СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нурислам Хәсәнов “Кичеккән күке моңы”

Илгизәр кулында уч төбе кадәрле кәгазь-белешмәләр бюросыннан язып бирелгән адрес. Себердән кайтып, кунакханәгә урнашкач та алган иде ул аны. Менә хәзер шуны тоткан килеш, Казанның үзәк мәйданында тукталып калды. Некрасов урамы, унөченче йорт... Әтисе шунда яши. Аның янына кайтырга күпме җыенды, әмма әйтеп аңлатуы читен булган ниндидер хис аның йөрәген тышаулап торды. Ул әтисенең Казанга күчеп килгәнлеген моннан унбиш ел чамасы элек ишеткән иде. Чираттагы ялын алгач, быел, ниһаять, ныклы карарга килде: егерме биш ел күрмәгән әтисен кайтып күрергә! Балачактан калган йөрәк ярасының әчесе, әледән-әле сиздереп килсә дә, соңга таба, үсә төшкәч, үзе ата булгач, җан әрнүенә, вөҗдан газабына әверелде. Дөньяга күзе ачыла барган саен, күп нәрсәгә карашы үзгәрде, күңел түренә үкенү хисе кереп оялады. Тик, ни хәл итәсең, узган эшкә — салават дигәндәй, үзеңне тынычландырыр идең дә, юк, булмый икән!..
Тукталыштан читтәрәк тулы гәүдәле бер ханым басып тора иде. Ул, башын күккә чөйгән дә, «Татарстан» кунакханәсенең биек бинасын күзәтә. Илгизәр үзенә кирәкле урамны аңардан сорады. Ханым, Илгизәргә нәзакәтле генә караш сирпеп, ниндирәк кеше соң син, дигән сыман, тыныч кына аңлатырга кереште.
— Әнә Мулланур Вахитов һәйкәлен күрәсезме? Шуның калкулыгы буеннан узыгыз. Ул Некрасов урамы булыр.
— Рәхмәт сезгә! — Илгизәр китеп барды.
Некрасов урамына кергәч, үзенә кирәк йортның сул якта икәнен чамалап, өскә күтәрелде. Икешәр, өчәр катлы йортлар тау итәгенә терәп салынган иде. Илгизәр уйланып барды: «Әти шушы урамнан йөри икән инде... Пенсиягә чыгуына да шактыйдыр. Таныр микән мине?..»
Бара торгач, урамнан узучылар арасыннан әтисенең танышлары очрап: «Бу —Каюм малае түгелме? Бакчы, ничек охшаган! Ике тамчы су диярсең!» — дип төсмерләп узарлар кебек тоелды.Чөнки ул төскә-биткә коеп куйган әтисе иде.
Илгизәр капка янында тукталып калды. Ниндидер көч аны тоткарлагандай итте. Үзен иркен тотуга нидер комачаулый, хәтта тынын кыса кебек. Ул галстук астындагы күлмәк төймәсен ычкындырды. Шунда инде ничәнче мәртәбәгә унөч яше тулар-тулмаста өен ташлап чыгып киткән көнен исенә төшерде. Чыгып китүенә әнисенең кинәт вафат булуы сәбәп иде. Хәзергедәй күз алдында: әнисе, хәле соңгы чиккә җиткәч, әтисен ым кагып дәшеп алды.
— Каюм! Кил әле... Балаларны да чакыр...
Әтисе бик борчылып, аның янына килеп басты.
— Нәрсә, Мәрвия? Әллә маңгаеңа юеш сөлге куеп карыйкмы?
— Юк, кирәкми...
Әтисе хафага төште.
— Бульнис тә ерак бит!.. Юлы юлмы тагын... Әллә ат җигеп, район врачын алмага барыйммы? Бу хәлендә сине ничек кузгатасың иңде?! Бәлки, килерләр иде...
Мәрвия өмете өзелгәнен сиздерде.
— Соң инде... Барыбер китәм. Син...
Ана үзе яныңда басып торган балаларының күзләренә тилмереп карады. Каласыз бит дигәндәй, урыныннан йолкынып торырга, башларыннан сыйпарга, ниләрдер әйтергә теләде, мәгәр көче җитмәде. Әтиләренә карап өзгәләнде.
