Язгы кыр эшләре бик уңышлы башланып, вакытында тәмамланып килгәндә, җылы яңгырларның ипле генә явып китүе, кояшлы иртәләрдә чәчелгән басу өсләреннән җиңелчә пар күтәрелүе халыкның күңелендә киләчәккә өмет уятты.
Туйлы-сыйлы, җырлы-биюле Җыен бәйрәмнәрен үзара кунакларга йөрешеп уздыргач, ике авылдаш, ике дус егет, әти-әниләренең хәер-фатихасын алын, акча эшләп кайту нияте белән Урал-мәгъдән якларына юл тотты .
Татарларның ел да килә торган гадәтләрен яхшы чамалаган Демидов заводларының шанлы хуҗасы, завод һөнәрләрен белмәгән дистәләгән ир-егетләрдән аерым бригадалар оештырып, аларны иң авыр, иң түбән бәядән, йөк ташу һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү эшләренә йөкләде.
Укый-яза белгән, урысчаны да ипи-тозлык сукалаган шәкерт Гарифулла шундый бригадаларның берсенә көне-төне домна мичләре ут-ялкыннар чәчеп торган, эсселеге баш миләрен кайнатырлык цехларның эшчәнлеген туктаусыз тәэмин итүче бригадир ярдәмчесе итеп билгеләнде. Аңа, башкалар белән беррәттән эшләү өстенә, бригададагы эшчеләрнең исәп-хисабын теркәп бару хезмәте дә йөкләнде. Әлбәттә инде, эшенә күрә ашы дигәндәй, өстәмә түләү хисабына. Менә шушы өстенлекләр, ишегалды себерү кебек вак-төяк эшләр башкару бригадасында эшләүче авылдашы Сабирның ачуын кабартты. Көнчелеге чыгырыннан чыгар хәлгә җиткерде. Ул Гарифуллага берәр төрле этлек эшләү уе белән вәсвәсәләнде. Домна мичендәге ут-ялкыннар Сабирның кан тамырлары буенча йөгереп, эчен ялмап алгандай итте. Вакыт-вакыт бугазыннан лава кебек ыргылып чыккан кайнар сулышын кысты. Тормышын мәхшәргә әйләндергән хөсетлек аңа һич тынгы бирмәде. Ул төннәр буе тузга язмаган уйлар казанында кайнады. Төрледән-төрле хыялый планнар корып саташып бетте.
Ләкин тормыш, улактан аккан кайнар кара-кучкыл лава сыман, үз җаена ипле генә акты. Таң ата да, кич була, һәркем үзенә лаеклы өлешен ала торды.
Кем әйтмешли, акмаса да, егетләрнең дә ямаулы сай кесәләренә акрын гына тәңкәләр тамып торган берчакны Сабирның колагына «Әтиеңнең хәле авыр, урын өстендә ята» дигән шомлы-борчулы хәбәр килеп иреште. Сабир шул ук көнне, завод белән алыш-бирешне өзеп, кайтыр юлга җыенды. Гарифулла да, чәй-шикәр кебек вак-төяк күчтәнәчләр белән бергә, ат алырга баеклаган йөз тәңкә акчасын аның аша әти-әнисенә җибәрергә теләге барлыгын әйтте.
—Юк, — диде Сабир. — Ачуланма. Бүләк-күчтәнәчләреңне, бигрәк тә җан тиреңне түгеп, бөртекләп җыйган хәләл акчаңны, әманәт итеп, үз өстемә ала алмыйм. Юл ерак. Юл газабы — гүр газабы, диләр. Юлда ниләр булмас. Алла сакласын, инде Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәт-шәфкатеннән ташламыйча, үзем хәвеф-хәтәрсез өемә кайтып, әти-әниемне, туган-тумачаларымны исән-имин күрә алсам да бик шөкер дияр идем әле.
—Амин. Аллаһ язмаган эш булмас. Игелекле гамәлләр кылып, изге юлда йөрисең. Иншалла, исән-сау кайтып, әти-әниеңие, туганнарыңны күчтәнәчләрең белән сыйларсың, бүләкләрең белән шатландырырсың.
