СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Динис Бүләков "Авылымның ак өйләре"
1нче бүлек
— Сеңелкәш, бер генә билет, Ташборынга кадәр...
—Бетте шул,— диде кассир кыз, кулларын җәеп.— Аз гына иртәрәк килсәгез...— Ул, хәлемне уртаклашырга теләгән кеше сыман, кызганып карап куйды.
—Гомеремдә бер пароходка утырып кайтырга булган идем, анда да барып чыкмады...
Касса яныннан читкәрәк китәргә дә өлгермәдем, кыз мине кире чакырып алды.
—Абый, сез кая кайтам дидегез әле?
—Ташборынга. Туган авылым Ташборынга ялга кайтып барам.
—Ташборын, Таш-борын... һм... Ни, абый, әз генә көтеп торыгыз әле, мин хәзер! — Ул, иңбашына шәлен бөркәнебрәк, җәһәт кенә чыгып китте.
Шактый югалып торганнан соң гына, ул бүлмәдә яңадан күренде. Бу юлы, миңа якын ук килеп:
—Дежурныйга керегез әле, ул сезне көтә, — дип әйтте дә серле генә елмайды. Йөзендә, зур яхшылык эшләгән кешенекедәй, канәгатьлек билгесе чагыла иде.
Мин үзем дә сизмәстән иңбашларымны селкеттем, «Белмим, эш барып чыгармы» дигән кыяфәт белән ишеккә юнәлдем.
Дежурный дигәннәре олы гына бер кеше икән. Миңа игътибар итми, телефоннан кемгәдер үгет-нәсихәт укуын дәвам итте. Сөйләшеп бетереп, трубканы элгәч тә әле кымшанмыйча урынында торды. Ашыкмый гына кесәсеннән кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирне сөртте, изүен ычкындырды. Шуннан соң гына өстәл артына узды. Үзе шактый нык аксый, уң аягына баскан саен, протезы шыгырдап куя.
Мин аның йөзенә дә игътибар иттем. Чәчләре ап-ак иде аның, шома маңгаена буй-буй сырлар сызылган, борыны кәкрәебрәк тора. Битләрен каратут баскан. Уйчан, бер үк вакытта кырыс та булган күзләре бөтен нәрсәгә сынаулы карый. Күрәсең, тормыш җилләренең барысын да үз йөрәге аша үткәргәндер инде бу кеше. Менә ул миңа кырын күз белән генә карап алды да:
—Ташборынга баручы сез буласызмы? — дип сорады коры гына.
—Шулай иде дә, билетка өлгерми калдым бит әле. Туган якларга күптән, бик күптән кайткан юк.— Мин ишек төбеннән ары үтмәдем. Аптырау катыш әлеге кешегә карадым.
—Ташборынга, туган якларга, дисең инде...
Чү!.. Кайда сөйләшкәнем бар бу кеше белән?
Йөзендәге кайбер сызыклар да таныш түгелме ?
Менә дежурный түш кесәсеннән күзлеген алып киде,ул да, миңа текәлгән килеш, әллә никадәр басып торды.
—Бәй, тукта-тукта... — Тавышы калтыранып чыкты, ул бөтенләй нык аксап, кулларымнан килеп тотып: — Син... син теге... Фәрит түгелме соң?
—Әйе, мин шул... ни, Гәйзулла абый! — дип әйткәнемне сизми дә калдым.
—Менә сиңа кирәк булса! Очраштык бит, авылдаш...
—Очраштык...
Икебез дә, куанычыбыздан бер-беребезнең кулларын кыскан килеш, диванга барып утырдык. Кассир кыз да, бу тамашага аптырап, идән уртасында тора. Гүя ул безне юри шушында алып килеп очраштырган инде — бәхетле елмая иде.
—Карале, кара... Вәт могҗиза... Шулай да мин сине баштарак таныдым бит әле! — дип, Гәйзулла абыйның йөзе балкыды. Карашында уңайсызлану, үзен гаепле тою чаткылары да чагылгандай булды. Боларның сәбәпләрен мин, әлбәттә, яхшы аңлый идем.
—Күрешмәгәнгә хәзер ничә ел була инде?
—Ун-унбиш тирәсе...
—Бардыр шул... Менә гомер! — Авылдашым авыр көрсенеп куйды.
Йөзендәге каратутлар да ачыграк күренә башлады.
