СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рифә Рахман "Бәхет шарты"

Сәрбиназ әтисен гомер буе тегү машинасы сорап тинтерәтте. Калага китсә, бәрәңге саткан акчасына иске булса да тегә торган кап-кара «Зингер» машинасы тотып кайтып керер кебек иде аңа. Кибеткә товар кайтканын ишетсә, һич югы, «Подольск» атлысы булмасмы дип, шунда йөгерде. Районга үзе барса, «Йорт кирәк-яракла ры »на керми уза алмады. Сельпо башлыгыннан алып авыл кибетендә җыештыручы Сәбиханың колагына кадәр шул хакта киртләп куелган иде.
Тегүче булу теләге кызда шулкадәр көчле иде, сигезне тәмамлагач, аттестатта бишле генә дип тормады, профтехучилищега укырга китеп барды. Ата-ана моны баланың сансызлыгына санадылар, йөзгә кызыллык китереп, кара эшчегә укырга китте, дип, көненә ун булмаса биш тапкыр бергәләп уфтандылар. Өстәл янына утырсалар да, йокларга ятсалар да, сүз Сәрбиназның авылда хөрмәт ителгән укытучы, фельдшер булмыйча, тегүчелекне сайлавы турында иде.
Ата кеше баштарак эченнән кызының бу гамәлләренең сәбәбен дә аңлый, бераз гына аклый да сыман иде, әмма хатыны сүзләрендә дә дөреслек табып, соңыннан тәмам аның ягына авышты. Вакытлар үткәч, бу хәсрәт басылды, ата-ана, акылы булмаса, бәхетне кулы белән эшләп табар, бар күрәсебез шул гына булсын, дип, үзләрен тынычландырдылар, инде кирәксә-кирәкмәсә ул турыда сүз куертмаска тырыштылар.
Ай саен уч тутырып акча алган укытучы хезмәте яхшы иде яхшысын, әмма кыз тегеп кидергән киемнәр дә бераздан күңелләрендәге ташны эретте, бу һөнәрдән дә керем барлыгын аңлатты; тегүче таныклыгын алып кайткан көнне үк әти кеше кызга үзе теләгән «Зингер»ны бүләк итте. Машинаның ныклыгын белә, гомер бакый кызына хезмәт итәчәгенә ышана иде ул, шуңа күрә сүзне:
- Менә, кызым, игелеген күр, тамагыңны үзең туйдырырлык булсын, ач-ялангач йөртмәсен, ашаганыңны хәләлдән кылсын, - дип башлады. - Инде бездән сиңа фатиха, үз юлыңны үзең сайлагансың икән, үзеңчә дәвам да ит.
Сәрбиназ уенда болай да эшкә Казанда, һич югы, районда калу иде. Атасының хәер-фатихасы йөрәгенә май булып ятты. Атна-ун көн йорт эшләрендә булышкалап йөргәннән соң, тегү машинасын, көндәлеккә кием-салым, бераз ризыгын да алып, Казанга китеп барды.
Поездда Сәрбиназның урыны авылларына кунакка кайткан бер хатын белән туры килде. Үзен Нурдидә дип таныштырган юлдашының әйтүенә караганда, әнисе, ачлык елларында Ташкент тирәсендәге бер авылга киткән җиреннән кияүгә чыгып, шунда калган икән. Инде менә гомер ахырында кызы белән киявен, мин үлгәнче, туганнарымны күреп, сәламемне җиткереп кайтыгыз, дип, Өске- юлга җибәргән. Татарча авырдан аңлаган ир, алар сүзенә кысылмыйча, тәрәзәдән юл буйларын күзәтеп бара иде. Нурдидә белән Сәрбиназның серләре килеште, юл буе теләсә ни сөйләшеп бардылар: авыл хәлләре дә калмады, әйбер бәяләре дә... Инде электричка Казанга килеп җитте дигәндә, адреслар алыштылар да, Алла боерса, очрашыр быз әле, дип аерылыштылар.Юлда да кулыннан эш төшмәгән - бәйләү бәйләп барган, ак йөзле, ут күзле Сәрбиназны җылы як җилләреннән яргаланган, үзе дә үзбәк бикәченә әйләнеп беткән Нурдидә апасы бик яратты булса кирәк, җитез кулларына сокланганы күзләреннән күренеп тора иде, алай да кызның тырышлыгын мактап бер генә сүз дә катмады. Инде сөйләр нәрсәләр дә калмаган кебек булгач, әллә кайдан гына бер мәзәкне хәтеренә китерде.
