СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәис Сафин "Бүләк"

Ул тирә-якта данлыклы балта остасы булды. Озак еллар эш кораллары төшмәгәнгә, уч төпләре балта сабыдай шомарып ялтырап тора. Оста такта-бүрәнә ише буйлы әйберләрне кул һәм аяк адымнары белән төп-төгәл үлчи, бүрәнә улакларының да кай җирдә ничек уеласын күз җетелеге билгели.
Ул салган йортларның һәрберсе сәнгать әсәредәй үзенчәлекле. Бәрәкәтле ул йортларда яшәүчеләр әле бүген дә балта остасы Габдуллага, үзләренең ихлас рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен багышлыйдыр. Ләкин итекченең итеге, читекченең читеге булмаган кебек, Габдулла останың да үзенә һәм ишле гаиләсенә лаек рәхәтләнеп яшәрлек йорты юк иде. Дөресрәге...
Көннәрдән бер көнне Габдулла оста янына сәүдәгәр авылдашы Галиулла бай килеп, үзара сәламләшкәннән соң, болай дип сүз башлады.
— Габдулла абзый, мин синең яныңа бик зур гозер һәм гаиләмнең үтенече белән килдем. Теләгебез: үзең исән чакта, авылыбызда осталык ядкяре булып калырлык, киләчәк буыннар сокланып карарлык һәм безне искә алып сөйләрлек бүрәнә йорт салдырып калдырасы быз килә. Син моңа ни диярсең икән?
— Теләкләрегез бик күркәм, мактауга лаек. Аллаһы Тәгалә изге теләкләрегезнең куанычын күрергә насыйп итсен, Галиулла туган.
— Амин. Иншалла, шулай булыр. Әгәр шул изге теләкләребезне гамәлгә ашыруда синең алтын кулларың эшкә җигелсә, без бик шат булыр идек. Шушы хакта сөйләшеп, уйлашырга-киңәшергә өметләнеп килүем яныңа.
— Үземне һәм хезмәтемне хөрмәт итеп, киләчәк буыннарга ядкяр булып калырлык йорт төзүне миңа ышанып тапшырырга ниятләвегез өчен зур рәхмәт. Бу — минем өчен олуг мәртәбә, әлбәттә. Тик үзең беләсең, мин инде картая төштем шул. Тәнемнең егәрлеге сызып, кулларымның балта тотарлык көче бетеп барган чагы җитте бит, Галиулла энем. Әгәр, һич югында, биш ел элегрәк уйлашкан булсагыз, бу хакта сүз дә булмас иде.
—Мин, нәкъ син әйткәнчә, биш ел элек хәстәренә керешкән идем дә бит, әзерлексез йорт өлгертеп булмаслыгын үзең дә яхшы беләсең. Җитмәсә тагы, 1905 елда булган илдәге чуалышлар күңелгә шом салды. Менә, ниһаять, тормыш тынычланып бара шикелле. Киләчәкнең кая таба юл тотканлыгы ачыклана төште кебек, — диде Галиулла басынкы тавыш белән.
—Дөрес әйттең, Галиулла туган. Нәкъ минем авырткан җиремә бастың. Шулай шул. Юньле-башлы йорт торгызу өчен, бик тә әзерлекле булуың кирәк шул. Менә син, бай кеше булып та, биш ел элек хәстәренә керештем, дисең. Ә безнең ише мохтаҗлык казанында кайнаганнарга күпме вакыт кирәк? Бер кеше гомере дә җитмәскә мөмкин ләбаса. Әнә зурдан кубып тотынган мунчабызны да очлап чыга алмыйбыз. Әле бер, әле икенче мәшәкать чыгып, чабудан тарта. Кайгы-хәсрәт дигәне дә агач башларыннан түгел, адәм башыннан йөри.
