СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Лирон Хәмидуллин “Кыш үткән юлдан”

Болыт-шәүләсез, аяз, тымызык бер көн.
Күк йөзен биләп, баш очында сабыр июнь кояшы балкый. Әлегә ул һәркемгә дә тансык — назлап кына иркәли. Урак өстендәгедәй әлсерәтми дә, алҗытмый да. Аның җылысыннан җанга рәхәт, ә тәнгә сихәт кенә. Шуңа күрә дә тирә-юньдәге барлык җан иясенең бик тә дәртле чагы. Яшелләнеп утырган бодай басуында да, печәне бер мәртәбә чабып алынган үзән буйларында да төрле кош-корт, бөҗәкләрнең шат авазлары ишетелә. Күзгә дә күренмәс ул бөҗәкләр берөзлексез зеңгелдәп, көйләп торалар.
Күк бияне атлатып кына, без Иртәк үзәне буйлап киләбез. Юлдашым Шаһиәхмәт абзыйның никтер авылга ашыгыр исәбе юк әле бүген. Ә каршыга аккан Иртәк суы да әле тал-туйралар арасына кереп югала, әле чоңгыллы күл булып, җәелеп, тагын алга килеп чыга. Үрле дә таулы, керәле дә чыгалы бу үзән буе элек безнең авылны олы дөнья белән тоташтырган бердәнбер юл иде. Хәзер ул Иртәк буе авылларының үз үткәне кебек онытылып бара икән. Аны вак сары алабута, әрсез бәбкә үләне басын киткән.
— Ии энем, кем йөрсен моннан хәзер? Көзен тал-туйра дип, язын печән дип, без карт-коры аны искә алсак кына инде. Әнә бит, басу ярып, яңа юл суздылар...
Дөрес шул, Шаһиәхмәт абзый ымлаган якта аксыл тузан болыты бер дә таралып тормый икән. Заман башка, юл башка инде. Тыз-быз чапкан ул җитез тимер «ат»ларга бу иске юл, билгеле, тардыр да, сикәлтәледер дә шул. Тик карт кына ул эшне һаман да өнәп бетерми шикелле.
— Җир кадерен белмибез. Ишелеп иген үскән басу уртасыннан юл сал, шунда чыгарып, каралты-кура төзеп куй, имеш. Әнә тагын, ниндидер комплекс төзибез дип, күпер артындагы кырны бөтенләй чуттан чыгардылар. Юк, әүвәл безнең бабалар бөртек төртердәй төшкә абзар салмаган...
Бу җиңел сөякле, җитез хәрәкәтле карт белән без күрше авыл очында очрашкан идек. Аның тулырак йөзен, түгәрәк ыспай сакалын күргәч тә, ул миңа кемнедер хәтерләткән кебек тоелды. Тик кемне соң әле — аныклап бетерә алмый калдым. Юл чатында авылга кайтучы машина көтеп торуымны күреп, ул үзе мине танып алды, беренче булып сүз кушты.
— Байтирәккә кайтасың, ахрысы, әйдә, утыр,— диде. Бер әйтте, икенчесендә, үрелеп, икеләнер җай калдырмый, биштәремне арбасына алып куйды.
— Үзән юлыннан алып кайтыем әле үзеңне, сагынгансыңдыр,— диде. — Кәрим улы бит әле син? Күптән бу якларда күренмисез...
Әйе шул, без бик күптән, мин ФЗӨда укып чыккач та, авылдан киткән идек. Шуннан бирле кайткан булмады. Әнинең монда укыткан еллары өчен пенсия белешмәсе кирәкмәсә, белмим, быел да әллә кайтылыр, әллә юк иде әле. Яланаяк йөгереп үскән җир кайчакларда бик тә сагындыра, әлбәттә. Әй, ул туган якның шифалы һавасын бер генә кайтып иснәр идем дигән көннәрең дә була. Уйланган, моңсуланган саен, авыл, анда калган яшьтәшләр һәрчак күңел түрендә булалар. Очып кына кайтыр идең дә бит, никтер туры килми шул. Ел буе көтеп алынган өч-дүрт атналык отпуск көннәрең үтә дә китә, үтә дә китә, әзмени тормышта башка мәшәкатьләр?.. Кеше арасына чыгып, азмы-күпме дөнья күрәсең дә килә бит әле.
— Аннары кемгә дип кайтыйк инде? Әнкәй үзебез белән, әти күптән вафат бит.
— Ии энем, үзебезгә кайтсаң да куып чыгармас идек лә. Бер дә мохтаҗ вакытлар түгел ич, йорт-җир дә иркен, шөкер әлегә...
Без шулай таныша барабыз, шундук шәһәр, авыл хәлләрен сөйләшеп алабыз. Ә арба һаман үз җае белән үргә үрмәли дә үр төшә. Әллә кайсы заманнарның тәгәрмәч эзләрен саклап торган бу үрләр сыртына күтәрелгән саен, мин талпынып, һаман алга үрелеп карыйм. Кайсыдыр битләүдән безнең авылның ак өйләре күренә башлыйлар иде бит. Ә алар әле һаман да юк, күренмиләр.