—Гомер үтә... Кайчан гына син дә талчыбыгын ат итеп уйнап йөргән малай идең. Хәзер әнә ир булып төшкәнсең, Фәрит.
Гәйзулла абый урыныннан торды. Аксый-аксый ишекле-түрле йөренде, тамак кырып куйды. Күзләре кинәт очкынланып китте. Күрәсең, үткәннәрнең күңел өчен иң- иң якын булган берәр хатирәсе исенә төшкәндер. Ләкин ул күзләр... Очкынланып кына китте шул алар. Күктә атылган йолдыз кебек әзгә генә балкыдылар да кабат сүрелделәр...
Мин, җаен туры китереп, очрашканнан бирле күңелемне кытыклап торган сорауны бирдем.
—Мәхмүзә җиңгәм хәзер кайда икән?
Гәйзулла абый бу исемне ишетү белән дертләп китте. Миңа озак кына карап торды. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты.
Белмим, безнең янга берәр ят кеше килеп кермәсә, күпме дәвам итәр иде икән бу эчпошыргыч тынлык. Икебезгә дә кыен булып китте. Хәер, ни хакым бар әле мондый сорау бирергә? Мин аңа кем, бәлки, иң авырткан ярасына тоз сипкәнмендер. Бәлки, ул бүгенгесе белән генә яшидер? Бүгенге белән генә...
—Гәйзулла абый, баржа килде, йөкне кая бушатырга? — диде ят кеше. — Бездә урын юк, дип әйтеп тордым, тәки тыңламадылар.
Шул вакыт авылдашым кинәт үзгәреп китте. Йөзенә катылык билгесе чыкты, хәрәкәтләренә, атлауларына элекке ышаныч көче кайтты.
—Их, Фәрит дустым, менә шулай инде... Иркенләп утырып сөйләшергә дә форсат бирмәделәр, — диде ул. — Азрак көтеп утырып тор, үзем озатырмын. Ә билет ягына кайгырма, хәстәрләрбез.
Гәйзулла абый шулай диде дә ашыгвш чыгып китте. Мин дә, вакыт барлыктан файдаланып, йөреп килергә дип якындагы бакчага юнәлдем. Иртәнге һава сулап туймаслык саф иде. Куе тирәкләрдә кошлар чыркылдашты, ара- тирә, алар пырхылдап очып киткәндә, яфраклардан чык тамчылары тыпырдап өстемә коелды. Ә мин әлеге очрашу тәэсиреннән һаман айный алмыйча атладым да атладым. Бая Гәйзулла абыйга биргән соравым башымнан чыкмады. Чынлап та, кайда икән хәзер Мәхмүзә җиңгәм?
Нигә соң әле Гәйзулла абый шушы исемне ишетү белән тотлыгып калды?
Гомер... Кыска булса да, истәлекләргә бай ул кеше гомере. Берәүләргә тормышның тигез, иркен юллары эләгә, ә икенчеләр тау-ташларны, юлына аркылы төшкән чытырманлыкларны ерып бара. Шуннан тормышның ямен чаба алар. Әмма менә шул сукмакларда адашып китүчеләр дә очрап куя. Андыйлар соңрак туры юлга чыксалар да, үткәннәре белән генә яшиләр. Хатирәләрдә юаныч, кинәнү табалар.
Гәйзулла абый турында уйлагач, ирексездән Мәхмүзә җиңгәчине күз алдына бастырырга тырыштым. Бүгенгедәй хәтеремдә: бераз җыерчыклана башлаган йөз, эчендә ут янса да ялкынын тышка чыгармас күзләр, һәрчак кый мылдап торган иреннәр һәм күп эшләүдән бүртеп торучы каты куллар... Болар барысы да сугыш галәмәтләре. Ул да үз иңендә кайгының зурын күтәреп алып барган. Тик буй-сынында гына җиңгәмнең хатын-кызларга хас төзлеге, сөйкемлелеге сакланып калган иде. Хәер, җиңгәмнең йөзе дә тәүге карауда гына бераз йончу күренгәндер, якын- нанрак танышсаң, үзе белән сөйләшсәң, утыз яшьлек бу хатын бөтенләй икенче кеше булып күз алдына баса торган иде.
Малай чакта күңелгә сеңеп калган бер вакыйга искә төште...
Безнең якта шулай ул: яз-җәй җиттеме, бөтен өйләрнең дә тышларын агартып җибәрәләр. Шомыртлар ап-ак чәчәк аткан кебек, безнең авылның өйләре тагын да матурланып китә.
