СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәҗибә Сафина “Егылган елан”

Мин әткәй белән урманга утын әзерләргә өченчене тәмамлаган җәйдә йөри башладым. Гел шулай булды, без гаилә эшенә бервакытта да читтән кеше чакырмадык. Башта әткәй әнкәй белән утын әзерләгәннәр, аннан апа белән, аннан абый белән, менә инде мин дә үсеп җиткәнмен, димәк. Быел без - әткәй белән икәү урманчы! Дөресен әйткәндә, мин бу көнне ничекләр көткәнемне үзем генә беләм, чөнки апа белән абый урман кисеп кайтканнан соң, бөтенләй үзгәрделәр. Әнкәй аларны мактый: «Аларга акыл керде, алар инде зурлар, урман кисү ул балалык исәрлеген дә кисеп ташлый», - ди. Ә миңа һаман бала итеп карый.
Үсәсем, акыл кертәсем, апа белән абый шикелле серле буласым килә минем дә.
Урман кисәргә Чаңгакүл урманына барабыз. Чаңгакүл урманы, чөнки бу урман эчеңдә Чаңгакүл исемле авыл бар. Никтер Чаңгакүлнең икенче исеме дә бар - Биегарка авылы да диләр аны. Буй елгасы арьягында урнашкан ул. Буй елгасын да авыл халкы Бүә елгасы дип кенә сөйләшә.
Кышлык утын әзерләү, ким дигәндә, өч-дүрт көнгә сузыла иде. Димәк, шул вакытка җитәрлек азык-төлек тә алып барырга кирәк. Урманда ипи пешереп булмый бит инде. Бер капчыкка әллә ничә түгәрәк ипи салына. Мин азык-төлек тутырылган капчыкларның авырын да, җиңелен дә җип-җиңел генә итеп күтәреп, арбага йөгертәм. Тизрәк, тизрәк шул үстерә торган урманга барып җитәсе иде.
Кузгалып китүгә, әткәй әйтеп куйды: «Шайтанка»га барабыз, тиреңне тунаячаклар анда... Шулай диде дә бертын сүзсез генә барды. Күреп торам, сиздермәскә тырышып кына, әткәй минем якка карап-карап ала, янәсе ни әйтермен. Ничек инде, тирене тунаячаклар? Гаҗәпләнү тулы күзләремә карап, әткәй әйтеп куя: әгәр урман телен төшенмәсәң...
Тире тунау. Урман теле... Уйлар урманның үзе шикелле, эчкәре кергән саен куера бара икән. Арба урман юлыннан келтер-келтер, юл буендагы агач башыннан саескан четер-четер килә. Әткәй минем ни тыңлаганыма кадәр сизгәндәй:
- Безнең килгәнне алдагыларына хәбәр итә, урманда куркыныч булса, шулай четерди ул, - ди. Бу саескан турында инде. Ат кинәт туктап та кала һәм әткәй арбадан сикереп тә төшә. Мин әле берни аңламыйм. Берни күрмим. Әткәй үлән арасыннан нидер эзләгәндәй итә һәм миңа кул изи: кызым, кил монда! Нәни куян балаларын кара!
Йөгереп киләм. Минем мондый хикмәтне - чын әкиятне гомеремдә беренче күрүем: мамык эчендә - шәп-шәрә куян балалары! Алар бер-берсенә сыенышканнар да рәхәтләнеп йоклап яталар...
- Әткәй, син аларның монда икәнен каян белдең? - дим мин исем китеп.
- Урман теле әйтте, - ди әткәй, тыныч кына, - игьтибарлы булсаң, сиңа да әйтә ул.
Арбага утыруга, бар игътибарымны юл читенә юнәлтәм һәм тагы үлән арасыннан куян атылып чыга да урманга кереп чума. Әткәй атны туктата да:
- Каян чыкканын күрдеңме? - дип сорый миннән.
- Күрдем! Күрдем! - дип кычкырам мин, шатлыгымны тыя алмый.
