СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Фирдәвес Әһлия "Әнием ачкычы"
«Әнисе, улына алтын ачкыч биреп, болай дигән:
-Бу ачкычны, улым, күз карасыдай сакла, ул - халкыбыз хәзинәсе саклана торган сандык ачкычы».
-Данис комлыкта озак уйнады, - дөньясын онытып, комнан канатлы елан сыны ясады. Ахырда башыннан аягына кадәр пычранып бетте. Әтисе өйгә алып кергәч, «Нигә болай буялып беттең син, ә?» дип каршылады аны әнисе һәм шундук юыну бүлмәсенә алып кереп китте.
- Безнең Данис хәзер чип-чиста булыр, - дип сөйләнде ул, малайның башын юа-юа. Әмма шулчак Данисның күзенә күбек керде, һәм ул кычкырып елап җибәрде.
-Ник елыйсың әле син, бәләкәч? - диде шунда шампунь савытына төшерелгән Канатлы елан, телгә килеп.
Көтелмәгән бу хәлгә исе киткән Данис елаудан шып туктады. Үз күзләренә үзе ышанмады: алдында чып-чын, теп-тере Канатлы елан иде.
Данис күптән инде кечкенә генә бер динозавр турында хыяллана: имеш, ул зур, караңгы урманга барып чыга да шунда динозавр малаен очрата. Урманга барып торасы да булмады - динозавр аларга үзе килгән дә юыну бүлмәсендә яшәп ята икән.
Әнисе бушаган шампунь савытын - динозавр яшәгән өйне чыгарып ташламакчы булган иде, малай ике куллап савытка ябышты.
-Нигә кирәк ул сиңа? - диде әнисе, гаҗәпләнеп, аннары Данисны зур, йомшак сөлгегә урады да уенчыгы белән бергә балалар бүлмәсенә алып кереп китте.
Бүлмәдә икесе генә калгач, Канатлы елан шыпырт кына малайның колагына болай диде:
-Иртәгә бөтенебез бергәләшеп Казан Кремленә барабыз. Мин сине анда энем - кечкенә Зилант белән таныштырырмын. Ул метро янында гына яши. Ул бик әйбәт яхшы күңелле, һәм мин аны бик тә яратам.
Алар шулай бик озак сөйләшеп яттылар да соң гына, кочаклашып, йокыга киттеләр.
Данис, әти-әнисен гаҗәпкә калдырырып: иртәгесен дә буш савытны кулыннан ычкындырырга теләмәде. Алар Кремльгә экскурсиягә барырга җыена иде - бала урамда шампунь савыты тотып йөрмәс бит инде! Тик ахырда бу «сәер уенчыкны» үзләре белән алырга туры килде. Малай, барып җиткәнче, канатлы еланын күкрәгенә кысып, пышылдап кына аның белән сөйләшеп барды. Менә алар, автобустан төшеп, тауга күтәрелделәр һәм метро ишеге янында постаментта торган Зилант янында туктадылар. Әтисе Данисны: күтәреп алды да, фотога төшермәкче булып Зилант янына бастырды. Малай бер мизгелгә тынсыз калды.
- Курыкма, мин бит синең белән, -дип пышылдады аңа савыттагы Канатлы елан сурәте. - Минем энекәшкә тотын.
Данис бер кулы белән Канатлы еланын күкрәгенә кысты, икенче кулы белән Зилантка тотынды. Шулчак Зилант телгә килде:
- Сыртыма менеп атлан, мин сезне ерак илләргә алып китәм, бер урында торып арып беттем инде, - диде.
- Сәяхәткә китәбез! - дип батыраеп кычкырып җибәрде малай һәм, куркуын онытып, Зилант өстенә менеп атланды да аны муеныннан кочып алды.
...Елан җилпенеп алды да, канатларын сызгыртып, күккә күтәрелә башлады. Данисның әтисе белән әнисе инде әллә кайда түбәндә калды. Янәшәдән генә кайсы көн батышка, кайсы көнчыгышка самолётлар очып узды.
- Йә, кая юл тотабыз? - дип сорады малайдан Зилант.