— Балаларны какма, мин...
Ул әйтер сүзен ярты юлда бүлеп, керфек кенә какты...
Илгизәр өчен газаплы көннәр әнисен җирләгәч башланды. Бигрәк тә әтисе икенче «әни» алып кайткач.
Илгизәр Һаҗәр апасына ияләшә алмады. Күңеле кабул күрмәде. Өйдә үзенә урын табалмас чиккә җитте. Өстәвенә бер кичне йокларга яткач, Һаҗәр апасының пышылдап кына: «Каюм, минем белән сиңа рәхәтме? Әйт бер сүз! Яратам бит...» — дигән сүзләре бәгырьне телде, ятсыну, чит күрү тойгысын бермә-бер көчәйтте. Малай мендәренә капланып сулкылдады...
Иртәгәсен ул, һичнинди үгет-нәсихәтләргә карамыйча, туган йортыннан чыгып китте. Шәтке болыннары, тау өстендәге урман-куаклар аша, Бүре елгасын кичеп, район үзәгенә юл тотты. Тынып калган үзәннәргә фәкать бер сүз тәкрарлады: «Мина бүтән әни кирәкми!», «Миңа бүтән әни кирәкми!»
Юлы район үзәгеннән ары китеп, Новосибирск шәһәренә барып җитте. Йөри торгач, ФЗӨ мәктәбенә эләкте, төзүче-монтажчы һөнәренә өйрәнде. Өйгә хат язу турында уйламады. Байтак вакыйгаларны еллар томаны саргач кына, менә бүгеннәрдә, Казанга кайтып төшелде. Ничек кабул итәрләр аны? Әтисе ни дияр? Үзе нык үзгәргәндер инде...
Ул урыныннан кузгалды һәм агач баскычлардан икенче каттагы квартирага менеп китте.
Ишек шакыган тавышка өй эченнән бер хатын-кызның сүлпән-зәгыйфь тавышы ишетелде:
— Керегез!
Биксез ишек ачылмыйча торгач, әлеге тавыш тагын кабатланды.
Илгизәр бусагадан үтте, ишек катында тукталып калды. Тимер караватта тәсбихын кулына тотып, олырак гәүдәле, калын кара кашлы, Кавказ кешеләренә тартым каратут йөзле карчык утыра иде. Ул — Һаҗәр апа, әтисенең икенче хатыны иде. Батынкы кара күз төпләре күләгәләнеп, җыерчыкланып калган.
Һаҗәр апа, күк портфель тотып кергән ят кешене күргәч, күлмәгенең киң итәген тезенә таба тарта-сыпыра караватыннан шуышты да, аяк турысына җәеп куелган кәҗә тиресенә төшеп басты. Илгизәргә карап торган хәлдә, аяклары тире өстендәге чүәкләрен капшап тапты. Илгизәр аңа исеме белән дәште:
— Исәнмесез, Һаҗәр апа!
— Син кем буласын соң? — дип сорады карчык, көтелмәгән кунакны танырга теләп.
— Илгизәр. Каюм малае.
Карчык аптырап китте.
— Илгизәр?
— Әйе, Мәрвия малае.
— И, Ходаның хикмәте! Исәнмени син дә?! Әйдә, уз, кайлардан килеп чыгасы иттең?
Карчык, һаман үз күзләренә ышанмагандай, Илгизәргә якынрак килеп, ире Каюм төсмерләрен эзләде. Бар, бик бар аның чалымнары: озынчарак борын, арткарак киткән киңчә маңгай, какча яңаклар.
— Казанга ялга кайттым. Сезне күрәсе килде. Әти кайда соң?
Карчыкның күзләреннән көмеш бөртекләр сытылып чыкты.
— И улым! Вафат шул инде атаң...
Илгизәр үз колакларына үзе ышанмагандай сорады:
— Кайчан?
Карчыкның тавышы сыкрап чыкты.
— Өченче декабрьдә елы тула.