— Барыбыз да шушы борчулы-мәшәкатьле, кайгы-хәсрәтле дөньялыкта тырмашып маташабыз. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдир дигән күрсәтмәсе беребезне дә урап үтми, һәммәбезгә дә тигән өлешебезне биреп тора. Ә син, Габдулла абзый, һәммәсен дә газиз йөрәгең аша үткәрергә тырышма. Тормышның зәһәрле почмакларына 6игүк игътибар итмә. Дөньяда бар нәрсә дә парлы-парлы. Аның бар төн дигән караңгы ягы, бар кояшлы көн ягы. Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Саулык-сәламәтлек булганда, барысы да вакыты белән хәл ителер, йортың да төзелер, бәхет-шатлык та йөгереп килер әле үзеңә. Тормыш безгә хәтле дә шулай барган, бездән соң да шулай дәвам итәр, иншалла. Тик аның яшәү рәвеше генә үзгәрергә мөмкин. Ләкин һәркем үз язмышына язганны күреп яшәр. Бу — котылгысыз тормыш кануны.
Галиулла сүзен дәвам итте:
— Әнә улларың да үсеп, берсеннән-берсе тырыш, гайрәтле егетләр булып җитлекте. Ата-ана өчен табигатьнең шушы искиткеч могҗизасын күрүдән дә зуррак бәхет булуы мөмкинме? Юк, әлбәттә! Алар хәзер менә дигән ярдәмчеләреңә әверелде. Нәҗибең нәкъ үзең инде. Куллары алтын, эшкә ятып тора. Рәшитең дә осталыкта, пөхтәлектә абыйсыннан бер дә калышмый. Таш салу, сылау, шомарту кебек эшләрдә, хәтта узып та китә, диләр.
— Күрәсең, һәркемнең һәм һәрнәрсәнең үзенең өлгерү вакыты бар. Миңа да, йортны төзетеп чыгу өчен, барлык кирәк-яракларның хәстәрен күрергә, аларны булдырырга туры килде.
— Шулай инде. Балтаны кайрамыйча эшкә тотынып булмаган кебек, әзерлексез генә йорт салырга да керешеп булмый. Кем әйтмешли, «Йорт салуның нәрсәсе бар, мүклисе дә чутлыйсы» гына түгел шул. һәр эшнең үз җае бар. Ашыккан ашка пешкән, ди.
Сөйләшүләре дәвам итте.
— Минем сүзем дә син әйткән җай турында иде шул. Бит башкаларга йортлар торгызганда, үзеңнекен дә салу турында уйламый, хыялланмый калмагансыңдыр. Әнә шул уй-хыялларыңда йөрткән йортыңны төзү вакыты җитте, — диде Галиулла, кырт кискәндәй итеп.
Галиулланың: «Йортыңны төзү вакыты җитте», — дип, ныклы ышаныч белән әйткән сүзләре останы сискәндереп җибәрде. Галиулланың бигрәк тә «йортың»ны сүзенә басым ясавында ниндидер яшерен сер барлыгын тоемлады. Бу сүз аның йокымсырап яткан талгын миен дер селкетеп куйды. Ул, берничә мәртәбә Галиулланың нәрсә әйтергә теләгәнен беләсе килеп, авызын ачса да, теле әйләнми, иреннәре сүзсез калды. Ләкин моңарчы билгесезлек томаны басып торган күңеле яктырып киткәндәй булды, өмет бөреләнде. Шул якты өмете, яшен ташыдай, тамырлары буенча йөгереп, җаны-тәненә рәхәтлек бирде. Сулышы киңәеп китте. Ярсулы чуар йөрәге чабышка барасы юртакныкы кебек дәртләнеп тибә башлады. Әллә соң, ниһаять, төннәрен төшләренә кереп йөдәткән хыялый йорт, көттереп булса да, чынга ашармы, күкрәген киереп, җир өстенә басармы?
Бит, көнне төнгә ялгап эшләгән ирле-хатынлы бу адәм балаларының да, шушы якты дөньяда хәләл хезмәтләренең игелеген күреп, җитеш тормышта яшәргә хаклары бардыр лабаса. Шулай булырга тиеш түгелме соң? Тиеш тә бит... Ләкин бөтен тапкан табышың гаиләңнең кирәк-яракларына, хөкүмәтнең тавык чүпләп бетермәслек салымнарын түләргә китеп барганда, безнең ише ярлы-ябагайга зур эш майтару турында хыялланырга гына кала шул, дип уфтанды Габдулла.
