(Хикәянең дәвамы)
Авыл хуҗалыгы буенча әйбәт тапшырулар әзерләп, белдекле радиожурналист булып танылырга да өлгерде. Күптән кабер туфрагы баскан атасының исемен терелтеп, Гашурә Галимҗановна дип эндәшә башладылар аңа. Башта сәеррәк тоелса да, бу олылауга да күнекте ул. Әтисенең исеме кушылганчы, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган егетләр еш булды. Ә менә Гашурә Галимҗановнага әйләнгәч, ни өчендер, андыйлар сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Колагы тынды Гашурәнең, инде иң якын ахирәтләре-сердәшләре дә: «Кайчан тормышка чыгасың инде, шул кырыслыгың белән менә дигән күпме кияүне өркеттең бит!» — дип теңкәсенә тими башладылар. Гашурәнең әнисе Бибиәсма апай да, «Ир баладан күрмәгән изгелекне күрәм», — дип, бердәнбер баласының кадер- хөрмәтенә разый булып, кызының ялгыз картаячагы хакында уйламады да. «Хәзерге яшьләргә ышаныч бармы? Ятса-торса башы тыныч. Авыртмаган башка — тимер тарак, дигәндәй, бер эчкечегә юлыкса, дөньясы чәлпәрәмә килер», — дип, кызының күңелен аздырмыйча, ялгыз яшәвен эченнән генә хуплар-куаныр иде.
Менә шулай, теләкләренә ирешкәнгә куанып, көнне- төнне санамыйча яшәделәр ана белән кыз. Калага килгәч, Бибиәсма апай кул кушырып, әзергә бәзер булып утырмады, кызының тапканына, иш янына куш булсын дигәндәй, дебет шәл бәйләп, акча тапты. Ефәккә уралып, көпкә көпләнгән ефәк кортына охшатырга мөмкин иде ана белән кызны. Бер бүлмәне тора-бара ике бүлмәле фатирга әйләндереп, ул заманча җиһазлы булсын дип тырыша-тырмаша яши торгач, унсигез елның гына түгел, яшьлегенең үтеп киткәнен дә сизмичә калды Гашурә Галимҗановна. Институтны бергә тәмамлаган иптәшләрен очраткан чакта гомернең үткәне бигрәк ачык ташланды аның күзенә. Озак күренми торсаң, үз туганың да ятка әйләнә, дигәннәре дөрес икән. Бергә укып чыкканның күбесе бала-чагалы булып беткәннәр, олпатланганнар, нәзек билле кызлар калынайган. Ир-атка әйләнгән егетләрнең маңгайлары сырланган, чәчләренә сирәк-мирәк чал төшкән. Моңа һич гаҗәпләнәсе түгел, ничек кенә ыспайланмасын, кешене авыл тормышы үз калыбына сала инде ул...
«Мине үзенең туган районына алып китәргә теләгән Камил Алсынбаев та шулай үзгәрдеме икән? Кемгә өйләнергә үзем белермен, дигән иде, Гөлләргә өйләнде микән?» — дигән уйлар сирәк булса да килгәли башлады Гашурәгә. Әйтәсе дә түгел, Камил белән Гөлләр, тирән суга ташланган таш сыман, югалдылар да куйдылар. Бергә төшкән фотоларына карап:
— Бу икәү дә үзгәргәннәрдер... Күрешергә язган булса, танымам да әле... — дип, өнсез-тынсыз рәсемнәрне читкә алып куя иде.
Бергә укыганда, җим чүпләргә җыелган күгәрченнәрдәй, тату гөрләшкән, онытмаска вәгъдәләр бирешкән студентлар, төрле якларга таралышкач, бер-берсен хәтердән чыгарса, моңа һич гаҗәпләнергә ярамый. Кешене дөнья йөге баса, яңа таныш-белешләр, дуслар табыла. Менә бит, Гашурә дә, теләгән районга бару мөмкинлеге булса да, Камил белән Гөлләрне очрату хәстәрен күрмәде, әле менә ике дистәгә якын ел үткәч, төсләрен дә күз алдына бастыра алмаслык булып оныткан. «Юк, юк, дөнья мәшәкатьләренә сылтарга ярамый, быелдан да соң- га калмыйча, мин аларны табарга, күрешергә тиешмен!» — дип, үз-үзенә сүз бирде. Шул минуттан Гашурәнең яшьлек дуслары гел генә уенда булды. Ни өчендер Гөлләрдән дә бигрәк Камилне күбрәк уйлады, аның төсен, буй-сынын күз алдына бастырырга тырышты. «Аңа кияүгә чыксам, ничегрәк яшәр идек икән? Ул бит эчми дә, тартмый да иде, мин аның сафлыгын, корт төшмәгән хуш исле алмага охшатып, ярата идем. Шул көенчә сакланды микән ул?» — дип хыялланды.
Камилнең туган районына кайтканын белә иде Гашурә. Унсигез ел буена язмыш кешене кайларга илтмәве мөмкин, Камил дә әллә кайларда йөридер. Шулай да Гашурә яздан бирле тамчы да яңгыр төшмәгән, озакка сузылган корылыктан җир чатнаган кызу көннәрнең берсендә иң ерактагы районга сәфәр чыкты. Мондый эсседә кабинетта гына утыру хәерлерәк тә бит. «Ерак юлга чыкмасаң да ярар иде дә... — диделәр редакциядә, — тузан йотып кына кайтырсың».
