СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Хәбир Ибраһим "Авыл килене"

Нәфисәнең шушы йортка килен булып төшкәненә дә инде утыз ел вакыт узган.
Бу татар киленнәре ни генә күрми, диярсең, билләһи. Бер генә дә яхшы ягы юк бит тормышының — гел тавыш, гел гауга. Ире исән чагында исерек ире кыйнады: йә ул аның башын бәреп ярды, йә кулын сугып сындырды. Хәзер әнә каенанасы «кыйнарга» уйлаган — улы, килене, оныклары белән яшәгән нигезне, йортны инде күптән авылда яшәмәгән кызы Гөлзиягә яздырып кайткан. Нотариусларына ни әйтергә! — тикшереп, карап та тормыйлар, йортта кемнәр яшәгәнен дә сорамыйлар, акча түләсәң, булмаган мөлкәтеңә дә варис итеп яздырып куялар. Нотариус дигәннәренә барып, сөйләшеп тә, аңлашып та карады ул, тик нәтиҗәсе генә булмады, һәр сүзендә Аллаһы исемен кушып сөйләгән нотариус абзый да, ияк астында үскән бер уч сирәк сакалын сыпырып: «Ходайдан сорарга кирәк, апа, барысы да Ходай кулында!» — дип тәкрарлавыннан ары уза алмады.
Гөлзиягә бу иске авыл йорты ниемә кирәк булды икән соң? Ул шуны аңламады. Авылга сирәк кайта, кайтса да, кунак булырга гына. Ә кунакны кем каршы ала? Килен! Кунакны кем сыйлый? Сиксән яшьлек әби чабып йөрмәс бит инде! Билгеле инде, килен, авыл килене! Гөлзиянең У. өлкәсендә өч бүлмәле менә дигән яхшы фатиры, умырып акча ала торган булдыклы ире дә бар юкса. Юк шул, тамак туйса да, күз туймый,, диләрме әле!
Ышан хәзер кешегә! Әнә күрше урамдагы Зөлфияне ничә ел яшәгән өеннән куды да чыгарды каенанасының энесе. Ире чәнчелеп үлде, ә йорт каенана исемендә булган. Башта карчык йортны килене Зөлфия исеменә язарга уйлаган. «Нишләп син киленнәргә йорт язасың? Бу бит безнең туган нигезебез!» — дип, энесе кайтып тавыш чыгаргач, тегесе тоткан да йортны туганы исеменә язган. Апасы үлгәч үк, энесе йортны сатты. Авыл йортын әллә ни зур бәһагә сатып булмый, шуңа күрә киленгә бик аз өлеш чыкты, ул шул юл акчасы гына булып калды. Мескен Зөлфия, бар булган мал-мөлкәтен кечкенә уазикка төяп, күзе кая күрә шул якка юл алды. Әле ярый бала-чагасы юк, алары белән нишләп беткән булыр иде микән?! Шундый ук бәхетсез киләчәк Нәфисәне дә көтә түгелме?! Бу шикле уйлар аны ачы газапка салды, күңеленә шом булып кереп ятты. Һәм иң хәтәре шул: аның шикләнүләре бераздан чынга аша башлады. «Сеңлем, син ничек уйлыйсың соң?! Без бит абыең Мансур белән ничә еллар шушы йортта тормыш иттек, ике бала үстердек. Ничек итеп син йортны үзеңә яздыра алдың соң? Минем белән сөйләшмәдең, киңәшмәдең, миннән рөхсәт сорамадың. Ни эш бу?!» — дип, ул аңа бер тапкыр зарланып та карады. Әллә ул аның кәефсез чагына туры килде, әллә киленнең әйткән сүзләрен ошатмады, Гөлзия артык кәнфитләнеп тормады, тупылдатып: «Вакыты җиткәч күрерсең! Йорт минем исемдә: җаема тормасаң, өйдән куып чыгаруым да бар әле!» — дип акырды...