Ел саен күмәкләшеп сөйләшәләр дә, яшьникле арба җигеп, авылыбыздан утыз чакрым ераклыктагы Алатаута ак балчыкка китәләр. Бу инде авыл халкы өчен сабан туе җиткәнче була торган күңел ачу гадәте иде. Балчыкны казып чыгару, аны төяп алып кайту һәм өйләрне агарту һәрвакыт нинди дә булса мәҗлес, кунакка чакырышу белән тәмамлана торган иде.
Бу юлы чират Мәхмүзә җиңгәмә чыкты. Хатын кешенең ялгызына авыр булыр дип, берничә өй аша гына яшәүче Гәйзулла абый да барырга ниятләде.
— Гарип булса да, ир кешенең ярдәме тияр әле, — диде күршеләре.
Гәйзулла абый — фронттан аягын өздереп кайткан кеше. Сугышка хәтле медицина техникумында укыган дип сөйлиләр. Соңыннан, 1941 елның көзеннән башлап, фронтта санитар булып йөргән. Аяксыз калгач, өстәвенә авыр контузия дә алгач, төшенкелеккә бирелә. Туган авылына әйләнеп кайтканнан соң да күңеле күтәрелми, киресенчә, башын эчкечелеккә сала. Аны бердәнбер көнне ишегалларында үскән каенга асылынган җиреннән көчкә коткарып калганнар. Шул көннән башлап кешеләр белән аралашмый башлаган ул, сүзсез булып киткән.
«Бүген иртән Гәйзулла елмайды, көн кояшлы булыр әле»,— дип шаяртучылар да табылган, әлбәттә. Әмма кешеләрнең күбесе аның күңеле газапланганын күреп, кызганган. Гәйзулла абый кешеләрдән бөтенләй читләшкән. Канаты киселгән бөркет кебек йөри биргән...
Ак балчыкка җиңгәм мине дә үзе белән алды. Берьюлы күбрәк төяп кайтырбыз дип, ике олау барырга булдык.
— Әйдә, күреп кайт, каениш, егет булгач, үзеңне генә йөртербез, — диде ул, аркамнан сөеп. Җиңгәм һәрвакыт мине шулай ярата торган иде. Моның серен дә аңлый идем. Мин яу кырында ятып калган абыема бик нык охшаганмын. Әнием әйтмешли, нәкъ Карәмәт абыем, суйган да каплаган.
Әйе, Карәмәт абыем бик үкенечле һәлак булды. Дүрт ел буе сугышта йөреп, дошманны үз өендә тукмаганда, инде җиңү көнен бәйрәм итәбез дип торганда гына, үлүе турында кәгазь кисәге килеп төште. Җиңгәм әнә шулай тол калды. Яңадан тормышка да чыкмады, бу турыда сүз дә кузгатмады. Тик мине генә, җае чыкканда, яратыр булып китте. Әнә шул чакларда аның күзләрендә яшь тамчылары күренә, әкрен генә өйгә керә дә, зур сандыкны ачып, саргаеп беткән кәгазьләрне актарырга керешә торган иде. Абыемнан килгән хатлар иде алар...
Сугыштан соңгы елларда атын тапсаң, камыты юк, камыты булса, арбасы ватык. Шуларны өй борынча йөреп җыя торгач, төш җиткердек. Алатауга кичен генә барып җиттек. Ак балчыкны өчәүләп казып чыгарганчы, караңгы да төште. Бүгенгә кайтмаска, шушында кунарга булдык. Гәйзулла абый учак ягып җибәрде, җиңгәм, чиләкләрнең берсен юып, чәй кайнатырга элде. Мин тирә- юньнән чыбык-чабык җыеп ташый тордым, алар, чөкердәшеп, нәрсә турындадыр сөйләштеләр. Ара-тирә җиңгәм башын чайкап көлеп җибәрә, үзен Гәйзулла абыйдан көнләшеп тә куйдым.
Җәйге төн. Күктә чекерәеп йолдызлар җемелдәшә, каенлыкта кошлар чыркылдашты. Кайдадыр якында гына ябалак ухылдый иде.
Җиңгәм арбага менеп йокларга ятты. Без Гәйзулла абый белән якындагы күбә төбенә сыендык. Әлеге ябалак ухылдавын тыңлый торгач, йокыга чумганмын. Бервакыт ниндидер ят тавышка сискәнеп уянып киттем. Карасам, янымдагы урын буш... Су шикелле ай яктысында бар тирә-як күренеп тора. Арба ягына күз төшердем.
