СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Галимҗан Гыйльман “Көмеш алкалы кеше”

Мин аны автобус тукталышында ук күреп алдым. Игътибарны җәлеп иткән нәрсә шул булды—ул колакларына зур көмеш алкалар таккан иде. Мин аны башта ялгызак чегән дип уйладым—йөзе-бите каракучкыл, чал сибелә башлаган чәчләре бөдрәләнеп тора...
Җыелып торган халык та аның алкаларын шунда ук күреп алды, берәүләр, «сакланганны саклар» дигән кебек, читкәрәк тайпылды, икенчеләр исә, киресенчә, бу сәер кешене якыннанрак күзәтү өчен, янына ук килделәр. Шулай да, беркем дә беренче булып сүз башларга батырчылык итмәде. Ә алкалы кеше исә, берни булмагандай, тәмәке көйрәтүендә булды. Очкынланып янган күзләрен һаман-һаман олы юлга күтәреп каравыннан аның бик нык ашыгуы күренеп тора иде.
Автобуста урыннар янәшә туры килде. Алкалы кеше һаман әле карашларын алга текәп, уйчан килеш утыра иде. Ул, вакыты-вакыты белән, түш кесәсеннән инде шактый таушалып беткән куен дәфтәре чыгарып, аның ниндидер бер битенә озак карап тора. «Бу якларда беренче тапкыр гына булса кирәк— юлда да блокнотыннан аерыла алмый»,—дип уйлап алдым мин.
Шул мәлне автобус сикәлтәле юлга килеп керде һәм без берничә тапкыр урыннарыбыздан аерылып, өскә чөелдек... Башкалар инде күптән тынычлангач та, теге алкалы кеше автобус идәненнән нидер эзләп азапланды. Бераздан мин аның кулында ап-ак мамык шәл ябынган хатын-кыз төшкән сурәтне күреп алдым...
Ниһаять, кызыксынуымның чиге калмады. Сүз башладым.
«Кайсы авылга, кемгә, нигә кайтасың, янәсе...» Бик ачык кеше булып чыкты ул. Сөйләшеп киттек. Инде бер-беребезгә шактый күнеккәч, мин аның көмеш алкалары хакында сорап куйдым. Бу сораудан кыенсынып калыр дип уйлаган кешем көлеп үк җибәрде. Бераздан аның йөзе җитдиләнеп калды, күзләре очкынланыбрак яна башлады, яңаклары тартылып китте...
Менә ниләр сөйләде юлдашым миңа.
Авылыннан бик яшьли читкә чыгып киткән икән ул. Сугыштан соңгы ачлык еллар аны Себер якларында эзләп тапкан. Авылдан бергә чыгып киткән дуслары кайсы өшеп-туңып, кайсы ачлыктан дөнья куялар. Сәлимне (исеме шулай икән) дә берничә тапкыр каты авыру ега... Нишләр иде икән ул, әгәр дә авылдан әнисе җибәргән «күчтәнәчләр» булмаса?..
Сәлим исән кала. Иң авыр дүрт-биш елны үткәреп җибәргәч, егет өйләнеп куя. Бер-бер артлы ике малае туа. Тормышлары ныгып кына килгән бер мәлдә авылдан күчтәнәчләр килү туктый. Хатларга да җавап юк...
Ниһаять, Сәлим, җыенып, туган якларына юл ала. Күрше карчыгыннан әнисенең вафат булуын, ә өйләренең утынга тураклануын белә. Авылдашлары Сәлимгә әнисеннән калган кечкенә сандык тапшыралар. Анда бер бәйләм ситсы, ике баш исле сабын, ак мамык шәл (мин фотода күргән микән?), әтисенең фронттан язган хатлары, үлем хәбәре һәм бер кулъяулыкка төйнәлгән көмеш алкалар була. Сәлимнең игътибарын сандык төбендә яткан тагын бер төргәк җәлеп итә. Сүтеп җибәрүе була, автобус билеты зурлыгында гына кәгазьләр бөтен аяк астын тутыра. Кан биргән кешеләргә тапшырыла торган квитанцияләр була алар...
Сәлим шул көнне, әрем баскан бакча артларына чыгып, җирне кыйный-кыйный бик озак елый. Елый да ант итә... Төргәк эченнән чыккан көмеш алкаларны, әнисенең истәлеге итеп, гомеренең соңгы минутына кадәр колагында йөртергә сүз бирә ул...
Юлдашым кинәт тынып калды. Мин аннан һаман күземне ала алмадым. Колагында янып торган алкалары инде минем күзгә шыксыз, ямьсез булып түгел, бәлки аның кояшта янган гәрәбәдәй йөзенә килешле үк күренәләр иде кебек.
Менә Сәлимгә дә төшәргә вакыт җитте. Ул миңа соңгы тапкыр баш какты да, төрле буяу савытлары салынган биштәрен алып (әнисенең каберен карарга кайта иде ул), җиргә сикерде...
Автобуста басып торучылар күп булса да, минем янга утыручы кеше булмады. Күңелем сулкылдап-сулкылдап елый иде бу минутта...