Тумышы белән Нәфисә бу яклардан түгел, Саба ягыннан. Бу Дәвеш авылына аны ире алып кайтып адаштырды. Мансур белән ул заводта эшләгәндә танышты. Баштарак калада төпләнеп калырга тырышсалар да, соңыннан барыбер авылга кайтып аудылар. Ике бала белән тугыз метрлы кысан бүлмәдә яту туйдырды. Калада гына түгел, колхозда да эш җитәрлек. Хәер, Нәфисә үзе дә коеп куйган сала кызы бит, авыл тормышына ияләшү аңа әллә ни авыр булмады. Мансурның кай ягын ошаткандыр, Нәфисә әле дә шуны аңлап бетерә алмый. Бер караганда искитәрлек, шаккатарлык җире до, егылып китәрлек чибәрлеге дә юк иде үзенең! Ач яңаклы, чандыр кыяфәтле, әби авызлы җәмәгате аны әллә нигә генә алгысытты, ничектер үзенә карата алды. Өйләнешеп, балалары тугач, хатынына кем икәнлеген күрсәтте ул, хәер! Калада яшәгәндә, ул әле үзен сабыр, тыйнак тотты, ләкин хатынын, гаиләсен авылына алып кайтып, әзрәк ис алгачтын, ул бөтенләй үзгәрде. Яхшыга түгел, начарга, билгеле. Аның дорфалыгына, мәгънәсез кыланышларына тора-тора шаклар катты, һәм ул гел анасына сыенды, аның сүзен генә сүз итте. Нәгыймә дә, олы кеше буларак, уртада тора алмады. Гел улын яклады. Мондый хәлдә шундый гаугалы йортка килен булып төшкән ике балалы хатынга нишләргә кала соң?! Бер генә юл: түзәргә.
Утыз ел узды да китте. Балалар үсте. Кызы Әнисә кияүгә чыкты, Фәнисе авылда калды. Бер караганда искитәрлек сөенечләр дә, шаккатарлык вакыйгалар да булмады кебек. Гади генә авыл тормышы. Мондый тормышта меңләгән кеше яши һәм алда да яшәячәк. Аның күңеленә кереп калган, йөрәгендә тирән эз калдырган бер зур яра бар, ул да булса, иренең үлеме булды.
Мансур авыру кеше иде. Гомере буе зыяндаш авыруы, ягъни эпилепсия белән җәфаланды. Тиктомалдан гына ава да китә, шуннан соң аның бөтен гәүдәсе калтырана башлый, авыз кырые күбекләнә, күзләре акая. Приступ чагында, телен тешләмәсен дип, ул иренең авызына тимер аш кашыгы кыстыра торган иде. Яшьрәк чакта андый хәлләр елга ике-өч мәртәбә булса, соңгы елларда ул ай саен кабатлана башлады. Ә үләсе елны бер генә тапкыр булды, һәм шул соңгысы аны бу якты дөньядан алып та китте инде...
Эчәргә ярамый иде аңа, ә ул эчте. Эчүе айлар буена сузылды. Бер сүз әйтерлек түгел, шундук йодрык төйни башлый. Каршы әйтсәң дә, каршы әйтмәсәң дә килеп ябыша, сүккән һәм хәтта елмайган өчен дә хатынына кул күтәрә иде. Айныгач, гаебен бик тиз аңлый, песи кебек: «Әнисе, нәстә эшлим?» — дип, Нәфисәсе артыннан ияреп, сырпаланып йөри. Табигате белән яхшы күңелле булган Нәфисә дә үпкәсен тирәнгә җибәрми, җәберләүчесен тиз арада кичерә торган иде. Авыл җирендә үпкәләп, айлар буена сөйләшмичә торырга вакыт та юк шул: терлеген карарга, сыерын саварга, ашын пешерергә, идәнен юарга кирәк. Баласының эчүе, тәгәрәп егылуы каенананы да бик борчыды, билгеле, ләкин ул гаепне нигәдер үз баласыннан түгел, ә киленнән күрергә яратты. Берәр нәрсә булса: «Мансурым сиңа өйләнгәнче эчми дә, егылмый да иде, син генә харап иттең баламны!» — дип, гел шулай ризасызлыгын белдерде.