Гашурә, һәрвакыттагыча, акыллы киңәшкә колак салды, әмма: «Күптән халык арасына чыкканым юк, җилләнеп кайтыйм әле», — дип, командировкадан баш тартмады.
«Башыңа бәла эзләп ашкынасыңдыр, шырпы төртсәң, дөньясы кабынырга тора», — дип, әнисе кисәткәнне дә тыңламады. Атылган укны кире борып буламыни, аерылмас юлдашына әйләнгән репортерын иңенә салып, юлга чыкты Гашурә.
Кояшның аяусыз кыздыруы Уфада әллә ни сизелмәгән икән. Яңгырга сусаган җирнең кайнар сулышы автобуска утырып, ерак сәфәргә кузгалу белән тынны өтеп-куырып алды. «Беренче тапкыр тыңламадым әниемне... Мондый эсседә ерак юлга чыкмасам да буласы икән...» — дип үкенеп тә куйды ул. Бу көенече озакка бармады, ниндидер моңа хәтле таныш булмаган тискәрелек биләп алды аның күңелен. «Нигә әниемнең әйткәнен генә тыңлап яшәргә тиеш әле мин?!» — дип, үкенүләрен куып җибәрде.
Автобус тәрәзәсеннән күренгән тирә-як һич тә күңелне юатырлык түгел иде, Уфадан ераклашкан саен ашлыклар тәбәнәгрәк, тау битләре сарырак булып күренә башлады. Елга буйларына хәтле яшеллек калмаган... Дөнья корыган... Шушы күренешләрдән Гашурәнең җаны әрнеде, үзен беркемнең тыюына карамыйча утка очкан күбәләккә охшатты. «Күбәләкләрне ут яктысы тарта. Ә мине нинди көч, нинди өмет тарта икән бу якларга? Авыл халкы кызган табага баскандай, тыпырчынып йөргәндә тапшыру әзерләргә килүем: «Ат тоягын дагалаганда бака боты кыстырган» дигән сыман булмасмы?» Ни өчен юлга чыкканын, үзен алда ни көткәнен ачык кына белә алмыйча, озакка сузылган сәфәрнең тизрәк тәмамлануын түземсезлек белән көтә башлады.
Иге-чиге булмас төсле тоела башлаган сәяхәт тәмамланды шикелле. Еш барып йөргән районнарда Гашурә Галимҗановнаның танышлары күп, юлга чыгар алдыннан кемгә дә булса шалтырата, алар каршы ала иде. Бу районга беренче килгәнлектән, шалтыратыр кешесе дә юк иде. Гашурә Галимҗановна кемнеңдер каршы алырына өметләнмичә генә автобустан төште. Озын юлда тирбәлеп әлсерәгән, йончыган юлаучылар, оеган аякларын көчкә язып, ул арада таралышып та беттеләр. Гашурә Галимҗановна магнитофонын иңенә асып, кая барырга белмәгән төсле, автовокзал мәйданында торып калды. «Район җитәкчеләренең берәрсенә хәбәр итәргә кирәк булган...» Бу акылның соңлап килүенә үкенеп торганда кемдер ерактан: «Иптәш Айнурова!» — дип дәште. Ирләр дәшүенә бу тикле тетрәнгәне юк иде әле Гашурә Галим җановнаның. Ару-талулары онытылды, борчулы уйлары таралды. Күңелендә җилкендергәч тойгылар уяткан, күптәнге таныш сыман ишетелгән бу тавышның тагын кабатлануын көтте. Әйтерсең шушы тавышны ишетер өчен генә килгән бу якларга! «Иптәш Айнурова!» — диделәр бит, ап-ачык ишетелде. «Монда мине белгән кем икән ул? Камил түгелме? Автовокзал алдына атлы тарантаста бер кеше килеп туктаган иде, Камил кемнедер каршыларга килгәндер дә мине күреп алгандыр...» — дип,
Гашурә Галимҗановна байтак еллардан соң күрешүнең ничегрәк булырын төсмерләп тә өлгерде. Шулай дулкынландыргыч уйларга бирелеп күпме торгандыр, аңа кабат дәшмәделәр. Кинәт кузгалып киткән тарантас тәгәрмәчләренең чылтыравы гына, биләп алган уйларын өркетеп, аны сискәндерде. Автобустан төшкәч тә ишеткән-күргәннәр, кичергән өмет-өметсезлекләр төш сыман гына тоелды Гашурә Галимҗановнага, ни булганын күз алдыннан үткәргәч, ул үзен гаепләде. «Эндәшкән якка борылып карасам ни булган? Янәсе, һайт дигәнгә тайт итеп бармыйм... Кабат дәшкәнне көтәм... Торам каккан казыктай... Учыма утырган кошны тота алмыйча очырып җибәрдем», — дип үкенде. Бөтенләй төшенкелеккә бирелүдән аны колагында яңгырап торган «Иптәш Айнурова!» дигән тавыш коткарды. «Бу Камилнең тавышы, ничә еллардан соң да онытмаган... Күңелендә саклаган... Тавышын ишеткәч, үзен дә күрәчәкмен...» — дигән уйлар белән күңелен юатты.
