СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхәт Сафиуллин “Шатлык”

Яңа йортка күчеп кенә килгән чак. Төеннәрне чишеп-сүтеп, әйберләрне урнаштырып ятабыз. Ишегебезне шакыдылар. Ачсам, бер ир заты басып тора. Үзе мөлаем гына елмая, кулына кашкарый чәчәкләре тоткан.
—Исәннәрме! Яңа фатир белән сезне! Күршегез булабыз, — диде ул, чәчәкләрен сузып.
—Рәхмәт, рәхмәт! Үзегезне дә котлыйбыз! Исән-сау, тынычлык белән яшәргә язсын инде, — дидем мин, аның кулын кысып. — Түргә узыгыз!
— Юк, кереп тормыйм инде. Урнашыгыз әле, урнаш! Аннары күрешербез әле... — дип, күршем шундук чыгып та китте.
Чәчәкләрен вазага куйдык. Матур чәчәкләр! Безнең кашкарый чәчәкләрен яратуыбызны белгәннәр диярсең.
Мондый игътибарга күңелебез булды, әлбәттә. Бирсен Ходай, яхшы кешеләргә охшаганнар. Эшкә җиңнәребезне тагын да югарырак сызганып тотындык.
Эшлибез шулай, анысын — монда, тегесен тегендә куя-куя кым-кырыч киләбез. Тик теге чәчәкләргә күз төшкән саен, нигәдер күңел борчыла. Ниндидер канәгатьсезлек сизәм... Кеше, зурлап, безгә нинди гүзәл букет бүләк итте, туган-тумачалардан да беренче булып яңа фатир белән котлады, ә без менә шулай тыныч кына һаман үз эшебез белән мәшгуль. Юк, ярамый болай! Кешеләрчә түгел бу!
Эшне туктатып, хатын һәм балалар белән киңәшеп, аларны да котларга кирәк дигән уйга килдек. Тик ни бүләк итәргә соң? Чәчәккә каршы чәчәк бирү килешеп бетмәс шикелле. Аннары менә хәзер генә кайдан аласың ди аны?! Әле белмәгән-нитмәгән кеше алдында ким-хур буласы да килми. Кинәт шунда инде стенабызга элеп куйган бизәкле тәлинкәгә күзем төште. Менә ич ул бүләк итәр нәрсә! Чәчәге дә үзендә, шиңми дә, стеналарны да бизәп торачак!
Моның белән өйдәгеләр дә килеште, һәм мин шул тәлинкәне алдым да күршеләргә кереп киттем. Аларны яңа фатирлары белән котлагач, аны күршем кулына төрттем. Менә, күрше, мин әйтәм, шушы уңайдан сезгә кечкенә генә бүләгебез.
Әйтергә кирәк, ул аларга бик ошады. Хәтта хатыны: «Карале, нинди гүзәл нәрсә!» — дип әйләндерә-әйләндерә карады. Аның бәясе дә «гүзәл» шул, дим эчтән генә.
Менә шул көннән башланды безнең чын күршелек. Бер-беребезне туганнардай күрдек без.
Алар безнең өй туе мәҗлесенә бик зур стена сәгате алып керделәр. Ә без аларныкына ике урындык бүләк иттек. Аннары минем туган көнемне үткәргәндә, аларның кухня өстәле безнең кухняга күчте. Бик зурладылар дигән сүз. Безнең дә калышасыбыз килмәде, әлбәттә. Хатынына кырык яшь тулган көнне бер креслобызны кертеп бирдек. Икенчесен мәчеләре бәбиләгәч бүләк иттек. Шахтерлар бәйрәме көнендә безгә кәнәфиләрен кертеп куйдылар. Аласыз булгач аласыз, зур бәйрәм бүләгебез шушы, дип, сүзләрендә бик нык тордылар. Шулай дип этә-төртә торгач, нишлисең, алдык инде. «Күрше хакы — тәңре хакы» дигәннәр бит.
Үзебезнең кәнәфине аларга Космонавтлар көне хөрмәтенә бүләк итеп керттек. Танкистлар көнендә алар безгә япон магнитофоннарын бүләк иттеләр. Ә безнең төсле телевизорыбыз аларга ГКЧПның җиңелү еллыгын бәйрәм иткәндә кереп утырды. СССРның таркалуы, БДБның оешуына бер ел тулу бәйрәмен билгеләп үткәндә, күршеләребезнең суыткычы безнең кухняга күчеп утырды. Сизәсездер, бик зур бүләк бит! Ничек җавапсыз каласың ди?! Шуңа күрә, Яңа елны каршылаганда, үзебезнекен аларга бүләк иттек.
Кыскасы, күршебез белән шулкадәр тату яшәдек, бер генә бәйрәмне дә ялгыз гына каршыламадык! һаман бергә-бергә, һаман якын туганнар кебек. Шулай яши торгач, безнең бөтен нәрсәбез — аларга, ә аларныкы безгә күчеп бетте. Стенкага тикле... Стенадагы келәмнәргә тикле...
Әй күңелле дә икән бу күршеләр белән тату яшәве! Аларга килеп кергәч, үзеңне үз фатирында шикелле сизәсең. Чөнки һәрнәрсә дә таныш, һәрнәрсә дә якын, үзеңнеке... Хатыны киемнәр үтүкләп ята икән, карыйсың — үтүге дә таныш, тактасы да... Кече кызлары беренче сыйныфка укырга кергәч бүләк иткән идек. Идәндәге линолеумнарына тикле синең фатирныкы... Монысын Африкада бер хатын биш бала тапкан хөрмәткә бәйрәм иткәндә кертеп биргән идек.
Әйтәм бит, күңелле нәрсә икән бу! Монда эш бүләктә генә дә түгел. Аларны бер-береңә бүләк иткәндә әйткән сүзләре ни тора! Нинди матур-матур теләкләр теләнде, күпме рюмка чыңнары яңгырады ул чакларда! Бер сүз белән әйткәндә, онытылмас минутлар!
Менә шуңадырмы, әллә әйберләремне сагынаммы, керәсе генә килеп тора шул күршеләргә...
Үзегез беләсез, кеше тормышында бәйрәмнәр шактый җыела. Ләкин инде бүләк итәрлек әйберләребез бетте, ниһаять. Нишләргә? Озак баш вата торгач, бер карарга килдем. Туктале, мин әйтәм, без генә түгел, алар да сагына торганнардыр үз әйберләрен. Шулай булгач, «Күрше хакы — тәңре хакы» дигәнне тагын искә алырга кирәк!
Шулай уйладым да, Балыкчылар бәйрәмендә аларга үзләренең суыткычларын бүләк иттек. Сөенүләрен күрсәң! Елый-елый үптеләр шул суыткычларын... Сагынганнар. Ә алар торгынлык елларын искә алып бәйрәм иткән беркөнне кухнябызга үзебезнекен кертеп куйдылар...
һәм китте менә шуннан! Ике ел дигәндә бөтен нәрсәбез дә — үзебезгә, ә күршеләрнеке аларга яңадан әйләнеп кайтты. Иң соңгысы булып бизәкле тәлинкәбез стенага менеп кунаклады.
Менә бит ул күршеләр белән тату яшәгәч ничек! Шатлык өстенә шатлык өелеп кенә тора!