СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Марат Кәримов “Васыять”

Саттар Садыйкович кинәт сырхаулап китте. Йөрмәгән больницасы, йотмаган даруы, алмаган уколы калмады. Юк, берсенең дә ярдәме тимәде.
—Китүем шул, ахры, — диде ул баш очында аның һәр сүзен аулап утырган Насретдингә.
Тегесе әдәп өчен:
—Юкны сөйлисез, юкны, — дип караган иде, Саттар Садыйкович кырт кисте:
—Куй, Насретдин туган, үлем алдында да алдашмыйк инде, эштәгесе дә җиткән.
Саттар Садыйковичның кул астында яңарак эшли башлаган егет бәхәсләшеп тормады, сырхауның ары ни әйтерен көтә башлады.
-Васыятем бар, язып ал, — диде Саттар Садыйкович, еш-еш тын алып. — Әзерме? Минем бөтен эш дәверем үзең белгән шул проект мәшәкате белән үтте. Миңа ул мәрхүм Сабир Сабировичтан калган иде. Менә хәзер сиңа кала... Минем урынга куярлар үзеңне. Югарыда сөйләшенгән. — Ул Насретдиннең яктырып киткән йөзен күрмәде, һаман шул васыятен әйтү белән мәшгуль иде. — Шулай. Башта Шәвәли Ивановичка бар... Ни дип яздың?
— Башта Шәвәли Ивановичка барырга дип яздым.
— Дөрес. Аннан кыйммәтле күрсәтмәләр алырсың... Аннан соң Серафим Сәрвәрович кабул итәр. Шәвәли Ивановичны да, Серафим Сәрвәровичны да тыңларсың да үзең уйлаганча эшләрсең. Моннан барыбер бер ни дә үзгәрми. Булдымы? Нәрсә?
— Үзем уйлаганча эшләргә кирәк булгач, нигә әле аларга барып торырга? — Булачак начальникның аптыраулы карашы сырхауга төбәлде.
— Әй энем, шулай кирәк... Амбиция... Барысы да шулай эшли. Ары киттек. Хәзер инде проект белән Мөрсәлим Миһрановичны таныштырырга кирәк. Мөрсәлим Миһранович инженер-техник мәсьәләләрдә бум-бум... Шулай да бер-ике замечание әйтер. Язып алырсың да чыккач ертып ташларсың... Бөтенләй истән чыккан. Секретарь кызына чәчкә-мазар, кәнфит-мәнфит алып барырга оныта күрмә. Аннан гына кесәң юкармас... Аның каравы...
— Анысы нигә тагы?
— Әй энем, башың яшь... Мөрсәлим Миһрановичның приёмныен ике-өч көн тапый башласаң белерсең. Өченче ай дигәндә, миңа да белгән кешеләр әйттеләр. Агайларыңның хатасын кабатлама...
Сырхауга авыр булып китте бугай, бераз тын ятты. Насретдин, бу онытылды, ахры, дип, блокнотын кесәсенә тыга башлаган иде, Саттар Садыйкович хәлсез кулын өскә күтәрде:
— Ашыкма, сүз бетмәде әле. Проектны ары согласовать итәргә кирәк. Анысы бик мөһим... — Ул тагы да тынып калды. Берникадәр шулай өнсез ятканнан соң, янә телгә килде: — Сүз җебенең очы кайда иде әле?
— Согласовать итүдә иде.
— Әһә... Мазһар Маһирович белән проектны согласовать итү өчен, башта Рамзес Каһармановичның фикерен белергә кирәк. Ул фикерен әйтердән алда Степан Варфоломеевичның мөнәсәбәтен белергә теләр. Степан Варфоломеевич та үзалдына кинәт кенә сүз әйтеп бара торган кеше түгел. Аңа Үзәнбай Ташбаевичның ни уйлаганын белергә кирәк. Ә инде Үзәнбай Ташбаевич тулысынча хатыны Мэри Абрамовна кулында. Менә шуларны ерып чыккач, Мазһар Маһировичка яңадан барырсың. Уф-ф!.. Тын бетә... Кая валидол бир әле...
Валидол бераз хәл кертте, ахры, Саттар Садыйкович яңадан сүзен туктаган урыныннан ялгап алып китте:
— Мазһар Маһирович — бик авыр холыклы кеше. Белеп куй. Проектны яратмаса, яңадан Шәвәли Ивановичка барырсың.