Мансур иртән югалды. Иртәнге өчтә торып фермада сыер савып кайткан Нәфисә, караватына ятып, әз генә черем итеп алгач, өй хезмәтенә тотынды — көздән чүпләнеп калган ишегалдын себерде, сыер, сарык тизәгеннән буялган киртәләрне чистартты...
Дөньяда җылы язның хөкем иткән, карлар эрен, елгада ташулар төшкән вакыт иде. Мансур әбәткә кайтмады. Гомере буе ашарга яратты, шуңа күрә аның беркайчан да ашарга кайтмыйча калганы булмады. Яз көннәрендә иренең су буенда йөрергә яратканын яхшы белгән хатын, улы Фәнисне ияртеп, ашыга-ашыга, елга буена төшеп китте. Әллә ни озак эзләп йөрергә туры килмәде — аның чандыр гәүдәсен яр буендагы таллыклар эчендә шәйләп алдылар. Җәй көне анда су булмый, язлый гына ташый. Ике кулы белән тал ботакларына чытырдап ябышкан Мансур, якыннарын күргәч, гырылдап нәрсәдер акырды да башы белән су эченә чумды. Нәфисә, үз-үзен белештермичә, резин итекләре белән болганчык суны чәчрәтеп, газизе янына йөгерде. Тал тирәсенә җитәрәк, ул күкрәктән суга чумды, болганчык салкын су аның бөтен тәнен өшетеп алды, ләкин табигате белән таза, көчле хатын алга баруын дәвам итте. Мансурның гәүдәсе кабат су өстендә калыкты, әгәр шул чакны хатыны аны өстерәп алып калмаган булса, шул шәлперәеп төшкән гәүдә, көчле дулкынга эләгеп, һичшиксез, зур су белән агып китәчәк иде...
Нәфисә көч-хәл белән ярым үле гәүдәне ярга тартып чыгарды. Ярты юлда аңа улы да булышты. Ләкин иренә ясалма сулыш алырга җыенган хатынның өмете шундук өзелде — хатыны кулында җан бирергә өлгергән Мансур сузылып кына китте...
Мансурның үлеме үзе бер табышмак булды. Нишләп йөргән ул ташу янында? Нәрсә калган анда? Эпилепсиясе булганмы, юкмы?
Әйе, Мансур үлде дә котылды, ә менә Нәфисәгә, ире үлгәннән соң, дөньяның бар булган ачысын татырга туры килде. Беренчедән, аның каенанасы бик нык үзгәрде, инде шактый олыгаеп, картлык авыруларын әкренләп җыйный барган Нәгыймә килененә карата бөтенләй салкынайды. Йортны кызына яздырды. Фәнис калага укырга китеп баргач, Нәфисә үз кайгылары һәм үз мәшәкатьләре белән ялгызы гына торып калды...
Озак та үтмәде, Нәгыймә карчык авырый башлады. Каты авырды. Гөлзия башта аны үзенә алып китте. Ләкин карчык анда бер ай да тора алмады, әнисен тиз генә авылга кайтарып куйды. «Әни калада тора алмый, аңа авыл һавасы кирәк!» — дип акланган Гөлзиянең гел төбендә икенче нәрсә ята иде, билгеле. Авырудан туйган хатын аңардан әнә шулай җиңел генә арынырга җыенды. Шулай итеп, Нәгыймә карчык килен кулына калды. Менә шул чакны дөньяның нәрсә икәнлеген һәм киленнән дә якын кеше булмаганлыгын аңлап ал ган карчык Нәфисәнең яхшылыгына тиенеп яшәде.
Нәзберекләнгән, бер кирәкмәгәнгә ачу чыгарган чаклары күп булды карчыкның, ләкин килен түзде, әбинең мәрхүм ире, яраткан оныклары өчен түзде. Үләре алдыннан, ул Нәфисәне үз янына чакырып китерде дә:
— Кичер мине, кызым, килен дип әйтергә дә телем бармый, син миңа хәзер үз кызымнан да артык! — диде.
