СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Вакыйф Нуриев «Матуркай»

Бу хикәяне әниемә багышлыйм.

Каз үстерү, каз симертү буенча иң оста булган ике хатынны беләм мин Кесмәс буенда. Аның берсе — минем әни, икенчесе — Нәкыя.
М. Мәһдиев
(Сүз әдипнең сабакташы, минем әни, Арча районы Сеҗе авылында яшәүче, гомеренең 45 елын бала ларга белем бирүгә багышлаган педагог Нәкыя Абдуллина турында бара. — В.Н.)

Айгөл — Казан кызы, һәр җәйне авылда дәү әнисе янында үткәрә. Авылда кызык. Анда сыер, сарыклар, тавыклар, песи һәм казлар бар. Казларны бигрәк ярата инде Айгөл, һәр елны ул кайтышка бәбкәләр чыккан була.
Аларны беренче тапкыр күргәндә Айгөлгә бер яшь тә өч ай гына иде әле. Дәү әнисе аны чирәмлеккә биби сакларга алып килде. Яшел келәмгә сибелгән сап-сары йомгакларны күргәч и-и-и сөенде инде сабый. Ул алардан сәгатьләр буена күзен ала алмады. Шул вакыт урман ягыннан кара, ямьсез болыт чыкты. Күңелне шомландырып давыл җиле исеп куйды. Бибиләрне өйгә алып кайтырга кирәк. Дәү әнисе, уң кулына Айгөлне күтәреп, сул кулына чүпрәк-чапрак бәйләгән таяк тотып, бәбкәләрне куа башлады. Тик үләнгә ябышкан бибиләрнең һич кенә дә кайтыр исәпләре юк. Ул арада каяндыр ике яшь тай килеп чыкты. Бер-берсен куышып йөргән бу тайлар томырылып бибиләр өстенә киләләр. И шунда курыкканнары Айгөлнең. Ул дәү әнисен кысып кочаклады. Ә гамьсез бәбкәләрнең тайларда да, давылда да эше юк. Үҗәтләнеп үлән йолкуларын беләләр, һич кенә дә кубарып алалмассың. Дәү әнисенә Айгөлне тиз генә өйгә кайтарып, бибиләрне тутырырга әрҗә алып килми чара юк. Тик менә Айгөл өйдә үзе генә калырмы соң? Елар, акырыр бит инде. Юк, еламады кызчык. Өйгә кайтып керүгә дәү әнисен үзе куа башлады ул.
— Әббә, би-би, би-би, — дип, нәни куллары белән әбисен этәргә тотынды. Кеп-кечкенә сабый күңеленең бибиләр үзләре генә калганга борчылуы, аларга хәвеф янаганга эче пошуы йөзендә чагылып тора иде.
Ә икенче җәйдә Айгөл кайтканда бәбкәләрнең икесе генә чыккан иде. Казлар әлегә утыра. Шуңа күрә дәү әнисе бибиләрне өйдә тота. Айгөлгә тагын бер тамаша инде. Ул көннәр буена алар яныннан китә алмый. Бигрәк матурлар бит. Күзләре — шомырт, очы саргайган кара-кучкыл томшыклары ялтырап тора. Нәфис канатлары исә өрсәң очып китәр кебек. Ә тавышлары: «чи-пи-пи» дә «чи-пи-пи». Айгөл Сарыкайларга кулын бирә. Тегеләр аның нәни нәфис бармакларын, уч төбен чукып кытыклыйлар. Бибиләр җырына нарасыйның кычкырып көлү авазлары кушыла.
Ә беркөнне дәү әнисе килеп керсә, Айгөл кулына әтисенең балачакта уйнап үскән атын тотып утыра, үзе елый-елый шешенеп беткән.
— Ни булды? Ник елыйсың, балакаем? — Әбисе оныгының башыннан сыйпап алды.
— Бел биби үлле. — Айгөл инде үкереп елый башлады.
Дәү әнисе әрҗәне ачып караса, чыннан да, бәбкәләрнең берсе тәгәрәп ята. Тиктормас бу бибинең кинәт кенә шулай булып куюы өйдәгеләрнең барысын да аптырашта калдырды. Ни булды соң? Нәрсә ярамады? Үлеменең сере нидә?
Серне бер-ике көннән Айгөл үзе чиште:
— Их, жалкы ул биби. Атка утылып йөлелгә өйләнгәч кенә үлле.
9 яше тулган елны Айгөл бибиләрне үзе генә саклады. Бераз калыккач, су буена бәбкәләрнең үзләрен генә җибәрделәр, һәм шул көнне үк бер биби кайтмады. Аны каян гына эзләмәделәр. Су буйлары, ындыр артлары, иске әвеслек тирәләре — берсе дә калмады. Юк биби. «Хәерле каза булсын», — диде дәү әнисе. Инде утны сүндереп йокларга ятканнар иде — ишек шакыдылар. Арткы урамнан конюх Габдрахман абзый икән.
