СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фоат Садриев "Соңгы дәрес"

Зинһар сызлама инде, йөрәккәй! Хәзер бит Наҗиянең җиһан агачында үз ботагы, икенче оясы бар. Ул оядан оныгын очырып җибәрмичә, син күпме генә чәнчеп-сиздереп торсаң да китәргә хакы юк аның. Галәмнең миллион яшьлек кояшы, каршыдагы каеннар артыннан елмаеп, аңа һәр көн шул хакыйкатьне тәкрарлый. Кошларга салырга дигән җим савытын тоткан Наҗия тәрәзәгә килде. Аны сәламләп, җил ботакларын чайкалдырып куйды, яфракларын кытыклап шыбырдатты. Җил бүген тагын Татарстан җиреннән, туган авылы Болынкыр ягыннан килеп җиткән иде. Наҗия тәрәзәне ачты. Әнә ич битләрне ничек ягымлы итеп сыйпый. Ул рәхәтләнеп күзләрен йомды. Чәчәк исләре, басуларны тутырып, серкә очыручы иген исләре нинди тәмле! Хәтта шуларның җылы пары иреннәргә әчкелт сагыз булып сылана, күзләрне яшьләндерә. Эсселек озаккарак китте. Иген башакларына эч сала торган мәл керде. Яңгырлар кирәк, дым кирәк! Бүген җил мәрхәмәтлерәк кебек, дымы бар кебек...
Саескан шыкырдавы аның уйларын бүлде. «Беләм инде көткәнегезне», — диде ул һәм, тәрәзә төбендәге гөлләр аша үрелеп, аска карады. Әнә бит кызылтүшләре дә, чыпчык, күгәрченнәре дә җыелышканнар, җаныкайларым. Тәрәзәдән генә сибәргә ерак шул, хәзер төшереп бирер әбиегез. Гөбәдиясен пешәргә генә куйсын да. Шулчак телефон шылтырады. Ул кабаланып артына борылуга, йөрәге кысып та алды. «Сабыр ит инде бераз», — диде ул күңеленнән. Теге җомгада килгән олы шатлыкны күпсенмисеңдер ич. Сиңа мәңге тибәргә кушкан кеше юк. Җиһан йөрәге генә мәңгелек, ул гына кояшы-ае, Җидегән йолдызлары, Киек Каз Юллары белән җем-җем итеп торган серле чиксезлекне әйләндерә дә әйләндерә, вакыт тегермәне тере һәм тере булмаган матдәләрне, мәңге тартып, берсеннән икенчесенә әверелдерә.
— Әйе, тыңлыйм.
— Исәнмесез, апа, — диде ниндидер ир кеше.
Тавышы үтә дә таныш кебек, әмма ул аны аера алмады.
— Гафу итегез, кем дисәм дә...
Трубкада беразга тынлык урнашты.
— Мин бу, апа, Яруллин...
Наҗия гаҗәпләнүеннән кычкырып җибәрде:
— Дамир?! Син каян шылтыратасың?
— Сезнең шәһәрдән.
— Зеленоградтанмы?
— Әйе.
Алар, бер-берсенең сулышын тыңлагандай, сүзсез калдылар. Мәктәп елларында Яруллин аның йөрәген аз яраламаган иде. Ниһаять, элекке укучысы башлап телгә килде:
— Сезнең янга кереп чыгып булмасмы икән, дигән идем.
— Рәхим ит...
— Ярый, апа, бераздан кагылырмын әле мин.