-Сәрбиназ, бәхетең эштә булыр төсле тоела, - диебрәк башлаган иде ул сүзен. - Киңәш бирер идем дә, син инде үзгәрмәссең. Тырышлык бит ул нәселдән килә.
-Нигә алай дисез? Эш эшләп яшәү шулай ук начармыни? Үзегез дә ял гына итеп яшәгән кешегә охшамаган.
-Эшли дә, ял итә дә белергә кирәк, сеңлем. Үлгәннән соң да өч көнлек эшең кала, дигән борынгылар. Хәзерге әйберле заманда ул эшләр бетмәслек кала торгандыр.
-Иркәләнеп өйдә яткан хатын-кыз тормышына үзем дә кызыкмыйм мин! Әти менә бик тә фельдшер итмәкче, әни укытучы ясамакчы иде, ә мин тегүче булуны хуп күрдем, чыннан да, эшне бик яратам шул, - диде аңа каршы инәләренә күз дә төшерми шәл бәйләп барган Сәрбиназ.
-Бер мәзәкне ишеткәнең бардыр. Урам буйлап Бәхет бара икән. Каршысына бик тә уңган бер кыз очраган моның, әмма тегенең сәлам дә бирми үтеп китеше, имеш. «Бәхет, кая барасың? - дип сораган кыз. - Әйдә, минем яныма кил, мине бәхетле ит, һич югы, утырып, янымда хәл ал!» «Юк инде, - дигән Бәхет, - туктап тормыйм. Тизрәк Ялкауны эзләп табарга кирәк. Син менә бәхетеңне эшләп тә табарсың. Ул миннән башка үзе генә нишләр?» Һәркемнең бәхете үзе белән, акыллым, кемгәдер ул болай да килә, кемдер аны тир агызып эзли.
Икесе дә көлешеп алдылар. Нурдидә мәзәкнең эчке мәгънәсеннән көлсә, сүзнең үзе хакында барганлыгын аңламаган кыз күккә төкереп ятып та бәхетле яшәгән Ялкауны уйлап көлде. Ярый әле үзе андый түгел дип куанды. Менә бит, яңа танышкан апасы да уңганлыгы өчен мактап утыра.
Икенче елны Сәрбиназ Нурдидә апасын тагын очратты. Ул бу юлы кунакка олы улы белән кайткан, һәм исәбе - бер уңган татар кызын үзләре белән алып китү икән. Каратут йөзле Әснафны Сәрбиназ тәүге күрүдә үк яратты. Елмаеп кына тора, тотышлары килешле, киеме чиста- пөхтә, кызга артык якынаюны да әдәпсезлек саный. Авыл егетләреннән мондый тыйнаклыкны күрмәгән Сәрбиназ, кияүгә чыгу турында үзенә сүз катылганчы ук, Нурдидә апасына теләге юк түгеллеген әйтте дә ташлады. Шулай итеп, алар өчәүләп Ташкент якларына китеп бардылар.
Еллар узды. Өскеюл авылы кешеләренең Сәрбиназ теккән киемнәре дә тузды, инде кибетләргә әзер киемнәр дә күбрәк кайта башлады. Әкренләп тегүче кыз үзе дә онытылган кебек булды. Сәрбиназдан ни көтеп хат ала алмаган әти-әни аннан хәбәрсезлекләре хакында кешегә тишәргә курыктылар. Елын елына авылга кайтып ял иткән Нурдидә дә башка кайтып күренмәде, Сәрбиназның үзен дә авылга җибәрмәде. Ата кеше әнкәне, бала авырлыкта хәбәр салмый калмый, тормышы җайдыр, дип тынычландырды.
Алай да сер бер ачылмаса бер ачыла икән. Инде биш ел узды дигәндә, Сәрбиназ үзбәкләргә мамык шәл сатып йөрүче күрше хатыны белән авылга кайтып төште. Кулында нибары - инде агач тартмасы искереп, кырылып беткән «Зингер». Йөзләре сулыккан, күзләре утырып кына калган. Бусагадан узып, машинасын идәнгә куйгач, ишек яңагыннан шуып кына төште дә идәнне кочаклап еларга ук кереште. Көтелмәгән хәбәрдән телсез калган ата белән ана ни кылырга да белми, чәйләргә утырган өстәл артларыннан да кузгала алмадылар. Кайсыныңдыр кулыннан чынаягының лыпылдап өстәлгә төшкәне генә ишетелде.