Менә шушындый уйлар давылында бәргәләнеп утырган Габдулланы Галиулланың тамак кырган авазы айнытып җибәрде.
— Габдулла абзый, мин китим инде, — диде Галиулла, урыныннан кузгалып. — Ә син теләгеңне уят. Үзеңә тынгылык бирмәгән, күңелеңне ярсытып торган хыялый йортыңның сурәтен, мөмкин булса, кәгазьгә төшереп куй. Сөйләшербез, киңәшербез. Төзелешкә улларың да катнашсын. Тәҗрибәләре артыр. Икеләтә түләрмен, — дип, Галиулла китеп барды.
Җәйнең кояш кыздырган эссе көннәрен кышын ягар өчен утын, терлекләргә печән әзерләү һәм башка өйара эш-мәшәкатьләреннән бушанып, кош-кортларның ашарларына салып, һәркайсын үз урыннарына кертеп япкач, Габдулланың ишле гаиләсе, гадәттәгечә, кичке аш өстәле тирәсенә җыелды. Шушында олылар үзләре күргән-белгәне, ишеткән-тыңланганнары белән уртаклашты. Кечеләр тыңлап утырды. Менә шушы табын янында узып баручы көнгә нәтиҗә ясалды, иртәгесе көнгә бурычлар куелды. Ә бүген исә сүз, нигездә, Галиулланың йортын төзү хакында барды, һәркемнең сүзен, уй-фикерләрен игътибар белән тыңлап утырган Сафиулла карт (Габдулланың әтисе) карлыган яфраклары салып пешерелгән такта чәен эчеп, чокырын тәлинкәсенә каплап куйганнан соң, кырпак сакалын сыпырып, сүзне ялгап китте:
— Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына, ди, халык. Галиулла байның олы башын кече итеп, үзенә йорт салып бирүне сорап ихластан сүз катуы безгә дәрәҗә дә өсти, бурыч та йөкли. Югыйсә Галиулла бай менә дигән осталарны читтән дә яллый алыр иде.
— Ләкин безне яллаган. Ни өчен? Серен үзе беләдер. Ә без өлешебезгә тигән көмешкә тап төшмәслек итеп эшләргә тырышырбыз, әти, — диде Габдулла.
— Иншалла. Галиулла байның «Оныкларым Нәҗип белән Рәшитне дә үзең белән ал, икеләтә түләрмен» дигән сүзләре йөрәгемә сары май булып ятты. Ә бит аның бу сүзләре балалар тәҗрибә җыйсын өчен генә дип әйтелмәгәндер... Бу, минемчә, Аллаһы Тәгаләнең хикмәти яшерен сере булырга охшаган, улым. Хак Тәгалә тиңдәшсез галим, белем иясе буларак, бәндәләренең гозер-үтенечләренә ирештерү нияте белән башка берәүнең сиңа карата игелекле гамәлләрен юнәлтә. Теләгеңә ирешү өчен, кәсеп юллары күрсәтә. Ә кеше исә, аның кушканнарын үтәп, туры юлыннан тайпылмыйча, хәләл хезмәте аша изге теләгенә ирешә. Менә шундый кеше бәхетле кеше булып санала. Ишеттегезме, балалар?
Табындагылар Сафиулла карт белән ризалашып баш какты.
— Ә хәзер, әйдәгез, балалар, ризыкка дога кылыйк. Барысы да, аның кул күтәреп: «Әлхәмдү лиллаһил-ләзи әт- гамәни үә сәкани үә җәгәләни минәл-мүслимин» диюенә: «Амин!» — диеп, битләрен сыпырды. Барысы да, табын яныннан торып, гасырлардан килгән гадәт буенча, үз эшләренә кереште. Ирләр эщ коралларын барларга: кайрарга, үткенләргә, ватыгын-китеген төзәтергә тотынды.