—Шулай гына була күрсен инде. Җан тиреңне түгеп эшләп алган малларның игелек-рәхәтен исән-сау яшәгән чакта күрергә язсын иде, — диде Сабир, гаепле кеше сыман карашларын читкә борып.
—Амин. Тик әти-әниең якын туганнары кебек ихластан хөрмәт иткән минем әти-әниемә нәни генә булса да миннән күчтәнәч булмауны ничек итеп аңлатырсың соң? Күтәрә алмадым диярсеңме? Бит безнекеләр дә хәл-әхвәлләремне сорашырга килерләр. Миннән сагынулы кайнар сәламнәрем белән күчтәнәчләрем булмаса, алар нәүмизләнер. Сәбәбен сорарлар. Ул-бу булды мәллә? — диярләр. Хафага төшәрләр, борчуга сабышырлар. Син әти-әниемнең хәсрәтләнүен, газаплануын телисеңме? Кызамык сырхавыннан үлгән балаларының кайгысыннан әле айнып җитмәгән әти-әниемнең йөрәкләрен әрнетеп, бәгырьләрен телгәлисең киләме?
—Юк ла инде. Нәгыйм абый белән Асия апаны үземнең әти-әниемдәй итеп күрәм. Бу турыда беләсең ләбаса инде.
—Шулай булгач, төрле вәсвәсәле уйлардан котылып, ихластан хөрмәт иткән әти-әниеңә саулык-сәламәтлек теләп, минем кайнар сәламнәрем белән күчтәнәчләремне тапшыруыңны үтенеп сорыйм.
—Тапшырырмын. Әмма үпкәләштән булмасын, акчаңны ала алмыйм. Минем өчен ул — бик җаваплы йомыш. Аның өчен бәндә каршында гына түгел, Аллаһ каршында да җавап бирәсе. Юл ерак. Юл хәтәр, Аллаһ сакласын!
Шул мизгелдә Сабирны, үзе дә сизмәстән, кемдер төргеп уяткандай итте. Баш миендәге күзәнәкләрен уттай кыздырып, форсаттан файдаланып кал дигән уй йөгереп үтте. Ул, эчке дулкынлануын Гарифуллага сиздермәскә тырышып, уйланган кыяфәт белән:
—Кайчак, бик теләсәк тә, уяулык дигән сыйфат җитеп бетми шул безгә. Ә ул — юл йөргәндә бигрәк тә кирәк сыйфат, — дип куйды.
—Син йоклаганнардан түгел. Шуңа күрә сиңа акчамны ышанып тапшырмакчы булам да инде, — дип кушылды Гарифулла.
—Егет сүзе бер булыр, диләр. Мин сиңа, акчаңны ала алмыйм, дидем бит инде...
—Болай кырт итеп кисмә әле. Сүз Габдрахман абзыйның ябагасы турында бара. Әгәр шушы өч-дүрт көн эчендә тайны сатып алмасам, аңа башкалар хуҗа булачак. Ә моңа юл куярга ярамый. Чөнки тайның нәселе данлыклы. Аңладыңмы инде?
—Аңладым.
—Аңласаң, акчаларымны ал. Әтигә кайтарып бир! Биш тәңкәсе синеке булыр.
—Юк. Булдыра алмыйм.
—Ун тәңкәсең алырсың.
—Юк!
—Алайса, теләгән кадәресен алырсың. Тик тай бәясенә кагылма. Шуңа ризамы?
—Ярар, алайса. Син әйткәнчә булсын. Дуслык хакына риза, — диде Сабир, хәйләкәр елмаеп. Аның бу елмаюында заводта эшли башлаганнан бирле җанына тынгылык бирмәгән, бөтен эчен агулап алган көнчелек зәхмәтләренең чагылышы уйный. Заводта туктаусыз әйләнеп торган су чарыгы кебек тынгысыз уй Сабирга кырыкмыш тайны Гарифулла акчасына үзең сатып ал да аны үзеңнеке ит дип тәкрарлый.
