СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәфкать Шаһиев "Китмә, әти!"

(хикәянең ахыры)
Сугышка китәргә повестканы Әкрәмгә авыл Советына чакырып бирделәр. Уч төбе кадәр кәгазь кисәгенә ул озак карап торды. Юк, бу теге көнге бер йомарлам кар гына түгел. Учларны өтсә дә, кысып-изеп улыңа тоттырып булмый шул. Әйе, болай булырга тиеш түгел иде. Барысы да шулай чәлпәрәмә килер микәнни? Үлә калса, «кара кәгазь»не кемгә бирерләр икән дә, исән- сау кайту насыйп булса, беренче кем ишеген кагар икән? Баштагы уйлар агышын акыл белән генә куып тотарлык түгел иде. Ярар, әле бүгенгесен кайгыртырга кирәк,— дип уйлады Әкрәм һәм, повесткасын тоткан килеш, турыдан-туры Рәйханә янына керергә булды.
Бер өйне ике иткәннән соң, Әкрәмнең бу бусаганы беренче атлап керүе иде. Керде дә, чит кеше кебек, ишек төбендә туктап калды. Чит кеше кебек... Үз идеме, чит идеме бу йорт аның өчен, әллә үзе мондагылар өчен чит идеме? Керүгә, ул үзен ничектер кечерәеп калгандай тойды.
Рәйханә, ишеккә арты белән торып, сандыгыннан нидер карый иде, Әкрәмнең кергәнен ишетмәде. Әнисе янында буталган кечкенә Сөембикә ишек тавышына ялт итеп башын борды. Сабый, сүзсез калып, әтисенә төбәлде.
Кил, кызым, кил. Кочаклыйм әле үзеңне,— дип пышылдады Әкрәм, кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып.
Тавышка сискәнеп, Рәйханә башын күтәрде. Бала йөгереп барып, әтисен муеныннан кочаклап алды, Әкрам, кызын күтәреп, кытыршы яңагын баласының йомшак битләренә тидерде. Сабыеның татлы исеннән аның башлары әйләнеп китте. Рәйханәнең дә шул киң җилкәләргә барып кагыласы, иренең кочагына сыенасы килсә дә түзде. Менә ул бугазында биеп торган төенне йотып җибәрде дә, сандык өстенә япкан паласны сыпыргалап, җай гына шунда утырды. Калтыранганын күрсәтмәс өчен, кулларын алъяпкычы астына яшерде. Ул арада, тавыкларга бутарга дип, ат колагы сыдырырга киткән җиреннән Мәүлет тә кайтып керде, Ишек төбендәге бу күренешне күреп, бер тын аптырап карап торды да, «Әти!» дип, Әкрәмнең биленнән чаклап алды. Әкрәм, Сөембикәне кулыннан ычкындырмыйча, иелеп икенче кулы белән Мәүлетне күтәрде.
Рәйханә, сандык өстенә утырган килеш, сүзсез генә ике баласын кочаклап торган Әкрәмне күзәтте. «Ирләр аулый белсә дә, ямау ямый белми икән», — дип уйлады ул көндәше хакында. Чөнки Әкрәмнең бер тез башындагы ямавы акаеп, күзгә төртелеп тора иде. Ә икенчесе сизелми дә. Анысын Рәйханә ире Зәйнәпкә китәр алдыннан гына ямаган иде.
Рәйханә, иртәгә мин китәм инде... сугышка...—диде Әкрәм, балаларын идәнгә бастыргач,— Мин саубуллашырга дип кергән идем. — Аның тавышы калтырап китте.«Сугыш» дигән сүзне ишеткәч, Мәүлет: «Әти, китмә! Әти, китмә!» — дип елап, яңадан Әкрәмгә барып ябышты. Абыйсының елый-елый ялваруын күргәч,Сөембикә, йөгереп килеп, әнисенә сыенды. Үзе, каш астыннан сөзеп кенә, әтисенә карап тора башлады.
Офыкка кереп бара торган кояшның ян тәрәзәдән якты эз ясап сузылган соңгы нурлары, мунчалалап юган сап-сары идән ярыкларына эләгеп өзелгәләгән булсалар да, өй эченә сүрән яктылык бирәләр иде.
— Хәерле булсын, — диде Рәйханә, урыныннан кузгалып,— Җае җайсызрак шул дөньяның. Хәерлегә генә була күрсен. Безнеке кешечә булмады инде. Бәлки сугыш барысын да хәл итеп куяр... Исән йөреп, сау кайт! Хозыр Ильяс юлдашың булсын...
Әкрәм ничек шыпырт кына кергән булса, шулай тын гына чыгып китте. Тик, чыкканда, башы гына тагын да түбән иелә төшкән иде. Мәүлет, олы кешеләр кебек, әтисен урамга кадәр озата чыкты. Рәйханә баскан җиреннән кузгалмады. Агасы яшьләре күптән беткән, күңеле каткан иде шул инде. Сөембикә исә, әнисенә күтәрергә кушып, алъяпкыч итәген тарткалый иде.
