СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Габделхәй Сабитов "Йолдызлы шулпа"

Балык турында сүз чыккач, Гариф абзый тәмам дәртләнеп китте. Ясаган чәен дә онытып, очына-очына сөйли башлады:
— Кешегә-фәләнгә ычкындыра күрмәгез, оланнар, үзегезгә генә әйтәм, яме. Балык шулпасы пешерүнең сере бар аның. Ие, сере бар. Иң элек балыгын, бәрәңгесен салырга кирәк. Анысын, теге кем әйтмешли, Мәнди анасы да белә. Әмма балыгы нинди балык бит. Кайберәүләр шулпага чабак ярата, берәүләре алабуга дип, чөгә дип авыз суын корыта. Миңа калса, хет бармак буе шыртлака булсын, тик үз кулларың белән тоткан балык булсын. Әнә шунда инде аның сере!
Бик зур сер ишетергә өметләнеп утырган егетләр дәррәү көлеп җибәрделәр.
— Көлмәгез-көлмә, — дип дәвам итте Гариф абзый. — Үзең тоткан балыктан пешергән шулпаның тәме генә түгел, исләре үк башка аның. Пешеп чыгарак, балыгын ат кузгалагы яфрагына алып, өстенә тоз сибәсең, шулпага суган турыйсың, лавр яфрагы, әнис, бөртекле борыч салып, тагын бераз кайнатасың да чиләкне ачып җибәрәсең. Шунда... Кәй, әттәгенәсе! Өреле шулпаң өстенә күктән йодрык-йодрык йолдызлар коела, болын җиле чиләгеңә әзрәк учак көле, ыс исе өстәп җибәрә. Ант итеп әйтәм, җәйге төндә үзем тоткан балыктан пешергән шулпадан да тәмлерәкне татыган юк минем.
Картның шулай мөкиббән китеп сөйләве егетләргә кызык тоелды. Алар, бер-берсен бүлә-бүлә, картны ирештерергә тотындылар:
— Учак көле дә өстәгәч, тәмле булмыйча ни...
— Соң, йолдызлы шулпа ич ул!
— Ашап карамагач, каян беләсең. Ышандырасың килсә, берәр ашатып күрсәт син аны.
Сүз җебе Гариф абзый теләгән юнәлешкә борылды, күрәсең. Аның төсе уңа башлаган күксел зәңгәр күзләрендә мут чаткылар кабынды.
— Һа... Җәй көне булсамы? Хәер... Кышкы балыкны кем яманлаган?! Ул саф һава, ул көмеш яфраклы урманнар.
— Булды-булды, Гариф абзый, син тагын шулпаңны йолдыз гына түгел, ай, кояш салып пешерә башларсың! — дип көлде Илдар. — Бал-бал дигәнгә тел төбе балланмый. Син башта тотып кайт, аннары пешереп күрсәт.
— Ә-ә... Шулай дисеңме? Тотып кайт, дисеңме? Әмма, олан, ул мин тоткан балык була бит, син тоткан түгел. Вәт менә хикмәте нәрсәдә. Үзең тотканы кирәк, үзең! Бүген ни көн әле? Сишәмбеме? Шимбә көнгә җыенып торыгыз. Калынрак киенегез. Сырган чалбар, сырган фуфайка. Төзүчедә анысы бардыр инде.
* * *
Гариф абзый, чыннан да, үтә комар балыкчы иде. Балык тоту гына түгел, кече яшьтән үк болын-тугайларны, урман-кырларны үлеп яратты ул. Усак яфраклары шыбырдашканын, күкеләр күкелдәшкәнен тыңлап, япа-ялгызы урманда йөрергә ярата иде. Яздан ук юасын, кузгалагын җыеп кайта, соңгарак каен җиләге, җир җиләге өлгерә. Көзгә таба чикләвек, балан... Әзмени табигатьнең авыл баласына әзерләгән нигъмәте! Буйга җитеп, Казан консерваториясенә кергәч тә, бүректәге бүре баласыдай һаман урманга, су буйларына карады. Әз генә буш вакыты булса, кармакларын алып Үстиягә, Маркизга чапты.
Сугыш чыгып, икенче курстан армиягә алынгач та, кармакларын үзеннән калдырмады. Сугышлар тынып торган араларда, Донга, Днепрга һәм хәтта Эльбага кармак салганы булды.
Өлкән лейтенант Гариф Габидуллин, бөтен дивизияләре белән эшелоннарга төялеп, Япония ягына юнәлгәч, Амурда горбуша каптырырга хыялланды. Әмма сугыш дигәнең кеше хыяллары белән исәпләшеп торамы соң!.. Сахалинда беренче бәрелештә үк яраланды, сул кулының дүрт бармагы өзелде. Шулай итеп, балык тоту хыялы гына түгел, киләчәк тормыш хыяллары да чуалды скрипкачы егетнең. Театр залларын яңгыратасы урынга, гомер буена мәктәптә укытучы булып калды ул.
Әй язмыш, язмыш... Балык шулпасы... Йолдызлы шулпа.