СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Болгар халык әкияте “Патила”
Җәйнең бер эссе көнендә, көтүче үзенең көтүен куе имәнлеккә — күләгәле урынга алып киткән. Бер ялкау сарык көтүдән артта гына килгән-килгән дә бөтенләй туктап калган. Ул, ялгыз агач күреп, күләгә астына кергән дә үз-үзенә:
— Минем өчен шушы күләгә дә бик җиткән. Нигә миңа алар артыннан ияреп йөрергә? Ятам да шушында ял итәм! — дигән.
Нәкъ шул чакта кайдандыр ач бүре килеп чыккан. Ул сарыкны шундук күреп алган да, бер-ике сикерүдә, аның янына килеп тә җиткән.
— Сарык, мин сине ашыйм! — дигән бүре.
Сарык куркуга төшкән һәм шул чакта гына көтүдән калуына бик нык үкенгән. Ләкин куркуын сиздермәскә тырышкан.
— Ашавын ашарсың, бүре кода, — дип җавап биргән ул, — ләкин хәзер түгел. Таңга кадәр калдырып тор син мине. Мин көтүлектә йөрермен, үлән ашармын, симерермен.
— Ә иртәгә иртән мин сине каян табармын? — дигән аңсыз бүре.
— Кайгырма, шушында агач төбендә үк көтеп торырмын, — дигән сарык.
— Ә синең исемең ничек?
— Патила.
— Ярый, кадерле Патилам, алайса көтүлегеңә бар, күп итеп үлән аша, симер. Ә иртәгә төш вакытында мин яңадан монда килермен.
Бүре урманга кереп юк булуга, Патила үзенең иптәшләре янына йөгергән...
Икенче көнне бүре шул ук урынга килеп караса — сарыктан җилләр искән.
— Кайда син, Патилам? Пати-ла! Пати-и-ила! — дип чакырган ул аны.
Көтүче бүренең тавышын ишетеп алган да аңа этләрен өстергән, бүре көчкә-көчкә генә качып котылган.
Ә Патила бүренең тавышын танып алган да: «Бу — мин, бу — мин, Патила! Ләкин, бүре кода, хәзер синнән курку юк инде, мин хәзер иптәшләрем белән бергә көтү арасында ятам», — дип куанган.
2024-01-23 15:11