Авыр тынлык урнашты. Илгизәр өй эчен карашы белән капшап чыкты. Күзе әтисенең рамдагы сурәтенә төште. Эчке кичерешләрен тыярга теләп, ул тешләрен кысты. Киеренкелектән янак мускуллары биешеп алды. «Китеп тә бардымыни әти?! Бер күрүе бер гомер, ди торган иде ул. Насыйп булмады!»
Тынлыкны карчык бүлде.
— Әйдә, түрдән уз. Басып торма. Менә өстәл янына утыр.
Илгизәр, портфелен идәнгә куеп, өстәл буендагы урындыкка килеп утырды. Карчык үзенекен сөйләде.
— Атаң төсмерләренә охшатып кына таныдым үзеңне. Бик үзгәргәнсең. Олыгайгансың. И-и, гомерләр... Без картаймыйча кем картайсын инде...
Сүз икенчегә борылгач, Илгизәр, Һаҗәр карчык сораганнарга җавап бирә-бирә, кыскача үз тормышын сөйләп алды. Новосибирскида төзүче-монтажчылар бригадасында эшләвен, аннан Норильск шәһәренә китүен, хәзер шунда яшәвен, өйләнүен, бер малае барлыгын әйтте. Соңыннан сүзен сеңелләре Ләйсән белән Динәгә китереп ялгады, аларның кайдалыгын сорады.
— Ләйсән Уфа егетенә кияүгә чыкты,— диде Һаҗәр карчык.— Ике кызлары бар. Динә — Казанда. Моторлар заводында, кәнтрәлүр. Килеп- китеп йөри.
— Адреслары сездә юкмы?
— Бар, бар! — дип, шундук урыныннан купты карчык, шкафка таба китте, аннан яулыкка төрелгән төенчек алып, өстәлгә куйды,— Менә монда карточкалар янында булырга тиеш,— дип, ике открытка табып бирде.
Тәбрик открыткаларыннан адресны блокнотына күчереп язгач, Илгизәр фотокарточкаларны берәм-берәм күздән кичерде. Динә белән Ләйсәннең фотосурәтләренә аеруча текәлеп карады ул. «Ничек үсеп беткәннәр!» дип сокланып алды. Әтисенең кайбер фотоларындагы карашы күңелендә ниндидер канәгатьсезлек, әрнү барын сөйли иде кебек. Әйтерсең ул йөрәгендә ниндидер төзәлмәс яра саклый, шул яра йөз нурларын киметә дә тора... Илгизәр күңеленнән: «Әллә әти гел генә әнине сагынып яшәдеме икән?» — дигән уй узды.
Менә аның төзелештә кирпеч тезгәндәге рәсеме. Йөзенә кояш нурлары төшкән. Кранчыга ым кагып, «Вира!» дигәндәй, кельмасын югары тоткан, кирпечләрен шәп өйгәнгә сөенә сыман.
Һаҗәр карчык, Илгизәр кулындагы карточкага күз салып:
— Иртәрәк китте шул, яшәрлеге бар иде әле,— дип сүз катты.
— Нәрсә белән авырды соң ул?
— Озак сырхаулап та йөрмәде. Кан басымы күтәрелә иде күтәрелүен. Көтмәгәндә кичтән паралич сукты. Бер тәүлек дигәндә...— Карчык сулкылдап алды.— Өчен, җидесен, кырыгын әйбәт кенә уздырдык. Кырыгында ир-атларны җыйдык. Ярый әле, пенсиядән аз-маз туплый килгән идек...
Шул сүзләрдән соң Илгизәр алып килгән бүләкләрен исенә төшерде. Ул Һаҗәр апасына күлмәклек, әтисенә җылы свитер сатып алган иде. Портфельдән күлмәклекне алды.
— Апа, бу минем сезгә бүләгем иде...
Карчык, арусынмыйча, тартыныбрак торды да:
— И-и, мәшәкатьләнеп йөрисең икән. Рәхмәт инде, бик рәхмәт, Ходай үзеңә көтмәгән җирдән хәзинәләр насыйп итсен! — дип бүләкне алды.
Илгизәр, әтисенә дип алган свитерны кулына тоткач, бер мәлгә аптырап калды: «Аңа атап алган бүләк үз өендә калсын!» — дигән уйга килде.