Наҗия телефон янәшәсендәге софага утырды. Саескан юкка шыкырдамаган, кунак киләсен хәбәр иткән икән. Тукта, Яруллин нинди кунак булсын, ди! Ул, тәнендә бала йоннары кабарганын тоеп, тәрәзәне ябып куйды. Яруллинның нинди йомышы төшкән аңа? Инде ничә еллар башаягы белән Себер якларында югалган кеше ничек бирегә килеп чыккан? Ул кабул итеп алган бишенче сыйныфта тугыз малай, ундүрт кыз иде алар. Беренче атнада ук Наҗия Яруллинны «Аксак чәүкә» дип йөртүләрен белде. Аның зур зәңгәр күзләре, чыннан да, чәүкәнеке төсле аксыл иде. Ул күзләр, аны җаен чыгарып мактаганда да, тәртипсезлеге өчен тиргәгәндә дә, ачу китергеч акаеп һәм йомылмыйча карап торалар. Әйтерсең ул дәрестән дә качмаган, сугышмаган да, өй эшен дә эшләп килгән. Ябык, бәләкәй гәүдәсе ялгыз үскән кәрлә агачны хәтерләтә. Яруллин аягына аксап атлый, атлаганда кулын, ишкәндәге төсле итеп, аркасына таба чайкап җибәрә. Алпан-тилпән, чатлы-ботлы хәрәкәтләр ясап йөргәнгә, аңа «Мультфильм» кушаматы да өстәлгән. Кайсы кушаматы белән дәшсәләр дә, ул ялт борыла, дәшүчегә акаеп карый, шундук тибешә, якалаша башларга да күп сорамый. Күп вакытта үзен кыйнап та ташлыйлар. Йөзе ачу таш капкандай гомергә чытык, тавышы борын эченнән бомбыр-бомбыр елап чыга.
Яруллин барлык укытучыларның иң сөймәгән заты иде. Шуңа күрә аның көндәлегенә «ике»леләрне зур ләззәтләнү белән тезделәр. Ә Наҗия, сыйныф җитәкчесе буларак, аны гел яклады, авыр гаиләдән икәнен истә тотыгыз, дәрескә килгәнгә булса да, «өч»леләрегезне кызганмагыз, дип үтенде, үз дигәненә беркадәр иреште дә кебек.
Яруллинга нигә кирәге чыккан соң әле аның? Нишләптер, ул канга батып килеп керер сыман тоелды Наҗиягә. Тугызынчы сыйныфта булса кирәк, Яруллин тәнәфестән өске иренен ярып керде, гадәттәгечә, ни булганын әйтмәде. Наҗия аны больницага җибәрде. Ләкин Дамир анда бармаган иде. Куян иренле булып калачаксың, дип үгетли-тирги торгач, Яруллин ризалашты. Наҗия аны дәресләрдән азат итте. Әмма төнлә әбисе: «Иртән чыгып киткән килеш өйгә кайтмады», — дип елый-елый шылтыратты. Иң элек Наҗия больницадан белешеп карады. Яруллинның анда эзе дә булмаганлыгы ачыкланды. Ул, кан басымы белән авырып яткан ирен торгызып, үзләренең машинасына утыртты, төне буе район үзәгенең яшьләр булырдай җирләрен таңга кадәр эзләп, ахырда табып, «Ашыгыч ярдәм» пунктына алып барып, үзе карап торып, иренен хирургтан тектергән иде.
Яруллинның әтисе Шамил Себергә йөреп эшли, бер ай өйдә торса, икенчесендә китеп бара. Болынкырга кайткач та, дуслары белән бергә кайда да булса эшләп, акча юнәтү ягын карый. Салып алса, Дамир минеке түгел, дип тавыш чыгара иде. Әнисе Әлфия сәүдә складында эшли, аракы капмаган көне сирәк. Яруллин аларга да баш бирми, әрепләшә, ныграк әйткәли башласалар чыга да югала. Бу гаиләгә барган саен, Наҗия хафага төшеп кенә кайта иде. Район үзәге әллә ни зур түгел, һәр өйдә чыккан тавыш-гауга мәктәпкә бик тиз килеп җитә. Дамирның үзеннән гаилә хәлләрен төпченүләр файда бирмәде: ул, яңак сөякләре агарып чыгар дәрәҗәдә тешләрен кыскан хәлдә, зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп тик басып торды.