Иртәгесен, көтү чыкканнан соң, улларын ияртеп, Габдулла Галиулланың имән капкасын какты. Ир-атлар киң-иркен амбарның күләгәле җиләс почмагында рәт-рәт тезелеп куелган, бер-берләренә игезәкләр кебек охшаган бердәй юанлыкта, тигез-шома нарат бүрәнәләре өеме янына килеп туктады...
— Менә, Габдулла абзый, бу — мәйданы 12x9 булачак йорт бүрәнәләре, ел буе инде ныгып-чыныгып, йорт булып өелергә әзер хәлдә зарыгып, сезнең шикелле оста кулларны көтеп яталар, — диде Галиулла, кояштай балкый.
— Галиулла энем, гомерем буе йортлар салуда йөреп, синдәй әзерлекле хуҗаны икенче мәртәбә очратуым. Бүрәнәләрне җиләс һәм күләгәле урында чыныктыру аларның чыдамлыкларын бермә-бер арттыра. Андый бүрәнәләрдән эшләнгән йорт, карап тотканда, берничә буынга игелекле булып кала. Әмма йорт салдыручы хуҗаларның күбесе бүрәнәләрне чи килеш өен куярга ашыга. Нәтиҗәдә йортның гомере кыскара.
— Инде, Габдулла абзый, эшкә керешкәнче, ике якның шаһитлары алдында кабат килешү шартларын искә төшереп үтик. Сөйләшкәнчә, капка-коймаларны корып, йортны башыннан ахырына кадәр эшләп бетерәсез. Идән-түшәм, түбә-өйалды такталары өчен әзерләп куйган бүрәнәләрне үзегез ярасыз. Балаларга авыр булыр дисәң, үзең теләгән кешеләрне яллыйсың. Эшләрен дә үзең тикшерәсең, үзең түлисең. Йорт киләсе елның җыенына өлгерсә, яхшы булыр иде. Килештекме?
— Килештек.
Шуны гына көткән Сафиулла карт, алга чыгып:
— Җәмәгать, әйдәгез әле, ике рәкәгать намаз укып, ошбу изге эш-гамәлгә ният кылыйк, — дип, камыштан үрелгән намазлыгын хәтфәдәй яшел үләнгә җәеп тә куйды. Ул үзенең моңлы татар мәкаме белән: «Әшһәду әл-лә илаһә иләл-лаһу үә әшһәдү ән-нә мүхәммәдин габдүһү үә рәсүлүһ», — дип, илаһи доганы җир һәм күкләргә ирештерде.
Тирә-якка күңелләрнең нечкә һәм нәфис кылларын тибрәндереп, җаннарыбызны илаһи Коръән моңы белән иркәлән җилкендерүче, яшәешнең мәгънәсен искәрткәндәй итеп, моңсу аһәңле аваз яңгырады. Аның хикмәти тәэсире бөтен җан иясен әсир итте. Хәтта койма башын дагы әтәч тә шыпырт кына төшеп, тавыклары арасына кереп посты.
Әтисенең әмерен көтеп торган Нәҗип белән Рәшит, такта ярырга ризалашкан Сафиулланың каенишләре Шакирҗан һәм Насыйбулла Габдулла белән бертавыштан, бисмиллаларын әйтеп, колачлы имән ниргәсен тәгәрәтеп, аркылы салынган бүрәнәләргә беркетеп тә куйдылар.
— Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Аллаһыга тапшырып башладык, җәмәгать, — диде Габдулла, сөяктәй булып каткан алсу төстәге имән агачына ялтырап торган үткен балтасын чабып.
«Корал эшләр, ир мактаныр» дип әйтүләре хак шул. Кабыкларыннан чистартылып, ел буе амбарда табигый чыныгу алып, кешеләргә шатлык-бәхет биреп, сокландыргыч йортка әверелүен зарыгып көтеп яткан орчыктай төз, тигез бүрәнәләрне эшкәртү өчен, осталарга җиде кат тир чыгарырга туры килә. Имән бүрәнәләрен генә түгел, нарат бүрәнәләрен юнганда да балталарның йөзләре әледән-әле кайтарылып килә. Ләкин осталарның зыңгылдап торган корыч балта очларыннан бәллүр сыман сагызлары ялтыраган йомычкалар тирә-якка очудан туктамый. Габдулланың зур осталык белән бүрәнәләрнең баш-башларын ыргаклы йозак уеп тоташтырган һәм бер-берләренә яраштырып каезланган ырмау куеннарына кереп яткан алтынсу бүрәнәләр һаман өскә — кояш нурларына таба үрелә.