«Йокы түшәк сайламый», дигәннәр. Бәләкәй генә кунакханәнең тар гына тимер караватында башы мендәргә тию белән йоклап китте. Озын юлда тирбәлеп килү дә йончыткандыр, бәлки, тынычрак булса да, авыл һавасының шифасы тигәндер, йокысы туеп, ару-талулары бетеп, иртә калыккан җәйге кояштан да алдарак уянды. Күңеле күтәренке иде. Район үзәге янында гына корылыктан тарайса да, бигүк саекмаган елга ага икән, ул шунда төшеп, кыска төн эчендә суынып өлгермәгән җылымса суда рәхәтләнеп коенып, кичәге юл тузаныннан чистарынып кайтты. Электр су кайнаткычы белән чәй кайнатып, әнисенең: «Азыклының аты армый», — дип, көчләп дигәндәй, салган пәрәмәчләре белән тамак ялгап алуга, кояшның базык нурлары күренде. Тәүге минутлардан ук бу нурларның өтеп алуына караганда, бүген дә көн чамасыз эссе булмакчы. Күк йөзендә болыт әсәре дә күренми, шуңа карамастан, бүген булмаса, иртәгә яңгыр явар, дымга сусаган җирнең үсемлекләрнең сусавын басар сыман тоелды. Бүген кемнәрне очратасын, кемнәр белән сөйләшәсен, үзен нинди кичерешләр көткәнен белми иде әле ул, шулай да юлының уң буласына, көткән өметләренең тормышка ашасына ышанып, урамга атлады.
Райондагы хуҗалык җитәкчеләре кояштан алдарак торганнар, ахры, хакимият йорты алдында байтак машина тора иде инде. «Бик яхшы булды әле, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен тыңлармын, бәлки, Камилне дә очратырмын әле...» — дигән ният белән элек партия райкомы булган ике катлы йортның биек баскычыннан атлады Гашурә Галимҗановна. Киңәшмә башланмаган иде әле, ул, бер-берсе белән исәнләшкән, хәл-әхвәл сорашкан ир-атка әллә ни игътибар бирмәгән сыман башын аска иебрәк, хакимият башлыгының кабинетына туп-туры узды.
Кабинет хуҗасы башкаладан килгән радиожурналистны, көтеп алган кунактай, ихлас елмаеп каршы алды. Вакытны алып, мәшәкатьләп йөрисез дип ризасызлык белдерүнең шәүләсе дә юк иде аның йөзендә.
Киресенчә, ерак юлдан курыкмыйча, уттай кызу вакытта килеп чыкканы өчен мактады, киләм дип алдан хәбәр итмәгәне өчен генә шелтәләде.
—Күрешкәнебез булмаса да, тавышыгызны ишеткәнебез бар, тапшыруларыгызны тыңлыйбыз, Гашурә Галимҗановна. Безнең өчен сез күптән көткән кунак. Кая барырга, кем белән сөйләшергә телисез — оештырырбыз, — диде ул.
Үзенә төбәп килгән, моңарчы таныш булмаган кешегә игътибарлылыгы, ярдәм итәргә әзер торуы белән район җитәкчесе Гашурә Галимҗановнаның күңелендә ихтирам гына түгел, шушы яшенә хәтле ир-ат затына карата булмаган ышаныч тойгысын уятты.
—Зур рәхмәт! Җыелышка туры килүем яхшы булды, тыңлап утырырмын. Азактан берәр хуҗалыкка барып әйләнермен, — дип, рәхмәтле елмайды ул. — Башкача вакытыгызны алмам, — дип өстәде.