Бер җәйне аларга килгән кунак егете поездга соңара язган. Дамир ашыгыч кына кибеткә кереп киткән пенсионерның «Ока»сын кабызган да кунакны Әгерҗе вокзалына илтмәкче булган. Әмма чуерташлы юлдан чыгып очканнар. Кунак больницага, Яруллин милициягә эләккән. Моны ишеткәч, җәйге ял чоры булса да, Наҗия аларга йөгерде. Ару гына кызмача Әлфия сүгенү сүзләре белән аңа ташланды: «Балаларны сез бозып бетердегез, мәктәбегездә бернинди тәртип юк, көн саен малайны кыйнап кайтаралар, сыйныф җитәкчесе акчасын аласың, берни эшләмисең, малайны түгел, синең үзеңне судка бирергә кирәк», — дип ду купты. Шулчак кайтып кергән Шамиле дә милициягә барырга теләмәде. «Утыртсыннар, ул имгәктән барыбер кеше чыкмый, ичмасам котылырбыз», — дип, арты белән борылды. Наҗия эчке эшләр бүлегенә үзе йөгерде, Яруллинның гаилә хәлен аңлата-аңлата, начальникка кадәр барып җитте, җинаять эше кузгатмагыз, барысын да үз өстемә алам, диде, аңлатма бирергә чакырылган пенсионерга да ялынды, машинагызны төзәтербез, диде. Җинаять эше ачтырмау өчен, әле Наҗиягә тагын ай буе тырышырга, әллә кемнәрдән әллә нинди документлар тутыртырга туры килде. «Ока»ны төзәтүне ире башкарды, тавыш-тын бетте. Саный китсәң, мондый хәлләр тагын ничәмә-ничә булгандыр. Аның хәтеренә тагын бер күңелсез очрак кереп калган.
...Чыгарылыш кичәсе таңга кадәр дәвам итте. Наҗия, балаларын оясыннан очырган ана коштай, кичәге укучыларының күкрәп торган чәчәкләрдәй чибәрлекләренә, яшьлек канатларында, очына-очына, вальс әйләнүләренә шатланып та, бераз сагышланып та карап утырды. Кинәт коридорда кычкырышкан тавышлар ишетелде. Бөтенесе шунда ташландылар. Ишек артында ике-өч кыздан башка беркем да юк иде.
— Ни булды? — дип сорадылар алардан.
— Яруллин кем беләндер сугышкан...
Ул арада тыштан «көлешә-көлешә» егетләр килеп керде, «берни дә юк, кечкенә аңлашылмаучылык» дип залга уздылар. Наҗия ишегалдына чыкты. Яруллин коймага тотынып иелгән, авыз-борыныннан кан ага. Ап-ак күлмәге канга буялып беткән.
— Каныңны сөртеп, күлмәгеңне алмашып кил, — дип, Наҗия аңа кулъяулык сузды.
Яруллин сөзеп карады да, кулъяулыкны эләктереп, агачлар арасына йөгерде.
Наҗиянең кәефе кырылды. Ул актлар залына кереп хушлашкач кайтып китте. Уйланып, акрын гына атлаганда, башына әллә нинди күңелсез уйлар керде. Мәктәптә гомере буе эшләп, мондый канлы чыгарылыш кичәсен беренче күрүе иде. Кинәт арттан аяк тавышлары ишетелде. Дөп-дөп чабып, Яруллин килә иде. Наҗия туктап артына борылды. Яруллин шашынган кыяфәттә аның каршында туктап калды. Ул, әллә күз яшьләрен, әллә канын берничә мәртәбә йотканнан соң, ачулы тавыш белән хырылдады:
— Барыбер кеше булачакмын! Менә күрерсез!
Күзләрен хәтәр елтыратып, еш-еш сулап, тагын нидер әйтмәкче булды да Ыкка төшә торган тыкрыкка кереп югалды. Берничә көннән аның каядыр чыгып киткәне мәгълүм булды...
Кыңгырау тавыш бирүгә, Наҗия мамыкка баскандай ышанычсыз адымнар белән ишеккә килде һәм хәвефләнеп ачкычны борды. Аның каршында чәчәк бәйләме тоткан зур гына гәүдәле, сабыр карашлы егет басып тора иде. Әгәр алдан шылтыратмаса, иренендәге җөе булмаса, бәлкем, Наҗия Дамирны таный да алмас иде. Бусагадан атлап керү белән ул, чемоданын куеп, чәчәкләрен бирде. Наҗия,чәчәк бәйләмен сул кулы белән күкрәгенә кочаклап, күрешергә уң кулын сузды. Көрәктәй зур, саллы бу уч аның зәңгәрсу ябык бармакларын кәгазь битедәй кысып юк итәр кебек иде. Яруллин аның кулын авырттырмыйча гына кысты. Шунда кунакның куллары, нишләптер, бик нык калтырап китте... Бу калтырау, Наҗиянең барлык тамырларыннан үтеп, йөрәгендә хәвеф уты булып кабынды. Нәрсәдән икән бу калтырау? Дамирның өстендәге затлы ак костюм-чалбар, шуңа пар килүче туфлиләр аның шактый мул тормыш алып баруына ишарәли.