Таң атканнан кояш батканчы эшләгән осталар өйләренә арып-талып кайтты. Галиулланың «Эш хакын икеләтә түләрмен» дигән ымсындыргыч сүзләренең асыл мәгънәсе әнә шул ел буе амбарда көч-сихәт саклап яткан бүрәнәләрне эшкәртү кыенлыгын искә алып әйтелгән, күрәсең. Ничек кенә авыр булмасын, бер-берсенең өстенә өелә торгач, гармун күреге кебек тәңгәл бүрәнәләр күз явын алырлык гаҗәеп бурага әверелде. Ниһаять, өрлекләрне менгереп, урыннарына урнаштырыр чак та килеп җитте. Баш-башларын ныгытып бәйләгән бауларның очларын тоткан Нәҗип белән Рәшит өстә торып тартырга, ә Габдулла, Шакирҗан, Насыйбулла һәм осталарга булышырга килгән берничә кеше озын колгалар белән астан этә-этә менгерергә тиеш иде.
Инде икенче өрлек тә бура башына менеп җитә дигәндә, Габдулланың шома йомычкага баскан аягы таеп китте. Аска таба шуыша башлаган авыр бүрәнә Нәҗипне үзенә суырып алды. Астагы ирләр дә, колгаларын ташлап, читкә сикереште. Тизлек белән очып төшкән өрлек Габдулланың сул аягының тубыгына төшеп басарга өлгерде. Габдулланы атка утыртып, авылның тирә-якка үзенең игелекле гамәлләре һәм шифалы дәвалары, бигрәк тә таеп чыккан, сынган, тартылган буыннарны үтә сизгер бармак битләре аша аныклавы белән халык арасында табибә дип аталган хөрмәтле Хәбибҗамал карчык янына илттеләр. Карчык, хатын-кызларга хас нәфис бар маклары белән тубык тирәләрен капшап карагач:
— Зыяны зур түгел. Тубык сөягең таеп чыккан. Без аны хәзер үз оясына урнаштырып куярбыз, — дип, тубык тирәләрен атланмай белән угалап алгач, саклык белән тартып, як-якка әкрен генә боргалауга, тубык сөяге «шылт» итеп, үз урынына кереп тә утырды. — Менә булды. Тик берничә көн йөрми тор. Аягыңның шеше кайтсын, — диде карчык, ягымлы елмаеп.
Бураның бүрәнәләре үзара җайлашып ятсын өчен, бераз вакыт үтәргә тиеш булганга, аның баш-башларын камыш чыпталар белән төреп, такталар белән яхшылап кадаклап куйдылар.
Язгы чәчү эшләрен уңышлы тәмамлап, иртән хайваннарын көтүгә чыгарган авыл халкы, бүгенге милли бәйрәме — Җыен хөрмәтенә, Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен әйтеп, татлы тәм-томнар белән сыйлана-сыйлана рәхәтләнеп такта чәйләрен эчкәч, дәррәү килеп, соңгы вакытта телдән төшмәгән әлеге дә баягы Галиулланың, изге ислам динебезнең иманлы сакчысы булып саналган — Аллаһының йорты — мәчет каршына салдырган күргәзмә йортын, байның ишегалдында булса да, тәкъдир итәргә агылды.
Менә ул — халык арасында күптөрле бәхәслар кузгатып, капма-каршы уй-фикерләр уяткан, карлыгачлар шарлавыгының кыя ташларын энҗе-мәрҗәннәр сыман рәт-рәт тезеп, таш салу остасы Рәшитнең алтын куллары корган таш нигез өстендә, тау очында күкрәген киереп баскан горур бөркет кебек, бер-берләренә игезәкләр сыман охшаш төз, шома бүрәнәләре киндер мае белән майлаганнан алтынсу төскә әверелеп, ялтырап торган йорт!