Җиңгәмнең ярсыган тавышы ишетелде, күп тә үтмәде, нинди ният беләндер анда барган Гәйзулла абый арба өстеннән җиргә лыпылдап килеп төште:
—Сөмсез, җирбит, — дип сукранды Мәхмүзә җиңгәм, бөтен гәүдәсе белән калкынып. Үзенең дулкындай кара толымнары, таралып, бөтен иңбашына сибелгән иде.
—Мин кем? Беләсеңме?..— дип сызлану катыш масайды Гәйзулла абый.— Мин... мин утны-суны кичкән кеше...
—Карәмәтнең хакын уйлар идең, җирбит...
—Мин... мин фронтта аягымны калдырып кайттым... Сезнең бәхет өчен... — дип ыңгырашты Гәйзулла абый, күрәсең, җиргә каты барып төшкән иде, тавышында әрнү, кимсенү, гарьләнү чагылды.
Җиңгәм арбадан төште дә Гәйзулла абыйга якынлашты, аның иңбашларына кулын салды:
—Ичмасам, эчүеңне ташлар идең, юньсез! Эш тә табылыр иде үзеңә, кешелектән дә чыкмас идең.
Тегесе нигәдер көчсезләнеп, бөрешеп калгандай булды.
—Мин бит кайгыдан эчәм... Мәхмүзә, кайгыдан! — дип, кулларын бутап кычкырды ул. — Сиңа нәрсә... Синең ике аягың да бар, ә минеке... Кулларымнан эш төшә!.. Хәер, хатын-кыз кайгының ни икәнен андый димени ул!
Мәхмүзә җиңгәм әкрен генә минем яныма килде. Уяу икәнлегемне күреп, муенымнан кочаклап алды да елап җибәрде.
—Аның аягы юк, имеш, шуңа кайгыра, шуңа эчә, ә минем Карәмәтем... Аның кебекләр бөтенләй юк шул, шуңа кайгырмыйлар... Боларына бит, шушы тормышка куанып, кешеләрчә яшәргә дә яшәргә генә кирәк.
Мәхмүзә җиңгәмнең кайнар яшьләре беләгемне пешерде. Ул бөтен гәүдәсе белән калтырана иде.
—Алмадай пешкән чагында тол калып утыру җиңел түгел ул, күгәрченнәр кебек яшисе урынга... Күр инде... Кайгыны аңламыйсың, имеш...
—Әйе, аңламыйсың! — дип, үзен-үзе онытып кычкырды Гәйзулла абый.— Ул хәзер җир актарып үкерүче ярсу арысланны хәтерләтә иде, алай гына да түгел, бөтен газаплары, кан йоттырган кичерешләре, хәсрәтләре һәм йөрәкләрне телгәләрлек әрнүләре өчен үч алучыга ныграк охшый иде бу минутта. Бөтен ачуын Мәхмүзә җиңгәмә өйде.
— Лачынның туган җиренә саесканның менә алганын кемнең күргәне бар?! Әкият бу... Кайгы әнә тегендә иде,—
Гәйзулла абый култык таягын төн караңгылыгына күрсәтте,— лачыннар туган җирендә — фронтта!..
Шул вакыт җиңгәм, йөзен каплап, урыныннан торды. Күкрәгенә таралып төшкән чәч толымын кулы белән артка сирпеп җибәрде дә бөгелә-сыгыла атлар торган кибән ягына йөгерде. Мин дә, Гәйзулла абый да урыныбыздан кузгалмадык. Бераздан арба доңгырдап яныбыздан үтеп китте. Аның өстендә аягүрә баскан җиңгәм, дилбегәсе белән өзлексез селтәнә-селтәнә, атын куалый иде.
Шул вакыт Гәйзулла абыйның:
—Мәхмүзә... Мәхмүзә-ә! — дигән ялварулы тавышы төнге һаваны телде. Ул җирдән күтәрелергә итте, тик булдыра алмады, сызланып кабат чүгәргә мәҗбүр булды. Буш арба караңгылык эченә кереп югалган иде инде. Аның тавышы дала төпкеленнән әллә никадәр ишетелеп торды да бөтенләйгә тынды.
Хикәянен дәвамы 2 нче бүлектә.
2025-01-14 16:28