—Рәхмәт, Сабир, чын дус икәнсең. Яхшылыгыңны бише белән кайтарырмын. Изгелегең җирдә ятып калмас, иншалла, — ди Гарифулла, дустының кулың кысып. Ул, кечкенә генә хат кисәге язып, Сабирга тоттырды. Хатка «Акчаның үзе теләгән кадәресе булыр» дип язып куйды.
Авылдагы вакыйгалар, нәкъ Гарифулла уйлаганча, язгы гөрләвекләр сыман салмак кына челтерәп ага бирә... Сабир, урам себереп алган акчасына киенеп-ясанып, купшы кыяфәттә Гарифулланың йортына бара. Аның әти-әнисенә улының күчтәнәчләрен һәм әлеге дә баягы кечкенә генә хат кисәген дә тапшыра.
Әлбәттә, ата-бабалардан калган күркәм гадәтләрне изге санаган һәр татар йортындагы кебек, Сабирны да ипи-тоз, якты йөз белән каршы алып, табын гүреннән урын бирәләр. Хәзинәдә бары белән сыйлап хөрмәт итәләр.
Табын дәвамында хәл-әхвәл турында сорашулардан башка сүзләргә күчеп, кунакны борчырга теләмәгән Хәбибулла хәзрәт, аш-суга шөкерана кылып, «Әлхәм» укылгач, акча турында сүз кузгатты.
—Әйе, — диде Сабир. — Ул миңа йөз тәңкә биреп, «Акчаның үзе теләгән кадәресе булыр...» — дип язды. Димәк, мин теләгән кадәресе... Моны үз куллары белән язма рәвештә раслады. Ышанмасагыз, кат-кат укып карагыз. Хат сезнең кулыгызда.
—Шулаен шулай да...
—Нәкъ шулай. Мин, гомеремне үлем куркынычы янәшәсенә куен, ул акчаларны, кем әйтмешли, түкми-чәчми алып кайттым. Инде менә дустымның ихтыярын үтәүне намусым таләбе итеп, акчаларның туксан биш тәңкәсен үземә алып калам, биш тәңкәсен сезгә бирәм.
—Мин улым Гарифулланың нәрсә әйтергә теләп, бу сүзләрне язганын аңлап бетерә алмыйм. Әмма нәрсә дип кенә язган булса да, синең бу гамәлең кешене кычкыртып талау кебек гаделсезлек бит. Ул бернинди шәригать кануннарына сыешмый. Шулай түгелме?
—Мин үземне сезгә хилафлык кылучы гаепле кеше дип санамыйм. Мин бары тик дустымның гозерен үтәүче генә.
Гарифулланың чарасызлыктан аптыраган әти-әниләре улларының хәләл көчен куеп эшләп алган акчаларының аяныч хәлдә калуына никадәр генә кайгырып уфтансалар да, аның «үзе теләгән кадәресе» дигән сүзләрен үз күзләре белән укып, аның дөреслегенә шик тотмасалар да, акчаны Сабир теләгән күләмдә бүлүне аның намусына тапшыруны күңелләре белән кабул итә алмадылар. Алар, ихластан үтенеп: «һич югында, 50 тәңкәсен бир, җитмәгәненә үзебезнең акчаны кушып, ул хыялында йөрткән ябаганы алыр идек», — дип ялварсалар да, Сабирның сүзе бер булды:
— Юк! — диде ул. — Теге ябаганы мнн сатып алам. Инде сөйләшеп, бәясен белешеп кайттым...
Озак бәхәсләшкәннән соң, низагны хәл итүне казый хөкеменә калдырдылар.
