Элек тегүчеләр, авылдан авылга, өйдән өйгә йөреп, кешеләргә кием теккәннәр. Шулай бервакыт Томас исемле тегүче үзе тукталган йортның хуҗабикәсе белән сөйләшә-сөйләшә эшләп утыра, ди. Хуҗабикә кечкенә савытка каймак салган да, йорт иясенә дип, бусага төбенә чыгарган. Томас көлеп:
—И-и, әллә сез җыен йорт иясе, эльф һәм феяларга ышанасызмы? — дигән. — Юк нәрсә алар. Менә мин үз гомеремдә берәр феяны очратсам, кызык өчен шешәгә тыгып куяр идем!
Ул арада кич җиткән. Биштәренә кайчысын, энәсен- җебен, хуҗабикә биргән ит бәлешен салып, тегүче өенә кайтырга чыккан. Тик менә бәла! Юл өстендәге ниндидер киртә аша сикергәндә, биштәреннән кайчысын төшергән бу. Эзләргә керешкән. Юк кына, ди.
—Их, фонарь булса ичмасам, — дип ыңгырашкан Томас. Әйтеп тә бетергән, ерак та түгел җемелдәп балкыган ут күреп алган. Сөенеченнән:
—Әй, фонарьлы! Монда кил! — дип кычкырган.
—Үзең кил, үзең кил! — дип чыркылдап көлгән бер тавыш.
Томас ут ягына киткән. Тик серле ут та бер урында тормый, ди. Әле сүнә, әле балкый. Йә ерагая, йә якыная. Тегүче ут артыннан йөреп хәлдән тайган, әллә нинди чытырманлыклар кичкән, ләмнәргә буялып беткән. Таң атып, кояш чыкканда исә, ул һаман да үзен озатып җибәргән хуҗабикә йортының ишегалдында, имеш. Югалган әйберләре дә янәшәсендә генә чирәмдә таралып ята, ди. Хуҗабикә бик жәлләгән Томасны. Ашаткан, киемнәрен чистарткан. Шулай да:
—Йә, утырттыгызмы феяны шешә эченә? — дип әйтмичә түзмәгән, ди.