СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Газиз Мөхәммәтшин “Унсигез яшь»

Матур да соң шушы язгы кичләр! Еракта, кояш баеган җирдә, ахактай җемелдәп мамык болытлар ял итә. Күк йөзе зәңгәр буяуга манып киптерергә элгән зур чыбылдыкка охшап тора. Аның өстенә, энҗе бөртекләре кебек, калкып кына килүче йолдызлар сибелгән. Җир өсте, шул бөрчекле дымсу чыбылдык эченә кереп, әкрен генә йокыга әзерләнә кебек. Яшел уйсулыкларга сөт күбеге кебек аксыл томан төшә. Шомырт агачы кичке эңгер-меңгердә чәчәк бөреләрен ачарга әзерләнә һәм серле тынлык эчендә яз исеннән, яшьлек хисеннән исергән гашыйкларның кайнар пышылдауларын тыңлый.
Яратам шушы май айларын! Әллә үземә яңа гына унсигез яшь тулганга, әллә куш тирәк янында Фәритем зарыгып көткәнгә, быелгы яз үткәндәгеләреннән дә матур тоела.
Фәрит, Фәрит! Исемен әйткәч, үзе хакында ничек сөйләми түзим соң?! Сөйгән кешең турында уйлаганда, йөрәкнең ашкынып сикергәли башлавы да, бөтен дөньяларның онытылуы да сезгә билгеле инде. Үзегезгә дә, мөгаен, унсигез яшьтер әле. Ә күбегез бүген менә нәкъ минем шикелле, Такташ әйтмешли, «тиле яшьлегенә» баш була алмыйча шашынып йөри торгандыр.
Фәрит, Фәрит!.. Без икебез бер елны укырга кердек. Бергә унынчы классны тәмамладык. Бик яхшылар йә бик яманнар гына күзгә дә, сүзгә дә эләгәләр бит. Ә Фәритнең үзе ише шук малайлардан әллә ни искитәрлек артыклыгы да, кимлеге дә юк. Шуңа күрәдер инде ул унынчы класска чаклы күземә чалынмады.
Ә унынчы класста, исемдә дә юк чакта... Хәер, бөтенесен дә рәттән сөйлим әле.
Беркөнне чишмәгә суга төштем. Мөлдерәмә тулы чиләкләремне алып сукмакка борылсам, алдымда Фәрит басып тора.
— Фәрит, — дим, — монда нишләп йөрисең? Ичмасам, тик торганчы суымны күтәрер идең! — Чиләкләремне алды да сукмак буйлап алдан китте.
— Абыйның атын эчерергә төшкән идем, — ди.
Ә бездә атларны авылның бөтенләй икенче очындагы бәләкәй күлдән эчерәләр. Җитмәсә Фәритнең аты да юк. Мин шуны әйтеп көлеп җибәрдем. Фәрит тә әкрен генә нидер әйтте. Башыңа төшкәч, эчерәләр икән шул, дидеме, әллә үземнең тамагым кипте, эчем-тышым дөрләп яна, дидеме — аңламадым.
Яр өстенә менеп җиттек. Фәрит чиләкләрне җиргә куйды да, чалбар кесәсеннән алып, миңа бер кәгазь сузды.
— Менә сиңа бер хат!
Мин аптырый калдым.
— Почта кайтып та җиткәнмени? Хангәрәй абыйдан алдыңмы? Ник үзе өләшми? — дим.
Фәрит кып-кызыл булды. Кулларын кая куярга белми: бер кесәсенә тыга, бер ала, күкрәк өстенә чалыштырып куеп карый. Аяк башы белән чирәмне казып торды-торды да, Шәргыя түтиләрнең абзар түбәләренә карап:
— Хангәрәй өләшә торган хат түгел бу. Бу... Әй, үзең белерсең әле... — диде.
Мин аның тау астына чабып төшеп китүен карап калдым. Йөрәгемә, чиләктәге чишмә суы кебек челтер-челтер агып, моңар тикле беленмәгән ниндидер рәхәт тойгы керә башлады. Суларымны чайкалдыра-чайкалдыра ашыгып өйгә кайттым. Йөгереп сарайга чыктым. Ишек келәсен эчтән элеп, хатны ачып җибәрсәм... Әттекәйгенәм, әннекәйгенәм! Гыйшык хаты!