«Җылы сүз — җан азыгы» дигәндәй, шушы кыска гына сөйләшүдән Гашурә Галимҗановнаның күңелендә моңа хәтле җиде йозакка бикләнгән, дистә еллар авызлыклап, бастырыклап килгән хис-тойгылар иркенлеккә чыкты, уй-зиһенен биләп алды. «Ни булды миңа? Әниемнең киңәшенә генә колак салып, башка беркемнән дә ярдәм көтмичә яши идем бит әле... Әле кемнеңдер ярдәменә мохтаҗлык тоям... Ана сүзен тотып, чүптән чүмәлә өйгән кырмыскадай тырышып-тырмашып үз дөньямны кордым, тормышым түгәрәк сыман... тик ямь тапмыйм, нидер җитми», — дип, Гашурә үзенең иләсләнүенә гаҗәпләнде. Корылык көйдергән районны үз күзләре белән күрергә, аяусыз афәткә тарган кешеләр белән сөйләшергә, уй-тойгыларын белергә, күңелләрен күтәрерлек тапшыру әзерләргә дигән ният белән чыккан иде бит ул ерак сәфәргә. Кичә автобустан төшкәч, «Иптәш Айнурова!» дип дәшкән тавышны ишетүе булды, уңай гына сүтелгән җеп йомгагы кулыннан төшеп китеп чияләнгән шикелле, уйларының очы югалды. Киңәшмәгә туры килүенә куанган иде, әлеге җыелучылар арасында кичәдән бирле күңелен биләп торган кеше күренмәгәч, аларның нәрсә турында сөйләшүләренә бөтенләй игътибар итмәде. Үзенең, адәм ышандырып, магнитофон күтәреп, тапшыру әзерлим дип килеп, әллә кайчаннан бирле күрмәгән Камилне очратырга җан атып, хәтта эшлисе эшен дә онытуына оялды. Өнендә генә уйласа бер хәл, Гашурә төшендә дә күрде бит Камилне! Имеш, бик шәп юртак җигелгән тарантаска икәүләп янәшә утырып, иркен кырларны, биек тирәкләр үскән елга буйларын, ят та, таныш та сыман тоелган тау битләрен кичеп йөриләр. Нәкъ өндәге кебек, төштә дә дөньяны корылык куырган, таулар да саргайган, болыннар да корыган, ашлыклар да баш кысар-кысмастан саламга әверелгән... Бу моңсу күренешләрдән юаныч тапмый Гашурә, күңел ямь табарлык берәр җирегез бардыр бит, алып бар мине шунда, дигәндәй, Камилгә сыеныбрак утыра. Шушылай якынлыктан үзе һич тартынмый, имеш, киресенчә, шушы яшькәчә татымаган кинәнү тоя. Камилнең төсе дә, холкы да үзгәрмәгән, студент елларындагыча, аз сүзле. Әллә күпме җир-су гизгәч кенә ул:
— Гашурә, студент чакта сиңа чәчәк бүләк итәргә тели идем, акчам булмады, туган якларымны күрсәтергә, җиләкле тауларына күтәрелергә, чәчәкле болыннарында куй сыман утлап йөрергә, ата нигезен суытмыйча, шунда икәүләп дөнья көтәргә хыялланган идем, бу өметләремне син өздең... Менә туган якларыма килгәнсең, рәхмәт, бер теләгем тормышка ашты... Тик озак көттереп килдең, тирә-якның яме беткәч, сиңа бүләккә өзәрлек чәчкәләр корып беткәч кенә килеп чыктың, — дип телгә килде. Аның тавышында курай моңы сыман аһ-зар ишеткәндәй булды Гашурә. Тик бу тавыш, әллә төштә генә булганга, күңелендә сагыш түгел, киресенчә, әллә нинди куанычлар вәгъдә иткән өметләр уятты. Шушы төшнең дәвамында тагын бер күренеш тетрәтте аны. Елга буе сыманрак уйсулыктан баралар, имеш. Көннең эссесе сүрелә төшкән, битне җиләс һава иркәли, тарантаста җилдерүе рәхәт. Шулчак Камил юртакны туктатты да, тарантастан сикереп төшеп, елганы ышыклаган таллык ягына йөгереп китте. Бармак башыдай кигәвен талавына чыдамыйча, юртак тыпырчына, ул менә-менә тузынып чабып китәр төсле. Камил белән янәшә утырган чакта әллә кайларга китәргә әзер булган Гашурә Галимҗановнаның коты очты. Инде беттем, тарантас белән бергә мине дә берәр упкынга ташлап китә инде дип коты очып утырганда, таллар арасыннан Камил килеп чыкты. Кулында бер бәйләм чәчәк. Шундый матур, сафлык бөркелеп торган кыңгырау чәчәкләр! Камил, бер сүз дәшмичә, аларны Гашурәнең тезенә салды.
Җыелышның азагы җиткән иде шикелле, көн кыздыра башлаганчы үз хуҗалыкларына җәтрәк кайтырга ашыккан ир-ат кузгалашты. Тәрәзәгә якын утыручылардан берсе:
—Сөенче, егетләр, күктә болыт кисәге күренде, бүген безнең бәхеттән яңгыр яумас микән әле! — дип хәбәр салды. Шул минутта олпат ирләр малайларга әверелделәр дә куйдылар, берсен-берсе узыштан тәрәзәгә ябырылдылар. Гашурәнең кем икәнен, ни өчен блокнот ачып утырганын белүче-күрүче дә булмады, ахрысы, күктә яңгыр вәгъдә иткән, озын җәй буе көттергән болытны иркендә күрергә ашкынып, тышка чыгарга ашыктылар. Кабинетта район җитәкчесе белән Гашурә икесе генә торып калды.
—Җир дә, кешеләр дә сусаган яңгырга... Күрдегез бит, нинди пәһлеван ирләр, мөмкин булса, тыннары белән болытларны тартып китереп, яңгыр яудырырлар иде. Менә шулай җыелышкан булып, күмәкләшеп сөйләшеп- гөрләшеп алган булабыз, өметне өзмәскә тырышабыз, — дип, район җитәкчесе Гашурә янына килде. — Безнең сөйләшкәнне ишеткәнсездер, хәлләр мөшкел, мактанып түш сугарлык, без шундый да, без мондый дип радио аша шапырынырлык эшебез юк, аяз күктә калкып чыккан ак болыттай ак әкиятебез генә бар, — дип, әйтерсең, Гашурәнең уен белгәндәй, аталарча елмайды ул. Атасын күрмичә үскән Гашурә: «Ата елмаюы шулай буладыр инде», — дип уйлады.
