СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Дания Гайнетдинова “Чын дусларча”


Сентябрьнең беренче атнасы яңгырлы булса да, тиздән көн тагын матурланды. Әйтерсең җәй яңадан башланды, гүя җәйнең кыл уртасы. Яңгырлардан соң үсемлекләр дә, тузаннан арынып, яңадан яшәреп киткәндәй булды. Ялт иткән аяз һавада пыяласыман җемелдәвек пәрәвезләр эленгән. Бу әбиләр чуагы башлануын хәбәр итә.
Җәй буе кояшта каралган Искәндәр бүген дә шат күңел белән Аяз абыйларына керде. Өс-башы пөхтә, чалбары да үтүкләнгән. Аяз абыйсы Асия белән икесенең портретын ясарга вәгъдә итте. Ул аны күптән башлап куйган иде инде. Эшләве нигәдер озаккарак сузылды, ләкин ихластан язды ул бу картинаны. Исеме дә «Кояш балалары» дип атала. Чәчәкле болыннан Искәндәр белән Асия җитәкләшеп киләләр. Аларны аллы-гөлле чәчәкләр каршылый. Бу картинадан ниндидер бер җылылык, ихласлылык бөркелеп тора. Бәлки, күңел биреп эшләгәнгәдер. Моңа кадәр ул «Күккә ашу» дигән картинасын шулай дәртләнеп эшләгән иде. Соңгы вакытларда иҗат иткән эшләренә үзе дә соклана Аяз Баязитович. Кыш урталарына шәхси күргәзмәсе дә ачылырга тиеш, бәлки, шул уе да рухландырадыр.
Искәндәрдә дә, Асиядә дә сабыйларча риясызлык, бераз гына гамьсезлек сизелеп тора сыман.
Инде картина төгәлләнгән дияргә була. Аяз Баязитович аңа соңгы штрихлар ясый: яфрак шәүләләре төшерә, балаларның йөзләренә бераз кояш нурлары сибә, чәчәкләрне җетеләтә иде. Искәндәрнең күлмәк төймәсенә эләгеп калган үлән сабагы ясый, Асиянең чем-кара чәч толымына күкчәчәк өстәп куя.
Аяз Баязитовичның әлеге картинасының язылып бетүен хатыны Наилә Каюмовна да түземсезләнеп көтә. Иренең картинаның әле бер, әле икенче җиренә кайбер төзәтмәләр кертүен бик үк өнәп бетерми үзе. Артык матурласаң, табигыйлеге югала, дип, үз фикерен дә әйтә тора. Шулай да рәссамга яхшырак күренәдер, чөнки ул үз эшенең остасы ич.
Аяз Баязитович бу эшен әле беркемгә дә күрсәтмәде. Эшләрен өйдә генә ясагач, ул яктан артык хафаланасы юк. Остаханәдә генә ул бөтен рәссам ни эшләгәнеңне белеп тора. Иҗатташ дусты Галиеч килгәч тә эш бүлмәсен ачмады.
— Кеше шаккатырып, шедевр иҗат иткәнсеңдер инде, — диде тегесе, үпкә катыш. — Үзең кертмәсәң, минем остаханәгә кереп чыгар идең. Гел киндер белән пумалада гына булмасын инде уең, кеше иҗатына да күз сал. Бераз сөйләшеп утырырбыз, — диде Галиеч.
Наилә Каюмовнаның чираттагы ял вакыты булу да ярап куйды әле. Иренең эшен дә, балаларының ни белән мәшгуль булуларын да күзәтә, кайбер киңәшләрен дә биргәли, балалардан мәктәп хәлләре турында да сораштыра.
Искәндәр бу мәктәптә яңа укучы, алар шәһәрнең башка районында яшиләр иде. Өйләрен сүткәч, яңа урынга күчәргә туры килде. Мәктәп бар җирдә дә бертөслерәк инде ул.
— Монысы да элеккесе кебек үк ике катлы, коридоры да, баскычлары да охшаш, — дип җавап бирде ул, Наилә апасы мәктәп турында сорашкач.
— Сыйныф җитәкчегез әйбәтме соң? — диде ул Искәндәргә.
— Төрле чагы була инде. Кайчакта кычкыргалый да, елмайган чаклары да була.
Урамда сызгырган тавышны ишетеп, тәрәзәдән аскы катка күз ташлады Искәндәр.
— Сине көчкә эзләп таптым, озак буласыңмы әле? — дип кычкырды иптәш малае Әнәс.
— Озакламый кайтам, — диде Искәндәр.
— Кич белән сиңа кереп чыгам әле, яме, — дип тә өстәде.
— Ярар, — диде Искәндәр.
Асия:
— Дәресләрне бергә хәзерлисезме әллә? — дип сорап куйды Искәндәрдән.