Башына тубал хәтле чалма ураган, кәҗә сакаллы, чандыр йөзле Динмөхәммәт казый Хәбибулла хәзрәттән улы Гарифулланың хатын алып, аны берничә мәртәбә укып чыкса да, туган-тумачаларына кайнар сәламнәрен юллаган, аларга саулык-сәламәтлек теләгән өч-дүрт җөмләдән торган язманың ахырында әлеге дә баягы «Акча ның үзе теләгән кадәресе» дигән кәлимәгә төртелде. Ул озак кына уйланып утырганнан соң, инде башлыча бер фикергә килгәндәй булып, низагны хәл итәрдәй карарын әйтергә дип, берничә мәртәбә талпынса да, Гарифулланың «Акчаның үзе теләгән кадәре» дигән сүзләрендә ниндидер яшерен сер барлыгын сиземләде. Казый Гарифулланың хатын беренче мәртәбә күргәндәй итеп, текәлеп карый-карый, сүзләрне игътибар белән укып, акылы аша уздырды. Һәм эзләгән серен табудан елмаеп куйды.
Казый, Сабирны үз янына чакырып алып, акчаларны өстәл өстенә куярга кушты. Аннан соң, Гарифулланың хатын кулына тоттырып:
— Кулында тотып торган хат Гарифулла язган һәм аны әти-әниләренә тапшыруыңны сорап, сиңа биргән хатмы? — дип сорады.
— Әйе, бу Гарифулланың үз куллары белән, әти-әнисенә атап язылган хаты.
— Син моның шулай икәнен иманың белән дәлиллисеңме?
— Иманым белән дәлиллим.
— Җәмәгать, — диде казый Динмөхәммәт, бүлмәдәгеләргә мөрәҗәгать итеп. — Сез кардәшебез Сабирның сүзләрен ишеттегезме?
— Ишеттек.
— Сез шул сүзләрне ишетүче шаһитлар булырга ризамы?
— Риза, — дип җавап кайтарды халык.
— Шулай итеп, җәмәгать, хатның кем исеменә тәгаенләп язылганын ачыклагач, Гарифулланың «Акчаның» сүзе алдына «Әти-әни» сүзләрен кушып, ә «үзе» сүзен Сабир исеме белән алыштырсак, җөмләнең төп мәгънәсе ачыкланыр. Ул «Әти-әни, акчаның Сабир теләгән кадәре булыр» дигән бик төгәл һәм хакыйкый җөмләгә әверелер.
Ә менә, җәмәгать, Гарифулла шәкертнең ни сәбәптән әти-әнисенә әйтергә теләгән сүзен яшереп рәвештә җиткерергә мәҗбүр ителүенең сәбәбе —Сабирның хаксыз рәвештә иптәшенең әманәт акчасын үзенеке итәргә ашкынуында ачык чагыла. Ә хатны язганда, изоп геле куллануның төп максаты — ничек кенә булса да, акчасын әти-әнисе тарафына ирештереп, кечкенәдән назлап-яратып, күз карасыдай саклап үстергән Сөләйман агайның нәселле атының ябагасын сатып аласы килүдәндер.
— Дөрес әйтәсез, казый әфәнде. Улымның Урал заводларында эшләп йөрүенең бөтен гаме әнә шул кырыкмыш тайны сатып алу теләгеннән иде югыйсә...
— Дөрес булса, ул тайны икеләтә бәһа хакына сату- алу турында Сөләйман абзый белән Сабир арасында килешү дә бар икән, дигән хәбәр йөри, — диде килүчеләрнең берсе.
— Мин дә ишеттем. Әгәр бу хәбәрләр дөрес булса, намусын югалткан ул карак Сабирны авылдан ук куарга кирәк. Пычратмасын авылыбызның чиста-пакь йөзен, — диде икенчесе.
— Җәмәгать, сез алай бик кызып китмәгез әле. Без барыбыз да Адәм балалары. Ә Адәм баласына ялгышу, хаталану хас сыйфат. Адәм баласы хатадан хали түгел. Без барыбыз да шул хаталанулар аркасында гөнаһ кылабыз. Ә Сабирның бу хатасын шайтан вәсвәсәсенә бирелгәнлектән дип кабул итик. Җитмәсә тагы, яшь, тәҗрибәсез башын ялык-йолык килеп торган ябага тай да әйләндергәндер дип уйлыйк. Инде, мөхтәрәм җәмәгать, бисмиллаларыбызны әйтеп, Аллаһыпың рәхмәте белән, безне бирегә килергә мәҗбүр иткән сәбәпләрнең асылына төшенергә тырышып карыйк, — диде казый, кәҗә сакалын куллары белән сыпыргалап, Изге Коръән китабы төрелгән киндер тастымалны саклык белән алдына җәеп.