Үзенең ыспай төзелеше һәм мавыктыргыч тышкы бизәлеше белән башка авыл йортларыннан тулаем аерылып тора ул. Галиулла өскә ике бүрәнә өстәтеп, йортны үстереп куйса, ташчы Рәшит оста да нигезне йортның буена тәңгәл китереп салды. Әтиләре — оста Габдулла, бөтен сәләтен кулланып, тәрәзә яңакларын һәм кашагаларын болын-кыр чәчәкләренең сурәтләрен уеп нәкышләде. Аларның һәркайсын үзләренең табигый төсләренә кертеп, тере чәчәкләрдән аерылгысыз итте. Төрледән-төрле фигуралар кисеп бизәлгән кәрниз такталары март аеның сихри нурлары үргән кар-боз челтәрләрен хәтерләтте. Түбә башына менеп аваз салырга әзерләнгән «әтәч» тә менә-менә җиргә сикереп төшәр кебек. Боларның һәммәсе дә: капка башындагы пар күгәрченнәр, капка-койма такталарының һәркайсы төрле төстәге буяуларга төренеп бизәлгән булулары белән кешеләрне җәлеп итте, күңелләрен үзләренә тартып торды.
Йорт салуның бөтен серләрен белеп, табигый таләпләренә туры китереп, тиешле кагыйдәләрен дә төгәл үтәп, үзенә Галиулланыкыннан ким булмаган иркен торак булдыра алу эш сөючән һәр татар кешесе өчен, әлбәттә, гадәти күренеш булырга тиеш иде югыйсә. Чөнки татар халкы һәр эшкә ихлас күңелен биреп, һәр эш-гамәлләрен җиренә җиткереп башкаруда үз-үзен аямаучыларның тере мисалы булырлык ифрат булдыклы халык лабаса. Ә бүген исә, шушы һәм башка күптөрле асыл сыйфатларыннан, ил-җиреннән, иң мөһим хак-хокукларыннан мәхрүм ителгән хәлдә дә, ул, Аллаһы кушканча, дәрәҗәле сабырлык белән, ата-бабаларының мөкатдәс гореф-гадәтләрен һәм дини йолаларын күз карасыдай саклап, аларны түкми-чәчми, буыннардан-буыннарга әманәт итеп тапшыра-тапшыра, салам түбәле бәләкәй йортларда көн күрергә мәҗбүр .
Шуңа күрә, йорт салырга мөмкинлеге барлыкка килеп, төзелеш башларга җөрьәт иткән авылдашына һәркем кулыннан килгән хәтле матди һәм рухи ярдәмен күрсәтергә тырыша. Аны ихлас күңеленнән котлап, аның яңа йортына карап шатлана, хуҗасына милкенең игелеген күрергә насыйп булуын тели.
Ә Галиулла йорты исә, халык күңелендә көтелмәгән зур кызыксыну уятып, аны капма-каршы булган ике өлешкә бүлеп куйды. Берәүләрнең садә күңелен иркәләп, матурлыкны күреп кызыгудан җанына рәхәтлек алу кебек хис-тойгылар шыттырып, хыялый өметләр яктылыгында үзенең йортын да шушы күркәм бина шикелле итеп күзаллау рухландырса, ә икенче берәүләрнең күңеленә шашкын көнчелек, мәкерле хөсетлек орлыклары салды.
Әнә шул, күңелләре зәһәрле залым белән агуланган орлыклар, дәһшәтле революция һәм кан-яшьле репрессия елларында баш калкытып, һәлакәтле вакыйгаларга сәбәпче булды. Эчендә утлы-ялкынлы үчле явызлык йөрткән Рәхилә кебек, көнчелек утында янган монафикъ бәндәләр, хәләл хезмәтләре белән гомер сөргән һәм башкаларда бернинди дәгъвалары булмаган, бер гаепсез авылдашларына оятсыз рәвештә кара яла ягып, нахак бәлаләр тагып, НКВД органнарына язган әләк-шикаятьләре аркасында «халык дошманы» дигән хурлыклы тамга тагылган бу корбаннар, мәхшәр газаплары кичереп, үлемгә дучар ителде, сөргеннәргә сөрелде...
