СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Солтан Шәмси "Ут хәйлә кора" ("Ут хәйләсе" әкиятеннән өзек)

һава көннәрен бик күңелле үткәрә иде. Ул әле зәңгәр күккә ашты, әле гөл-чәчәкле җиргә төште, матур тавышын яңгыратып, урман-су буйларын күңелле авазларга күмде, менә хәзер дә, җырлый-җырлый, күл буендагы аланга якынлашып килә:
Мин гизәм күкләрне,
Кояшлы җирләрне,
Бик арса җил-атым,
Ялыкса канатым,
Утырам болытка,
Ял итәм шунда бер...
Ут янына килеп чыккач, ул, гаҗәпләнеп:
— И-и, син һаман читлектәмени? — дип сорады.
Ут инде мескен кыяфәткә кереп өлгергән иде.
— һава! Ярый әле син бар, — дип зарланды ул. һава аны кызганып куйды, күзләрен челт-челт йомгалап:
— Ни булды, Уткай? — дип сорады.
— Әй, һава! Мине гел бикләп тоталар бит... Бөтен өмет синдә...
Шулвакыт һаваның башына бер тәвәккәл уй килде.
— Уткай, беләсеңме нишлибез? — Ул тантана белән Утка карап алды. — Әйдә мин сине чыгарыйм. Уйнарбыз, күңел ачарбыз... Ачкыч кайда соң?
Утның күзләрендә кабынып киткән өмет чаткылары шундук сүрелде:
— Ачкычмы? Әниегездә... Берәүгә дә бирми, үзендә саклый ул аны.
— Кызганыч... — диде һава, күңеле төшеп. — Бергә уйнарбыз дип уйлаган идем.
— Минем дә синең белән уйныйсым килә, һаваның түбәсе күккә тиде:
— Чынмы, Уткай? Ихласмы?
Ут исә, күзен дә йоммыйча:
— Күк белән ант итәм менә! — дип ярып салды.
— Рәхмәт, Уткай. Төшермә күңелеңне, мин сине ташламам.
Ут кулларын күкрәгенә кушырды:
— Нинди рәхмәтләр генә укыйм икән сиңа?!
— Ярый, мин килермен әле. — һава җырлый-җырлый китеп барды:
Мин гизәм күкләрне,
Кояшлы җирләрне...
Ут, мыскыллы елмаеп, кулларын угалады:
— Монысы минеке... Кая телим, шунда борам!
Инде аның Кеше күңелен генә яулап аласы калды. Бәлки, ул читлек ачкычын кулга төшерер...
Читлек янына әйләнеп кайтканда, Кешенең күңеле шат, кәефе әйбәт иде.
— Хәлләр ничек, Уткай?! — дип сәлам бирде ул.
Тик Ут эндәшмәде, хәтта башын да күтәреп карамады.
Кеше, сәерсенеп:
— Әй, сиңа әйтәм ич... Ник дәшмисең? — дип, читлек янына ук килде.
— Дәшәсем килми, — диде Ут төксе генә. Бераз көттереп торгач: — Мин моннан соң ач торачакмын! — дип, Кешене шаккатырды.
Гаҗәпләнүдән Кешенең күзләре зур булып ачылды һәм ул көләргә тотынды.
— Синме? Ха-ха-ха! Син бит ашамыйча ярты көн дә тора алмыйсың! — Ул Утны шаярта дип уйлады. — Менә җүләр!
— Чынлап әйтәм, — диде Ут, аңа кырын карап.
Кеше һаман ышана алмады.
-Шаярма! Әйт дөресен...
Утның ачуы кузгалды.
— Әйе, ашамаска булдым. Ачудан! — дип кычкырды.
— Нинди ачу, ни булды?!
Ут дәшмәде, бөрешеп, үзалдына карап утыруын белде.
— Йә инде...
Ниһаять, Ут телгә килде:
— Иреккә чыгасым килә... Болай мин үләм, сүнәм... Мине сиңа Кояш ни өчен бирде?
— Соң... Мине җылытыр өчен...
Ут нәкъ шуны гына көткән иде.
— Шулай булгач, ник бикләп тотасың? Минем дә ирекле буласым килә.
— Әтиемнең әмерен белә сең ич, — дип акланды Кеше.
— Хәзер миңа атаң түгел, син хуҗа. Кызган мине!.. Нигә миңа да, башкалар кебек, иректә йөрмәскә?
Әмма Кеше кызганасы урынга җиңелчә көлеп куйды:
— Ничек инде син, Ут була торып, иректә йөрергә тиеш? Аннары синең турыда төрле сүзләр йөри.
— Гайбәт болар! Ышанма! — дип, Ут ярсып ук китте, читлек буйлап йөренеп алды. — Нахак сүз!
— Урман абый юкны сөйләмәс...
Ут, чыгырыннан чыгып:
— Урман? Миннән үч ала ул, — диде.
— Ә мин аңа ышанам, — диде Кеше.
Ут, үпкәләп, почмакка барып чүмәште.
— Ярар, күңелеңне төшермә... — Кеше аны юатырга тырышты. — Бәлки әле, ачкычны кулга төшереп булыр. — Ул бер-ике утын кисәген, алып, Утка ташлады. — Мә, тамак ялгап ал. Мин озак тормам...Кеше күздән югалу белән, Утның мескенлеген юып төшерделәрмени.
— Ха-ха-ха... Ышанды! — дип, шатлыктан кулларын угалады. — Болай булгач, ботка пешәчәк!