- Бервакыт әбием миңа халкыбыз хәзинәсе тупланган тылсымлы тартма турында сөйләгән иде, - диде Данис, әбисенең сүзләрен исенә төшереп, - әнә шул тартманы табасым килә!
- Ай-Һай авыр бурыч йөклисең син миңа, Данис. Бик авыр, күтәрә алмастай дип әйтергә дә мөмкин, - диде Елан, ухылдап, һәм бер мәлгә тынып калды. - Ярый алайса, син теләгәнчә булсын, тик алдан ук килешеп куябыз: син бернидән дә курыкмаска тиеш.
-Килештек! - диде малай, һәм Елан үзенә генә мәгълүм булган төпсез тарлавыкка таба юл алды. Озакламый ул билгеләнгән урынга барып та җитте. Түбәндә Данис томан чорнап алган тирән упкынны, әледән- әле шул томан эченнән сикерешеп чыккан җен-пәриләрне күрде: хәзинәне әнә шулар саклый икән.
-Курыкмыйсыңмы? - дип сорады Елан, сынаулы карашын малайга ташлап. - Кире борылырга соң түгел әле.
-«Юк» дип әйт, - диде аңа савыттагы Канатлы елан сурәте. - Кире борылсаң, начаррак булыр.
-Юк, курыкмыйм! - диде Данис
Томан таралды, куркыныч җеннәр дә юкка чыкты. Куе кара болытлар арасыннан ялтырап килеп чыккан кояш упкын төбендәге кадерле тартмага нурларын сибүгә, асылташлар белән бизәлгән тартма төрле төсләргә кереп җемелди башлады.
Зилант упкын төбенә төште һәм Канатлы елан сурәте төшерелгән савытын кулыннан ычкындырмаган малайны, җайлап кына, таш өстенә бастырып куйды.
- Халкыбызның теле, гореф-гадәтләре турындагы борынгы язмалар сакланган кадерле сандык менә шушы инде, - диде Зилант. - Әмма... аның ачкычы күптән югалган.
- Бервакыт әни миңа бер ачкыч бүләк иткән иде, мин аны иренемә тидереп сызгырырга ярата идем, - дип исенә төшерде Данис.
- Бәлки, ул шушы хәзинәнең ачкычы булгандыр? - дип кызыксынды Зилант.
- Ул ачкыч кайда соң хәзер? - дип сорады савыттагы Канатлы елан сурәте.
- Югалттым мин аны, шундый кадерле әйбердер дип белмәдем.
-Алайса, ачкычны эзләргә кирәк.
-Ә сандык?
- Ачкычы булмагач, без аны күтәреп китә алмабыз, чөнки сандык кыяга кадаклап куелган. Безгә ачкыч кына ярдәм итә ала.
Шулай нишләргә дә белмичә аптырап торганда, Данис кесә телефонын кабызды. Карасалар, экранда бер Саескан очып йөри. Томшыгына ниндидер ялтыравыклы әйбер капкан. Койрыгы һич тик тормый, әле уңга, әле сулга боргалана. Саесканның, күрәсең, бу гаҗәеп табылдыкны оясына яшереп куясы килгәндер. Аның шатлыгы шундый зур булган, ахры, сөенеченнән бөтен урманны яңгыратып кычкырып җибәрүе булды - томшыгындагы ялтырап торган теге әйбер ычкынып төшеп тә китте.
Моның белән генә эш бетмәде әле, күлдән ямь-яшел, зур бер Бака килеп чыкты да ачулы тавыш белән:
-Кем әле минем күлемә теләсә нинди чүп-чар ыргыта? - дип кычкырды. - Башны тишәсең бит! Ә, синмени әле бу, Саескан?
-Мин бит ялгыш кына, - дип аклана башлады Саескан.
-Хе, ялгыш кына, имеш.
-Тукта әле син, кычкырмый тор. Бер эш чыгып тора әле.
-Нинди эш тагын? - диде Бака, сагаеп кына. - Карт инде мин ниндидер эшләр өчен.
-Кыен эш түгел ул, күлгә төшеп баткан әнә шул әйберне генә алып бирче миңа.
-Нәрсә соң ул? - дип кызыксынды Бака. - Әйтсәң алып бирәм.