«Сөембикә! Мин сине алтынчы класстан бирле бөтен җаным-тәнем белән, иң кайнар, иң саф йөрәгем белән сөям!» дигән. «Сөям» дигән!..
Йөрәгем дөп-дөп тибә. Җитмәсә берәрсе сарайга килеп кермәгәе дә егетләр хаты укуымны сизмәгәе дип котым очты. И Фәрит! Мине уйлап бөтенләй сарыга сабышкан икән. Ә мин шулкадәр җылы хисне, шундый олы мәхәббәтне сизмичә йөргәнмен...
Мин сарайда уйланып-куанып бик озак утырдым. Ишек астыннан шуышып печән урларга кергән кара кәҗәбезне, куып чыгарасы урында, сынык мөгезеннән үбеп алдым. Аннан соң хатны тагын өч тапкыр укып чыктым да, әйбәтләп бөкләп, бүрәнә куышына тыктым. Сүз уңаеннан әйтим инде: бу хатны икенче укырга насыйп булмады. Әти көз көне сарайга печән тутырды. Аны кыш буена әз-әзләп кенә мал-туарга сала торды. Яз җитеп, печән астыннан теге бүрәнә чыкканда, тишек буш иде. Әллә берәр кеше күреп алды, әллә печәнгә ияреп чыгып, сыер ашады. Күпме баш ватсам да, белә алмадым.
Шул бәхетле көннән соң серебез ачылыр, дус кызларым көләр дип котым очын йөрсәм дә, атна-ун көн үткәч тынычландым. Тынычландым дип әйтәм генә. Мондый зур серне үзең генә ничек яшереп саклыйсың. Мин дә түзә алмадым. Мәктәптән кайтканда, Фәүзиягә энәсеннән-җебенә хәтле бар булган хәлне сөйләдем дә бирдем. Әмма Фәүзия, мин уйлаганча, шак та катмады, шаркылдап та көлмәде. Кызларга сөйлим әле менә, дип тә куркытмады. Мин сөйләп бетергәч, гади генә итеп:
— Яшь чакта була ул, малайкаем. Менә без Илгиз белән Яңа ел бәйрәменнән бирле йөрешәбез. Шундый рәхәт аның янында! Беләсеңме, малайкаем, Илгиз булмаса, якты дөньяда бер минут та яшәмәс идем. Егылып үлгән булыр идем, — диде.
Мин аптыравымнан «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтә алмый калдым. Фәүзия миңа, бик белдеклеләнеп, киңәш бирә башлады:
— Син, Сөембикә малайкаем, башта нык тор. Егет халкы алдында җебеп төшмәскә, каты булырга кирәк. Сүзен бер чакта да тыңлама. Гел киресен сөйлә. Ул бар, дисә, юк, диң. Әйеме, дисә, әйе түгел, диң. Шул чакта гына кадереңне белә ул егетләр. Яратулары арта бара...
Мин Фәүзиянең бу акыллы киңәшен бөтен шартын җиренә җиткереп үти башладым. Инде Фәрит белән ике-өч адымнан гына торып сөйләшәм. Әгәр тагын берәрне атласа, мин йөгереп кача торган булдым. Икенче көнне бөтенләй чыкмыйм. Фәрит баштарак, аптырап, мине үгетләп караса да, файда чыкмаслыгын күреп, риза булды. Бәхетемә шундый кыргый кыз язгандыр инде, язмыштан узмыш юк, диде, ахры.
Узган елны икебез дә унынчыны тәмамладык. Серебезне укытучылар сизәр дип, кара кайгы эчендә ут йотып йөрүләр, имтиханнарны бирә алсам иде дип, төн йокламый китап «кимереп» чыгулар бетте. Күзне йомып, колакны томалап, чайкала-чайкала тарих ятлаган чаклар да үтте. Хәзер инде мин үземә үзем баш. Колхозчы! Хәзер җыелышларда минем хакта «сыер савучы Сөембикә Миңнемөхәммәткәримова...» дип кенә җибәрәләр. Кайчакларда «алдынгы» дип тә өстәп куялар.
