СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рабит Батулла “Тычкан баласы Чикыл белән ата мәче Мырый"

Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк үрәтник, бака тимерче, чыпчык күмерче булып торган чагында яшәгән, ди, әби белән бабай. Ал арның беркемнәре дә булмаган. Көне-төне мич башында йоклап ята торган мәчеләре генә булган аларның. Көне-төне мыр-мыр килеп йоклаганы өчен аңа Мырый дип исем кушканнар.
Идән астында, сайгак башында яши икән бәләкәй тычкан баласы. Көне-төне чикылдаганы өчен әби белән бабай аны Чикыл дип атаганнар.
Әби белән бабай көн саен кәрзин тотып базарга йөриләр икән. Ә ата мәче Мырый, йокысы туйган чакларда, берәр балык койрыгы эләкмәсме дип, әби белән бабайга ияреп базарга бара, ди.
Көннәрдән бер көнне базарга бара алмый калган, ди, ата мәче Мырый. Йокысыннан уяна алмаган ул.
Тычкан баласы Чикыл сайгак башындагы тишектән чыккан да, өйдә беркем дә юк дип, рәхәтләнеп бии башлаган. Ул болай дип үзенчә җырлый икән:
һиннә-нәү, һиннә-нәү, һиннер-һиннер, һиннә-нәү!
Шуннан соң ул өстәлгә сикереп менгән дә, ашъяулыкның почмагын күтәреп, ипинең кибән башын кимергән, майны ашаган, сөтне чөмереп бетергән. Тамагы туйгач, идәнгә сикереп төшкән дә тагын җырлый-җырлый бии башлаган.
Һиннә-нәү, һиннә-нәү, һиннер-һиннер, һиннә-нәү!
Берзаманны... мич башындагы ата мәче Мырый... тычкан баласы Чикылның тавышына уянып киткән дә, сыңар күзен генә ачып: «Мырр, мияуу, кем мине уятты-ы?» - дип мырылдый икән. Караса, идән уртасында тычкан баласы Чикыл уйнап йөри.
- Әһә, - дип уйлаган ата мәче Мырый, - мин сине күптәннән сагалый идем, мин сине күптәннән тотып ашарга хыялланып йөри идем инде. Кызык итим әле! - дигән дә ипләп кенә мич башыннан төшкән, бабайның ачык авызлы зу-ур катасы белән тычкан баласы Чикылның кереп-чыгып йөри торган бердәнбер тишеген каплап куйган. Каплаган да, әй куып алып киткән ата мәче Мырый тычкан баласы Чикылны. Тычкан баласы Чикыл кая керер тишек тапмыйча йөгерә икән. Идәннән мич башына, мич башыннан караватка, караваттан идәнгә... Ду китерә икән ата мәче тегене. Куа торгач, артыннан җиткән бит ата мәче тычкан баласының. Очлы тырнаклары белән тычкан баласын эләктерим дигәндә генә, тычкан баласы Чикыл өстәлдәге кефир шешәсенә кергән дә яткан. Мәче алай итә икән, болай итә икән, ялманып йөри икән шешә тирәли. Тәпиен тыгып карый икән шешәгә, тәпие җитми икән тычкан баласына хәтле. Ничек кенә итеп тычкан баласын шешәдән чыгарырга дип баш вата икән ата мәче. Шуннан тапкан бит хәйләсен: бабайның почмакта торган кармагын алып килгән дә, кармакка ипи катысы кигезгән дә, сала икән, янәсе, балык шикелле килеп капмасмы дип уйлый инде мәче. Тычкан баласы да ахмак түгел бит, кармакны чиертеп кенә җибәрә икән дә мәчегә кәҗә тоягы күрсәтеп җырлый икән:
һиннә-нәү, һиннә-нәү, һиннер-һиннер, һиннә-нәү!
Әй ата мәченең ачуы килгән, мин сиңайтим, нишләргә белми икән. Шуннан тагын җаен тапкан бит. Шешәне аударган да тәпие белән әкрен генә өстәл кырыена китергән тәгәрәтеп. Шешә идәнгә төшеп ватылган. Мәче эләктерим дигәндә генә, тычкан баласы пыяла ватыклары арасыннан чыгып чапкан. Тагын киткән куыш. Тычкан баласы кая керер урын тапмыйча йөгерә икән. Аның артыннан ата мәче чаба икән. Идәннән караватка, караваттан мич башына, мич башыннан идәнгә. Зырый-бырый китерә икән ата мәче тычкан баласын. Тотыйм дигәндә генә, тычкан баласы Чикыл бабайның ертык ботинкасы эченә кереп тә киткән, аның артыннан ата мәче кереп, башы белән ботинкага кысылган. Тычкан баласы тиз генә ботинка башындагы тишектән чыккан да ботинка баулары белән мәчене бәйләп куйган. Сыртына менеп атланган да тычкан баласы Чикыл ата мәче Мырыйның, койрыгын тезген итеп тоткан да кармак таягы белән бирепме-бирә икән, ә үзе:
Һиннә-нәү, һиннә-нәү, һиннер-һиннер, һиннә-нәү! - дип чикылдый, ди.
Кирәген биргән-биргән дә тычкан баласы Чикыл ата мәче Мырыйның, үз оясына кереп киткән.