—Гашурә Галимҗановна, районнан материал таба алмыйча кайтам икән дип күңелегезне төшерә күрмәгез, зинһар. Төзелеш әйбәт кенә бара, умартачылык белән республикада гына түгел, тоташ Рәсәй алдында мактана алабыз. Кәҗә мамыгыннан шәл бәйләүне дә яхшы гына оеш тырып җибәрдек — хатын-кызлар арасында эшсезлекне киметергә ярдәм итте бу. Авыл җирендә эшсезмен дип зарланып утырырга һич урын юк — өй, бура, арба-чана яса, әллә нихәтле бүтән кәсеп тап. Менә шундый юнәлештә халыкның һөнәрен ачарга, осталыгын күтәрергә, тормышыбызны җанландырырга ниятлибез. Әйдә, Гашурә Галимҗановна, мин әйткәннәрдән кайсы ошаса, шуны сайлагыз, теләгән җирегезгә алып барырбыз, — дип, шушы минуттан ук ярдәм итәргә әзерлеген кабатлады.
Район җитәкчесенең «умартачылык» дигәнен ишетү белән Гашурә, авырткан ярасына кагылган кешедәй, дертләп куйган иде, әле, чияләнгән йомгакның очын тапкандай, эчтән генә шатланып куйды. «Гөлләр умартачылык буенча белгеч бит!» — дип уйлады.
—Әгәр мин умартачылык хакында язарга телим дисәм, «бал яраткан сорыкорт Уфадан очып килгән» дип көлмәссезме? — Гашурә, шаян елмаеп, юмарт күңелле җитәкчегә иркәләнебрәк, умартачылар хакында язарга теләвен белдерде.
Берничә минуттан Гашурә, кая барганын, кем белән очрашачагын ачык кына белмичә, шулай да эзләгән кешесен туры китерәсенә өметләнеп, алда каралып күренгән серле таулар ягына җиңел машинада җилдерә иде. Руль артында — район җитәкчесе үзе. Машина эченә тузан кермәсен дип, ян-як тәрәзә пыялалары күтәрелгән. Барыбер, каяндыр юл табып, кызу тузан эчкә керә, бо рыннарны кытыклый.
Иртән кабинет тәрәзәсеннән күренгән ак болытка «Ак өмет» дип исем биреп өлгергән иде Гашурә. Әле болыт аяусыз эсседә коймак табасына салган сары майдай әнә эрер, менә эрер күк күренсә дә, эреп-югалып бетмәгән иде. Киресенчә, һаман куерган төсле була башлады әле ул. Кешеләрнең күңелендә якты өмет уяткан шушы болытка үзенең дә дулкынландыргыч өметләрен кушып, юл буе аннан күзен алмады Гашурә. Җиңел машина өчен салынмаган юлның чокырлы-чакырлы урыннарын үткәндә юлдан күзен алмаган район башлыгы, тигезрәк урын туры килсә, ян тәрәзәгә борылып, тау сыртындагы түл җыйган болытка җәһәт кенә карап ала иде.
Бик нык сикерткәндә ул:
—Безнең Алсынбаев тиккә генә йөрми икән тарантаста! — дип әйтеп куйды.
Үзалдына гына сөйләнгән кебек булса да, аның Алсынбаевны телгә алуы Гашурәне тетрәтте.
—Кичә автовокзалда тарантаслы кеше күргән идем. Алсынбаев үзе булдымы икән әллә? — дип, сак кына сорашты ул.
—Башкача тарантаслы кеше юк безнең районда, — дип көлде район хуҗасы. — Сез аны беләсез мәллә? — дип сорап куйды ул.
—Шушы районнан шундый фамилияле егет укыган иде минем белән бергә. Исеме Камил.
—Алайса, шул Камил Алсынбаевка китеп барабыз инде. Ялгызы түгел, кәләш тә алып кайтты ул районга. Бик уңган кыз, үз эшен белгән, яңалыкка омтылучан белгечләр булып чыктылар. Күп кенә яшь белгечләр җитәкче булырга омтылалар. Ә Алсынбаевларны көчләп тә сай лаган һөнәрләреннән аерып булмады... Камилнең атасы нигезенә менә дигән итеп йорт салдылар, тамырландылар. Өч уллары хәзер егет булып үсеп килә. Гөлләр Әхәтовна умартачылыкны башлап җибәргән иде, хәзер Алсынбаев үзе дә, уллары да — бишәүләп эшлиләр...
Район җитәкчесенең хәбәре Гашурәне әллә нинди уйларга салды, унсигез ел эчендә Камил белән Гөлләр тормышында күпме вакыйгалар үткәне күз алдына басты. «Нинди матур тормыш корганнар, өч егет үстерәләр, кеше мактап сөйләрлек эш башкаралар... Шушы көнләшерлек тормышны Камил миңа тәкъдим иткән иде бит...»
Тауларга якынлашкан саен чак кына җиләсрәк, тын алуы җиңелрәк була башлады, күпьеллык үлән чәчүлекләре дә, корылыкка бирешмичә, диңгездәй дулкынланып, карашны иркәли. Берничә урында артык зур булмаса да буалар күренде. Калкурак урынга күтәрелгәч, алда матур күренешләр җәелгән түбәдә район җитәкчесе машинаны туктатты.