— Карале, Нәкыя, с-с-сезнең бер биби югалган дип ишеттем. Менә бу түгелме ул. С-с-сенаж чокырында ята иде. Аны тилгән талаган булса кирәк.
Каз бәбкәсен күргәч, Айгөлнең эче жу итеп куйды. Биби димәсәң, хәтере калыр, алар алдында бер күзе чукып алынган, бер канаты өзелгән, йоны коелган, сырты канаган, пычранып беткән ямьсез-котсыз бер җан иясе ята. Әйе, ята. Ул башын да күтәрә алмый, тәпиенә дә баса алмый. Әйе, әлеге табылдык Айгөлләрнеке иде. Сыңар канатындагы тамганы — зәңгәр буяуны шәйләп була. Их, мескен каз бәбкәсе! Нинди бәхетсезлеккә дучар булгансың бит. Бибине абзарга яптылар. «Таң атканчы тора алмас, үләр ул», — диде дәү әнисе.
Иртән йокыдан торуга, Айгөл лапаска чапты. Юк, үлмәгән әле каз бәбкәсе. Тавыш-тынсыз, сабыр гына соңгы сәгате сукканны көтеп ята. Алдына куелган табактагы суда да, суда изеп җебетелгән ипидә дә нәфесе юк. Хәер, җыяр ризыгы бетмәгән икән әле үзенең. Икенче көнне Айгөл бибинең суга сузылырга маташуын искәреп алды. «Эчәсең киләдер шул, матурым». — Кыз табакны якынрак китерде. Тик биби иелә алмый. Томшыгы да ачылмый. Аннары Айгөл яралы каз бәбкәсенең томшыгын ипләп кенә үзе ачты һәм уң кулының учы белән бер йотым су салды. Биби чыннан да сусаган. Тик күпме генә азапланса да, су бугазыннан үтмәде. Кире чыкты. Айгөл тагын салды суны. Бәбкә артка мәтәлде, шулай да суны азмы-күпме йота алды. Бераздан, интегә-интегә булса да, тагын бер-ике йотым капты. Әйе, кызганыч, бик кызганыч иде сыңар күзле, сыңар канатлы, ярым-йорты башлы, сырты канап, кутырланып беткән бу гарип каз бәбкәсе.
Айгөл бу көннәрдә абзардан чыкмады диярлек. Ике көн су гына йоткалап торган биби ипигә ымсынып караган күк булды. Кунак кыз да бик кыстагач, сөткә изелгән күмәчне капты. Кабуын капты, әмма бугазындагы сәер төер тагын ризыкның юлына аркылы төште. Айгөлнең Матуркае (кыз бибигә гел шулай дип эндәшә башлады) тончыкты. Башын чайкый-чайкый артка ауды. Янында кызчык булмаса, түшенә ничекләр әйләнеп ятар иде ул. Бибинең тәпиләре дә шулкадәр хәлсез ки, ул әле уңга, әле сулга авып-түнеп китә. Уңга ауганда ярый әле, үзен сыңар канаты белән этеп торгыза. Ә сулга ауганда эш харап. Айгөл кереп булышмаса, нишләмәк кирәк. Хәер, иртән торып абзарга кергәндә кызның үзенең дә хәле китә. Тез буыннары калтырый. Матуркай нихәл? Исән микән?
Ә нишләп караңгы тынчу абзарда ята соң әле ул? Тилгән тырнагы астында вәхшиләрчә ботарлануы җитмәгән, инде зинданда газап чигәме? Аның да көн яктысына чыгасы, кояшны күрәсе килмимени? Ишегалдына алып чыгарга кирәк үзен. Юк, тәкәббер әтәч белән әрсез тавыклар саруын кайнатып йөрмәсеннәр әле. Айгөл Матуркайны ипләп-җайлап кына күтәрде һәм өй каршындагы кура бакчасының тыныч-аулак почмагына кертеп урнаштырды. «Барыбер яши алмас ул, кызым. Бигрәк начар бит», — диде дәү әнисе.
Бакчага чыгарып куйгач, Матуркай тагын да начарланган кебек булды. Юк, җылы җирне, кайнар кояшны тансыклап өлгергән, күрәсең. Шуңа муенын сузып, үзенә күрә ләззәтләнеп яткан, ахры. Кичкә бераз рәтләнде.
Икенче көнне Айгөл бакчага чыкканда, «үлем түшәгендәге» биби кура куагы төбендә үскән үлән кыягын йолкырга маташа иде. И-и-и, үләндә нәфесе булгач, Айгөл аны бу сыйдан мәхрүм итәмени соң инде! Хәзер үк су буена төшеп бер кочак үлән йолкып менә ул сиңа, Матуркай.
Кыз яшел күчтәнәчне биби алдына тигез итеп таратып-түшәп салды. Аша, Матуркай, аша! Биби азмы-күпме чемченгәндәй итте. Ә менә Айгөл кулында ябышып калган бер яфракны чукып алып, шундук кабып йотты.
Айгөл чишмә янында үлән йолыкканда шуны искәрде: су буе тулы каз. Йөзәләр, чумалар, рәхәтләнәләр. Матуркайны алып төшеп карасаң, ни булыр икән?