Анысы әйбәт. Ләкин Фәрит белән генә эшләр бик хөрти. Арабыз һаман да ике адымнан якынаймый. Кара-каршы басып, ике җирдә ике таш сын сымак сөйләшеп торабыз да шуның белән шул! Аерылышабыз. Өйгә кереп юрган астына чумам да күзләремне матчага текәп, таң сызылганчы уйланып, моңланып чыгам. Сау бул дигәндә, кулын бирергә дә курка.
Җитмәсә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Фәүзиясе ачуны китерә. Минем Илгиз андый кыюсыз түгел, имеш. Ә үзе миңа нинди киңәш биргән булды. Дәрәҗәңне күтәр, имеш. Бик күтәрелде инде дәрәҗәм! Фәрит йөземә күтәрелеп карарга да оялып тора. Ай-Һай, хәйләкәр булып чыкты Фәүзия, хәй-лә-кә-әр!..
Бервакытны шулай бик нык ачуымны китерде. Иртә белән чуар тана мөгез очын тигезеп иренемне авырттырды. Шуны Фәүзия күрде дә кызларга күз кысты. «Карагыз әле, малайкайларым, Сөембикәгә, ди. Кичә кич Фәрите шундый суырып үпкән, иреннәре бүген дә матур гына күбеп тора» ди.
Мин ул көнне кояшны баета алмый аптырап беттем. Тавыклар кунаклагач та, кече яктагы тәрәзә пәрдәсен бераз күтәреп куйдым. Фәрит белән икебез генә белә торган яшерен сигнал ул. Фәритләрнеке белән безнең тәрәзәләр бер- берсенә карашып кына тора. Пәрдә аз гына күтәрелгән булса, бакча артындагы куш тирәк янына чык! Көтәм! дигән сүз була.
Минем әле бервакытта да башлап пәрдәгә орынганым, Фәритне күрешергә чакырганым юк иде. Ачу килгән чакта була икән ул, алны-артны уйлап тормыйсың икән. Куш тирәк янына чыгып басуым булды, йөгереп Фәрит килеп җитте.
— Синме бу, Сөембикә? Пәрдәне син тарттыңмы? Менә бәхет! — ди.
— Мин булмый, җен булмас инде, — мин әйтәм. — Әйдә сөйләш.
— Нәрсә сөйлим соң? — ди.
— Яратмыйм шул кызлар янында ни сөйләргә аптырап җебеп торган егетләрне, — дим тегеңә. — Егетең җебегән булмасын иде дөньяда. Әнә Илгиз...
Фәритнең йөзе кинәт уйчанланып китте. Сүземне әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде, төпченә башлады.
— Йә, йә, нәрсә Илгиз, нишләгән Илгиз?
— Эшләмәгән. Егет төсле егет: уйный да, шаяра да...
Фәритнең яңаклары кызарды, кулларын тагын кая куярга белмичә аптырый башлады. Аннан аска карап әкрен генә:
— Эх, Сөембикә! Мин моны күптән сизеп йөрим. Күңелең тыныч түгел синең, — диде.
Инде бу юлы мин аптырадым.
— Туктале, Фәри-ит, ни сөйлисең син?
— Белгәнемне, күргәнемне сөйлим. Әйт әле менә, әйт, нишләп Илгиз гел фермада ята.
— Бәрәкәт, сөт ташучы булгач нишләсен.
— Сөт ташыгач, сөтен алсын да китсен иде. Беркөн каравыл өе янында сөйләшеп торгансыз. Кичә клубта да биергә сине чакырды. Бүтән кызлар беткәнмени аңа. Әллә моннан соң икегез генә рәхәтләнеп сөйләшеп йөрербез дип уйлыйсызмы? Анысы булмас инде, — ди бу миңа.
Мин, көлеп:
— Ай-һай-һай, нишләрсең икән соң, егеткәем? — дигәч:
— Иртәгә белерсең, — диде дә бу хакта башка сүз кузгатмады.
Нәрсә эшләргә тели икән бу дип уйлый-уйлый таң белән торып сыер саварга төшсәм, исем китте: ферма капкасы янында ат менгән Фәрит тора. Кожан кигән, җилкәсенә озын чыбыркы аскан.
Мине үз янына чакырып алды да, бик җитди итеп:
— Менә, — диде,— кичә мине колхоз идарәсе ферма сыерларын көтәргә куйды. Үзем барып сорадым. Хәзер бергә эшлибез. Илгиз белеп торсын.