— Сине Себер якларында, дип ишеткән идем. — Наҗия Яруллинның күзләренең дә үзгәрүенә игътибар итте. Аларга ниндидер җылылык иңгән, җан кергән иде. — Командировкага килүеңме?
Яруллин нидер әйтмәкче булды, тик калтыранган иреннәре арасыннан сыңар сүз дә чыкмады, «әйе» дигән мәгънәдә баш селкеп кенә куйды. Ахырда ул телгә килде:
— Наҗия апа... — Дамирның тавышы кинәт өзелде, гәүдәсе чайкалып куйды, һәм ул Наҗияне кочаклап алды. Наҗия чал чәчле башы белән аның күкрәгенә терәлде. Дамирның йөрәге күкрәк читлеген җимереп чыгардай булып ярсып тибә иде. Элекке укучысының күз яшьләренә кайнар сулышын кушып әйткән сүзләре колак яфракларын өттерде: — Апа... Мин бит... беркемгә дә... сездән башка беркемгә дә кирәк булмаганмын икән!.. — Дамир, укытучысын кочагыннан азат итеп, аңа елмаерга тырышып карады. — Бәләкәйдән үк гел рәнҗеш яшьләре генә түктем. Ә боларыннан оялмыйм... Ил читеннән, кояш чыгышыннан ук алып кайттым мин аларны... Рәхмәт сезгә!..
Дамир сумкасыннан балыклар, уылдыклар, тагын әллә нинди күчтәнәчләр чыгарып, өстәлне тутырып ташлады. Иңнәренә алтын белән каелган зәңгәр ефәк камзул салгач, Наҗия яшәреп киткәндәй булды. Күчтәнәчләрдән авыз итеп чәй эчкәндә, алар, көлешә-көлешә, ерак еллар хатирәләрен актардылар, бүгенге тормышларына күчтеләр. Дамир Себердә авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган, сәүдә оешмасында механик булып эшләгәндә, беренче шәхси кибетен ачкан, хәзер аларның саны унга җиткән, һәм сәүдәгәрлек аның төп шөгыленә әйләнгән. Орденлы депутат. Яһүд кызына өйләнгән, ике малайлары үсеп килә икән.
Гөбәдияне духовкага куйгач, алар бергәләп кошларга җим сибеп керделәр. Шунда Наҗия укучысының хәрбиләрчә төз атлавына хәйран калды. Моны сизенгән Дамир:
— Аксау сизелмәгәнгә гаҗәпләнәсез бугай, апа, — дип куйды.
— Операция ясаттыңмы?
— Умырткам кәкрәйгән булган. Физик күнегүләр белән үзем турайттым, — диде ул.
Наҗия аны кунарга кыстады, оныгымны, чираттагы дәвалау курсы алу өчен, әле кичә генә хастаханәгә салдык, әтисе белән әнисе шуның янына киттеләр, гөбәдия пешкәч, янына икәүләшеп барабыз, таныштырырмын, диде. Ул кыстаган саен, Дамир ашыгам, кузгалам дип урыныннан торды, тик әллә сүзгә мавыгып, әллә башка сәбәп аркасында, тагын чыгып китә алмыйча калды. Ниһаять, Наҗия аның күзләрендә ниндидер яшерен очкынның уйнап-уйнап алуын чамалады. Ул кунарга да теләми, китә дә алмый иде, ахрысы. Алайса, нигә китмәкче була? Кыланамы, чынмы бу? Күзләрендәге яшерен очкын нәрсә? Ул очкынга Наҗия килеп тә кагылды бугай:
— Әти-әниләрегез ни хәлдә соң? — диде ул, Дамирның алар турында ләм-мим бер сүз әйтмәвенә эче пошып.
Бу сорау кунакның йөзен ачу таш капкан төсле җыерчыкландырып, караңгылатып җибәрде. Ул урыныннан торып, читтәге тәрәзә янына барып басты.
— Хат язганым юк, — диде ул, күзләрен тәрәзәгә төбәп. — Болынкырда безнең ничек яшәгәнне белә идегез...
— Алайса, минем адресны кемнән алдың?
— Казаннан сыйныфташ Наил җибәрде. Ул мине былтыр, ничектер, эзләп тапты.
— Кызык, балалар белән ата-аналар хат язышмый торган заманга да килеп җиттек, — дип куйды Наҗия, үз-үзенә сөйләнгәндәй.