Бу газаплар башлануга атна-ун көн дигәндә, әрнү-сызланулары әллә ни кимемәсә дә, Ходайның рәхмәте, бибинең күңеле үсә башлады.
Алар су буена төшеп киттеләр. Су буе! Ходай Тәгалә сине казлар өчен генә яраткандыр. Җәй. Эссе. Айгөл Матуркайны суның иң сай җиренә куйды.
Аллага шөкер. Су буена төшеп, инешчектән үзең иелеп су эчәсе көннәрең дә булган икән әле, Матуркай. Биби эчте. Бугазындагы төер дә хәзер әллә ни комачауламый. Эчте дә томшыгы белән су астындагы комташны барлый башлады.
Отыры башы күтәрелде, күңеле хушланды, исән калган сыңар күзендә гамь уянды. Ул самими карашын инешне бөяп ясалган зур суга, аның ярларында үскән кәкре-бөкре талларга төбәде. Чишмә чылтыравын тыңлады.
Алар су буена көн саен төшә башладылар. Тиздән кыз бәбкәне зур суга җибәрде. Күр әле син, күр, ничә көн түш кыздырып яткан биби тавыш-тын чыгармый шыпырт кына суның уртасына шуып китте. Афәрин, Матуркай, болай булгач яшисең. Яшисең, Алла боерса. Ә берничә көннән ул инде чума, борыны белән суны шапырдата-чупырдата башлады.
Хәзер инде аны күтәрәсе дә юк. Үзе йөри. Айгөлгә ияреп су буена бара, кайта. Тау төшкәндә генә кыз бибине кулга ала. һәр көнне сәгать 10-11ләр тирәсендә су буена сап-сары чәчле, кара күзле, почык борынлы бер матур кыз төшә. Аңа әүпән-тәүпән килеп кәкре-бөкре (тилгән сырт сөяген дә имгәткән булып чыкты) биби ияргән.
Хәвеф, бәла-каза бер килсә килә бит инде. Тилгән тырнагыннан да, үлем тырнагыннан да исән калып, тернәкләнеп-куанып йөргән көннәрнең берсендә Матуркай тагын бер һөҗүмгә дучар булды. Төш турыларында Айгөл тау башына чәчәк җыярга менеп киткән иде. Шул вакыт суга әвеслек ягыннан бер көтү каз төште. Бәй, болар Матуркайның әнкәсе, әткәсе, туганнары бит. Ялгыз бәбкә алар янына йөзеп килде: «Сәлам сезгә. Мин исән-сау бит, күрәсезме?!» Әмма казлар аны танымады. Алай гына түгел, шушы кыйшык-мыйшык каз бәбкәсенең алар суында йөзеп йөрүен һич кенә өнәмәделәр. «С-с-с-с» килеп һөҗүмгә ташландылар. Әүвәл аны мактаныша-мактаныша ярга кысрыкладылар һәм дәррәү чукый-талый башладылар. Таудан Айгөл йөгереп төшеп коткармаса, эш харап иде.
Матуркай тагын боегып калды. Сыртыннан тибеп чыккан бер-ике тамчы канны исәпкә алмаганда, туганнары әллә ни зыян сала алмады алуын. Әмма ул еламадымы? Аның йөрәге еламады дисезме? Тән ярасы төзәлә ул. Ә менә җан ярасына түзеп кара. Әткәң-әнкәң, туганнарың шулай хыянәт итсен әле. Хәер, нигә әле аларга үпкәләргә, өтек-сөтек бибине ничек танысыннар инде алар. Әйдә, танымасалар танымасыннарсана. Аның каравы тугрылыклы дусты, Айгөле янәшәсендә. Шул көннән башлап ул кыздан бер адым да калмас булды.
Җәйләр үтте. Матуркай тернәкләнде. Хәтта көрәя башлады. Ә Айгөлне Казанга алып киттеләр. Ул киткәч, Матуркайның тагын бер канатын каерып алдылармыни. Ашамас-эчмәс булды. Аптырагач, авылның аргы ягында яшәүче Хәнифә әбигә биреп җибәрделәр үзен. «Асрасаң — асрарсың, асрамасаң — үзең карарсың», — диде Айгөлнең әбисе. Ә беркөнне урамнан кычкырган каз тавышына уянып китте ул. Таң беленер-беленмәс кенә иде әле. Чыгып караса — Матуркай. Качып кайткан. Ничәмә-ничә урам үтәргә кирәк, ничек кайткандыр ул. Аны тагын озаттылар. Ул тагын кайтты. Бүтән беркая да җибәрмәделәр инде. Хәнифә әби үзе дә сорамады.
Карлыккан, дәртсез тавыш белән каз кычкыра. Көндез дә, төнлә дә кычкыра ул. Матуркай Айгөлне сагына. Ул үләннәрдән, су буйларыннан һәм, әлбәттә, кунак кызының шифалы кулларыннан тәненә дәва тапты. Ә менә сагынуга дәва югын белми шул инде ул, белми.