Тәки сүзендә торды. Иртәләрен, кичләрен Илгиз сөт алырга килгән чакларда, тәки минем янда бөтерелә бу. Илгизнең Фәүзия белән дуслыгын белгәннән соң гына тынычланды. Тик арабыз моңа карап кына һаман ике адымнан әз генә дә якынаймады.
— Әйдә кыюсыз егетеңне кызык итәбез, — ди Фәүзия миңа бервакыт. Үзенең планын сөйләп бирде. Мин моңа риза булдым.
Кич белән Фәриткә сүз арасында гына:
— Беләсеңме, без Фәүзия белән ярыша башладык бит әле. Бу бишкөнлектә кайсыбыз күбрәк савар! Әгәр сөте минекеннән күп булса, Фәүзия Илгизгә бер үптерәчәк икән, — дигән булдым.
— Ә син, ә син күбрәк саусаң? — дип сорады шунда Фәрит.
— Нәрсә мин?
— Күбрәк саусаң, миңа бер мәртәбә булса да үптерерсеңме?
Мин, көлеп:
— Ничек булыр бит, — дидем дә китеп бардым.
Кич белән соң гына сыерларымны карап кайтыйм дип барсам, ферма капкасыннан шыпырт кына чыгып килүче Илгиз белән маңгайга-маңгай очраштым. Илгиз кеше-фәлән очратырмын дип һич уйламаган, ахры, каушый калды. Үзе: «Фәүзия юк микән дип килгән идем», — дигән була, үзе кулына тоткан капчыгын һаман артына яшерә.
Аның җиде төн уртасында нинди Фәүзияне эзләп йөргәнен абзарга кергәч кенә аңладым. Фәүзиянең сыерлары рәхәтлектән мышный-мышный, керт-керт итеп алларындагы улактан бәрәңге умырып яталар. Фәүзия сыерларының сөтен арттырырга тырышып йөри, төн пәрие. Чыгып китәм генә дигәндә, шыгырдап ишек ачылды. Әттекәйгенәм, Фәрит! Тиз генә сыерлар арасына постым. Җилкәсендәге капчыгы бик авыр булган, ахры. Аны улак янына утырткач, у-уф дип, маңгай тирләрен сөртеп куйды. Бөтен өсте, битләре тегермәнченеке кебек ап-ак булып беткән. «Әһә-ә, мин әйтәм, бусы он алып килгән икән». Сүзем хак булды бит. Фәрит капчыгын ашыга-ашыга улакка бушатты. Агач чаннан су алып килеп улакка салды да, болгатып та куйды. Минем сыерларым шунда ук дәррәү күтәрелеп тәмле апараны чөмерә башладылар. Фәрит аларның аркаларыннан сыйпады, мөгез төпләрен кашыды. «Ашагыз, матурларым, ашагыз, сөтегезне арттырыгыз. Мин иртәгә дә килермен», — диде дә, буш капчыгын култык астына кыстырып, чыгып йөгерде.
Мин иртән бу төнге хәлне Фәүзиягә сөйләдем. Көлә-көлә хәлдән тайдык. Әмма серләренең ачылуын тегеләргә сиздермәдек.
Менә бүген ярышның соңгы көне булды. Илгиз дә, Фәрит тә иртәдән үк кая барып бәрелергә урын табалмый йөрделәр. Кичне көтә-көтә тәмам ябыгып беттеләр. Минем сыерларымның сөте өч литрга артык чыкты.
Моны белгәч, Илгизнең йөзенә кара коелды. Бидоннарын дөбер-шатыр төяде дә, атына чыбык белән суга-суга, күпергә чапты. Ә Фә-ри-ит!.. Аны күрсәгез иде! Ул башта көлеп җибәрде, аннан, салам чүмәләсе өстендә мәтәлчек атынып, минем алга килеп төште. «Кайту белән куш тирәк янына!» — дип пышылдады да чыбыркысын сөйрәп авылга йөгерде...
Яратам да шушы май айларын! Күңелле дә шушы язлар!.. Бигрәк тә үзеңә унсигез яшь булганга, бөтен йөрәгеңне мәхәббәт ялкыны чорнаганда, яныңда сине өзелеп сөюче дустың булганда күңелле!