...Сәрбиназ турындагы хәбәр көне-сәгате белән бөтен авылга таралды. Ерак юлдан кайтуына карамастан, чәй дә эчеп тормыйча, урам буенча күрше арты күршегә кереп, әле бер нәрсәне тәфсилләп, әле икенчесен кызны җитәкләп туган йортына алып кайткан Миңзифа апасы үзе үк сөйләде аны.
Сәрбиназның үзбәк тормышы бик үк татлыдан булмаган икән. Кияүгә килүенә озак та үтми, каенанасы вафат булып куйган. Авыру хатыны өстенә хатынлыкка алган Әснафның берсеннән-берсе кечкенә, ачлы-туклы, каралмаган өч баласы алты күз белән көтеп торган аны.
Нурдидә әнкәсе булмагач, авылына да юлы ябылган. Күңеленә бер күрүдә якынайган каенанасының үзенә мондый язмыш әзерләвенә баштарак үзе дә ышанмаган ул, аннан аңлаган: бу авырлыкка хәзерге заманда аннан башка кем түзсен?! Бәхет шарты гына түгел, бәхетсезлек неке дә тырышлык икән шул. Ул әнә якты дөнья белән улының тормышын көйләп хушлашкан...
Кире юлга акчасыз Сәрбиназ, никахына, кара язмышына буйсынып, телсез-тешсез, хезмәтле көндәш, үги әнкә булып яшәп киткән. Кирәге бер чыкмаса бер чыгар дип, үзе белән алып киткән тегү машинасыннан да рәхәт күрмәгән: төн йокысын йокламый бөтен авылга кием теккән, гаилә ашаткан. Өскеюлда ягымлы, итагатьле күренгән Әснаф үз йортында бөтенләй үзгәргән, сүз әйттерми торган, каты куллы, усал телле бер иргә әверелгән. Үз канаты астынарак алган каенанасыз да калгач, Сәрбиназның яшәве бөтенләй авырлашкан, көндәшен җирләгәч тә, җиңеләймәгән.
Язмыш дигәнең, чыннан да, бардыр, ахры. Миңзифа апасын алып килгән машина Әснафлар турысына килеп туктамаса, юлчы хатын олы себерке белән капка төбендәге тирәк арасын себереп йөргән күрше кызын күреп алмаса, Сәрбиназ гомеренең алга таба ничек языласын кем фаразлый алыр иде икән?..
Хатыннар, карт агач төбендә генә кочышканнар-елашканнар, хәл-әхвәл белешкәннәр дә, әлеге дә баягы «Зингер»ны алып, кышлактан чыгып та качканнар. Тагы да шул бәхеткә дигәндәй, Миңзифаның сатарга алып килгән соңгы шәле генә калган булган, ул аны, ерак юлда туңар дип, Сәрбиназ иңнәренә салган.
Ата йортына кайтып егылуына ышана алмаган кыз, елавыннан туктап, инде тынычлангандай булгач, әкрен генә тупсага утырды да үзе белән ерак юл узган, аның күз яше аша сөйләнгән серләрен сеңдергән «Зингер»га карап тора башлады. Җан ачу түгел, капкачын гына да ачарга теләми икән инде ул аның! Хаман алга таба әй ләнгән ак сөяк сапларын күралмас хәлгә килгән ләбаса! Машина өстен ачса, куллары шуңа үрелер дә мәңге эштән туктамас кебек. «Зингер» кебек келтер-келтер типкән үз йөрәк тавышы да җанына тия түгелме?!
Күргән бөтен михнәтләренең сәбәпчесе ул гына төследер тоелды Сәрбиназга. Аннан, ата-ана белән исәнләшәсе, тагын бер кат елашасы урынга, хәлсез иреннәре белән ярым пышылдады:
- Әткәй, сат, ват машинаны, кешегә бир, гомеремдә башка тегү тегәсем юк...
«Зингер»ны чыгарып ук атмадылар атуын, әмма ләкин кызны тоткынлыктан коткарган Миңзифа апасына бүләк иттеләр. Аның да кул эшләренә маһирлыгы билгеле, йорты ишле, ирсез иде.
Шул елны, язда, Сәрбиназ яңа документлар ясатты да фельдшерлыкка имтихан тотарга китеп барды. Ул әле Әснафның, өч баласын ияртеп, үзен ризыклы яшәткән яшь хатыны артыннан Өскеюлга килергә чыгуын уена да китермәде. Хәер, китерде ни дә, китермәде ни: бәхетне ул башкача эзләп табарга уйлады. Электричка ваго нында барганда, гомерендә тәүге тапкыр кулына бәйләү алмады.