Хәер, Шаһиәхмәт абзый үзе бик алай ашыкмый шул. Чалгы очын төртеп алырлык кына печәнлек күрсә дә, ул һич иренеп, икеләнеп тормый.
— Тпру, малкай! Ничек ташлап китмәк кирәк ушы байлыкны,— дип сөйләнә-сөйләнә, шул бер селтәнерлек печәнне җәһәт кенә чабып, күтәреп тә ала, арбага җәеп тә сала.
Бал исе аңкып торган алсу кәрешкәләр, тукранбашлар өстәлгән саен, безнең олау авырая, әкренәя бара.
— Эһ, печәне печән генәме соң! — дип мактанып та куя карт. — Без, картлар, шулай юктан бар итәргә яратабыз инде. Күрдеңме, моны бит бер кат трактор белән чабып үткәннәр. Ә чит-чатларда әле күпме мал ризыгы бар монда. Кыш уртасында бер бөртеген таба алмыйсың аның. Сыер аслыкларын, түбә саламнарын ашатканны бик тиз онытабыз шул...
Әнә шулай, уйдык-уйдык утырган ул «ятим» печәннәрне «үз итәр» өчен, без юлдан тайпылабыз да тагын кире чыгабыз. Шулай тик бормаланып йөрибез. Су ягыннан искән җил белән сизелер-сизелмәс кенә ләм, балык исе килгәләп тора. Тынгы белмәс басу-болын бөҗәкләре, һич ялыкмыйча, һаман зеңгелдәшәләр. Ат янында, безнең тирәдә җитез яр буе керәшәләре чуалыша.
Бу күренешләр әллә кайда югалып калган балачакны хәтерләтә. Күптән онытылган хатирәләрне яңарта.
Мин Шаһиәхмәт абзый искә алган кытлык заманнарны уйлап барам. Бик тә дөрес, һич күңелдән китмәс, йөрәккәйләрдәге җөе һаман язылмас бер чор булды шул. Кем белә бит, шул афәт килмәсә, бәлки, без дә болай таркалмаган булыр идек.
Безнең Байтирәк элек саман өйләрен сөзәк тау битләвенә сибеп утырган кечерәк бер авыл иде. Аңа нигез салучылар кайчан һәм кайдан килеп чыкканнардыр далага чиктәш бу төбәккә — мин белмим. Тик шунысы мәгълүм: урынны бик белеп сайлаганнар алар. Тирә-ягында иген игәрлек кыры да, инеше-суы да бар. Күңел күрке булырдай урманы да якында гына. Урман белән суы булгач, печәне дә кабарып, купшыланып үсә аның. Кыйбладагы киң чүл-дала белән сөзешеп торырлык кына юаш таулары да бар: кояш баешында ак балчыклы Актау, аннан арырак «хәзинәле тау», текә маңгайлы Зайсан булыр. Шәфкатьсез төньяк җиленнән авылны сөзәк Комтау белән биек Очлытау ышыклар. Ә Иртәк үзәне буйлап тигез кыр-басулар башланып китә иде.
Чык кипмәстән, чалгы тотып, инеш буйларына, урман аланнарына чыксаң, һичшиксез, анда кышлык печән тупларлык җай булган. Авылның барлык ир заты сугышка киткәч кенә, чалгыга үзе уралып торган ул сусыл үләнне, шау яфрак алан печәннәрен каерып-каерып чабып алырдай кеше калмаган иде шул. Чөнки аналар ирләре өчен дә сабан сөрде, иген иктеләр бит. Аяк астында яткан мал ризыгын безнең ише хәлсез бала чага белән җегәре беткән әби-чәби генә йолкый идек. Күрәсең, безнең юаш беләкләр белән аны әллә ни күпләп урып та, хәстәрләп тә булмагандыр инде.
Хәтеремдә: ул чагында ике-өч тыңлаусыз кәҗә дә азгын, мүкләк сыер булды. Никтер, эченнән энә үтәрдәй ул юка, зәгыйфь сыерның ашаганы һич тә аш булып йокмый, шундук чүпрәләнеп агып бетә иде. Күрше авылның бер шәфкатьсезе шуның сәбәпле аны өч ятим бала анасына, тәҗрибәсез солдаткага олактыргандыр да, күрәсең. Әлбәттә, безгә ул юаныч китермәде, әнкәй җанын телеп торган бер камчы гына булды.
Әнә шул гуҗ сыер белән ул биләмче кәҗәләрнең берзаман улаклары бөтенләй бушап калды.
— Малларыбыз ач, көне буе катылык кимереп кенә торалар,— дип сорана, ялвара башлагач, безгә колхоз саламыннан әзрәк өлеш чыгарганнар иде.