— Ни өчен гафу үтенәсең, әни? — дип сорады ул каенанасыннан.
— Ялгыштым, йортны кыз исеменә язып ялгыштым, мин үлгәч, йорт тирәсендә тавыш-гауга чыкмаса ярый инде! — дип сызланды карчык. — Ничә ай урын өстендә яттым, бер тапкыр да кайтып карамады...
— Үпкәләмә син аңа, әни, эше күптер, эш кешесе бит ул, — дип акланды ул аның кызы өчен. — Кайтыр, вакыты җиткәч кайтыр әле бер...
— Нәфисә...
— Әү... әни...
— Синең кебек киленнәр юк бу дөньяда һәм булмас та, — дип, көч-хәл белән телен әйләндерде карчык, — мине караганың өчен рәхмәт сиңа, исән-сау бул, аяк-кулларың сызлаусыз булсын, авырмый яшә... кызым...
Карчык килен кулында җан бирде. Иртән аның кызы Гөлзия һәм аның бертуган абыйсы Әмирхан кайтып төште. Мәрхүмәнең кызы елаудан арыны белмәде, култык таягына таянып йөргән улы исә, бертуктаусыз тәмәке тартып, карчык белән хушлашырга килгән кешеләр белән ләчтит сатты, күмү эшендә бөтенләй катнашмады. Мәетне юу, дога укытуларны Нәфисә барысын да үз өстенә алды. Нәгыймәнең балалары, бернигә дә катнашмыйча, юкны бушка аударып йөргәндә, килен исә барысына да җитешергә тырышты, карчыкны җиренә җиткереп җирләште...
Өчесе, җидесе дә килен өстендә булды. «Әнинең үлемтеккә җыйган акчасы синдәдер әле, миндә берни дә юк, тот шуны!» — дигән булып, Гөлзия үлем арты була торган олы мәшәкатьләрдән дә җиңел генә котылды. Әмирханы исә, пенсиясеннән кисеп калган, йомарланып беткән меңлеген, әллә нәрсә биргәндәй зур итеп, киленнең кулына тоттырды да табынның нәкъ түренә кереп утырды...
Шунысы кызык: карчыкның үлемтеккә дип җыйган акчаларын килен күрмәде дә күрмәгәч сорашмады да,
белмәде дә. Димәк, ул акчалар булган, булмаса, Гөлзия юкка гына бу турыда сүз алып бармас иде...
Кырыгына хәтле Нәгыймәнең балалары авылда күренмәде. Кырыгына Әмирханы кайтмады, Гөлзиясе генә кайтып килде. Машина яллап кайтты, киткәндә, әнисенең бар булган мал-мөлкәтен төяп китте. Янәсе, ул аларның барысын да әнисе төсе итеп сакларга тели икән. Килен мал артыннан булган сәфәрнең әле моның белән генә бетмәячәген бик яхшы аңлады, алдан ук сизенде. Әйе, ул да бит кеше, җир кешесе, ирсез балаларын аякка бастырасы бар, яшисе бар, олыгайган көнендә йортсыз-җирсез каласы килми. Киленне йокысызлык чире басты, ул бер туктаусыз уйланды. Җанына тынычлык таба алмаган хатынның кулы әкренләп Коръәнгә үрелде, каенанасыннан калган, тышлары саргаеп беткән дини китаплардагы сүрәләрне укый-укый денгә килеп, җанына тынычлык таба алды. Коръән сүрәләре адәми затларны сабыр, тыйнак булырга, Аллаһы юлында йөрергә, фани дөньяны бөтенләй икенче төрле итеп күрергә өйрәтәләр иде...
Гөлзия ярты елдан соң кабат кайтып төште. Аның кулында бу юлы әз-мәз генә булса да күчтәнәч, кечкенә генә булса да бүләк тә юк, аның кулында Нәгыймә карчыкның васыять кәгазе һәм милек документы иде...
— Нәфисә, — дип башлады ул сүзен, килен әзерләгән табынга да утырмыйча, — син миңа ачуланырга, мине күралмаска мөмкин... тик...
