Матур җәй килде.
Алмагачлар яфрак ярды. Яфрак араларында төймә зурлыгы гына ямь-яшел алмалар бик күп. Чия агачлары яфрак ярды. Яфрак араларында борчак зурлыгы гына ямь-яшел чияләр бик күп. Слива агачлары яфрак ярды. Яфрак араларында солы зурлыгы гына сливалар бик күп.
Ирекләр авылга - дачага чыктылар. Алма, чия, слива бакчалары эченә кил деләр. Ирек бакчада йөрде. Бакчада йөреп туйгач, урамга чыкты. Урамда үзе кебек бәләкәй генә бер кызны күрде. Тагын бәләкәй генә бер ала бозау күрде. Бәләкәй генә кыз күрше капка төбендә басып тора. Бәләкәй генә ала бозау Ирекләр капкасы төбендә ятып тора.
Ирек бәләкәй генә кыз янына килде.
- Син кем? - дип сорады.
- Мин - Миләүшә. Ә син кем?
- Мин - Ирек.
Алар әзрәк сөйләшми тордылар. Ирек әйтте:
- Әйдә, урамның теге башын карап кайтыйк.
Миләүшә әйтте:
- Куркам. Адашырбыз.
Ирек әйтте:
- Туп-туры барабыз, туп-туры әйләнеп кайтабыз. Адашмыйбыз.
Миләүшә әйтте:
- Кире кайтканда, үзебезнең өйне танымабыз. Монда өйләр бар да бертөсле.
Ирек урамдагы өйләрне карады. Чынлап та, өйләр бары да бертөсле. Ирек аптырамады:
- Безнең капка төбендә әнә ала бозау ята. Бүтән капка төпләрендә юк. Ала бозауга карап өебезне табарбыз, - диде.
Шулай дигәч, Миләүшә риза булды. Икәүләшеп, урамның теге башын карап кайтырга киттеләр.
Ирек белән Миләүшә урамның теге башын карарга киткәч, кулына чыбык тоткан бер зур малай килеп чыкты. Кулына чыбык тоткан зур малай Ирекләрнең капка төбендә яткан ала бозауны куып алып кайтып китте.
Ирек белән Миләүшә бик күп матур өйләр күрделәр. Бик күп матур бакчалар күрделәр. Урам бетте. Ирек белән Миләүшә кире борылдылар. Килгән юллары белән кайта башладылар. Бик күп өйләрне үттеләр. Бик күп капкаларны үттеләр. Бик күп бакчаларны үттеләр. Өйләр бер-берсенә охшаганнар. Капкалар да бер-берсенә охшаганнар. Бакчалар да бер-берсенә охшаганнар.
Ирек әйтте:
- Менә хәзер ала бозауга җитәрбез. Ала бозау янында безнең өй булыр. Безнең өй янында сезнең өй булыр.
Ә ала бозау очрамый да очрамый. Зур кара сыер очрый. Ала бозау очрамый. Озын сакаллы ак кәҗә очрый. Ала бозау очрамый. Ничек очрасын?! Ала бозауны бит теге, кулына чыбык тоткан зур малай, әллә кайчан ук куып алып кайтып китте инде. Ала бозау күптән абзарда.
Ирек белән Миләүшә аптырап беттеләр. Үзләрен ата каз талый язды. Бер әби коткарып калды. Үзләрен автомобиль таптап китә язды. Бер бабай коткарып калды.
Алар, бозауны эзләп килә торгач, урамның икенче башына килеп чыктылар. Инде урам да юк. Уң якка борылып китә торган тар тыкрык кына бар. Ирек белән Миләүшә авылның теге башына барганда, андый тыкрык юк иде.
Икесе дә арыдылар. Ачыктылар. Миләүшә елый да башлады. Кояш та баеп бара. Ирекнең дә елыйсы килә. Нишләргә? Адаштылар бит инде.
Әллә ниләр күрергә туры килер иде, бәхетләренә каршы, көтмәгәндә әниләре килеп чыкты. Әниләре дә Ирек белән Миләүшәне эзли-эзли арып беткәннәр.
Әй эләкте дә соң Ирек белән Миләүшәгә әниләреннән. Орыштылар да, үптеләр дә аларны әниләре.
Ирек шунда үзен аклаган булып маташа:
- Безне ала бозау алдады, - ди.