Бригадир бабай беркөнне:
— Әнә Хәзрәт бакчасы янәшәсендә кибән төбе калган ие. Кар хәзер утырды, ул да калыккандыр, шәт. Шуннан җыеп төярсез,— диде.
Элекке Хәзрәт бакчасы безнең «Игенчеләр» колхозының иң ерак басуы икәнен белсәк тә, моңа бик сөенештек. Кичтән үк күрше Бәдүк абыйны анда барырга күндереп куйдык. Аннары инде безгә төне буе киләсе көннең аяз булуын гына теләргә калган иде. Чөнки Хупҗамал әби әни күңеленә шом салып чыгарган. «Язгы көн кызлар кебек ышанычсыз ул, иртән елмайган итә, кичкә чыраен сыта»,— дип әйткән икән. Безнең бәхеткә иртәгәсе көн андый холыксызлык күрсәтмәде. Бәдүк абый, фермада эшен төгәлләгәч тә, өй каршыбызга килеп туктады.
— Әйдә, җегет, тиз бул, утыр «атыма»,— ди.
Салам ташырга ат каян килсен инде ул вакытта. Аның иң шәпләрен, иң тазаларын күптән рәхимсез фронт «алып» бетергән. Авылда калып та, аяк өсте тора алганнары белән кара көздән бирле станциягә ашлык чыгаралар иде.
Без кузгалып киттек, ике яктан икебезнең дә әниләр, борчылып :
— Үгезегез ятмасын, туктап-туктап хәл алдырыгыз,— дип калдылар.
Менә без авыл күперенә дә җиттек. Кәс-кәс атлап, арттан аны-моны чүпләнеп килгән чәүкәләр дә берәм-берәм калыштылар. Гүя аларның да кичке якта ерак кырга сәфәр чыгасылары килми иде. Япан кыр, ак кар — яз кояшында ул ялтырап, елкылдап тора. Аның уңган күмәч йөзедәй шома өслегеннән вак боз кисәкчәләре, сары салам бөртекләре йөгерешәләр. Шунда ук төрле кош-корт, җәнлек эзләре күренгәләп кала. Алар арасында, бәлкем, кырый урам Бакый бабайларның ике-өч кәҗәсен буып, соңгы сарыкларын алып чыккан бүре эзләре бардыр. Ул азгын җан, шәт, хәзер дә, кояш баеганны көтеп, якын яр буйларында гына ятадыр кебек тоела миңа. Шикләндереп куя.
Ә Бәдүк абый, авылдан чыкканнан бирле, ник бер сүз ычкындырсын. Әйтерсең без югары оч чукрак Зиннур белән китеп барабыз. Ни булган соң бүген аңа? Безнең ише малай- шалай белән әүвәл гел уйнап, шаярып кына тора иде ич. Әле мәзәк сөйләп көлдерер, әле, борыныңны кысып тотып, «җегет җелеген» тикшерер иде. Шул тиктормас, чая Бәдүккә ни булган бүген? Мин шуңа аптырап киләм.
Камыт-тәртәсен иртәдән салмаган кадерсез үгезебез әлегә җай гына атлый сыман. Ничек кенә куаласаң да, бик сак, бер дә кабаланмый, сабыр-салмак кына бара ул. Тик аның ара-тирә безгә баскан кебек итеп сөртенеп куюлары, шулчак кай төшенеңдер шыгырт-шагырт итеп алгалавы гына мине пошаманга сала. Андый вакытта тагын да катырак итеп:
— Цооб, цаба! — дип куям, үгезне куалый төшәм.
Бер-бер хәл булмагае дип тә шикләнәм, Бәдүк ишетсенме дим.
Тик Бәдүк моңа да, өскә калгып бүртәеп чыккан юлда чалыш табанлы шөкәтсез салам чанасының уңга-сулга кагылгалап килүенә дә әһәмият итми әлегә. Чана төбенә җәеп салынган арыш саламына кырын яткан да һични күрми дә, ишетми дә: һаман да моңсуланып сызгырынгалап бара.
Ни-нәрсәләр хакында уйлана икән соң ул? Шушы Иртәк буйларын айкап йөргән ваемсыз малай чакларын искә төшерәме? Бар иде шул андый әкәмәт заманнар. Әйе, шук та, чая да булды үз ишләре арасында «узаман Бәдүк». Үзе кебек нык, таза имән чаңгыларында Очлытаудан юл ярып, авыл өстенә очып төшүе дә аңа берни тормас иде. Бер яккарак каерылып торган ул чаңгыларга сокланмаган малай булмагандыр.