— Кешегә үпкәләргә хакым юк, барысы да Ходай иркендә! — диде килен. Кунак хатын киленнең әлеге сүзләренә артык зур игътибар бирмәде, чөнки аның хәзер үз сүзе сүз, үз фикере фикер иде.
— Телисеңме син, теләмисеңме, — дип дәвам итте Гөлзия, кулындагы кәгазьләрен киленнең баш очында селкеп. — Йорт минем исемдә, йорт миңа язылган һәм мин аны...
— Гөлзия апай...
— Әйе...
— Болай килешми бит инде...
— Ә нишләп килешмәсен... минем моңа хакым бар...
— Алла хакы өчен...
— Үземнең йортымны сатарга хакым бар...
— Юк, син мине аңламадың, — дип бүлде аны килен, — шундый ерак юлдан кайтып төштең, табынга утырып чәй дә эчәргә теләмисеңме? Алай ярамый инде! Ни әйтсәң дә, син бит яраткан каенанамның бердәнбер кызы, ә мин сезнең киленегез, сезнең дәвамыгыз булган Фәнисем белән Әнисәмнең анасы.
— Чәй?!
— Ие... Син кайтышка бәлеш белән кыстыбый әзерләдем...
Әйе, Гөлзиягә юл буе ятлап кайткан кайнар нотыгын бер мәлгә бүләргә туры килде, ул, үзе дә сизмәстән, ирексездән эреп төште һәм лапылдап, бәлеш исе аңкып торган өстәл янына килеп утырды. Юлдан ачыгып кайткан кунак хатын уңган киленнең кыстыбый белән бәлешен мактый-мактый ашады, озак кына алдагы сүзен башлый алмыйча торды. Шулай да үзе белән алып кайткан рәсми кәгазьләрен читкәрәк куеп, кабат шуны кузгатты:
— Аңлыйм, сиңа бу сүзләрне ишетүе авырдыр, — диде Гөлзия, — ләкин бу бит тормыш, бер нишләп тә булмый. Йортны сатуым сине йортсыз калдыру дигән сүз түгел. Адвокатлар белән сөйләштем, алар миңа шуны әйттеләр: әнинең васыяте бар, бусы бер, ләкин синең мәрхүм ирең, минем яраткан энем һәм ул синең закунный ирең булып саналган, бусы ике...
— Менә мин хәзер уйлап утырам, — дип эндәште килен, — исән чагында кадерен белеп бетермәгәнмен икән...
— Кемнең? — Гөлзиянең тавышы бу юлы тупас яңгырады. Нәфисәнең сүз саен ниндидер кирәкмәгән нәрсәләр белән аны бүлеп утыруы аның, ниһаять, эчен пошыра башлады.
— Әнине дә, иремне дә... .
— Нигә шулай дисең?
— Алар хәзер исән булсалар, мин аларны башкачарак тәрбияләгән булыр идем...
— Ничек итеп?
— Күбрәк кадерләр идем...
— Ух! — дип, кабат ярсыды кунак. — Син мине бүтән бүлмә, яме! Сүземне әйтеп бетерим инде, пажалысты!
— Тыңлыйм, тыңлыйм, сүлә...
Гөлзия озак кына аңа аңламыйча карап торды. Әле кайчан гына тормыш дип, дөнья дип чабып йөргән киленнең күзләрендә ул куып йөргән эшкә ниндидер битарафлык сизеп, аптырап калды. Дөньядан китеп утырган бер изге, диндар зат булып күренде ул аның күзенә. Нәрсә бу? Килен, чынлап та, үзгәргәнме, ул башка кешеме? Әллә кылана гынамы? Ярты ел эчендә генә үзгәрә алмый бит инде кеше? Әллә үзе шундый изге булган? Әллә каенанасы үлеменнән соң әлеге изге сыйфатлар аңарда тагын да көчәйгәнме?