— Юк, мин мәктәптән кайтуга ук хәзерлим дәресләремне.
Әлегә дәресләрне дә әллә ни күп бирмиләр. Шуңа күрә кич буе кызыклы китаплар укый ул. Әтисе белән ярыша- ярыша укыйлар. Бигрәк тә сәяхәтләр турында, диңгезчеләр, төрле илләр, дәүләтләр турында борынгы китапларны укырга ярата ул.
Искәндәр, Аяз Баязитовичтан китәргә рөхсәт сорап, өйдәгеләр белән саубуллашып кайтып китте.
Өйгә кайтып җиткәч, шүрлектәге бер китапны алып, диванга сузылып кына яткан иде, Әнәс килеп тә җитте. Ул шулай кичен керергә ярата. Искәндәрнең китаплар белән мавыкканын яхшы белә ул, шуңа күрә аңа комачауламаска тырыша. Әнәс тә берәр рәсемле китапны ала да, почмаккарак китеп, актарып тик утыра.
Беркөнне Әнәс куна да калды. Искәндәрнең әтисе командировкада иде. Аулакта сөйләшеп утырасы килде, ахрысы, әлбәттә, әти-әнисенең рөхсәтен алып инде. Бераз сүзсез утырганнан соң, Әнәс әйтеп куйды:
— Гел элеккечә, әйеме?
— Нәрсә элеккечә? — дип сорады Искәндәр.
— Әтиең өйдә шикелле... Тәрәз ачып тәмәке тартып утыра сыман.
Искәндәргә бу сүз ничектер бик үк ошап бетмәде:
— һм, шулаймыни?.. Мин әти түгел, үзең беләсең, тәмәке тартырга өйрәнмәдем.
— Өйрәнмә дә. Болай яхшырак, — дип җавап кайтарды Әнәс.
Искәндәр үз сүзеннән уңайсызланып китте. Ул, шүрлеккә үрелеп, «Сәяхәтче язмалары»н алды да, нидер эзләгәндәй, тиз-тиз актарырга тотынды.
Әнәснең бераз сөйләшеп утырасы килә иде.
— Син тәрбия сәгатенә әзерләндеңме? — дип сорады.
— Ә ник әзерләнергә аңа? Дөньяда бернинди искитмәле яңалыклар юк, безнең тормышта барысы да искечә. Ирак, Әфгандагы бәрелешләр турында сөйләп булмый бит инде тәрбия сәгатендә...
— Кешеләр ни өчен шулай сугышып яшиләр икән ул?.. Гасырлар буе әле бер, әле икенче җирдә сугышалар, әйеме?
— Шулай шул. Егерме беренче гасырда да акылга утырганнары юк... Бер генә кеше үлсә дә күпме кайгы килә бит. Ә анда меңләгән кеше үлә...
— Бу гадел сугыш түгел бит, бер-береңнән өстен булып күренер өчен көч күрсәтү генә. Әгәр сиңа һөҗүм итсәләр?
— Мин дә шул явыз җаннар турында әйтәм дә инде. Ни җитми аларга? Акылдан язганнармы шунда...
— Нигә без сугыш темасына кереп киттек соң әле? — диде Әнәс, бераз теманы үзгәртергә тырышып.
— Үзең башладың ич! Тәрбия сәгате минем өчен дә артык мәшәкать. Уку башланганнан бирле сыйныф җитәкчесе Галия Корбановна миңа чыгыш ясарга куша, аңа да ачу килә...
— Син укытучыдан да оста сөйлисең ич, шуңадыр...
— Мин башка алай оста итеп сөйләмәячәкмен. Чират буенча сөйләтсен...
— Безгә Галия Корбановна күрмәгәннәрне күрсәтер әле, — дип куйды Әнәс.
— Күрсәтер, хәзер, тот капчыгыңны. Анысына түзәргә була... ә менә Вахит Дәүләтовичны әйтсәң дә ярый. Ул усалның усалы, бер кычкырып җибәрсәме, бөтен мәктәпне аякка бастыра...
— Вахит Дәүләтовичтан курыкмыйм мин, ул психы чыкканда гына акырына... Галия Корбановна үтеңне сыта торган кеше.
— Нигә алай дисең?
— Менә күрерсең, минем сүз дөрес булыр.
— Синең аңа безне бер партага утыртмаганга ачуың килә, — диде Искәндәр.
Әнәс бераз сүзсез торды да:
— Ачуым килми ни, дус булып йөр дә, бергә утырма, имеш... Сиңа Асия белән утыру ошаганын беләм инде...
— Галия апа шулай утыртканга мин гаепле түгел лә... - диде Искәндәр.
— Без бит беренче сыйныфлар түгел, нигә алай эшли. Әле бүтән дәресләрдә дә үз парлары белән утыралармы дип тикшереп йөри. Сания белән утыру рәхәт дип беләсеңме әллә. Ачуы килсә, математикадан да күчертми ул. Ә сиңа Асия ошыймы соң?