Әйе, Бәдүк, бәлкем, шуларны искә алып, бер мизгелдәй ялтырап үткән малайлык чорын сагынып сагышлангандыр. Ә бәлкем, үз ишләреннән, кордашларыннан аерылып калуына рәнҗеп ятуыдыр. Кызыл Армиягә бит алар барысы да былтыр көз бергә китәргә йөргәннәр иде. Әнә хәзер Җиһангир, Төхфәт, Әбелкәрамнар «пәләвәй пушта» белән хатлар язалар. Кич утырырга җыелучыларның телләрендә һаман алар да алар, ә кызлар кулында исә егетләрнең олы кыяфәткә кереп, шинельләр киеп төшкән фоторәсемнәре йөри. Никтер, фронттан кире якка китеп барган булсалар да, хат саен сугыш батырлыклары, солдат мәзәкләре турында язалар. Ул бәгырь кисәкләрен өзгәләнеп елап озаткан әни-әбиләрнең дә авызында гел шулар гына бит хәзер.
Бәдүк тә алар белән саубуллашу җырларын җырлашты югыйсә, гадәт кушканча, йорттан йортка кереп, кардәш-ыруының бәхиллеген алып йөрде. Беркөнне, әлеге имән «юртакларын» тотып, безгә дә сугылып чыкты.
— Мә, Айдар энем, ал, бик кызыга идең, рәхәтен күр. Төсем булыр! Әнкәйгә хатларымны укырсың, хат язарсың,— диде.
Ә үзенең әле булса китә алганы юк. Юка яулык чите белән күз яшьләрен сыпыргалап утырган Хупҗамал әбидән ризалык алып, юл капчыгын күтәреп, станцага бара да кире кайта бу. Бара да кайта. Атна-ун көннән артык йөреп кайткан чаклары, өлкә шәһәренә барып җиткән очраклары да булгалады — буең җитми дип, һаман бора торалар үзен. Баштарак моңа Хупҗамал әби генә түгел, Бәдүк үзе дә сөенде генә. Ә хәзер менә разый түгел. Хәер, «негоден»ның ни-нәрсәсенә разый булсын соң? Берәр гарип кешеме әллә ул? «Буең карабин буе да юк бит»,— дип мәсхәрә итсеннәр әле үз ишләрең арасында.
Чана төбенә, салам түшәккә буй яткан Бәдүккә ара-тирә сүз катып, әңгәмә корып җибәрмәкче дә булам.
— Бакый бабай әйтә, бу кыш озынракка сузылса, ул җирән фрицларны тукмый-тукмый ояларына ук куып кертәчәкләр, ди. Чынмы икән?
— Бер атна кыш әллә ни хәл итмәс, Айдар,— дип, Бәдүк бер-ике сүз белән генә котыла да кабат үз эченә бикләнә, үз уйларына чума.
Инде бозлы кар өстендәге бихисап йолдыз чаткылары да әкренләп сүнеп бара. Актау сыртына эленеп кенә калган кояшның нурлары сүлпән хәзер, яктыртмый да, җылытмый да диярлек. Ачык бит-кулны чеметтереп, әче җил купты. Ул, әнә бабайдан калган иске чикмән аша үтеп, мамык сырманы бәсләндерә, тез башларын өшетә, оета шикелле.
Ә Бәдүк һаман шул бер рәвештә, һавада уйнаклаган кар энҗеләренә карап, онытылып ята бирә. Үзе монда, күңеле белән әллә кайларда, еракта ул.
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда Җырлап җибәрә микән?
Авыз эченнән үзе шушы йөгерек, шаян көйне көйли. Тик ни сәбәптер ул көй бик сагышлы да, бик моңсу да яңгырый төсле миңа.
Аның ул өнсез җыры тәэсирендә минем күз алдыма җәйнең айлы кичләре килеп баса. Егет һәм кызларның кичке уеннары, җыр-биюләре гәүдәләнә. Кыңгыраулы иске гармункайның өздереп-өздереп уйнаганы колагыма кергән сыман тоела. Әй, оста да «тарта» иде гармунны Әбелкәрам абый! һәм мин Бәдүкнең түбән оч Хәйри кызы Гөлдәминә тирәсендә бөтерелеп- бөтерелеп биюләрен күргән кебек булам. Әһ, килешле дә кыз иде шул Гөлдәминә. Авылда бер матур, йөзе һәрчак балкып, елмаеп торыр иде үзенең. Биеп-биеп, очынып-очынып «круг» әйләнүләре дисеңме — җилкенмәс күңелкәйләрне дә җилкетер иде... Егетләр ирексездән артыннан тыпырдап бии башлар иделәр. Әйе, аңа күз атучылар, йөрәк серен белдерергә теләүчеләр байтак булгандыр. Качып-посып, безнең ишеләр дә ул уеннарга йөри, катнашкалый идек. Гөлдәминәнең очынып-очынып биюләре, иркен сулыш алып җыр башлаулары безгә дә ошый иде. Ә инде уен башлангач, алар һәрчак диярлек Бәдүк белән янәшә булалар, әйлән-бәйләннәргә бер-бер артлы парлашып чыгарлар иде. Аннары авылда Бәдүк Гөлдәминәгә өйләнә икән дигән сүз дә таралды. Хупҗамал әби дә, имеш, улын солдатка быел ук алмасалар, моңа риза икән. «Алла боерган булса, килен алып кайтса да бик разыймын, алып кайта гына күрсен»,— дип әйткән ди, имеш.