Шул ук вакытта Әхмәр исемлесе халыкка туктаусыз каза китереп, зыян салып торганнан берничә мәртәбә авылдан куылды. Читтә зимагурлыкта йөреп, янә җил капкалы ярым җимерек өенә марҗа алып кайткан айнымас бу зимагур кара төннәрнең берсендә, кача-поса, куркудан койрыгын бот арасына кыстырган шакал сыман, авылдашларының бердәнбер сыеныр урыны булган каралты-кураларына, тормыш итәр туган йортларына «Минем бернәрсәм юк, аларныкы да булмасын» дип, ут төртеп йөрде. Ул, гомерлек көндәше булган авыл старостасы кушуы буенча, әлеге дә баягы авылның йөзек кашыдай балкып торган «Галиулла йорты» дип дан тоткан авыл күркенә ут төртеп, аны факел итү нияте белән, калтырана-калтырана кесәсеннән алган шырпысын сызып, әзерләп куйган саламга элдергәндә, авылны каравыллаган гаярь егетләр эләктереп ала. Нәҗип белән тагы ике егет аны карлыгачлар тау-кыясына таба алып китә. Староста Мәснүннән акча алып, марҗасы белән типтерү турында хыялланган хаин Әхмәр шул китүдән хәбәрсез югала.
Ә авылда тормыш дәвам итә. Ләкин ул инде пыран-заран китерелгән йортны хәтерләтә, 1917 елгы революция өрәге әле НЭП, әле халыкны колхозга керергә мәҗбүр итүләре белән, авыл яшәешен дә астын өскә китереп ташлый. Авыл капкасын җимереп-ватып кергән әлеге канлы-күз яшьле вакыйгалар Галиулланы тетрәндереп, аны киләчәктә ничек итеп яшәү турында уйларга мәҗбүр итә. Ул заман тормышы таләбенә акылы белән якыная. Азмы-күпме күрәзәлеккә ия хикмәти зирәклеге аңа кискен борылыш ясауның мөһимлеген күрсәтә. Ул Габдуллага һәм башка чыгып яшәгән Нәҗип һәм Рәшиткә бернинди икеләнүсез колхозга керергә кирәклеген әйтә. Үзе дә барлык мал-мөлкәтен колхоз милкенә илтеп куша. «Яңа тормыш» колхозының тәүге рәисе булып, күмәк тормышны башлап җибәрә. Ә бераздан колхоз идарәсе һәм авыл Советы ун еллап элек Галиулла салдырган, искиткеч нәкышләр уеп бизәлгән йортка күчеп, җитәкче лекне үз кулына ала.
Тирә-як кешеләрнең дә игътибарын яулап алган иде бит Галиулланың күргәзмә йорты.
Мәчет каршындагы мәйданчыкны шыгрым тутырып җыелган авылдашларының каршына басып:
— Җәмәгать, — диде Галиулла, — авылыбызда салынган йортларның барысына да үзенең күңел җылысын кушкан хөрмәтле Габдулла абыйны Аты елгасы буена тезелеп утырган якын-тирәдәге авыл кешеләре дә яхшы белә. Ул —барыбызга да бәхет тә, шатлык та бүләк иткән изге күңелле кеше. Габдулла абый, кил әле яныма, — диде Галиулла, халык арасында тыйнак кына басып торган Габдуллага сүз катып. — Менә шушы алтын куллы оста, безнең дә гаиләбезгә шушы, каршыгызда торган йортны башыннан ахырына кадәр эшләп чыкты, безне дә шатландырды. Чиксез рәхмәт аңа. Аллаһы Тәгалә аны рәхмәт-шәфкатеннән ташламасын. Үзенең мәңгелек җәннәтендә аңа да шушындый гүзәл йорт бүләк итсен.