Дамир әллә аны ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салышты, тәрәзә төбендәге гөлләрнең сары чәчәклесен иелеп иснәгәч:
— Бераз әрем исен хәтерләтә, — диде, чәчәк таҗына бармагы белән кагылып-кагылып куйды. — Мин каберемә әрем утыртырга куштым...
— Син ни сөйлисең, Яруллин?! — Наҗиянең ачулы тавышы, зәһәр күз карашы аны сискәндереп җибәрде. — Әле сиңа үлем турында уйларга бик иртә!
— Мин бит каберемә чәчәкләр утыртмаска кушуымны гына әйттем. Үзем дә, яшәвем дә әрем шикелле әче булгач... Ярый, миңа кузгалырга вакыттыр...
Дамир, сумкасын кулына алып, ишеккә атлады.
— Тукта! — дип кычкырды Наҗия, ачыргаланып. Кулы белән күкрәген кысып, акрын гына сулыш алгач, аның күзләренә туп- туры карады. — Син бит нидер әйтеп бетермисең. Күптән күреп торам. Нәрсә бар?
Дамирның сумкасы, шапылдап, идәнгә төште.
— Бар шул, апа... — ул гаепле кыяфәт белән аның каршына килде, калтыранган кулларын, яшерергә теләп, әле чалбар кесәсенә тыкты, әле, кире чыгарып, биленә куйды. — Әйтергә дип килдем. Хәзер батырчылык итә алмыйм. Сезне борчырга тиеш түгел идем дә... — Дамир кинәт аның алдына тезләнде. — Ярдәм итегез миңа!
— Тор! — Наҗиянең аңа бәгырен өзәрлек сүзләр әйтәсе килде. — Ир кеше, дөнья гизеп кайткач, туган җиренә генә тезләнә ала. Яки әнисе каршында...
Дамир озаклап, идәннән аерыла алмагандай, кыенлык белән торып басты. Укытучысы, кырыс карашын туп-туры аның күзләренә төбәп, җавап көтә иде.
— Минем эчемне көне-төне нидер кимерә. Ашавым ашау, эчүем эчү, эшем эш түгел. Йокым бөтенләй качты...
— Нәрсә булды соң? Аңлат.
— Аңлата алсам иде мин аны... Коточкыч бушлык, эчемдә берни дә калмады, янып бетте бугай инде... — Дамир шактый вакыт, карашын идәнгә юнәлтеп, сүзсез торды. — Әллә нинди куркыныч төшләр күрәм. Соңгысы өч мәртәбә керде... Җир йөзендә берүзем калганмын, имеш. Барлык җан иясе каядыр киткән. Очсыз-кырыйсыз соры чүл. Бер генә өй дә, бер генә агач та юк. Минем паспортым, тагын бик кирәкле документларым кайдадыр онытылып калган. Тизрәк китәргә кирәк. Әйберләремне юлларга дип каядыр талпынам. Баскан җирем шундый ышанычсыз — әллә көл, әллә тузан, атлаган саен, тездән батам. Ярдәм сорап кычкырмакчы булам — тавышым чыкмый, соры томан күзләремне томалый. — Дамир авыр сулап куйды, костюмын ычкындырып җибәрде. — Үз гомеремдә бер төшне өч мәртәбә күргәнем юк иде. Өченчесендә авылдагы ак этебез күзгә чалынып алды. Бик еракта әйле-шәйле генә... Ул бит мине мәктәпкә озата, каршы ала иде...
Дамир сөйләвеннән туктады да бүлмә буйлап йөрергә кереште. Наҗия, аның аяк тавышларын тыңлап, дөньясын оныткандай, аска карап утырды. Аннары Дамирның каршына килеп, күзләренә туп-туры төбәлде:
— Минем сиңа шулкадәр ярдәм итәсем килә... Яшермичә генә әйт әле: синең чынга ашмаган, күңелеңне яндырып торучы уйларың бармы?
— Юк. Мин ул яктан тыныч.
— Кешегә барысы да әйбәт кебек тоела. Ниндидер сиздермәгән сәбәпләр аркасында эчендә утлы өермәләр бөтерелә.
Укытучысының һәр сүзе аны көйдереп-көйдереп алгандай итте. Югыйсә, очрашкач, ниндидер зур сөйләшү булачагын белеп килде. Тик сөйләшү ул теләгән якка борылмый иде. Наҗия аңа, сулышы ишетелеп торырлык дәрәҗәдә якын килеп, күзләренә туп-туры карады.