Бәдүк белән Гөлдәминәнең бер-берсен шушындый авыр, хәсрәтле көннәрдә дә яратыша белеп яратып йөрүләренә, аларның саф күңелдән бер-берсенә омтылуларына һәркем диярлек соклана гына иде. Кырда эш вакытында да, авылда кич утырганда да, хатын-кызлар бу хакта бер искә алмый калмыйлар. Әйтерсең лә яшьләрнең бу саф, җүләр хисе тол, ятим калган ул солдаткалар күңеленә дә нур, яктылык бөркеп тора иде. «И, китәрләр инде уеннан иңнәрен иңгә салып кына»,— дип сөйлиләр иделәр.
Әйе, бәлки, Бәдүк хәзер, күшегеп чана төбендә яткан килеш, әнә шул хакта моңлангандыр.
Хәер, абыйлары язмышын уйланса да гаҗәпмени? Бәдүкнең тук бүдәнәдәй таза, тулы айдай түгәрәк битле ике абыйсы да бар иде. Олысы әле сугыш чыгар елны гына «действительныен» тутырып кайткан иде. Аннары ул, озак та тормастан, беренче туплар ата башлау белән үк, яңадан китеп тә барды. Барыйны исә икенче язда озаттылар. Хәзер алар исәндерме, саудырмы — Хупҗамал әбиләр йортына инде күптәннән бирле хат ташучының кергәне юк. «Пушта» безгә сугылган саен, әнкәй дә хәзер: «Хубҗамаләттәйгә берәр хәбәр юкмы?» — дип сорап кала. Юк шул, бертөрле хәбәр дә юк. «Суга төшкәндәй икесе тиң юк бит»,— дип сызлана, сукрана күрше әби. Инде Бәдыйгулласыннан да калса нишләр икән ул ялгыз карчык? Ничекләр итеп көн күрер дә ничек түзәр бу хәленә? «Безнең әле ярый юанычка да, көенечкә дә бала-чага бар»,— дип, шуны уйлап кайгырышалар якын-тирә солдаткалар, бергә туры килгәндә.
Әйе, мөгаен, Бәдүк шул хакта, үзе дә китсә, япа-ялгыз тилмереп каласы анасы хакында да уйлагандыр. Гөлдәминәсен дә «югалтасы» — калдырып китәселәре килмәгәндер. Өйләнсәң дә ярый, әлбәттә. Әнә бит Гөлкәй үзе дә: «Әйт кенә, әткәй разый булмаса да, үзем разый бит,— дип тора икән. — Китсәң — көтәрмен, башкалар көтәләр бит әле әнә»,— ди икән. Нишләргә хәзер Бәдүккә — берәү дә киңәш бирә алмаячак шул.
Әнә шуларны уйлап, Бәдүк берсеннән-берсе сагышлырак, моң-зарлырак көйләрне көйләп, ул бәхетсез «Зиләйлүк», «Зөлхиҗә»ләр, «Таһир-3өһрә»ләрне искә алып бара сыман. Аның ул сыкрануларына, сызлануларына юл буе үлән сабаклары да сыкрап куя, әрнеп, тибрәнеп озатып кала төсле миңа.
...Шушы Иртәк үзәне буенда, буп-буш ак кар сахрасында бер ялгызы әле бик озак моңайган иде Бәдүк күршем. Соңгы шәфәкъ нурында без элекке Хәзрәт бакчасы урынына барып җиттек. Тәнне куырып-куырып алган төнге суык төшкәч кенә, кайтыр юлга чыктык.
— Үгезең ята күрмәсен,— дип, Бәдүк мине һаман кисәтеп торды.
Бөтенләй хәлдән тайган, уфырып-уфырып авыр сулаган ул малкайны мин мөгезеннән сөйрәп барам, Бәдүк абый олауны арттан этәреп килә...
...Әйе, авылны, Бәдүк абыйны хәтерләү белән үк, мин көне төнгә ялганган ул озын сәфәрне дә һаман искә алам.
— Шөбһәсез, хәтер сандыгында гыйбрәтле хәлләр генә кала бара ул,— дип, мин сөйләгәннәрне җөпләп куя Шаһиәхмәт абзый.
«Иртәгә буласы хәлне күңел сизенә ул» дигән юрау, ышану бар. Кем нәрсәгә ышана бит. Миңа калса, Бәдүк белән әнә шундыйрак хәл килеп чыкты. Хупҗамал әби аннан алдагы төндә ниндирәк төш күргән һәм аны ничек юрагандыр, хәтерләмим. Югыйсә, төпчек улы да чыгып киткәннән соң, ул төшне бик тә күп күрә, күп сөйли торган иде. Аларны төрлечә юрап юана да, моңлана да иде. Хәтерлим әле: әни ул вакытта чын ышану белән әйткәндерме, «мөгаллимә буларак» кына шулай тиеш тапкандырмы:
—Йокыда булган саташуларны юрап бетерү мөмкинме соң, Хупҗамал абыстай? Төш бит ул — йокы чүбе генә,— дияр иде.