—Алсынбаевка килсәм, шушында туктамыйча үтә алмыйм, — диде ул, очып китәрдәй булып колачын җәйде. — Гашурә Галимҗановна, менә шушы була инде Алсынбаевның туган, яшәгән, эшләгән җире. Тау итәкләренә үлән чәчү, бәләкәй тау елгаларын буып бәләкәй-бәләкәй генә буалар булдыру да Алсынбаевның тырышлыгы белән барлыкка килде. Әрләгән чаклар да булды инде аны, ә ул һаман үзенекен эшләде. Тырышлыгы бушка китмәде, менә бит нинди корылыкта да бу җирләр бик куырылмаган, — дип, мондагы җиләслеккә, матурлыкка Гашурә куанамы, юкмы икәнен уйламыйча, бигрәк тә үзе балаларча шатлана иде. Гашурә дә ул кичергән тойгыларны уртаклашкан булды. Камилнең тырышлыгы белән башкарылган матурлыкларны карап чын күңелдән гаҗәпләнде дә, горурланды да. Әмма башында бүтән уйлар-борчылулар кабарды, унсигез елдан соң очрашуны берничек тә күз алдына китерә алмады.
—Гашурә Галимҗановна, карагыз әле теге болытка, яварга чамалый бит. Хәерлегә булсын. Минем башка бер уй килде. Сез бит күптәнге таныш дусларыгызга киләсез. Шулай булгач, сезне аларга алып барып тапшырыйм да кире борылыйм. Яңгыр койса, таудан күтәрелеп бул мас. Ә сез дусларыгызда иркенләп кунак булыгыз.
—Мине калдырасыз да, иртәгә тарантаста илтеп куярлармы икән? — дип, район җитәкчесен артык борчымаска тырышып, йомшак кына тавыш белән сорап куйды.
—Борчылмагыз, кинәт килгән болыт озак яумый ул, дымга сусаган җир тиз сурка. Алсынбаев табар нәрсәдә илтергә, һич борчылмагыз. Мин иртәгә Уфага барырга җыенам, бергә китәрбез, — дип, Гашурәне тынычландырды.
—Ой, рәхмәт! Мин сезгә бик зур мәшәкать булдым түгелме? Сезнең алда үземне бик зур бурычлы итеп тоям. Сезнең белән сөйләшү, сезне тыңлау бик күп материал бирә, сез бик юмарт күңелле, кешеләргә ачык чырайлы. Бөтенесе өчен дә рәхмәт сезгә, — дип, күңелендәге тойгыларын әйтергә ашыкты.
Авыл зур түгел, йортлары бер генә урам булып тезелгән. Урамның тауга терәлебрәк торган аргы очында биек йортның капкасы төбендә тарантаска җигелгән ат тора иде.
—Әнә шул инде Алсынбаевларның йорты. Без киләсен телефоннан әйтергә кушкан идем, умарталыгына китмәгән, көтә икән әле безне, — диде район хуҗасы, капкага борылгач. Гашурә, булачак очрашуны күз алдына китереп, дулкынланды, алдан кем чыгар икән дип көтте.
Камил белән Гөлләр капканы икесе ике якка берьюлы ачтылар. Камил һич тә исе китмәгәндәй өнсез елмаеп кына район хуҗасы ягына туры килде. Ирләр, хәл-әхвәл сорашып, кул бирешеп күрештеләр, ә хатыннар, дөньяларын онытып, кочаклаштылар.
—Телефон начар эшли, шытыр-пытыр әйттеләр, Камил умарталыкка ашыга, көчкә туктаттым үзен. Умарталыкта малайлар бар, эшли торырлар әле, — дип, Гөлләр умарталыкта мәшәкатьле чак икәнне дә, шул ук вакытта олы кунаклар килгәч, аларга да хөрмәт күрсәтергә кирәклеген, сүз белән генә түгел, йөзендә-күзендә балкыган куанычы, ни эшләргә белмичә аптыраган йөреш-хәрәкәтләре белән дә аңлатты. — Нишләп ишегалдында басып торабыз әле без? Тәфтизән Гомәрович, өйгә рәхим итегез. Камил, атыңны тугарып, лапаска бәйләп куй, — дип ашыктырды.
