СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рабит Батулла "Аюлар"

Борын-борын заманда аюлар яшел төстә булганнар. Шул яшел аюлар арасында бер кечкенә Аю баласы да бар икән. Аю баласы шырпы белән уйнарга бик яраткан. Ә бервакыт ул урманда зур янгын чыгара язган. Бары янгын сүндерүче филләрнең тиз арада килеп җитүләре аркасында гына утны сүндереп өлгергәннәр. Бу хәлдән соң кечкенә Аю баласын барысы да бик нык ачуланган.
Аю баласы сүз биргән:
- Бүтән ут белән уйнамам, - дигән.
Ләкин ул сүзендә тормаган. Тагын шырпы белән уйный башлаган.
Бу юлы инде урманга чынлап ут капкан. Янгын сүндерүче филләр дә утны сүндерә алмаганнар. Аюларның йоннары көйгән, хәзер инде алар көрән төскә кергәннәр.
Көрән булгач, аюлар әллә каян ук күренеп торалар икән.
- Яшел урманда көрән төстәге аюларны аучылар бик тиз күреп алачак, - дип курыкканнар алар.
Аюлар җыелып киңәшкәннәр дә котыпка китәргә булганнар. Анда алар, ак кар өстендә күренеп тормас өчен, карга ятып ауный башлаганнар. Котыптагы ак аюлар әнә шулай барлыкка килгән, имеш.


2025-04-28 13:41