СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Болгар халык әкияте "Бай белән ярлы" (Рәшит Гариф тәрҗемәсе)

Элек заманда бер фәкыйрь чүлмәк белән сату итүче байга эшкә ялланган, ди.
Айлар, еллар үткән, ләкин бай үзенең хезмәтчесенә эш хакы түләми икән. Ул аңа акча урынына кыңгыраулы бер барабан гына биргән. Мескен фәкыйрь нишләсен? Үзенең зарын кемгә сөйләсен?
«Шунда ишәген бирсә дә ярый иде бит. Ел буе хезмәт итеп, никадәр чүлмәкләр ясап, бер тиен акча да эшли алмадым», — дигән ул, кайгырып.
Кыңгыраулы барабанын алган да байдан чыгып киткән. Бара торгач, кич җитеп караңгы төшә башлаган. Кинәт ул үзенең каршысына аю биетүче белән аю килүен күргән.
Фәкыйрь аю биетүчегә үзенең кайгысын сөйләп биргән һәм аннан:
— Инде миңа нәрсә эшләргә? Бу кыңгыраулы барабанның миңа ни хаҗәте бар? — дип сораган. Гарьлегеннән ул аны тоткан да җиргә ыргытып бәргән. Ә барабан чыңгылдый-чыңгылдый тәгәрәп киткән. Аюга бу бик ошаган. Ул аягы белән барабанга сугып алган —бум! итеп тавыш чыккан. Тагын, тагын бәреп алган — бум, бум!
Аю тагын бәргәләргә, шатлыгыннан үкерергә тотынган.
— Тукта! — дигән аю биетүче. — Мин синең хуҗаңны ничек итеп акылга утырта белермен. Әнә күрәсеңме теге җил тегермәнен? Хәзер шунда барабыз да йоклыйбыз. Бер дә борчылма, ә иртәгә иртән син үзеңнең хезмәт хакыңны алырсың.
Шуны әйтергә кирәк: таң атканда нәкъ шушы тегермән янындагы юлдан чүлмәкче бай базарга барырга тиеш икән.
Икенче көнне, чүлмәкче бай юлда күренүгә, аю биетүче аюга барабанны биргән дә:
— Бар әле, барабан уйнап байның күңелен ач! — дигән.
Кинәт аю барабанга суга-суга үкерергә тотынган. Моны ишетеп, бай куркуыннан ишәкне кыйный-кыйный куа башлаган. Билгеле инде, ишәк ишәклеген итә. Баскан җиреннән бер адым алга да, артка да кузгалмаган. Бай суккан саен: «И-и-һо-һо!» — дип кычкыра икән.
Ә аю, тегермәннән чыгып, туп-туры бай янына килә башлаган.
Нишләргә? Бай йөктән сикереп төшкән дә, алга-артка карамыйча, тотынган йөгерергә.
— Тор инде, дускай! — дигән аю биетүче фәкыйрьгә. — Синең чүлмәкләрең үзеңә кайтты. Тизрәк базарга барып сатарга кирәк аларны.
Фәкыйрь тегермән эченнән чыккан. Чыкса, ни күзе белән күрсен — җигелгән ишәк юлда үлән чемченеп тора, ди. Ә арбага тау кадәр итеп чүлмәкләр төялгән, ди.
— Менә сиңа хезмәт хакың, — дигән аю биетүче, — ә бу барабаныңны миңа бүләк итәрсең. Ул безгә күп файда китерер.