— Амин, — диде халык бертавыштан.
— Җәмәгать, сүземне тәмамлап, иң мөһим ниятемне әйтәсем килә. Без гаиләбез белән киңәшеп, Габдулланың ихлас эш-гамәлләренә җавап итеп, барлык авылдашларым һәм Кылачы авылындагы ул салган йортларның хуҗалары исеменнән бәхетле гомер теләп, фани дөньяда ук шушы йортны аңа бүләк итсәм, сез нәрсә диярсез икән? — диде Галиулла, мәрхәмәтле карашын авылдашларына юнәлтеп.
Көтелмәгән бу тылсымлы сүзләрне ишеткән халык белән бергә Габдулла да өнсез калды. Тынлыкны халыкның ризалык белдерүе дип кабул иткән Галиулла:
— Мә, Габдулла абый, үзең салган шушы яңа йортның ишек ачкычын рәхим итеп ал!. Игелеген күр, бәрәкәтле мал булсын, — дип, аңа учын сузды.
Ул арада халык та телгә килде!
Төс-кыяфәте һәм үзенең игелекле эш-гамәлләре белән изге Хозыр-Ильясны хәтерләткән ап-ак сакаллы, хикмәти таягына таянган, авылның мөхтәрәм аксакалы дигән дәрәҗәле исемгә лаек Хәбибрахман хәзрәт алгарак чыкты:
— Рәхмәтләр яусын сиңа, Галиулла улым. Бик саваплы гамәл кылдың. Егет кеше икәнсең. Габдулла үзе данлыклы оста булса да, тапкан бар малы ишле гаиләсенә һәм башка чыгымнарына китә булыр. Аллаһының тиңсез рәхмәте белән син аны, ниһаять, менә дигән йортлы иттең.
— Үзеңнең дә, Галиулла энем, ошбу Һәдияң Аллаһы ризалыгы өчен хисапланып, сәүдәң артуга сәбәп булсын. Бу дәрәҗәле ядкяреңнең әҗере бише белән үзеңә әйлә неп кайтсын. Исән-сау яшә!
— Амин. Изге теләкләрең өчен зур рәхмәт, хәзрәт.
Хәбибрахман тыйнак кына елмаеп ачкычны Галиулла кулыннан алды да:
— Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһының рәхмәте белән хәерле сәгатьтә булсын. Мә, Габдулла, тот ачкычны. Син моңа бик тә лаек кеше. Йортыңның игелеген күр. Бездән сиңа теләк шул, — диде.
— Ал ачкычны, ал, ал, — дигән хәер-фатихалы аваз Җыен халкының баш очында яңгырап торды.
Габдулла, кыяр-кыймас кына ачкычны кулына алып, итагатьле басынкы тавыш белән:
— Галиулла энем, көтелмәгән изгелегең бу фани дөньяда игелек булып үзеңә кайтсын. Аллаһы Тәгалә
сиңа җәннәт сарайлары бүләк итеп, минем кебек шатландырсын. Мин дә хөрмәтле авылдашларым, кадерле гаиләм һәм үземнең исемемнән сиңа ихлас рәхмәтләремне әйтәм. Сау-сәламәт бул, — диде ул, Галиулланың кулын кысып.
— Җәмәгать, — диде Галиулла, халыкның шатлыклы йөзенә карап. — Габдулла абыйның фикерен дәвам итеп шуны искәртеп үтәсем килә, һәркемнең язмышы үзеннән тора, һәркем ике дөнья өчен дә йортны үзе кора. Барыгызны да милли бәйрәмебез — Җыен бәйрәме — белән чын күңелемнән тәбрик итәм!
* * *
Бер акыл иясе: «Дөньяны матурлык коткарыр», — дип әйткән, ди. Авыл халкы үз милкедәй карап, кадерләп карап торганга күрә, Галиулла йорты да, шушы хикмәти сүзләрнең дөреслеген раслап, үзенең күркәм сыйфатлары белән халкыбызның милли-рухи йөзе, кеше күңеленең асыл хәзинәсе булып, бүген дә балкып тора...