СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәнис Яруллин "Зәлифә ире"

Минем хәзер үз исемем юк. Чын-чын, мине Зәлифәнең ире дип кенә йөртәләр. Баштарак мин үз исемемнең онытылуына хурлана идем, төптәнрәк уйлап карагач, моның белән хурланырга түгел, горурланырга кирәклеген аңладым. Нигә горурланмаска? Минем Зәлифәм Казанда иң мәртәбәле кешеләрнең берсе. Аның янына керү өчен, министрга язылгандай, алдан ук чиратка язылалар. Чиратлары җитсен өчен, кайберәүләр мине юмалый, коньяк ише нәрсәләр алып килеп, саллы якка салам кыстыра. Ни әйтсәң дә, мин хатынның секретаре сыманрак кеше. Ә зур начальниклар янына секретарь рөхсәтеннән башка үтеп кара син! Кайсы ишектән кергәнеңне оныттырырлар. Билгеле, сез минем Зәлифәмнең кем булуы белән кызыксынасыздыр. Күпләрегез аны атаклы артист яки даны ерак таралган язучы дип уйлыйдыр. Юк, минем Зәлифәм янына автографлар сорарга килмиләр. Тегүче ул, тегүченең дә ниндие әле. Ә бит бар иде аның да энәгә җепне ничек сапларга белмәгән чаклары.
Серне чишкәч чишим инде, Зәлифәмнең бу сәләтен ачуга мин сәбәпче булдым. Ничек дисезме? Сөйлим- сөйлим, барысын рәттән сөйлим...
Иң беренче шуны әйтеп китим, Зәлифәм минем бик кечкенә буйлы. Бер йомарлак май кебек кенә. Кесәгә салсаң — кесәгә сыя, учка йомарласаң — учта югала. Шуңа күрә мин аны яратып «бәләкәчем» дип йөртәм. Үзегез беләсез, кечкенә гәүдәле хатын-кызга кибетләрдән рәтле- башлы әйбер табармын димә. Буе туры килсә, иңнәре ярамый, иңнәре таман икән, фасоны балаларныкы була. Кибеттән кием-салым алып кайткан саен өебездә күз- яшь. Хатын күзендәге яшь минем йөрәктәге таш инде ул. Йөрәктәге ташка күпме түзәргә мөмкин? Юк, мин әйтәм, Зәлифүш, ярамый болай. Алып кайтам тегү машинасының иң кәттәсен. Үзеңә кирәкле киемне тек үзең.
— Син нәрсә? — ди Зәлифәм. — Көләсеңме? Кием тегү түгел, ямау ямый белмәгәнне.
— Ничава, — дим, — аюны да өйрәтәләр.
— Өйдә кол иткәнең генә җитмәгән, инде өч тиенлек күлмәкне дә үземнән тектерер идеңме?
«Кол» дип арттыра Зәлифәм. Бу сүзләрне ул үзе әйтми, ачуы әйттерә. Өй эшләрен без гел икәүләп башкарабыз: бәләкәчем кер юса, су җылытыр өчен колонкасын мин кабызам. Шырпысын-ниен сызып. Телевизор, суыткыч ише нәрсәләр ватылса, телефоннан мастерны мин чакырам. Балалар тәрбияләүне әйткән дә юк, көндәлекләренә гел үзем кул куям. Менә бит ул дөнья ничек бара. Мин фәлән эш эшләдем дип күкрәк кагып йөрмәгәч, хатын-кыз аны аңламый. Ярар, аңламыйлар икән, алар эше. Шулай да мин тегү машинасының иң кыйбатлысын алып кайтып куйдым. Егерме алты төрле эш башкара торганын. Текмәсә текмәс, ашарга сорамас. Кешеләр укымаганга да китаплар җыя бит, минем кай ягым бүтәннәрдән ким?
Машинаны алып кайтуын кайттым, ләкин соңыннан үкенергә туры килгәләде. Зәлифәм шуны алган көннән урынны аерым җәя башлады. Бераздан аерым ашауга күчтек. Ул үзенә коймак пешерсә, мин йомырка кыздырам. Ә борынга коймак исе керә генә бит, каһәре. Чыдар әмәл юк. Шулай да сер бирмим. Тәмләп ашаган булам. Үзем әле хатын белән килешеп булыр дип юанам. Күңелен йомшартыр өчен, хезмәт хакы алган саен, ефәгеннән, йоныннан дигәндәй, матур-матур күлмәклекләр бүләк итәм. Рәхмәтен иртәгә әйтергә калдырып, күлмәклекләрне шкафка куя бара бу. Шкаф тартмаларында алып кайткан тукымаларыма урын кал магач, Сигезенче мартка дип алган бик матур ефәкне өстәлгә җәеп салдым:
— Карале, Зәлифүш, — дим, — боларга көя төшмәс микән?
— Синең нефтьтән ясалган нәмәрсәңне нишләп көя ашасын? — ди бәләкәчем зур ачу белән.
— Алай димә, матурым, — мин әйтәм, — современный көяләрнең ояты юк. Нефтен-йонын тикшереп тормыйлар, рәттән сыпыралар. Әрәм булмагае.
— Кызгангач алмаска иде, — ди бу.
— Кая инде кызгану! И юләрем минем. Телисеңме, күз алдында бөтенесен тотып утка ыргытам.
— Үзеңнеке булгач ыргытырсың. Хәзер мин аларны ательега илтеп ташлыйм...