—Миңа әнә ул болыт ява башлаганчы таудан төшеп өлгерәсе иде бит, — дип караса да, Тәфтизән Гомәрович чиста итеп юылган, келәм түшәлгән баскыч алдында туфлиен чишеп, биек болдырга күтәрелде. Камил, хуҗасының һәр хәрәкәтенә буйсынган атын Гөлләр әйткәнчә, лапаска кертеп, тугармыйча гына бәйләп куйды. Гашурә өйгә керергә ашыкмады, авыл һавасын кинәнеп сулаган булып, ике дистәгә якын еллар буе күрмәгән, студент елларында иң якыннардан булган Камил белән Гөлләрнең йөреш-торышларын күзәтте, сүзләренә колак салды, бергәләп корган йорт-кураларына күз салды. Карагай бүрәнәләрдән бураган йортның күркәмлеге, аңа якын гына төзелгән бәләкәйрәк аш йорты, алда күренгән мунча, мал сарае, аннан елгага хәтле сузылган бәрәңге бакчасы — бөтенесе дә хуҗаларның тырышлыгы, осталыгы, уңганлыгы турында әйтеп тора иде. Исәнлек-саулык сорашканнан бирле башкача сүз кушмаган Камил:
—Авыл җирендә менә шулай мәш килеп яшәп яткан булабыз. Әнә ул җигүле ат сыман, институтны тәмамлап кайтып төшкәннән бирле тугарылган юк. Хат язмаганга үпкәләмә, Гашурә. Гөлләр белән минем сиңа үпкәбез юк, сиңа да калада урнашып китүе җиңел булмагандыр. Искә төшереп килгәнсең — менә шуның өчен рәхмәт! — диде Камил.
Авыр самавыр күтәреп аш йортыннан чыккан Гөлләр дә шулай уйлагандыр.
—Вәт сиңа, ничә елдан соң очраштык бит, нинди зур шатлык! — дип куанычын белдерде.
—Камил, тәрәзә капкачларын ач әле, өйгә кояш керсен. Көн эссесеннән ике ай инде ачканыбыз юк, — дип, Камилгә йомыш кушты. Үзе өстәлгә ашамлыклар тезде, чынаякларга хуш исле чәй ясады.
Тәфтизән Гомәрович, Гөлләр кыстагач, баллап-майлап өченче чынаяк чәйне эчте дә эчте. Шуннан соң гына: «Сыегыз өчен рәхмәт, мин кузгалыйм инде», — дип, табыннан торды.
—Гашурә Галимҗановна, һич борчылмагыз, иртәгә Уфага бергә китәбез, — дип хушлашты. Район хуҗасын, капкага чыгып, өчәүләп озатып калдылар.
—Тәфтизән Гомәрович бездә булырга ярата ул, әле әнә ул болыт куркытты, — дип, баш очында ниндидер зур җәнлеккә охшап бөгәрләнгән кара-кучкыл болытка карап куйды Гөлләр.
—Болыттан курыкмады, таудан төшә алмам дип ашыкты, — дип төзәтте Камил. — Болыт яусын иде әле ул, Гашурә, синең кебек бик тә көттереп, сагындырып килгән кунак ул болыт, — дип елмайды.
—Бик яхшы күңелле икән район җитәкчесе... Исеме дә матур — Тәфтизән... Беренче ишетүем андый исемне... — дип, моңсу гына әйтеп куйды Гашурә.
—Кешеләргә әйбәт тә ул, үзе генә бәхетсез. Хатыны үлгәнгә биш ел тула инде, һаман үзенә иш таба алмый. Ирләр ялгыз калса, бик тиз ятимлек баса бит ул, — дип, Гөлләр дә моңсуланды.
—Менә бу корылыкта җитәкче кешедә өйләнү кайгысымы? Менә бу болыт явып, мал-туарга кыш ашарлык азык тырмаштырып ала алсак, бәлки, өйләнергә форсат табылыр аңа, — дип, Камил сүзне йомгаклап куйды.
Студент елларында юаш кына күренгән Гөлләр тормыш дилбегәсен үз кулына алып өлгергән икән.
—Ява башламаган болыттан куркып тормыйк әле. Камил, син Гашурә белән умарталыкка барып әйлән, безнең егетләрнең ничек эшләгәнен күрсен. Ә мин монда мунча ягам, аш салам, — дип, кире кагарга, әрепләшергә урын калдырмыйча күрсәтмә бирде.
Камил лапас күләгәсеннән тарантаска җигелгән, озак кына тик торудан талчыккан атны чыгарды. Тарантаска киез салынган булса да, Гөлләр келәм чыгарып җәйде.
—Умарталык ерак түгел, яңгырдан алда барып өлгерерсез. Камил, умарталыкка барсаң, дөньяңны онытасың. Эш белән кунак барын исеңнән чыгарма, мунчаның кызуына кайтып өлгерегез! — дип озатып калды.
Тарантаска утыру белән Гашурә үткән төндәге төшен хәтерләде. Шул ук тарантас, шул ук ат җилдерсә дә, дилбегә тотып янәшәдә утырган Камил генә төштә күргән яшь Камил түгел иде. Еллар үзенекен иткән, гәүдәгә калынайган Камил. Йөзенә үзенең яшьлектә сайлаган һөнәреннән, өч пәһлеван малай бүләк иткән тормыш юлдашы Гөлләрдән, әнисе яккан учакны, атасы корган нигезне сүрелдерми корган дөньясыннан ризалык чыраена чыккан. Төштәге Камил үзенең хыялларын сөйләде, Гашүрәнең озак еллардан соң килеп чыгуына шатланды, хәйран калырлык кыңгырау чәчәкләре бәйләме бүләк итте. Төштә аның белән янәшә утырып, яшь, көчле тәне тәнгә тиеп, таулар, иркен яланнар урау иң татлы, иң ка дерле минутлар булып Гашурәнең күңеленә сеңде. Ә өндә шул ук тарантас, шул ук ат, Камил генә башка. Ул, мөгаен, үзенең тормышка чыгарга, туган якларына эшкә бергә китәргә тәкъдим ясаганын да оныткандыр әле. Студент еллары хакында, ичмасам, бер сүз әйтсен... Бар сөйләгәне быелга гомердә булмаган корылык хакында булды, яварга бик озак җыенган болытка әледән-әле карап, атны куалавын гына белде.