— Нинди Шәвәли Иванович?
— Атаң башы, башта ук язган идең түгелме соң?
— Ә-ә, төшендем. Ары китик.
Насретдин исемнәр күплегеннән исәңгерәгән башын блокнотына ия төште.
- Вәт шул. Бер-ике тапкыр шушы боҗрада йөргәннән соң, проектны увязать итәсе кала. Аның өчен Кылычбай Итбаевның тупсасын шомартырга кирәк. Ул исә ярты ел командировкада, ярты ел Кырымда була. Башта аның эштә чагын тотып алырга тырыш. Аның туган-тумачалары бихисап. Ул шуларның берәр йомышын йомышлауны үтенер. Отказ кылма. Башыңа төшкәч, ни эшлисең бит. Эш бит... Аннан... Әй, хәтер... Кайда туктадым әле?
— Эш бит, — дидегез Саттар Садыйкович.
— Әйе, әйе, шул эш. Менә шул эш дип йөреп, шушы постельгә килеп егылдым инде. Үлгәч тә, кырык көнлек эш кала, диләр. Сиңа калган эш кырык көнлек кенә түгел, шуңа күрә әйткәнне түкми-чәчми язып бар. Яздыңмы? Ни дидең?
— Увязать итәргә, дип яздым.
— Хуш. Хәзер аны Карабай Култаевичтан раслатырга кирәк. Әмма ашыкма... Карабай Култаевич андагы култамгаларга карый. Әгәр дә Вәзих Вәлиевичнең «риза» дигән култамгасы, Бирдегол Ходайназаровичның проект астына койрыклы фамилиясе төтмәсә, аңа барып та йөрмә. Ә Вәзих Вәлиевичның башы бюллетеньнән чыкмый. һич югында больницага барып, ризалыгын бирүе турында кәгазь алып кайтырсың. Баш врачның печатен суктырырга онытма. Югыйсә кире йөгерерсең. Баш врач өч урында эшли. Шуңа күрә аның Вәзих Вәлиевич яткан больницага килгән чагын чамалап тор...
— Уф-ф, арытты! — диде Насретдин, блокнот буйлап җитез йөргән бармакларын яза-яза. — Очына чыгып буламы моның, юкмы?
— Ашыкма, — диде сырхау. — Сиңа арырга иртә әле. Бирдегол Ходайназаровичка барасың бар. Ул ел да квалификация күтәрү курсларына китә. Аның шул укуын бетереп кайтканын көтәрсең. Шуннан соң...
Шуннан соң көтелмәгән хәл булды. Насретдин кинәт кенә торды да язган блокнотын вак-вак кисәкләргә ертып ташлады.
— Нишләвең бу, Насретдин? Акылыңа кил!
— Төкерәм мин барсына да, Саттар Садыйкович! Сезнең урынга трактор белән тарттырсалар да барасым юк. Әйттем — бетте!
— Их, яшьләр, яшьләр, бигрәк кызусыз шул... — дип ыңгырашты Саттар Садыйкович. — Алай тоткан урыннан сындырмый тор әле. Дөнья сабырлыкка өйрәтә икән ул... Мин дә эшкә килгән чакта синең кебек идем...
Насретдин киткәч тә, сырхау йоклый алмый озак ятты. Уйлана иде ул. Менә бит хәзерге яшьләргә ышанып эш калдырып кит син. Якын да килмиләр. Ә ул Насретдинны кул астында эшләүчеләрдән иң акыллысы дип йөргән булды. Ә хәзер башлаган эш тәки тәмамланмый кала. Эх, бетерәсе иде шуны, соңгы ноктаны куясы иде!..
Әллә тәмамланмый калган эш өчен өзгәләнү шулай итте, әллә организмның моңа кадәр файдаланылмый яткан яшерен резервлары булган, икенче көнне Саттар Садыйкович аягына басты. Өметсез диагнозлар куеп беткән врачларның исләре китү сынлы гына китмәде моңа. Аны өенә озатканда барысы да шат иде — шәфкать туташлары да, врачлар да. Хәер, алай дип әйтеп булмый. Шатланмаган бер кеше бар иде. Ул кеше, аңлагансыздыр, Саттар Садыйкович үзе иде.
— Их, үземә калды инде шул проект артыннан йөрергә, — дип сукрана иде ул, больница капкасы аша чыгып барганда. — Хәзер кайсысына барасы калды әле?..