Аларның өендә кечкенә кеше бер генә. Ул да булса - Гөлгенә. Үзе бер генә булса да, уенчыклары бик күп аның. Уенчыкларны аңа әтисе дә алып кайта, әнисе дә сатып ала. Абыйсы да, апасы да. Нинди генә уенчыклары юк Гөлгенәнең: бәләкәй сөт машинасын тартып баручы маймылы да, кеше шикелле ике аяклап йөри торган, муенына сумка аскан кәҗәсе дә - барысы да бар.
Тик Гөлгенәнең бергә уйнарга иптәше генә юк. Шуңа күрә бүген әбисе аның белән уйнарга күрше малаен чакырып кертте. Ул да Г өлгенә кебек бәләкәй. Башы өстәлдән чак кына күренеп тора. Алар башта бик әйбәт уйнадылар. Ләкин менә бервакыт күрше малаеның бер матур уенчыкка күзе төште. Аны кулына алды. Ә Гөлгенә шунда ук чырылдап кычкырып җибәрде:
- Минеке, тимә!
Кухнядан әбисе килеп керде.
- Алай ярамый, Гөлгенә! Бергә уйнагыз! Син аңа да уенчыклар бир, - диде ул.
Гөлгенә теләмичә генә бер кулы чыккан, бер аягы сынган курчакны малайга сузды. Малай алды. Тик кулсыз курчак аны бик тиз туйдырды. Ул икенчесенә үрелде. Г өлгенә яңадан чырылдый башлады:
- Минеке, тимә! Үзем уйныйм!
Гөлгенәнең әбисе тагын килде.
- Алай ярамый. Бергә уйнагыз, дим бит инде! һай, кемгә охшап болай комсыз соң син?! - диде ул.
Көтмәгәндә Гөлгенә уенчыкларын җыйды да кочаклап күтәрә башлады.
- Әйдә, теге бүлмәгә чыгып уйныйк!
Бәләкәй күрше әйбәт малай икән. Гөлгенәгә булышыйм дип, ул да берничә уенчыкны ала башлады:
- Әйдә, мин боларны алып барам.
Гөлгенәнең чырае сытылды, күзләре акайды:
- Минеке, тимә! Үзем күтәрәм!
Ул бөтен уенчыкларны да үзе күтәреп китмәкче булды.
Күрше малае бәйләнеп тормады. Гөлгенә азапланды да азапланды. Уенчыклар да аның ямьсез кыланышыннан риза түгелләр иде, ахры. Кыз аларның берсен алса, икенчесе идәнгә төшеп китә. Малайга хәзер кызык кына. Ул елмаеп карап тора. Икенче бүлмәнең ишеге төбенә җиткәндә генә, нәрсәнеңдер челтерр итеп киткәне ишетелде. Гөлгенә әнисе бүләк иткән «алтын» тоткалы бәләкәй чәйнеген төшереп җибәргән икән. Ул бик каты, бик ямьсез итеп елап җибәрде. Тагын әбисе килеп җитте:
- һай, харап иткәнсең ич! Кемгә генә охшагансың бу тикле! Үзең генә уйнагач, үзең генә күтәргәч, шулай була шул ул!..