— Ярый...
— Туйдырмадымы дим инде... Бергә утырасыз, көн саен өйләрендә буласың, мин алай түзмәс идем.
— Мин бит аларга эш белән барам, — диде Искәндәр. — Әтисенең рәссам икәнен беләсең ич.
— Беләм, беләм, — диде Әнәс. — Сезне ясаганын да беләм. Кыш көне күргәзмәсе ачыласын да... Сезнең картинага премия дә бирерләр әле...
— Юләр син, акча өчен эшлиләр димени аны!.. Күңел өчен... Үзе эшлисе килеп эшли бит ул аны... Моңарчы булган күргәзмәләренә дә бер тиен акча түләмәгәннәр аңа. Картиналарын да сатмый ул. Бүләк итсә итә...
— Монысы көлке инде. Әүлия түгелдер ич ул...
Искәндәр кулындагы «Сәяхәтче язмалары» китабын шапылдатып япты да:
-Нигә әле син бөтен кеше турында шундый ямьсез итеп сөйлисең? — дип сорады.
Әнәс үз-үзеннән оялып куйды. Аннары әллә чынлап, әллә шаяру катыш:
— Шулай инде... Минем турында да башкалар шулай сөйлиләрдер, — диде.
— Бәлки, — дип куйды Искәндәр. Аннан Әнәсне кызганып та куйды.
Әнәс сүзен икенчегә борды:
— Миңа картина бик ошады. Асия белән сез чыннан да кояш балалары төсле, — диде.
Искәндәр көлеп куйды.
— Сиңа ышансаң... Син пар килгәнсез дип тә әйтерсең тагын...
— Юләрләнмә инде, Искәндәр, сиңа мин ничек алай әйтә алам ди...
Әллә үпкәләттем инде, дип уйлап куйды Искәндәр, эчтән генә.
Ләкин Әнәс нигә үпкәләргә тиеш әле. Ул Искәндәргә һич кенә дә үпкәләргә тиеш түгел, чөнки Искәндәр Әнәскә караганда күпкә акыллырак, гаделрәк. Әнәс беркайчан да аның кебек була алмастыр. Дус иткәненә дә бик рәхмәт инде.
Бераздан Әнәс әкрен генә торды да Искәндәр янына диванга килеп утырды.
— Нинди китап ул?
Искәндәр китапның тышын күрсәтте.
— Кызык китапмы? — дип сорады Әнәс.
— Маҗаралы...
— Кычкырып укы әле...
— Мин сайлап-сайлап кына укыйм, рәттән түгел. «Сәяхәтче язмалары» булгач, чамалыйсың инде, төрле маҗаралы хәлләр...
— Булсын, миңа да кызык ич...
— Ярый, — диде Искәндәр, — тыңла алайса.
Алар икесе бер юрган астына кереп чумдылар, һәм Искәндәр китапның бер битен ачып укый башлады:
— ...Көндезге җылылык сүрелгән иде. Кояш баер алдыннан, җил кузгалды, офыкта болытлар куерды, еракта яшен ялтырап үтте. Төн җиткәндә, көнчыгышка таба бер зур якты шарның офыкка төшеп баруын күреп алдык. Ул ничек күренсә, шулай юкка да чыкты. Ә яктылыгы бөтен дөньяга таралды...
— Кызык, — диде Әнәс. — Нинди шар икән ул?..
— Бәлки, марсианнардыр. Ул вакытта галимнәр дә күп нәрсәне ачмаган булганнар бит әле. Бу китап бик күптән язылган инде.
— Чыннан да шулайдыр ул. Бәлки, берәр космик корабль булгандыр... — Ул заманнарда ярый әле сугышлар булмаган. Марсианнарның сугышларны күреп котлары алыныр иде. Менә ничек ватып-җимерәләр, бер-берләрен үтерешәләр. Качып котылыйк моннан тизрәк, диярләр иде...
Балаларның әле дә сөйләшеп ятканнарын ишетеп, Искәндәрнең әнисе ишекне аз гына ачты да:
— Малайлар, вакытның ничә икәнен белмисезме әллә? Иртәгә мәктәпкә барасыгыз бар, — диде.
— Ишеттек, аңладык, — диде Искәндәр, — хәзер ятарбыз.
Малайларның тамчы да йокысы килми иде. Алар тагын күпмедер вакыт космостан төшкән кешеләр, марсианнар турында сөйләшеп, хыялланып яттылар. Тәрәзә артында таң атып килә иде инде. Әнәснең әле бу беренче тапкыр йокламый төн чыгуы, таңны аттыруы иде. Керфек очларында эленеп калган йокыдан да кадерлерәк төн иде бу, чын дусларча!..