СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәүбанова "Акыллы Куян"

Төлке белән эт урманда очрашканнар. Эт тук, матур, йоннары елкылдап тора, төлкенең эче эчкә ябышкан, кабыргалары беленеп тора икән.
Төлке әйткән:
—Шундый матур булуыңның серен әйт әле,— дигән.
Аңа каршы эт:
—Минем хуҗам бар. Ул мине ашата, эчертә, җылы ояда йоклата, мин шуның өчен турылыклы хезмәт итәм, ул мине берәүдән дә курыкмаска, батыр булырга өйрәтә,— дигән.
Төлке эткә бик кызыккан. Аның да хуҗалы буласы килгән. Киткән бу шулай урман буйлап, үзенә хуҗа эзләп. Бара торгач, каршысына аю очраган.
—Аю абзый, минем хуҗам бул,— дигән.
Аю риза булган.
Яши болар икәүләп. Бергәләп ауга йөриләр, бергәләп ашыйлар, бергәләп йоклыйлар, ди.
Шулай итеп җәй үтеп киткән. Аю кышкы йокыга әзерләнә башлаган. Төлке дә йокларга әзерләнә башлаган. Икесенә зур түшәк түшәгәннәр, зур юрган әзерләгәннәр. Төлке аюның кочагына кереп яткан. Аю яту белән рәхәтләнеп гырлый-гырлый йоклап киткән. Төлке төнлә йоклый, көндез һич кенә дә йоклый алмый икән. Шулай берничә көн түзгән бу. Аюга рәхәт, тәпиен авызына капкан да, йокы аралаш шуны кәнфит урынына суыра икән. Аңа карап төлке дә тәпиен суырып караган, ашыйсы килүе басылмаган. Аптырагач, аюның корсагын ялап караган, тамагы туймаган.
Төлке аюны калдырып, тамак ялгарга ни дә булса табып булмасмы, дип, тагын урман буйлап киткән. Кишер кимереп утырган куянны очраткан. Төлке куянны тотып ашамакчы булган, тик куян аның маңгаена кишер ыргыткан, төлке авырткан маңгаен уган арада, куян әллә кая качып котылган. Төлке аптырагач, кишерне кимермәкче булган, әмма бер тәмен дә тапмаган. Шуннан соң кишерне алган да:
—Аюны уятырга менә дигән әйбер бит бу! — дип, кишерне йоклап яткан аюның маңгаена җибәргән. Аю тәмле төшләр күреп ята икән, сикереп торган да үкереп оясыннан чыккан. Җир тетри, дип курыккан, бичара. Җирнең тетрәмәвен белгәч, авырткан маңгаен кашырга тотынган. Кишерне әйләндереп-әйләндереп караган да тәпие белән сытмакчы булган. Кишер телгә килгән:
—Аюкаем, матуркаем, зинһар, тимә миңа, мине җә залыйсың килсә, җиргә генә күм, эһ тә итмәм, чыдар мын,— дигән.
Аю ул әйткәнчә эшләгән. Яз җиткәч, кишер тишелеп чыккан да зур булып үскән. Шуннан соң аю белән төл ке кишерне икесе ике якка тарта башлаганнар.
Аю:
—Кишер минеке, мин аны җиргә күмдем,— ди икән.
Төлке:
—Юк, минеке, чөнки синең маңгаеңа мин чәпәдем,— дигән.
Сугышып ук киткәннәр.
Ә куян, аю белән төлкенең сугышканын күреп, ки шерне тартып алган да, җырлый-җырлый, балалары яны на кайтып киткән.
Аю белән төлке һаман да кишерне бүлә алмыйча су гышалар, имеш.
Ә куянга шул гына кирәк. Ул тамагы тук булгач, рә хәтләнеп яши икән.