Эдик белән мәктәптән кайтып киләбез.
— Айрат, мин вакыт машинасы уйлап таптым, — дип, колагыма пышылдады ул. Аннары, тыңлап тормыйлармы дигәндәй, як-ягына каранып алды.
— Хыялый син, — дидем мин, ышанасым килмичә.
— Әйдә, безгә киттек. Мин сиңа аны якын дус итеп кенә күрсәтәм. Тик бу турыда беркем дә белмәсен, яме. Әгәр берәр галим ул машинаны кулына төшерсә, аны мин уйлап тапканга берәү дә ышанмас.
Эдик физика белән математиканы су урынына эчә. Узган ел, төсле телевизор җыеп, бөтен мәктәпне шаккатырды, укытучылар да аның белән кул биреп исәнләшә.
Өйләренә кайткач, без аның бүлмәсенә уздык. Эдик суыткычка охшаган бер әйбергә төртеп күрсәтте. Мин кычкырып көлә башладым.
— Ә-ә, шәп суыткыч ясагансың икән!..
— Син үзең суыткыч, — диде дустым, үпкәләп. — Вакыт машинасы ул. Бик дөрес эшләми бугай әле. Кичә мәчебезне икенче вакыт яссылыгына җибәргән идем, кире кайтара алмадым. Киләчәккә барамы ул, үткәнгәме — анысын әйтә алмыйм.
— Әкият сөйләмә! Нинди вакыт машинасы булсын бу?!
— Алайса, әйдә, кабинага кереп утыр, — диде Эдик, гарьләнеп. — Кара аны, киләчәктә яисә үткәннәрдә калсаң, миңа үпкәләмә. Кабат әйтәм: бик дөрес эшләми бугай әле ул.
— Нигә кермәскә, керәм! — дидем мин, «уйлап табучы»ның алдаганына һич тә шикләнмичә.
Эдик мине кочаклап алды.
— Бәлки, без соңгы тапкыр очрашабыздыр. Әти-әниеңә нәрсә дияргә?
— Башны катырма, — дидем мин, борынымны җыерып. — Бу суыткыч белән абзар артына да китеп булмый.
Юкка әтәчләнгәнмен! Эдикның сүзе дөрес булып чыкты. Кабинага кереп утыруга, чак кына сызгыру тавышы ишетелде. Ярдан ыргытылган таш кебек, төпсез упкынга төшеп киттем. Бүтән берни дә хәтерләмим.
...Кояшлы матур көн. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Ниндидер бер ял паркында эскәмиядә утырам. Җир өстеннән ике-өч сантиметр биеклектә очып йөрүчеләр арасында бер генә карт-коры да күренми, барысы да — зифа гәүдәле, яшь, матур кешеләр. Агачлар пластмассадан ясалган (тотып карадым), ботактан ботакка кунып, чут-чут итеп сайраган кошлар да робот кына булып чыкты.
— Абый, — дидем мин, янымнан узып баручы бер ирне туктатып, — мин ничәнче гасырга эләктем икән?
— Вакытдромда белешмәдеңмени? Игътибарлырак булырга кирәк! — дип җавап бирде ул. — Син утызынчы гасырда, Казан шәһәрендә.
Киеме егерменче гасыр модасыннан әллә ни аерылмый. Шул ук костюм-чалбар, күлмәк, галстук.
— Рәхмәт, — дидем мин, чөгендер кебек кызарып, — моннан соң игътибарлы булырмын.
— Сиңа ничә яшь?
— Унике.
— Сәер, — диде танышым, баш чайкап. — Вакытдромда унсигез яше тулмаган балаларга билет бирү тыела бит. Хәер, компьютер да ялгыша, күрәсең.
— Нигә тыела?
— Моннан илле ел элек бер яшүсмер таш гасырыннан утыз беренче гасырга мамонт алып кайткан иде. Мамонт, бу сәер мохитне күреп, вакытдромның астын өскә китерде. Хәзер балаларга әти-әниләреннән башка вакыт машинасында сәяхәт итү катгый тыела. Ярар, мин бик ашыга идем, бабамның бабасы янына — егерме сигезенче гасырга барып кайтырга кирәк. Ул — Цефей йолдызлыгының Юлбарыс планетасында безгә охшаш акыллы затлар яшәгәнлеген исбат иткән атаклы галим. Аның легендар сәяхәте турында күбрәк беләсе килә. Ә аягыңдагы ботинкаңны салып ыргыт, яхшылап чистартмагансың, штраф чәпәүләре мөмкин. Гафу ит, вакытдромга соңга калам, - диде дә танышым күздән югалды.
Шулай аптырап утырганда, яныма чәченә ак бантик бәйләгән бер кыз килеп утырды. Кыяфәтенә караганда, минем яшьтәш булырга охшаган.
— Син ничәнче класста укыйсың? — дип сорадым мин, юри кызыксынып.
— Безнең гасырда мәктәпләр юк, — дип җавап бирде ул, минем ботинкамнан күзләрен ала алмыйча. — Кешелек дөньясы туплаган белемне безнең баш миенә тууга ук яздыралар. Көндәлек мәгълүматны исә шәһәр урамнарына куелган супер компьютер кабиналарында яздырып барабыз.
— Алайса, син күп беләсең инде, — дидем мин, шак катып.
