СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Айгөл Шәфигуллина "Кем белән дуслашасың?"

Борын-борын заманда зур яшел урманда яшәгән, ди, Акылкай атлы аю. Ул бик акыллы, тәртипле, тыныч һәм батыр булган. Шул ук урманда яшәгән Шаукай исемлесе тәртипсез һәм шау-шулы икән. Шуңа күрә аны беркем дә яратмаган.
Менә бер язгы көнне Акылкай әти-әнисеннән рөхсәт сорап уйнарга чыккан. Ә Шаукай беркемнән дә сорап тормаган, чаба-чаба бозлы елга янына килеп җиткән. Бозга баскан гына икән, шунда ук боз ярылып та киткән. Мескен Шаукай салкын суга чумган. «Коткарыгыз! Ярдәм итегез!» — дип кычкырган ул. Шунда аны Акылкай ишетеп алган. Чабып килеп, тизрәк булышырга ашыккан.
Шуннан соң алар сөйләшә башлаганнар:
—Син ярдәм итмәсәң, туңып үләр идем, — дигән Шаукай.
—Мин булмасам, бүтәннәр ярдәм итәр иде, — дигән Акылкай.
— Юк, мине бит беркем дә яратмый.
—Ә син яраттыр. Үзең башкаларны яратсаң, сүзләрен тыңласаң, алар да сине яратыр.
—Шулаймыни? — дип гаҗәпләнгән Шаукай. — Мине генә яратырга тиешләр дип уйлый идем бит мин.
Өйгә кайткач, әнисе аннан:
— Шаукай, син ник рөхсәтсез чыгып киттең?
дип сораган. Шаукай, Акылкайның сүзләрен исенә төшереп:
— Гафу ит, әнием, бүтән алай эшләмәм, — дигән.
Әнисе моңа бик гаҗәпләнгән. Шул көннән бирле Шаукай әнисен тыңлап кына тора, кечкенәләрне рәнҗетми, олыларны хөрмәт итә һәм бөтен җәнлекләрне ярата икән. Шуңа күрә хәзер аның үзен дә бөтенесе ярата, ди.
«Кем белән дуслашасың — шуның кебек буласың» дигән сүз дөрес ул!