СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фарсы халык әкияте "Малай белән балык"

Моннан күп еллар элек күкнең зәңгәр көймәсе астында, урман буендагы кечерәк кенә өйдә ир белән хатын яшәгән. Аларның малайлары булган.
Шулай беркөнне хатын улына болай дигән:
— Кара әле, улым, әтиеңә булыша башларга вакыт инде сиңа. Бүген безнең ашарыбызга бернәрсә дә юк. Диңгездән балык тотып кайтыр идең.
Малай ятьмә алган да диңгез буена киткән. Ятьмәсенә бик матур алтынсу кызыл-күгелҗем балык эләккән. Шунда Балык моңа кайгылы күзләре белән караган да кеше тавышы белән сүз салган:
— Мине диңгеземә җибәрсәнә. Моның өчен сиңа тылсымлы кайчы бирермен. Ул кайчы белән нәрсә өлгесен генә киссәң дә, чын әйбергә әверелер.
Малайның Балыкны диңгезгә җибәрүе булган, кулына каяндыр кайчы килеп эләккән. Ул да түгел, якындагы агачтан бер зур сары яфрак килеп төшкән. Малай шул яфрактан бик шәп сарай өлгесе ясаган. Караса, сарай өлгесе зурая, үсә башлаган, тора-бара ул бик зур һәм мәһабәт алтын сарайга әверелгән. Малай, җирдәге сары, яшел, кызыл, көрән яфракларны җыеп, алардан чәчәк, үлән, агач өлгеләре ясый башлаган. Шунда ук болардан әлеге алтын сарай тирәсендә хуш исләр аңкытып торган матур бакча барлыкка килгән.
Малай тизрәк өенә йөгергән. Әнисенә, әтисенә һәм үзенә кәгазьдән кием-салым өлгесе әмәлләгән. Карыйлар, өсләрендә — хәйран калырлык ефәк тә бәрхет киемнәр. Шуннан алар алтын сарайга күчкәннәр дә һәммә кешедән дә баерак, рәхәтрәк яшәп киткәннәр.
Әмма күп тә үтми, малайга күңелсез була башлаган. Аңа хәзег бакчадан чыгарга рөхсәт итмәгәннәр, элекке иптәш малайлары белә.- дә уйнарга ярамаган. Шулай итеп малайга уйнарга иптәш калмаган.
Аның өстенә әнисе: «Кыйммәтле кием-салымны саклап ки, комда аунама, пычранма, тегеләй итмә, болай итмә!» — дип, гел тыеп кына тора икән.
Бер төнне малай бүлмәсеннән шыпырт кына чыккан да диңгез буена йөгергән. Анда ул, әлеге Балыкны чакырып, кычкыра башлаган:
— И минем алтынсу кызыл-күгелҗем Балыгым! Кайда син? Миңа ярдәм итсәнә, Балыккай, минем элекке тормышымны кайтарсана!
Балык бик тиз йөзеп килгән һәм әйткән:
— Бик хуп. Әйдә, синеңчә булсын, минем кечкенә дустым! Син хәзер бай да, дәрәҗәле дә. Ләкин үз көче белән табылмаган байлык кешене бәхетле итми. Кояш чыгу белән, кайчыны диңгезгә ыргыт та өч тапкыр сызгыр. Шуннан соң яңадан бәхетле булырсың.
Кояшның беренче нурлары күренә башлау белән, малай кайчыны диңгезгә ташлаган да өч тапкыр сызгырган.
Ул өенә кайтканда, алтын сарайның эзе дә калмаган. Алачык ишеге төбендә аны әнисе элекке кебек елмаеп каршы алган, ди.