СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

"Шүрәлене ничек алдарга?"

Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урман җиләккә киткәннәр. Көн бик эссе булган. Алар урманда бик озак йөреп, тырыс тутырып җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүлектән тамаклары кипкән. Шуннан бер кыз якында күл барлыгын әйткән. Бергәләшеп күлгә су эчәргә киткәннәр. Баралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар куркалар, карап-карап та тирә-юньдә кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөнки шактый озак барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк.
Карый торгач күрәләр: һаман да шул кузгалып киткән урыннарында басып торалар икән. Үзләрен Шүрәле алда йөрткәнен аңлагач, кызлар бик курыкканнар. Яңадан эзләп юлны тапкан кебек булалар. Тагын озак баргач карасалар һаман иске урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Куркып, елаша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә: өс киемнәрен салып, тискәре ягы белән кия, башмакларын да алыштыра, сулын — уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны киеп бетерүгә карасалар — нәкъ юл буенда басып торалар икән! Шүрәле, киемен әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган, ди.