— Миңа үпкәң юктыр бит?
— Сезгә юк.
— Ә башкаларга?
— Белмим инде. — Дамир башын читкәрәк борырга теләде, әмма укытучысының күз карашы аны кадаклап куйгандай тотты. — Өйдә мин бер генә җылы сүз дә ишетмәдем. Мәктәптә «Аксак чәүкә» идем...
— Без сиңа бирергә мөмкиннең барысын да бирдек.
— Акларга тырыштым бит. Сезгә килүем да шуны күрсәтү өчен...
Наҗия, ниндидер эше чыккандай, акрын гына кузгалып китте, Дамирның өстәл читендәге чынаягын уртагарак этеп куйды, аннары аның каршына килеп басты. Карашы уйчанланган һәм нинди дер бер аңлаешсыз күләгә белән өртелгән иде.
— Мин уйлаганымны әйтмичә кала алмыйм, — диде ул акрын гына. — Син тормыш тәмен югалткансың бугай...
Дамир аптырап иңбашларын сикертеп куйды.
— Тормыш тәме?
— Ул тамырлардан килә... Тел белән тоеп булмый торган әчкелт тәм... Канатларың биеккәрәк талпынган саен, ныграк сизелә. — Наҗиягә укучысының сораулы карашы мәктәптән үк таныш иде. Шуңа күрә ул сүзен дәвам итте: — Аягыңа туры басу өчен, нык тырышкансың. Кибетләрең дә табышлы. Сиңа хәзер өченче тормышны башларга кирәк.
Дамирның йөзе яшен тизлегендә үзгәреп китте.
— Ни сөйлисез, апа?! Нинди өченче тормыш?!
Наҗия, күзләрен кысып, аңа төбәлде. Бу хәтәр караш Дамирга таныш, аннан яхшылык көтеп булмый иде.
— Син бит «Мин менә кем булдым!» дияргә кайттың, — диде Наҗия салкын, ят тавыш белән. — Ә нишләп депутат значогыңны такмадың?
— Сез безне тыйнак булырга өйрәттегез, — диде Дамир, сагаеп.
— Молодец, «6иш»ле куярлык җавап бу! Мин күптән түгел булган бер хәлне сөйлим әле. Депутат значогы таккан берәүне кибеттә халык сырып алды. Тетмәсен теттеләр. Шабыр суга батты, мескен. Мин яклап сүз әйткән идем, син аның әниседер, шуңа яклыйсыңдыр, дип минем дә кирәкне бирделәр. Теләсә кайда бик тагып йөрергә тырышма син аны...
— Апа, сез мине мыскыл итәсез! — диде Дамир, үз-үзен кая куярга белмичә.
— Башта тыңлап бетер, балам. Значогың кесәңдә, инженер дипломың белән орденың кесәңдә. Нишләп кесәңдә алар?
— Күкрәк киереп йөрергәмени?
— Ә нигә киермәскә? Кесәңдә күкрәк киерердәй бүтән әйберләр юкмы тагын?
— Нәрсә булсын...
— Намус, вөҗдан, башкасы...
— Их, апа!.. Болай көләсегезне белгән булсам!.. — Шулай диде дә Дамир, сумкасын алып, ишеккә юнәлде.
— Камзулыңны да ал! Мин аны кимәячәкмен...
Дамир, кире борылып, сумкасын куйды. Аның күзләре яшьләнгән, иреннәре калтырый иде.
— Апа, зинһар ышан, мин намуслы кеше, — диде ул, ялварып. — Мин балалар фондына, башкасына акча салам. Мин күп башлангычларга үз өлешемне керттем...
— Институттан соң дәүләт синнән инженерлык эзләнүләре көткәндер, дип уйламыйсыңмы син?
— Эзләнеп карадым мин. Бөтен нәрсә акчага килеп терәлә дә туктап кала.
— Шуннан, олы акча янчыгы тотып, базарга йөгердең. Кесә чистартырга...
— Сез минем бөтен яшәвемне сызып атасыз...
Дамирның йөзе, иреннәре күкшелләнде, ул, күкрәген тотып, үзенә урын таба алмыйча, әрле-бирле йөри иде. Каршына килеп, Наҗия аны туктатты, нәрсәдер эзләгәндәй, йөзенә карап торды һәм йомшак кына итеп чәчләреннән сыпырды.