Әби дә бирешми, мин соңыннан сөйләгәнне исенә төшерә дә:
— Бәдүгем әнә бер көн алдан сизенгән китәсен... — ди иде.
Әйе, без кырга чыгып китү белән, авыл Советыннан аны эзләп килгәннәр икән. Мич башында яткан итек-сырмалар да әле кибеп өлгермәгән, парланып торалар иде, икенче көн иртән иртүк Бәдүк килеп керде.
— Әйдә, тор, Айдар, мине станцага озатышырсың,— ди.
Күрше-күлән әби карчыкларның:
Безнекеләрне күрсәң, хәлләрне сөйләрсең, бик көтәләр анда диярсең кебек соңгы саубуллашу сүзләре дә әйтелгәч, без юлга чыгып киттек. Хупҗамал әби, тилмереп кенә, безнең арттан карап калды. Үз өендә, адашкан кебек, ары килеп, бире төртелеп йөргән арада, бар теләгәне: «Исән-имин йөреп кайт, балам. Хат-хәбәреңә тилмертмә»дән ашмаган иде. Урамда, кеше арасында ул тагын да югала төште сыман. Бер баскан урынында һич кузгалмыйча торды. Бәдүкнең бу китүе көтелмәгәндәрәк, улының инде китмәсенә күңеле белән ышанып җиткәндә генә булды, күрәсең.
Бу юлы Бәдүк абый чынлап китте. Мин аны бүтән күрмәдем. Имеш, җәй башында ул бер генә төнгә авылга кайтып киткән икән дип сөйләүчеләр булгалады. Хәтта кемдер аның үзе чыгарган такмагын да ишеткән, имеш. Гөлдәминәләр капка төбендә:
Әй, Тотский утлары,
Шартлап ярыла туплары.
Уйландыра, сагындыра
Син җанкайның юклыгы,—
дип, Бәдүк көйле-көйсез генә моңаеп утырган, имеш.
Булса да булыр. Ирләреннән беренче хәбәрне алу белән үк, лагерь сукмагын тапташтыргалаган солдаткалар да бар иде ич. Аңа бит нибары җитмеш кенә чакрым, аткан тупларының авазы көне-төне авылга ишетелеп тора иде. Узаман Бәдүктәй егеткә аннан бер кичкә качып кайту бәхете дә, бәлки, тигәндер. Әмма мин үзем аны күрмәдем. Хупҗамал әбинең дә искә төшергәнен хәтерләмим.
Хупҗамал әби элегрәк тә бездә үз кеше иде. Әни камыр ашы кузгатса яисә ипи салган көн булса:
— Бар әле, улым, күрше әбиеңә пәтер сәдакасы кертеп чык,— дими калмас иде. Бәдүк киткәч инде, әби ике йорт арасын тагын да ешрак таптады. Кайвакыт минем мәктәптән кайтуымны гына көтеп тора да:
— Әйдәле, бәбкәм, үземә кер, бәгырем. Бәдыйгулла абыең яраткан эремчек пәрәмәче пешергән ием. Хатларын да укырсың,— дип кыстый башлый иде.
Тик хатлар гына көткәндәгечә еш килеп тормыйлар шул. Иске хатларны кат-кат укырга туры килә.
— Теге көнне барын да ишетеп бетермәдем, тагын бер укы әле,— ди, һаман да үз яныннан җибәрми әби.
Бигрәк тә кышның озын төннәрендә ялгыз каласы килми аның. «Миңа да иптәш булырсың, тәмләп чәй эчерермен, кунып кына кал инде, балам»,— дип ялвара торган иде. Олы кеше үтенгәч, ялгыз калдырасы килми үзен, бергә куну да шомландыра. Чөнки әби, әллә белеп, әллә инде саташып, төннәр буе үз-үзе белән сөйләшеп чыга. «Әй балам, Бәдыйгуллам, кемнәргә дип ташлап киттең газиз әнкәңне,— ди,— Уч төбемдә калып ятим үскәннең ләбаса, кайларда гына кагылып-сугылып йөрисең икән, бәбкәм?» — ди Хупҗамал әби. Йә кинәт төн урталарында «әгузе бисмилла»лар әйтеп, «төф-төф»ләр килеп өшкеренгәли, догалар укырга керешә. Таң атмастан алда торып, намазлык өстенә иелсә дә, һаман сыкрану, сызлану сүзләрен ишетәсең. «Әй балам, бу суыкта юка шинил белән өшисеңдер инде. Үзәккәйләреңә үтәдер... Аллам. Җылы өемдә дә менә эчемә бер дә җылы керми лә, бәбкәм. Күкрәгемә бозны иләп кенә торалар ла. Син, балакаем, өшеп туңганнар анаң бәгыренә төшәдер лә инде»,— ди иде.