-Әй, ниндидер юк-бар нәрсә инде.
-Юк, үзең чум, - диде дә Бака күздән юк булды.
Саескан, ни эшләргә дә белмичә, арлы- бирле күл тирәли сикергәләп йөри бирде. Нишләргә инде хәзер, ә? Шулчак куаклар артыннан Куян килеп чыкты.
-Куянкай, әйдә, бергәләп балык тотабыз, - дип хәйлә кормакчы булды Саескан.
-Нигә дип балык тотыйм әле, мин бит аны ашамыйм, - диде сорыкай тыныч кына. - Кишер белән кәбестә булса иде менә... Аннары мин балык тота белмим бит...
-Мин сине өйрәтермен, бик җиңел ул. Менә шушындыйрак озын бер чыбык аласың да шуңа җеп бәйлисең. Ярар, үзем ясап бирәм сиңа, мә, тот. Таш кына бәйлисе калды, һәм кармак әзер. Әйдә, ераккарак ташла әле кармакны, бер, ике! Менә булдырдың!
Куян янәшәсендә яр буенда утырган Саескан калкавычтан күзен алмады. Куян нәрсә дә булса аңларга өлгергәнче, Саескан чәр- чәр итеп кычкырырга тотынды:
-Эләкте! Эләкте! Тарт тизрәк, тарт!
Куянның кармак сабын тартып җибәрүе булды - Саесканның кадерле табылдыгы инде ком өстендә ялтырап ята иде. Саесканга шул гына кирәк тә - «уенчыгын» томшыгына эләктереп алды, ләкин, очып китәм дигәндә генә, куаклар арасыннан галәмәт зур, йонлач Аю килеп чыкты һәм:
-Нинди тәртипсезлек бу? Минем җирләремдә кем хуҗа булып йөри? - дип үкереп җибәрде. Куркудан Саескан табылдыгын тагын төшереп җибәрде. Ул арада Аю, якынрак килде дә: «Минеке!» дип, табылдык өстенә авыр тәпиен салды.
-Нәрсә соң бу? - дип сорады ул Саесканнан. - Нинди эшкә ярый?
-Үзем дә белмим әле, - дип чәрелдәде Саескан, - кемдер югалткан әнә, ә мин таптым.
-Алайса, аны хуҗасына кайтарып бирергә кирәк, - дип, Аю, иелеп, табылдыкны алды да, тәпиендә әйләндереп караганнан соң, - ачкычка охшаган, - диде. Аю - бу урманда барча җәнлекләрнең, кош-кортларның патшасы, шуңа күрә һәммә нәрсәне белә иде. - Ә-ә, Буратиноныкы сыман алтын ачкыч бит бу!
-Минем ачкыч ул! - дип кычкырып җибәрде шунда Данис. - Аны миңа әнием бүләк иткән иде, ә аңа әбием биргән булган.
-Менә сиңа кирәк булса! - диде Аю, гаҗәпләнеп. - Ничек итеп югалттың соң син аны? Шундый кадерле бүләкне саклабрак тотарга иде.
- Хәзинә сандыгының ачкычы ул, - дип аңлатма кертте шунда Зилант, - халкыбызның теле, гореф-гадәтләре турындагы борынгы язмалар сакланган бәһасез сандыкның ачкычы.
- Әнә ничек икән, - диде Аю, уйга калып.
- Ул сандыкны безгә Казанга алып кайтырга кирәк, - дип сүзгә кушылды Канатлы елан. - Ә ачкычсыз бу эш мөмкин түгел.
- Зинһар, ачкычны безгә бирегез! - дип үтенде Данис Аюдан. - Бүтән аны югалтмам, күз карасыдай саклармын.
Аю арт аякларына тураеп басты да, нык итеп селтәнеп, ачкычны аларга таба ыргытты. Ачкыч, әллә күпме араны очып узып, Данисның аяк очына килеп төште. Малай ачкычны иелеп алды да күкрәк кесәсенә яшереп куйды.
Бераздан Данис, Зилант һәм Канатлы елан, сандыкны алып, һавага күтәрелделәр, чөнки аларны түземсезлек белән Казан каласында көтә иделәр.
2025-04-15 17:00