СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Алсу Нуриева "Нурлы егет"

Борын-борын заманда түгел, моннан йөз еллар элек Әнәк дигән авылда туган, ди, бер малай. Бәләкәчнең тәненнән нур бөркелгән, әти-әнисенә дә, әби-бабасына да, кергән кешеләргә дә гел елмаеп кына торган, ди, ул бала.
-Сөбханалла, нурдан гына коелган бит бу, исемен дә Нур дип кушыйк, - дигән бабасы. Шулай иткәннәр дә. Мулла чакырып, азан әйттергәннәр. Шуннан бирле аны «Нур»,- дип йөрткәннәр дә инде. Бу исемне кушкач өйләренә нур тагын да күбрәк бөркелгән, тирә-якка яктылык иңгән.
Сабый ай үсәсен көн үсеп, егет булып буйга да җиткән. Ә бердәнбер көнне алар яшәгән илгә дошманнар кергән, һәм Нур акбүз атына атланып, туган илен сакларга киткән. Алмаз кылычын тотып, дошманнарга ташланган. Ул сугышканда, алышканда, аның йөзеннән бөркелгән яктылыктан дошманнарның күзләре камашкан. һәм батыр йөрәкле, гайрәтле Нур шул арада аларны юк итә дә барган.
Дошманнарны җиңгәч, курку белмәс нурлы егетебез иленә кайтып киткән. Юлда ул бер шәһәргә туктаган. Монда патшаның игъланын ишеткән. Падишаһ:
-Кызым җиңелмәс егеткә генә кияүгә чыгарга тели, - дигән хәбәр тараткан икән. Патша галиҗәнапләренә һәм матур гүзәлкәйгә баһадир ничек итеп дошманны тар-мар итүен сөйләп биргән. Кыз егетебезне күрүгә, йөзенең нурлы булып балкуына сокланган, ә инде батырлыгын ишетеп, гашыйк ук булган, һәм, һичшиксез, бары тик аныкы гына булырга теләвен белдергән. Шулай итеп батыр егет белән сылу чибәркәй кавышканнар, ди, бер-берсе белән.
2026-01-21 09:15