— Бусы — әтигә... Өстенә кияргә туры килмәсә дә, өендә торыр,— диде.
— Зурлавың өчен рәхмәт инде, балакай! Игелек күр! — Күңеле йомшарудан карчыкның тавышы үзгәреп китте.— Үзе исән булса, ни сөенер иде!..
Хуҗа карчык бүләкләрен диван өстенә куеп торды. Түргә узганда, күзе иренен стенага эленгән сәгатенә төште.
— Илгизәр! Менә бу атаң сәгате иде. Үзеңә истәлек итеп ал. Вафат булгач туктаган килеш тора.
Илгизәр, бүләкне кулына алгач, күзен тутырып карады. «Восток» маркалы. Чыннан да, числосы өч саны турысында...
Илгизәр сәгатьне җибәрде, үз сәгатенә карап дөресләде. Вакыт кич якка авышып, сәгать өченче киткән иде инде. Ул:
— Әтинең кабере кайда? — диде.
— Яңа бистә зиратында.
— Яңа бистә? Ул кайда?
— Алтынчы трамвай белән азаккача баргач,— Карчык үзенчә фикерләп алды,— Тукта әле, улым. Барып килергә уйламыйсындыр ич?
— Каберенә барасым килә шул, күрсәтә алмассызмы? — диде Илгизәр.
— Бүгенме?
— Әйе.
Һаҗәр карчык бүген аяклары бик сызлавын әйтте.
— Әле врач укол да кадап киткән иде, бүтән көнне барырбыз,— диде. Үзе зиратка ничек барасы турында янә сөйли башлады. Кабер номерын, карточкасы куелганлыгын, чардуганы зәңгәр рәшәткәле булуын, туфрагына сирень куагы утыртылганын әйтте. Ахырдан: — Әйдә, чәй эчеп алыйк әле! — дип, кухняга чакырган иде, Илгизәр аны бүлдерде.
— Апа, чәйләп торыр җирем юк. Гостиницага урнашкач кына ашап- эчкән идем,— диде.
Илгизәр китәргә җыенды. Ишек катына җиткәч, юлга чыгар алдыннан фатиха бирүне көткәндәй, тукталды. Һаҗәр апасы да кызганыч булып китте. Ул кесәсеннән кәгазь акчалар чыгарып, карчыкка сузды.
Һаҗәр апасы моны садака итеп кабул күрде.
— Рәхмәт инде. Атаңа, гаиләңә багышлап дога кылырмын. Хатының ни атлы?
— Лидия.
— Матур исем икән...
Илгизәр саубуллашып киткәч, Һаҗәр карчык тәрәзә буена килеп басты. Үги улының ишегалдыннан чыгуын карап калды. Ул чаттан борылып күздән югалгач: «Башын бер якка кыңгыр салган, йөрешләре чат атасы инде!» — дип уйлады һәм намазга әзерләнә башлады.
Илгизәр алтынчы трамвай тукталышына килде. Ул Һаҗәр апасы әйткәннәрне онытмаска тырышты.
Зиратка бару юлы артык озак тоелмады. Зират капкасына килеп җитәрәк адымнарын әкренәйтә төште. Һични уйламаска, сабыр булырга тырышса да, үзен эзәрлекләгән уйлардан арына алмады.
Юл уртасында ике карт таякка таянып сөйләшеп торалар иде. Илгизәр алар белән исәнләшеп узасы итте.
— Исәнмесез, мөхтәрәм бабайлар!
Ак сакаллы, озын гәүдәле карт аңа җавап урынына: «Тс-с!»—дип. сырлы таягын гына күтәрде.
— Шыпырт кына торыйк әле, улым,— диде картның икенчесе, колагын зират урманы ягына бора төшеп.
Илгизәр, берни дә аңламыйча, әле ак сакаллы картка, әле билен пута белән тартып буган тәбәнәгрәк буйлы картка каранып торганда, зират агачлыгы эченнән күке тавышы ишетелде: Бер, ике, өч...
Ак сакаллы карт телгә килде.
— Өч кенә кычкырды әле.
— Бер башлагач, кычкырыр инде ул. Болай булгач, шәт, көннәр дә җылыныр,— диде икенчесе.