—Эшне башлап җибәрүгә син каршы түгелме? — диде казый, Сабирга карап.
—Түгел. Миңа аның тизрәк хәерле булып бетүе мөһим, — диде Сабир.
—Җәмәгать, үзегезгә билгеле булганча, авылдашыгыз Сабир, якын дустым дип атап йөргән Гарифулланың әманәт итеп биргән акчасын аның әти-әнисенә кайтарып бирүне вәгъдә итеп алган. Йөз тәңкә акчасыннан Хәби булла хәзрәткә нибары биш тәңкәсен генә биреп, туксан биш тәңкәсенә хаксыз рәвештә үзе хуҗа булырга ниятләгән.
—Мин дөресен әйттемме? — дип, янә Сабирга сүз катты казый.
—Дөрес әйтәсез, казый әфәнде. Тик аерма шунда ки, дустым Гарифулла миңа биргән йөз тәңкәнең «Үзе теләгән, ягъни мин теләгән кадәре булыр» дип, үз куллары белән язган хатында миңа рөхсәт бирде бит.
—Син дә дөрес әйтәсең. Бар син әйткән сүзләр Гарифулланың хатында. Менә алар, - дип, казый хатны кулына ала.
—Инде хатның кем исеменә атап язылганын тәгаен белгәннән соң, «үзе» сүзе белән «үзең» сүзләре арасында җир белән күк арасы кебек аерма барлыгын ачыклыйк. Чөнки алар капма-каршы мәгънәдә кулланылалар. Әгәр Гарифулла «Акчаның үзең теләгән, ягъни хаттагы «үзе» сүзенең ахырына «ң» хәрефе өстәгән булса, акчаның нәкъ син теләгән кадәре, һичшиксез, синеке булырга мөмкин иде.
—Аңлашылдымы, Сабир?
—Мин мәдрәсәләрдә укымаган. Сүзләрне хәйләкәрлек өчен куллана белмим. Әнә шул белмәвем аркасында хурлыкка калам бугай. Әтиемнең: «Эшне башлаганчы ахырын уйла», — дип кисәтеп торулары юкка булмаган икән.
—Син, Сабир энем, илаһи акылны алдап, төп башына утыртып калдырмакчысың...
—Юк. Мин кырыкмыш тайны, сатып алып, үземнеке итәргә генә уйлаган идем.
—Хәрәм акчага сатып алынган игелексез мал булыр иде ул.
—Бәлкем...
—Аллаһы Тәгалә сиңа хәләл акчаңа сатып алган хәерле мал насыйп итсен.
—Җәмәгать, — дип, сүзен дәвам итте казый. — Безгә бүгенге эшебезгә йомгак ясап карар кабул итү фарыз. Ул болай булыр:
—Хәбибулла улы Гарифулланың авылдашы Сабир аша әти-әнисенә тапшырырга дип җибәргән йөз тәңкә акчаның туксан биш тәңкәсен, Гарифулла шәкертнең теләген үтәп, әти-әнисенә тапшырырга. Шулай дөрес булырмы, мөхтәрәм җәмәгать?
—Бик дөрес булыр.
. — Чын хакыйкать хөкемдар икәнсең, казый әфәнде.
—Зур рәхмәт сиңа, — диешеп, халык аягүрә баскан хәлдә казыйны алкышлады.
—Мөхтәрәм җәмәгать. Биш тәңкәсен, улым Гарифулла теләгәнчә, акчаларны түкми-чәчми алып кайткан өчен, Сабирга бирик, — диде Хәбибулла хәзрәт.
—Инде хәзрәт, миңа нишләргә? Әти-әнием, туганнарым күзенә ничек күренергә? Тапталган вөҗданымны, хурланган исемемне ничек акларга? Якты көннәремне, күңелем сафлыгын томалап киткән нәфес караңгылыгыннан ничек чыгарга? Мине шайтан вәсвәсәсе саташтырды. Мин адаштым, — диде Сабир, битләрен куллары белән каплап.