Гөлзиянең башында әнә шундый каршылыклы уйлар, фикерләр бөтерелде. Ул барыбер үзенең ниятен ахырына хәтле киленгә аңлатып җиткерә алмады. Йортны ул әлегә эшсез калган кияве файдасына сатмакчы иде. Кызы белән алар яңа машина алырга уйлаганнар. Яңа машинага җитәрлек кенә акчалары бар аларның, ләкин беркая да эшләмәүче назлы һәм иркә кияүнең тагын да яхшырак машинага утырасы килә икән. Бөтен Рәсәй иле кияүләргә зур кытлык кичергән заманда кадерле кияүгә ничек каршы киләсең, ди!
Гөлзия шулай бертуктаусыз кайткалап торды, ләкин файдасы гына булмады. Кайткан саен, килен аны ачык чырай белән каршы алды. Шуннан соң ул бөтенләй кайтмас булды. Суд булды. Нәфисә анда аягын да басмады һәм хәтта аның нәтиҗәсе белән дә кызыксынмады. Ярты елдан соң ниндидер усал чырайлы приставлар, килеп, аңа өйне бушатырга куштылар. Килен озак уйлап тормады, балалары белән киңәшүне дә кулай күрмәде, терлеге белән бергә шул урамда ялгызы гына яшәп яткан, яшьтән авыру булган Фәһимә исемле бер карчык йортына күчте. Коръән һәм намаз уку серләренә аны менә шул карчык төшендерде, Нәфисә бөтен җаны-тәне белән дин эшенә бирелде һәм бераздан авылда абыстай булып китте.
Гөлзия йортны озак кына сата алмады. Бердән, ул бәяне коточкыч югары куйды, икенчедән, кызыксынучылар да, бу йортның алдагы хуҗабикәсе кем булуын ишеткәч, нигәдер алырга яхшысынмадылар. «Акча тапмасагыз, кызыңны ташлап китәм!» — дип, теге назлы кияү бик каты ярсып, тавыш чыгаргач кына, Гөлзия йортны арзан гына бәягә сатып җибәрде. Йортны җылы яктан күченеп кайткан бер татар кешесе алды. Сатып алучы акчаны доллар белән генә түләде. Нәфисә үзенә тиешле өлешне алмады, сәдака итеп бирерсең, үзеңдә калсын дип, йорт сатучыны кире борды. Шул көнне авылга Гөлзиянең абыйсы Әмирхан да кайтты. Сеңлесе аңа да өлеш чыгарды. Ләкин үз өлеше белән канәгать калмаган абзый кеше, сеңлесе белән бик каты тавышланып, өйдән чыгып китте...
Тиктомалдан гына Әмирхан абзый шул көнне Нәфисәләргә килеп керде. Ирен фаҗигале төстә югалткан, ике баласын читкә чыгарып җибәргән, дүртпочмаклы кысынкы әби йортында гомер итеп яткан, бар булган гөнаһлары өчен Аллаһыдан ярлыкау сораган, көнгә биш тапкыр намазын калдырмаган әлеге иманлы хатынга карата вөҗдан газабын кичергән Әмирхан абзый, килен каршында тезләнеп, аңардан гафу үтенергә теләде. Ләкин уйлау бер нәрсә, ә уйлаганны тормышка ашыру — шактый читен гамәл. Тезләнмәде ул, гафу да үтенмәде, бары тик тел астыннан: «Кичер, килен, сине яклый алмадым, сау бул...» — дип кенә мыгырданып алды. Абзый исә ялган сүз сөйли иде, чөнки моңа хәтле ул беркайчан да киленгә карата андый изге уйлар белән янмады...
Шул китүдән соң Әмирхан юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булды. Ходай, күрәсең, аны бу дөньяда исән калдырырга кирәк дип тапмаган. Абзыйны авылга алып кайтып җирләделәр. Мәрхүмнең өчесен дә, җидесен дә (йорт сатылу сәбәпле) Фәһимә карчык йортында үткәрделәр, җидесен исә абыстай үзе укыды. Сүзләр күп булды: килүчеләрнең күңелләре тулды. Гөлзиянең әйтүе буенча, авыл зиратында күмү, шәһәрдә күмүгә караганда, шактый юньгә төшә икән...