Рәйханә балаларын иртәрәк йокларга салды да, төне буе керфек тә какмый, Әкрәмгә йон оекбаш бәйләде. Офыкта таң яктысы сызыла башлаганда, оекбашын бетереп, икесен бер пар ясап, җеп очларын бәйләп тә куйды. Ул арада ачык тәрәзәдән ат пошкырган, ирләр сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Рәйханә, балаларының башларыннан сыйпап:
— Улым, торасыңмы? Әтиеңнәр китәләр бит. Әйдә, озатырга чыгыйк,— дип, Мәүлетне уятты.
Малай соңга калудан курыккан кебек сикереп торды да: «Тор инде, тор. Әти китә бит»,— дип, Сөембикәне селеккәли башлады. Сеңлесе тормагач: «И-и-и, сине көтсәң»,— дип, әнисен дә көтеп тормыйча, урамга чыгып йөгерде.
Сөембикә, йокыдан торасы килмичә, еларга ук тотынды. Рәйханә кызын күкрәгенә күтәрде дә, төне буе
күз нурын түгеп бәйләгән оекбашын алъяпкыч кесәсенә салып, урамга чыкты.
Халык шактый җыелган. Арада кемдер мәзәк сөйләп шаяртмакчы да булып азаплана. Берәүләре гармунга кушылып җырлый. Рәйханә чыкканда, Мәүлет әтисенә сыенып басып тора, ә Зәйнәп, ай да тулмаган баласын кочаклап елый-елый, Әкрәмгә нидер сөйли иде. Рәйханәне күргәч, Зәйнәп тә, башкалар да читкәрәк киттеләр.
Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сина, Әкрәм. Җылы аягыңда тузсын,— дип, Рәйханә ап-ак оекбашларны Әкрәмгә бирде дә, әллә үзенең кул җылысы аңа күчсен дип, әллә аныкын үзендә сакларга тырышып, озак кына кулларын иренең учларыннан алмый торды.
Рәхмәт! Син мине кичерә күр инде, Рәйханә. Булдыра алсаң кичер, зинһар,— дип пышылдады Әкрәм.
Мин күптән кичердем инде, Ходай кичерсен,— диде Рәйханә, башкаларга да ишетелерлек итеп.
Ул арада Зиннәтулла:
Әйдәгез, су буе сузылмыйк. Вакытына барып җитәргә кирәк,— диде дә атларны кузгатты.
Хатын-кызлар мышык-мышык елаша башладылар. Балалар әниләренә сырыштылар. Рәйханә, кызын күтәргән килеш, Мәүлетне кочаклап тынып калды. Яшьләре, кайнар эз ясап, бите буйлап акты да акты...
Атлар кузгалды. Инде шактый җир киткәннәр иде: «Әти, китмә! Әти, китмә!» — дип, Мәүлет, атлар артыннан йөгермәкче булып, алга омтылды. Тик, каткан балчыкка абынып, йөзе белән юл тузанына капланды. Рәйханә, улын торгызып, күлмәк итәге белән йөз-битен сөртте дә, үзенә балаларын тагын да катырак кыса төште.
— Хәерле булсын,— диде ул, үзалдына сөйләнгән кебек.— Хәерлегә була күрсен. Исән булсын! Исәннәр кайчан да булса бер кайта ул...
...Менә чиксез Идел кочагында кечкенә генә бер нокта шикелле теплоход пәйда булды. Сөембикә, сабыррак булырга тырышып, йөгерә-атлый абыйсы янына китте. Аларның икесенә дә теплоход бик акрын йөзгәндәй тоелды. Тыннары белән тартып алырдай булып, алар теплоходка текәлделәр. Рәйханә баскан җиреннән кузгалмады. Теплоходның сузып-сузып кычкырткан тавышы ишетелде. Ул якынайганнан- якыная барды. Тукта, ул бит инде пристаньга таба борыла башларга тиеш... Юк, борылмады да, туктамады да теплоход. Сузып кына бер кычкыртты да юлын дәвам итте.
Чарасызлыктан Рәйханәнең юка иреннәре кысылып куйды. Болай да какча гәүдәсе тагын да кечерәеп калгандай булды. Ул еламады, елый алмады. Шул гомергә нинди яшь калсын! Йөрәге генә имән чөй белән аркасына кадаклап куйгандай әрнеп авырта иде. «Хәерле булсын,— дип пышылдады ул,— хәерлегә генә була күрсен». Сөембикә, гарьләнүен эченә яшереп, яшь элпәсе каплаган күзләрен пристаньдагы кешеләргә күрсәтергә кыенсынып, әнисен кочып алды да башын аның ябык иңнәренә салып елап җибәрде.
Мәүлет исә бер сүз дә дәшмәде, дөресрәге, дәшә алмады. Бугазына таш булып төер утырды. Күзләре ерагая барган теплоходны озатты, ә иреннәре: «Әти, китмә! Әти, китмә!» — дип пышылдый иде.
Мәүлетнең көчле куллары әнисе белән сеңлесен кочып алды. Алар теге юлы да шулай өчәү сыенышып басып калганнар иде. Тик ул вакытта әниләре кочаклаган иде аларны.
Теплоход «Хуш!» дип сузып кына соңгы тапкыр кычкыртты да бөтенләй күздән югалды. Чиксезлектә- билгесезлектә эреп юкка чыкты...
2025-02-19 16:32