора иде. — Күрдеңме, Фәсхетдин, мин ничек картайдым инде... Син һаман да яшь, һаман да элеккеге кебек чибәр, матур... Мин картайдым шул. Ялгызыма гына тормышы да авыр булгандыр инде. Тик кеше арасында чүкмәдем, чүгелмәдем, Фәсхетдин... Заманында җир җимертеп эшләдем, шуның өчен әле дә хөрмәттә үзем, мактап искә алалар. Балаларны да ким-хур итмичә үстереп аякка бастырдым. Хәзер алар да синнән олы инде, үз балалары бар... Үтә гомер... Тик һаман көтәм әле мин сине... Шау-гөр килеп кайтып керерсең шикелле... Хет балаларның төшенә кереп: — Әниегезне мин калдырган нигездән аермагыз, дип әйтмисең, ичмаса...»
Мәсрүрә әби ишек ачылган тавышны ишетеп, сискәнеп китте һәм борылып карады. Кул эше тотып, Фәрзияда кергән икән. Бер генә кичне дә дип әйтерлек керми калмас күршесе. Кичләрен йә шулай йон эрләп, йә оекбаш бәйләп бергә-бергә чөкердәшеп утырырга ярата инде алар.
—Мәйтәм, туктале, кереп чыгыйм, Мәсрурәнең үзенә генә күңелсездер...
—Әйдә, күрше, уз! Самавыр да куеп җибәрдем менә...
Бераздан алар икәүләшеп, тирләп-пешеп, лимон белән чәй эчтеләр. Фәрзияда карчыкның үзе белән авылда яши торган малае районга барган җиреннән алып кайткан икән.
— Нишләптер Илдусың күренми әле, күрше? — дип сорап куйды Фәрзияда карчык, кулы белән тирләрен сөртә-сөртә. —Еш кайтып-килеп йөри торганые...
- Индүзне ераграк җиргә җибәргәннәр шул әле. Кайдадыр күпер сала, миннән сорасаң тагы... Теге атнада гына хаты килгән ие, ике айсыз да кайтып булмас, дигән.
— Шулайдыр, шулайдыр, күрше. Эше дә бик җаваплы инде...
—Олы Әшнәктә дә күпер салдырган ие бит...
—Казанга барышлый үткәнем бар, бик зур күпер ул.
—Менә шулай инде, Фәрзияда, балаларны үстерәбез дә... Ярый әле, синең берсе үз яныңда...
—Әйтмә дә, күрше, монысы җирне яратты шул, Аллага шөкер.
—Индүзгә дә авылга кайт, диеп күпме әйттем! Юк, һаман мине үзенә чакыра...
—Чакыра дигәннән, күрше, беләм чакырганын. Мәдинәң белән Раузаң да үлеп кыстыйлар... Әллә, мәйтәм, ничек дип әйтергә дә белгән юк инде, барасыңмы, күрше, шуларның берәрсенә торырга?..
—Юк, бармыйм, Фәрзияда. Туган нигез — туган нигез инде ул. Сөяк-санакларымны белмәгән-күрмәгән җирләрдә калдырасым юк! Берәм-берәм үзләрен кайтарырга әле исәп...
—Ялгызыңа гына читен дип әйтүем, күрше...
—Нишләп ялгызым булыйм мин, Фәрзияда, әнә Фәсхетдин белән икәү бит без!.. — Мәсрүрә карчык, эшеннән туктап, үзенең ябык кулы белән стенада эленеп торган ире рәсеменә күрсәтә. — Икәү без!.. — Ул, кинәт моңсуланып, тоныкланып калган яшьле күзләрен каршында утыручы күршесе Фәрзияда карчыкка юнәлтә һәм дерелдәгән иреннәре белән өстәп куя: — һаман кайтыр шикелле, мескенем... Ул кайтып, мин өйдә булмасам?!
Мәсрүрә карчык, гүя кайтып килүче Фәсхетдинен күрергә теләгәндәй, тәрәзәгә таба карап ала. Тәрәзә артында, каршыдагы урам баганасыннан төшкән яктылыкта, күз тотып алырлык берни дә күренми. Көндезге шау-шулы авыл ниндидер бер моңсу халәт белән изрәп йокыга талган иде.