СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зимфира Гыйльметдинова "КЕЧКЕНӘ ТУРГАЙНЫҢ СӘЯХӘТЕ"

Бер бик матур авылның бик күп чәчәкле тугаенда яшәгән, ди, булган, ди, тургайлар гаиләсе.
Бу гаиләдә әти тургай, әни тургай, абый тургай, сеңел тургай бик тату яшиләр икән. Әти тургай белән малай тургай язын — сабанда кешеләрнең күңелен хушлап, бик матур итеп сайрыйлар, ди. Сайрауларына чәчәкләр дә, агач яфраклары да кушылмакчы булалар да, ләкин аларның җыры бөтенләй икенче төрле килеп чыга икән шул.
Көннәрдән бер көнне малай тургай: «Минем шәһәргә дә барып сайрап карыйсым килә», — дигән. Бик аптыраганнар инде туганнары. «Без иркен тугайларда гына сайрый алабыз бит, улым», — дигән әти тургай. «Шәһәр зурдыр ул, анда сине сайрасаң да ишетмәсләр», — дигән әни тургай. Сеңел тургай гына: «Их, сайрый белсәм, мин дә абый белән барыр идем», — дип әйткән.
Малай тургай шәһәргә таң белән килеп төшеп, шундук сайрый башлаган. Тик аны беркем ишетмәгән. Шәһәр кешеләре әле йоклыйлар икән. Кояш күкнең яртысына менеп җиткәч, кешеләр уянып чыкканнар. «Күрегез, нинди матур, нинди тылсымлы минем тавышым», — дип, и сайрый икән малай тургай. Ләкин аның җырын машиналар, троллейбуслар, трамвайлар тавышы басып китә ди.
Икенче таңда ук үз тугаена кире кайткан кечкенә тургай. Әтисе инде күптәннән тугай өстендә җыр суза, әнисе белән сеңлесе тугай читендә малай тургайны сагынып, моңсуланып утыралар икән.
Малай тургай күккә атылган. Югарырак менгән саен җыры да көчлерәк яңгыраган аның. Туган тугайда сайрауга ни җитә соң...
2023-10-09 07:58