СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рус халык әкияте “Төлке белән көртлек”

Төлке, агач башында утыручы Көртлекне күреп, болай ди:
— Исәнме, Көртлек дускаем! Тавышыңны ишеттем дә хәлеңне белергә йөгердем менә.
— Көрт-көрт-көрт, рәхмәт яхшы ниятеңә, — ди аңа Көртлек. Төлке Көртлекнең сүзләрен ишетмәмешкә салыша:
— Нәрсә дисең, Көртлеккәй, ишетмәдем? Дускаем, син нишләп гел агач башында гына утырасың? Җиргә төш. Бераз чирәмдә йөрерсең. Рәхәтләнеп сөйләшербез. Мин агач башыннан синең сүзләреңне дә ишетеп бетермим.
— Җиргә төшәргә куркам мин. Без кошларга куркыныч анда, — ди Көртлек.
— Әллә миннән куркасыңмы?
— Синнән булмаса, башкалардан куркам. Җәнлекләрнең төрлесе бар бит...
— Курыкма, Көртлеккәем. Хәзер яңа указ чыкты бит. «Җир йөзендә тынычлык урнашсын» диелгән анда. Кош-кортлар, җәнлекләр бер берләренә тими хәзер, тату яшиләр, дускаем.
— Менә шәп булган, — ди Көртлек. — Указ чыкканга хәтле булса, әнә теге, монда таба йөгергән этләрдән качып киткән булыр идең. Ә хәзер бернинди куркыныч юк.
«Эт» сүзен ишетүгә, Төлкенең колаклары тора. Кача башлый.
— Нәрсә булды? Нигә куркасың? — ди Көртлек. — Яңа указ чыкты бит. Этләр төлкеләргә тими хәзер.
— Ышан син аларга! Бәлки, алар турында ишетмәгәннәрдер! — Шулай ди дә Төлке табанын ялтырата.