Озын буйлы картның сакалы дерелдәп куйды.
— Егерме бишенче май бит инде бүген. Күке дә кичегеп аваз сала, кичегеп моңая. Интектерде быелгы яз. Җиргә җылылык җитми, җылылык. Чәчкән орлыклар шытмый ята, бөреләр ачыла алмый...
Илгизәр, картларның хикмәтләнеп сөйләшүләренә төшенгәч, юлын дәвам итәргә булды. Әмма алардан ерагайган саен «күке дә кичегеп моңая» дигән сүзләре, аңа атап әйтелгәндәй, колагында ныграк чынлады.
Монда Һаҗәр апасы әйткәнчә генә түгел, сукмаклар күп булып чыкты. Ул, икесен узгач, өченчесеннән кереп карыйсы итте. Кабер ташларының әле берсенә, әле икенчесенә күз салды. Ташларга беркетелгән сурәтләр ана төзүчеләр конторында Мактау тактасына куелган рәсемнәрне хәтерләтте. Ул, йокысыннан кинәт уянып киткәндәй, як-ягына карап алды. Сирень үсеп утыра торган зәңгәр рәшәткәле чардуган һаман күренмәде. Ары сугылды, бире сугылды, бер узган сукмакларга кабат килеп керде. Йөреп аргач, булмас, ахры, дигәндә генә, эзләгән чардуганга юлыкты. Тагын ялгышаммы дигәндәй, тиз генә кабер ташындагы фотосурәткә карады, керфекләрен тибрәндереп алды, тирән сулап:
— Әти! — дип куйды ул. Рәсем астындагы язуны укыды. — Дөнья белән иртәрәк саубуллашкансың шул, әти!
Йөрәген авыр таш кыскандай тоелды. Чардуган ишеге шыгырдап ачылды. Илгизәр эчкә үтте. Сумкасын кечерәк кенә эскәмиягә куйды. Үзе утырырга базмады, баскан урынында катып калды. Әйтерсең ул шулай уйларының агышын тыярга тели, ләкин алар кешегә буйсынамыни?!
«Әти! Бу — мин, Илгизәр. Улың тавышын таныйсыңмы? Миңа күчкән рухың, өзлексез тынгысызлап, әмма кичектереп сиңа алып килде. Аягым туфрагыңа тартуга карыша алмадым. Кабереңә беренче булып мин салырга тиешле туфракны бүтәннәр салды. Кичер мине, әти. Тормышта миңа да син кирәк чаклар күп булды. Тайгак юллардан атлаганда, синең киңәшләреңә мохтаҗ идем. Сиңа гына булган сорауларым, серләрем күп булды. Йөрәк ярасы мәңгелек, диләр, хактыр, мөгаен. Хатыным Лидия дә шул фикердә. Ул — врач. Бер кичне мин аңа: «Врачлар авырулар янында күп нәрсәгә күнегәләрдер, хәтта үлемгә дә»,— дигән идем. Ул кинәт утырган урыныннан кубып: «Үлемгә күнегеп булмый!» — диде. Ул мең тапкыр хаклы икән.»
Илгизәр кабер өстендәге корыган үләннәрне бармаклары белән тырмап алды. Шытып килгән яшел үләннәргә кагылып киткән кулы әтисе башыннан сыйпап узган кебек булды. Ул сирень ботакларына карады. Кичке кояшның кызгылт нурлары йөзен яктыртты. Челтәрле ботак шәүләләре битендә тибрәлде, йөзендәге моңсулыкны югандай итте.
Сирень ботакларына карап, Илгизәр:
— Сирень! Һаҗәр апа сине белеп утырткан. Бу агач һәр язда сиңа чәчәк бүләк итә, әти! — дип пышылдады.
Кайтыр вакыт җитсә дә, Илгизәрне ниндидер көч монда тотып торды.
Үзәк мәйданына әйләнеп кайткач, Илгизәр, Һаҗәр апа янына кереп, барысы өчен дә гафу үтенергә кирәк, дигән фикергә килде. Үкенүләрен, йөрәге сыкравын кемгә дә булса сөйлисе килә иде аның.