— Мин сиңа ышанам, — диде ул, ярым пышылдап. — Син андый түгел, әлбәттә.
— Юмаламагыз, хәзер мин мәктәп яшеннән чыккан, — диде Дамир, үпкәләүле тавыш белән башын читкә борып.
— Син эчтән арыгансың, балам. Берни дә җаныңа якын түгел. Тирә-юнеңдә тере мәетләр күп. Аларның чери башлаган исләре сине ярсыта башлаган...
Наҗия Дамирның тынычлануын көтте һәм аның өстән аска юнәлгән карашын тотып алды. Аннары әллә нинди тантаналы тавыш белән бөтенләй көтелмәгән нәрсәләр турында сөйләргә кереште:
— Беләсеңме, җирнең дә бит җаны бар. Ул, йөрәк кебек, бер кысылып, бер киңәеп тибә, тамырлары буйлап яшәү сүле куа. Аның тибешеннән океан-диңгезләрдә тау-тау дулкыннар кубарыла, вулканнар атыла, халыклар күтәрелә, революцияләр, сугышлар чыга, формацияләр алмашына. Кеше шуңа үз өлешен кертә ала. Яфрак калынлыгы гына булса да...
Наҗия, үзе дә сизмәстән, очынып сөйләргә кереште. Аның һәр сүзе җыр кебек йөрәгеннән кайнарланып чыкты, күзләре очкынланды, картлык сипкелләре тамган киң маңгаеннан, йөзендәге җыерчыкларыннан якты җылы нур коелды, чал чәчләре көмеш тузганактай күпереп киттеләр. Гүя ул тылсымлы сүзләре белән ерактан сузылган күренмәс кылларны үзенә җыя һәм дәртле көй итеп чиксезлеккә юллый иде.
Укытучысының сөйләвен бүлдерү аның иң күрә алмаган нәрсәсе икәнлеген белгәнлектән, Дамир авыз ачып бер сүз дә дәшмәде. Турысын гына әйткәндә, ул аны бүлдерерлек хәлдә түгел, хыялый, серле төш күргәндәй, өнсез калып, тыңлап утыра бирде. Наҗия үзе әллә кайчан укыткан балаларның үткәндәге һәм бүгенге тормышларын сөйләде, кемнәрнең нәрсәләргә омтылуларын, нәрсәләргә ирешүләрен, кемнәрнең кызыктыргыч ялтыравыклар артыннан куып, бернигә дә ирешә алмыйча тормыштан китеп баруларын, кайсыларын нинди көч йөрткәнен, кайсыларының күңелләрендәге кадерле омтылышларыннан читләшә барып, аларны үзләре үк һәлак итүләрен ишетеп, Дамир, ят дөньяда йөргәндәй, бер гаҗәпләнде, бер айнып, эсселе-суыклы хәлгә төште, гап-гади тормышларын Наҗиянең тирән мәгънәви бизмәннәр белән үлчәве хәйран калмалы иде. Ул сөйләгән кешеләр арасында Дамирның үз чордашлары да, әти-әниләре буыны да, алардан өлкәнрәкләр дә күп иде. Укытучысы барлап күрсәткән хакыйкатьләрдән Дамир гомере буе табынган кайбер авылдашларының табынырлык- түгеллекләрен аңлады, күзгә бәрелмичә тыйнак кына яшәүче аерым кешеләр аның күз алдында әүлиядай үсеп киттеләр. Ахырда сабырлыгын кызыксынуы җиңү сәбәпле, ул Наҗияне бүлдерер мәҗбүр булды:
— Апа, үзегез укыткан барлык балаларга да аерым дәфтәр ачып, гомер буе язып бардыгызмы әллә?