Умарталыкка килеп җитәр алдыннан гына:
—Кичә автовокзалда син булгансың икән... Күрешмәгәнгә күпме еллар үткән, таныган да, танымаган да сыман, икеләнебрәк эндәшкән идем, борылып карамадың. Рәхмәт инде Тәфтизән Гомәровичка, күптәнге танышлар икәнебезне белгән шикелле, безгә алып килгән сине, югыйсә очраша алмаган булыр идек, — дигән булды. Гашурә кичә автовокзалда, «Иптәш Айнурова!» — дигән тавышны ишеткәннән алып үзенең тетрәнүен, эшен онытып тик Камилне табарга тырышуын, төшендә күреп саташуларын исенә төшереп, үзенең акылын югалтуына гаҗәпләнде дә, оялды да. Умарталыкта заманча бер-берсен куып буйга үсеп килгән өч үсмер белән күрешкәндә дә оялды ул. «Шушы нык гаиләне какшатырмын дип уйламыйча, Камилне эзләдем, аңа омтылдым... Бәхет кошын вакытында тотып калырга кирәк икән шул...» — дип гарьләнде. Аның күңелендә нинди кичерешләр кайнаганын, әлбәттә, беркем дә белмәде. Гөлләргә охшаган беркатлылык, эчкерсезлек белән Рамил, Шамил, Фәнил ерактан килгән кунак апайны кәрәзле бал белән сыйладылар, мәтрүшкәле чәй эчерделәр. Камил, урман буйлап тезелгән умарталар ягына ымлап:
—Гашурә, корт чагудан курыкмасаң, әйдә, безнең хуҗалыкны карап әйләник, — дип чакырды. — Без теләгән яңгыр, нишләптер, яварга ашыкмый, бик озак көттерде... — дип, бөтен уе-гаме һаман шул яңгыр вәгъдә иткән болытта икәнен белдерде. «Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә» дигән мәкальне исенә төшереп, Гашурә үзенең мондагы кешеләрнең тормышына, аларның күңелен биләгән уй-омтылышларга бөтенләй ят икәнен аңлады. Кабына башлаган учакка су сипкән сыман бу ерак төбәккә ашкынып килүләре, Камилне ничек тә эзләп табарга, күрешергә тансыгулары сүнеп сүрелде дә куйды. Йогышлы чирдән котылгандай, айныды Гашурә.
Умарталыктан кайтуга мунча әзер иде. Гөлләр, алдына чигүле алъяпкыч бәйләп, табын әзерли.
—Яңгыр астында калмасагыз ярар иде дип борчылган идем, бик вакытлы кайттыгыз, — дип, куанычлы елмаеп каршылады.
—Яуса бик ярар иде әле. Яумаска уйлый ул болыт, юкарды бит... — диде Камил.
—Ярар, Гашурәнең башын тинтерәтеп сөйләшмик әле шул болыт турында, — дип, Камилне тыеп куйды Гөлләр. — Гашурәкәем, авыл мунчасында каен себеркесе белән рәхәтләнеп чабынып, юынып чык та, табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп-гөрләшеп утырырбыз. Ачыккансыңдыр да, арыгансыңдыр да инде, — дип, мунчага хәтле Гашурәне ияртеп барып, кайда салкын, кайда кайнар су икәнен, мунча ташына ничек су салырга икәнен күрсәтеп китте.
Мунча килеште Гашурәгә, хуш исле каен себеркесе белән рәхәтләнеп кат-кат чабынды, ерак юлдагы талчыгулар кул белән сыпырып алгандай бетте. Мунчадан чыгуга, аны тәмле әйрән көтә иде. Иркен, биек агач өйдә табын корылган. Гашурә өйдәге пөхтәлеккә, заманча җиһазларга сокланды. «Гөлләр урынында мин булырга тиеш идем бит...» дигән бердәнбер ямьсез уй гына Гашурәнең башыннан китмәде. Үзенең ялгызлыгы озак кына аның күңелен кимерде. Тәрәзә ачык булса да, бүлмәдә тынчу иде, Гашурәнең күзенә йокы кермәде. «Яңгыр яуса яхшы булыр иде... Тамчы да тамызмады кысыр болыт... Кешеләрне өметләндереп, яумый гына үтте дә китте...» — дип уйлады Гашурә. Бәләкәй генә ак йомарламның зураеп, караңгы яңгыр болытына әверелүен зур өметләр белән күзәткән Тәфтизән Гомәровичны күз алдына китергәч кенә Гашурә тынычланды, үзен борчыган, күңелен кырган тойгылардан арынды. «Болытларның соң гысы булмас, сусаган җирне туендырырлык, дөньяны сафландырырлык яңгырлар явар әле...» дигән өметле уйлар белән йокыга талды...