һәм Зәлифәм, күлмәклек тукымаларның иң матурларын сайлап, Казан каласының югары класслы ательесына китте. Ике арада боз эри башлаганны күреп, минем күңелгә җылы йөгерде.
— Бер айдан күлмәкләрне киеп карарга килергә куштылар, — дип, чуртан эләктергән балыкчыдай сөенеп кайтып керде ул. Әйтерсең без яңа гына үбешеп аерылышкан, миңа карата шундый ягымлы.
Ләкин бәләкәчем иртәрәк сөенгән икән әле, бер ай түгел, йөгерә-йөгерә ике ай үтеп китте. Көннәр күбрәк үткән саен, Зәлифәмнең чыраенда хәсрәт буразналары тирәнәйде.
Көннәрнең исәбен, айларның чутын югалткач, ниһаять, бәләкәчемнең күлмәкләрен тегеп бетерделәр. Зәлифәмнең ательедан кайтканын ул көнне озак көттем. Кич җитте, караңгы төште. Күктәге йолдызларны хәтерләтеп, шәһәр утлары кабына башлады. Көтеп-көтеп карчыгым кайтмагач, эчкә шом йөгерде. Әллә, мин әйтәм, күлмәкләренә кызыгын берәр җирдә бәреп үтерделәрме? Беткәнмени шәһәр җирендә хулиганнар!
Эзләргә чыктым. Инде ательелар ябылган. Каян эзләргә? Бала чакта бозау эзләп йөрүләрем исемә төшеп, күңелем тулып китте. Шәһәр эче авыл болыны гына түгел шул, әмма таптым бәләкәчемне. Бер аулак тыкрыкка кергән дә елап утыра бу. Үкси-үкси шешенеп беткән. Йөрәем жу итеп китте:
— Ни булды, бәләкәчем, әллә күлмәкләреңне хулиганнар тартып алдымы? — дим.
— Чуртым алсынмы ул ательеда теккән күлмәкләрне, — ди күгәрченем, мышкылдавыннан көчкә тыелып. — Күлмәкмени болар. Капчык! Хәтта капчыкка да ярарлык түгел, җир битләр. Җитмәсә, никадәрле акча түләттеләр.
Сабыр төбе сары алтын, дип юкка гына әйтмиләр шул. Басылды Зәлифәм, тынычланды. Күлмәкләрен юешләнмәгән күз белән карарлык хәлгә килде. Ләкин ничек кенә карама, өч күлмәкнең берсенең рәте-чираты юк иде. Берсенең җиңен кыек утыртканнар, икенчесенең якасын. Өченчесе иңгә эләгеп торырлык түгел, муен уемтасына минем Зәлифәм кадәрле өч кеше сыярлык. Бил дигән нәрсәнең кайдан башланып, кайда беткәнен теккән кешесе үзе дә әйтә алмас, мөгаен. Бу күлмәкләрне киеп бер- ике сәгать каршыңда йөрсә, фәрештәдәй хатының җен булып күренә башлар.
— Бәлки, сиңа гына шундый начар тегүче туры килгәндер, калган күлмәкләреңне икенче остага илтсәң... — ди башлаган идем, пианинога караган малаебыз төсле итеп миңа карап куйды:
— Илтәм, көтеп тор. Аннан бөген кеше акырып чыга. Боларын илткәнгә дә үкенеп бетә алмыйм әле.
һәр яманлыкның бер яхшы ягы була дигәндәй, күлмәкләрен боздырып кайту ярады тагын: елап туйгач, ачуы басылгач, бәләкәчем мин алып кайткан тегү машинасын ипләп-ипләп ачып карый башлады. Баштарак яңа абзарга керергә курыккан сарык сыман өркебрәк маташкан иде, тора-бара кыюланды. Иң элек яулык читләре бөкте. Ертылган-искергән җәймәләрен рәтләде.
Келтер-келтер әйләнгән машина тавышы ошап киттеме, әллә бу эшне булдыра алырына күңелендә ышаныч тудымы — Зәлифәм ательеда тектергән күлмәкләрен сүтеп ташлады. «Барыбер шуннан артык бозылмас, ничу куркырга», — диде ул.
Чынлап торып еласаң, сукыр күздән яшь чыга. Ә минем Зәлифәм, шөкер, сау-сәламәт кеше. Кулы бар, аягы бар. Теләк кенә җитми иде. Инде менә теләк дигәне дә дөрләп кабынгач, кулында ут уйнатырга тотынды. Кайчакларда шикләнеп карап куям моңа: әллә, мин әйтәм, элек тә теккәне булды микән, дим. Әнә ич, куллары ничек ябышып тора. Ательедан алып кайткан теге капчык рәвешле нәрсәләр күлмәк рәтенә керә башлады тәки.
Әйе, бер дигән иттереп тегеп чыкты ул аларны. Алар гынамы соң: өйдә Зәлифә сүтеп текмәгән нәрсә калмады. Аның бу осталыгын күршеләр дә белеп алдылар. «Зәлифүш, миңа да үзеңнеке кебек матур итеп бер күлмәк тегеп бир әле», — дип, ял көннәрен көтеп торалар. Зәлифәм минем кеше сүзен аяк астына сала торганнардан түгел, һәркайсының әйберен алып кала.
Менә шулай тарала башлады Зәлифәмнең даны. Хәзер минем урамга чыгар хәлем юк: «Әнә Зәлифәнең ире», — дип төртеп күрсәтәләр. Төртеп күрсәтүчеләре кемнәр диген әле? Казанның иң чибәр, иң модный хатын-кызлары! Менә эшләр кая китте бит, ә?!