— Бездә барысы да күп белә.
— Ә син Тукайны беләсеңме?
— Ул — минем яраткан шагыйрем.
— Димәк, син татар кызы?
— Без барыбыз да җирлеләр.
— Алайса, син нигә татарча сөйләшәсең?
— Син бит үзең шушы гүзәл телдә сөйләшергә теләк белдердең, — диде кыз, минем ахмаклыгыма шаккатып.
«Теге абзый да минем белән мин үз телемдә сөйләшкәнгә күрә татарча сөйләшкән икән, — дип уйлап куйдым, исем китеп. — Димәк, бу гасырда җирлеләр бөтен телләрне дә белә».
— Белдерүләр, урамдагы тамгалар нинди телдә языла?
— Эсперанто телендә, билгеле.
— Нигә бу каеннар пластмассадан ясалган, кошлар да чын түгел?
— Кешеләр табигатьне саклап кала алмаганга күрә. Бик беләсең килсә, бездә кислород махсус фабрикаларда җитештерелә.
— Күп сорау биргәнемә ачуланмагыз, — дидем мин, уңайсызланып. — Ни өчен сездә кешеләр очып йөри?
— Урамнарны пычратмас өчен, без микроочкыч башмаклар киеп йөрибез.
Мин бармагым белән яшел мәрмәр түшәлгән юлны сыпырып карадым. Шаккаткыч, бер генә тузан бөртеге дә юк. Ул арада каршыбыздан ап-ак күсе йөгереп узды.
— Ә менә егерменче гасыр урамнарында күселәр йөгереп йөрми, — дидем мин, мактанып.
— Ул — гап-гади робот, җиргә төшкән чүпне җыеп йөри, — диде кыз, урыныннан торып. — Ярый, миңа китәргә вакыт. Сау бул, егерменче гасыр!
Кыз күздән югалгач, аякларыма урала-урала, бер мәче сырпалана башлады. Эдикларның Мияугөлләре ич бу!
— Кил монда, кил, пес-пес-пес!
Песи, алдыма менеп утырып, үрсәләнеп битемне яларга кереште.
— Таныдыңмы мине, Айрат? Син — Эдикның классташы. — Тирә-юньгә күз салдым — бер генә җан әсәре дә күренми. — Айрат, дим!
Йа! Моны инде могҗиза дип кенә булмый — мәче кешечә сөйләшә! Хәлемнең начарлануын сизгән песи ашыга-ашыга сөйләргә тотынды:
— Эдик вакыт машинасына утыртып икенче вакыт яссылыгына җибәргәч, мин бер шаян малай кулына килеп эләктем. Ул, кызык ясыйм дип, кешелек дөньясы туплаган бар белемне минем баш миемә яздырды. Шуннан соң кеше кебек уйларга, борчылырга, яратырга өйрәндем һәм теләсә нинди телдә сөйләшә алам.
— Бик шәп, — дидем, мәченең башын сыйпап, — егерменче гасырга кайткач, мәчеләр өчен гомуми урта белем бирү мәктәпләре, югары уку йортлары ачарбыз. Миңа да математикадан булышырсың, юкса минем ул фәнгә көчем җитми.
— Их, Айрат, мин бит профессор булуыма шатланмыйм. Чын мәче булып каласым килә минем, ишетәсеңме?!
Кинәт колакта таныш сызгыру тавышы яңгырады. Күз алларым караңгыланып китте, гәүдәм авырайганнан авырая барып, Мияугөлне кочаклаган килеш, чытырдатып күзләремне йомдым.
Аңыма килгәндә, мин Эдикның вакыт машинасында утыра идем.
— Айрат, чык тизрәк! — дип кычкырды дустым бар көченә. — Чык, дим! Юкса бу машина сине палеозой эрасына алып китәчәк.
Урынымнан кузгалмакчы булдым — селкенерлек тә хәл юк. Җитмәсә, кочагымдагы Мияугөл дә капчык кебек авыр тоела.
Эдик якадан өстерәп чыгармаса эшләр харап иде.
— Уф! — диде дустым, маңгай тиренсыпырып. — Исән-сау кайтуыңа һич ышанып булмый. Йә, кайсы гасырда булып кайттың инде?
— Утызынчы гасырда. Ашыктырмаган булсаң, шәһәргә дә чыгып керергә иде исәп. Паркта гына утырып кала алдым мин.
— Их, берәр күчтәнәч тә алып кайта алмагансың икән...
— Күчтәнәч турында уйларлык вакыт булмады шул, — дидем мин, акланырга теләп. — Анда, малай, чәчләр үрә тора. Хәер, бер күчтәнәч бар барын: Мияугөлне алып кайттым бит әле менә.
— Өстәлгә менәргә ярата торган песи кирәк түгел миңа, — диде Эдик, йөзен чытып. — Үзеңә калдыр күчтәнәчеңне.
Хуҗасы зарланганны ишеткәч, Мияугөлнең кәефе китте. Аннары, мине ташлама инде дигәндәй, җилкәмә менеп кунаклады.
Рәхәткә ирештем тәки: хәзер миңа математикадан бирелгән эшләрне Мияугөл эшләп бирә. Тәртипле мәче, өстәлгә дә менми. Аның профессор икәнен бер мин генә беләм.