Шулай сыкрана-сыкрана, көн дә җиңү хәбәре килүен, сугыш бетүен көтте Хупҗамал әби. Явыз «ярман»ны үз җирендә дөмбәслиләр инде дигәч, әбекәйнең бит җыерчыклары язылып китәрләр, сүнеп барган карашыннан яз нуры сирпелеп куйгандай булыр иде.
Әйе, шулай өметләнеп яши-яши, ул сугышның соңгы кышын да уздырып җибәрде. Тик инде үзенең мич буе да, безнең самавыр арты җылысы да аны өшүеннән саклар хәлдә түгел иде. «Ишегалдыма чыгып, җылы кояшка карап утыра башласам, күкрәгем, шәй, болай ук чәнчемәс ие»,— дия торган иде. һаман көннәр озынаюын исәпләп: «Унда уйнатыр, унбердә борын канатыр, уникедә җиз табан, унөчтә күк табан, ундүрттә сөр сабан була, ә сабан сөргәндә җылытыр, Ходаем кушса»,— дип көтте. Ләкин ул көнгә җитешә алмый, шул «күк табан» вакытында — гөрләп гөрләвекләр аккан чакта дөнья куйды ул.
Хәер, җәйне күрү түгел, Бәдыйгулла бәбкәсенең — «ездовой Зәбиров»ның — командиры гәүдәсен каплап калып вафат булу хәбәрен дә ишетергә туры килмәде аңа. Ул яман хәбәр килгәнче, язгы кар сулары, апрель томаннары Хупҗамал әбине гүр иясе иткәннәр иде инде.
Дүрт ел буе көткән шатлыклы көннәр Байтирәккә әз генә соңлап килделәр. Гаҗәп сәер көн булды ул безнең Иртәк буйларында. Кирәк бит, шул иртәдә яшел басуларны, йомшак бәбкә үләннәрен ап-ак кар каплап киткән иде. Җиңү сөенечен беренче булып авыл Советын каравыллап төн кунган Сәкинә апа таратты. Таң беленүгә, ул, ак карда иске галош эзе калдырып, өйдән өйгә чабулады. «Пәбидә, кызлар! Йоклап ятмагыз, пәбидә! Сугыш беткән!» — дип аваз салды бөтен авылга. Аннан соң без, малай-шалай, йөгерешеп чыктык. Кар эреп, аяк аслары чыпырдап беткәнче, «Сөенеч! Җиңү! Пәбидә!» сүзләрен кычкырып йөрдек.
Ул бәйрәм таңында бары тик бушап калган Хупҗамал әби өенә керүче дә, «Сөен, әбкәй!» дип юату сүзләре әйтүче дә булмады. Хәер, без башка ятим йортлар тирәсеннән дә мыштым гына үтеп китәргә тырышабыз, җаны әрнүле кешеләрнең кайгыларын яңартасыбыз килми иде.
— Ә мин бу көнне Пруссия чигендә, госпитальдә идем әле,— дип куйды Шаһиәхмәт абзый. — Никтер, ул көн бик уелып истә калмаган.
— Ә сугышка без атаң белән бер көнне аның машинасында киттек бит. Туп-тулы бер машина иек, ә авылга менә, ватылып- җимерелеп, берүзем кайттым. Алай буласын кем белгән бит. Барганда, гел бәйрәм җырлары гына җырлап барган идек. Укытучы Хәбиб башлый, без «җиңмәс көч юк» дип күтәреп алабыз. Ул да бик еракта ятып калды, бахыр.
Шаһиәхмәт абзый иптәшләренең кайларда сугышып йөрүләрен, кемнең ничек үлеп калуын искә төшерә. Аннары:
— Кәрим генә баштук бездән аерылды. Бигрәк сабыр, салмак табигатьле ие, ул да саклана алмаган,— дип өстәде.
— Машинасы белән бер янып терелгәннән соң, кырык өченче елның июль башында гомере өзелгән. Синявино калкулыкларында җирләнде дип хәбәр алдык.
Үзем күңелдән, ул чакта да, бәлки, шундый ук матур, кояшлы бер көн булгандыр, дип уйлап алам. Шаһиәхмәт абзыйның Хәбибкә утыз яшь ие, фәләнгә фәлән яшь диюеннән чыгып, әтинең ничә яшьтә үлеп киткәнен исәпләп карыйм. Әй әти, әти, нибары утыз дүрт яшь булган икән ич сиңа. Миңа да быел шулай була түгелме соң?
Ә карт сугышчы исә, үз фикерен төгәлләгәндәй итеп:
— Да, малай, егетнең егетләре харап ителде. Арадан мин бәхетле булдым. Бу очракта Аллага мең шөкер диярләр ие, бабайлар булса,— дип, сүзен йомгаклап куйды.