Көннең эссе, бүлмәнең дә шактый ук бөркү булуына карамастан, Сабирның гәүдәсен дер селкетеп гарьлек зыкысы, ояг-намус зыкысы йөгереп үтте. Маңгаена борчак-борчак салкын тпр бәреп чыкты. Җаны әрнеп, күкрәк читлегендә ярсын типкән йөрәгенең сулкылдап сызлавыннан, күңеленең йолкып-йолкып шул кайнар күз яшьләренә буылып: «Аллаһы Тәгаләм, бу мәсхәрә-хурлыкларны кичерергә һәм авылдашларымның күзләрендә элеккеге намуслы, садә күңелле Сабир булып калырга насыйп ит. Иа Раббым, үзеңнең рәхмәт-шәфкатеңнән ташлама. Әстәгъфирул-лаһә, әстәгъфирул-лаһә, әстәгъфирул-лаһә тәүбә вә әтүбү иләйһи, вә әтүбн иләйһи», — дип пышылдады ул, үзәк бәгыреннән иңрәп чыккан ихлас кәлимәләрне тәкрарлап күз яшьләрен йодрыгы белән сөртә-сөртә.
—Әгәр син шушы гөнаһ-хаталарыңны ихлас күңелеңнән танып, тәүбә итәсең икән, димәк, син әле өметле инсан. Иманың имгәнгән булса да, ул әле исән. Киләчәктә хәләл көчең белән тир түгеп тапкан мал-мөлкәтеңнең игелеген күреп яшәсәң, халык аңлар, сине гафу итәр.
— Иншалла. Хак сүзләрең фәрештәләрнең «Амин» дигән изге сәгатенә туры килсен, хәзрәт.
— Ә хәзер сиңа кире заводка, улым Гарифулла янына бару кирәк. Бергә булсагыз — югалмассыз. Хәерле юл сиңа, — диде Хәбибулла хәзрәт, Сабирны аталарча кочагына алып.
— Рәхмәт, хәзрәт. Яхшылыгыңны онытмам. Әгәр әтием тегеләй-болай булса, ярдәмеңнән ташлама. Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Исәнлектә күрешергә насыйп итсен.
— Амин. Барыбызга да исәнлек-саулык кирәк. Исән булса, әтиең дә савыгыр, иншаллаһ...
Ләкин илаһи язмыш алдагы көннәрне үзенчә хәл итте. Динмөхәммәт казыйның шәригать карарын ишеткән Габдуллаҗан өенә хәрәм малның кермәвенә ихлас сөенеп, җанына тынгылык бирмәгән вөҗданы сихәт алып, чын күңеленнән Аллаһыга рәхмәтләр әйтеп, догалар кылса да, сырхаулы йөрәген албастыдай басып, сулышын буып торган нәрсәдән котылгандай тоелды. Телдән-телгә күчеп, бөтен авыл халкын аякка бастырган улы Сабирның моңарчы ата-баба күрмәгән, колагы ишетмәгән имансызлыгы, дусты Гарифулланың әти әнисенә тапшырасы хәләл акчаларына оятсыз рәвештә ия булырга маташуы аның күңелен тирән хафага салып, бәгырен телгәләде. «Борынгы заманнардан бирле намусы чисталыгы, калебенең пакьлеге белән тирә-якта дан тоткан нәселебезне пычратты, йөзебезгә кара якты», — дип сыкранды ул.
Аллаһы Тәгалә каршында ни дип җавап бирермен, әби-бабаларыма нәрсә дип әйтермен дип өзгәләнде. Аның газаплы сыкрану, өзгәләнүләре саташуга әверелде. Ул ашау-эчүдән өзелеп калды, үлем йокысына талды.
Ниһаять, беркөнне уянып киткәндәй булып, инде берничә тәүлек яныннан китмәгән хатынына, балаларына күзләрен тутырып карады да «Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәдин рәсуллуллаһ» кәлимәсен әйтеп җан тәслим кылды.