— һәркайсыгызның тормышы менә монда язылган. — Наҗия кулъяулыгы тоткан кулы белән күкрәгенә күрсәтте дә маңгаен, алсуланып чыккан бит очларын сөртеп алды. — Адәм баласының беркайчан да түләп бетерә алмый торган бурычлары бар. Иленә, халкына, үзен тудырып кеше итүчеләргә... Гадәттә, андый бурычларны мәңгелек яшәү мәгънәләре һәм балалар белән түлилә. Мин, картайган көнемдә бирегә килеп, оныгым белән дә түләргә булдым... — Наҗиянең күзләре яшьләнде, ул күкрәгеннән чы кан кайнарлыкны бик авырлык белән йотып куйды. — Оныгым унике яшендә авариягә эләкте. Билдән түбән хәрәкәтсез ята. Аңа хәзер егерме яшь. Нибары егерме яшь! Мин аны үзем укытам. Аяк очыннан баш түбәсенә кадәр массаж ясыйм, һәр күзәнәгенә төрле дарулар белән... Ике сәгатьтән артык... Хәтта авыр булы тоелгач, чәч толымнарымны кистереп ташладым, һәр көн, сигез ел буе! Врачлар өмет юк дип тиргиләр, үзеңне дә, оныгыңны да интектермә, диләр. Малай белән килен дә алар сүзен тукый Ә мин җиңдем! — Наҗиянең йөзе балкып китте. — Үткән җомгада аның уң аягының бармаклары кыймшана башлады! Син моның ни икәнен аңлыйсыңмы?! Аны аякка бастырган көнем тормышымны иң бәхетле көне булачак!
Наҗия тынып калды. Алар уйга батып шактый утыргач, ул, түбәнчелек белән елмаеп, сүзен төгәлләде:
— Күптән дәрес уздырганым юк иде... Килүеңә рәхмәт, балам. Соңгы дәресемдер инде бу...
— Юк, соңгысы түгел, апа.
— Каян беләсең?
— Минем кабат киләсем була икән әле... Билге алу өчен... Аптыраганнан килгән идем... — Дамир кинәт кенә утырды да, ике чигәсен куллары белән кысып, теше сызлагандай, башын чайкарга тотынды. — Нәрсәдер менә монда гына тора... Әйтә генә алмыйм... Сүтәргә, каяндыр башларга кирәк... Күбесе чын түгел бугай шул... Ничек итәргә икәнен әйтүе кыен...
Дамир тормышының бик мөһим эзенә төшә башлаганын тойды, әмма шундук җепнең очын югалтты. Наҗия кухняга чыгып киткәч тә, ул аны кабат эзләп карады, әмма фикере чуалды, һәм ул моның әле тиз генә табылмаячагына ышанды.
Чакырып биш минут үтмәгәндер, такси килеп тә җитте.
Наҗия әле генә духовкадан алган гөбәдияне, урталай кисеп, яртысын Дамирның сумкасына салды, ниндидер тәм-томнар, үзе бәйләгән йон оекбаш, берничә татарча китап тыкты. Дамирның ай-ваена карамастан, подъездга ук озата төште. Машинаның ишеген ачканда, Дамирның аны кысып кочаклыйсы килде, әмма, күңеленнән бик теләсә дә, арадагы ниндидер күренмәс илаһи пәрдә аякларын атлатмады, кулларын күтәртмәде. Дамир күзләренең ачытуын сизде, зиһене бөтенләй таралды, теленә бер генә җылы сүз дә килмәде. Наҗиянең керфекләренең дымлануын күргәч, күңеле бөтенләй ерылып китте:
— Апа,тагын күпме җирләр аера инде...
— Юк, балам... — Наҗия тирән итеп сулыш алды. — Без бергә. Ара да юк, вакыт та юк. Бөтенебез бөтенебездә без...
Наҗия, такси күздән югалгач та, шактый вакыт басып торды. Болытлар арасыннан кыеклап сузылган кояш нурларында елтырап эре яңгыр тамчылары төшә башлагач кына керергә кузгалды. Лифтка утырмыйча, үз аягы белән өченче катка күтәрелгәндә, йөрәгенең бер мәртәбә дә сиздермәвенә хәйран калды. Ул, ишектән керү белән түргә узып, тәрәзәне ике якка киереп ачып җибәрде. Дым сеңгән тыгыз җил бүлмәгә тулды, шуны гына көткәндәй, яңгыр яварга тотынды. Тоташ ташкын булып шаулаучы яңгыр тамчылары, корылыктан әлсерәгән яфракларның куанышып шыбырдашулары, җилнең аларны бер-берсе белән кочаклаштырып шаяруы Наҗиянең күңеленә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде. Ул, әллә никадәр еллар кичеп, меңнәрчә чакрым юллар узып килгән бүләк камзулны кулына алып, битенә терәде. Камзул сабый баладай йомшак, җылы һәм тәмле исле иде...