Без инде Иртәк үзәненнән Очлытау иңенә күтәрелгәнбез. Шаһиәхмәт абзыйның хат һәм газеталар, шатлык һәм бәхет хәбәрләре белән тулы «кәзүнни» зур сумкасы күптән хуш исле тугай печәне астына күмелеп калган. Сөзәк үрдән төшәсе дә — авыл. Тагын да ишәеп, үсеп киткән ак тирәкләр, ак өйләр өстендә кичке шәфәкъ кызыллыгы сиземләнә. Бу кызыллык авылны кинодагы кебек итеп, тагын да матурландырып күрсәтә төсле.
Ул өйләр, урам-тыкрыкларны бизәп үскән өянке-тирәкләр арасыннан мин, түземсезләнеп, ашкынып, «үз» урамыбызны, «үз» йортыбызны эзлим. Инеш күперен үтүгә, мин әүвәлгечә һаман читән капка төбендә утырган Шәфикъ бабайны, җелт-җелт атлап килгән Гөлдәминә, шук холыклы Бәдүкләрне очра тырмын сыман. Шаһиәхмәт абзыйны күргәч тә, бая кемгәдер охшаткан идем. Шәфикъ бабайга охшатканмын лабаса. Тырма тотып килсәң сапларга, чалгы китерсәң, шундук сугып бирергә әзер торган игелекле Шәфикъ бабай улы икән Шаһиәхмәт абзый.
— Булмас шул, әткәйне дә, Бәдүк абыеңны да, тагын бик күпләрне очрата алмассың хәзер авылда. Юк инде алар. Ә Гөлдәминәне күрерсең, шәй. Күрерсең дә, танырсың да. Бер дә картаймый ул, һаман шулай шат, көләч йөзле. Ә бит биш бала анасы. Ирдән уңды ул, шул картайтмый аны.
Гаҗәп бу дөнья. Бәдүктәй ишен югалткач, инде ул бәндә гомергә башын күтәрә алмас, шулай боегып сулгандыр, дип уйлыйсың. Юк, алай түгел шул ул тормыш. Бик катлаулы да, гади дә.
—Ә Хупҗамал абыстайның кече улын бөтенләй хәтерләмим мин. Без киткәч егет булгандыр, шәй. Гөлдәминә менә күз алдында...
Әйе, Гөлдәминәнең, мин белгән авыл күрке Гөлкәйнең үзгәрүе дә, кияүгә чыгуы да ихтимал. Шулай да мин аның Бәдүген онытуына ышанмыйм. Истән чыкмас андый яшьлек хисе, андый мәхәббәт. Тиз генә йөрәктән алып ташлардай егет түгел иде шул Бәдүк. Шуңа да аның Гөлкәе соңлап кына, бөтенләй чит-ят авыл кешесенә кияүгә чыккандыр да әле. Үз авылының, үзенең Бәдүген оныта алмаганга шулай иткәндер.
Мин дә Бәдүкне үземчә яраттым, аңа үземчә, малайларча табына идем. Әле дә ул миңа үз дә, үрнәк тә сыман. Тик мин аны утыз яшьлек ир итеп кенә күз алдына китерә алмыйм. Минем өчен ул һаман унҗиде яшьлек тиктормас бер җан иясе булып кала бирә. Ә инде:
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән? —
дип кем дә булса җыр башласа, күз алдымда арыш саламы өстенә сузылып яткан моңсу кыяфәтле Бәдүк төсмерләнә башлый. Шулай да, никтер, Бәдүк һаман исәндер, каядыр ерактадыр, һаман да җырлый-моңая, туган авылына кайтырга тилмереп кенә йөридер кебек хис ителә. Бу хәл, бәлкем, үземнең дә күптән читтә йөрүемә бәйледер. Бәлки, юксынып, капка төбендә көтеп утыручысы булмаганга шулай уйланыладыр...
Без авыл башына ук килеп җиткәнбез. Түбән очтан зур көтү күтәрелеп килә. Аксыл тузан болыты куптарып, урамнардан машиналар узып киткәли. Анда-санда бала-чаганың йөгереп үткәне күренә. Инеш буасы ягында, тал-тирәк тирәсендә тартай моңланганы ишетелә: «Тарт-тай, тарт-тай». Юк! Кайт-тай, кайт-тай дип, һәр кайткан кешене элеккечә үк санап, исәпләп торадыр шикелле ул.
— Карале, тартай һаман исән икән! — дип куйганымны үзем дә сизми калдым.
— Һе, алар бит үзара сугышмый,— диде Шаһиәхмәт абзый. Аннары, күк биянең сыртына тидерми генә, чыбыркысын болгап алды. Ат инде болай да ялыккан иде, ахрысы. Тизрәк авылга керергә ашкынып, юыртып кына инеш күперенә таба төшә башлады.