Ат туктап беткәнне дә көтеп тормый, арбадан сикереп төшәм дә калкурак күренгән үлән ешлыгына йөгерәм. Анда да, ояга охшаган печәнлектә кочаклашып әллә ничә куян баласы йоклап ята иде.
Әткәй миңа куяннар турында бик тә сәер, бик тә хикмәтле нәрсәләр сөйләде.
Куяннарның үги әниләре дә, үги балалары да булмый икән. Куяннар кайсы куян баласын кайда туры китерсәләр дә, имезеп китәләр икән. Куян балалары... нинди нәни, шәп-шәрә куян балалары туган оялары яныннан берәр ана куян узып киткәнне көтеп яталар күрәсең.
- Әгәр дә имезүче куян туры килмәсә? - дип әткәйгә инәләм.
- Ә... туры килмәсә... туры килә күпчелек, ана кеше сизгер була бит ул. Куян кылый булса да, бик үткен күзле җан иясе. Туры килмәскә дә мөмкин. Ул чакта инде... (Әткәй тагы минем якка карап ала) ачтан үләргә бик мөмкиннәр.
Мин чак елап җибәрми калам. Нәни куян балаларын үзебез белән аласы калган дигән уй килә миңа һәм мин әткәйнең күзләренә карап:
- Ә сөт эчә беләләр микән соң алар? - дип сораганымны сизми дә калам.
Әткәй тагы да серлерәк итеп елмая да:
- Анда, урманда сөт эчәргә теләүчеләр күп булыр әле, - дип куя.
Бераздан атыбыз кызулый төште, кумасак та никтер чаба ук башлады.
Әткәй тыныч кына дилбегәне тарта төшүгә ат туктап та калды.
- Килеп җиттек, - диде әткәй. Ә мин кая килеп җиткәнне дә аңларлык хәлдә түгел, чөнки туктау белән черкиләр гаскәре уратып алган иде инде. Тын да алып булмый, авыз-борынга тулалар. Корт чаккандай селтәнергә керешәм. Әткәй әллә каян гына бөркәнчек тартып чыгарды да, башына киеп куйды.
Ә миңа бер дә исе китмәгән кыяфәт белән:
- Ботак алып селтәнә тор, хәзер атны тугарып җибәрәм, - диде.
Миндә ат кайгысымыни... Ник миңа булышмый икән ул? Үзе бөркәнчек киеп куйды да... !
«Кызым!» дигән тавышка борылып караганда, әткәй атны тугарып бетергән иде инде.
- Кызым, ат артыннан бар, ат кайда туктаса, шунда туктарсың, - диде.
Әткәй кушкач, шулай кирәк инде. Ул бервакытта да болай гына буш сүз әйтми. Аннан соң, мин бу тамугтан котылыр өчен, хет кайсы якка да чабарга, җир тишегенә керергә дә риза идем инде.
Ат ешлыкка таба юнәлде. Монда юл да, сукмак та салып куймаганнар сиңа. Ат куакларны бар дип тә белми, барыпмы-бара алга. Адым да калмый ат артыннан чабам. Бу черкиләр черки генә түгел, ерткычлар болар... Кая бара икән соң бу ат? Әткәй ник атны болай җибәрде икән? Йөгәне... бар икән барлыгын...
Күпме барганбыздыр, минуты сәгатькә тора мондый тамугның, билләһи... Ат туктап калды. Мин дә туктадым һәм урманга кергәннән бирле беренче тапкыр тирә-юньгә кызыксынып күз салдым. Ат әллә монда су эзләп килдеме икән? Борынын үлән арасына тыккан, су эчәме ул? Юк. Су юк монда. Әле генә каударланып, куакларны изә-сыта чапкан малкай башын ниндидер үлән арасына тыккан да, тып-тын тора. Ә мин? Мин дә селтәнүдән туктаганмын икән бит! Ә черкиләр? Монда черкиләр юк лабаса! Мин үзем дә сизмәстән, үзем белән үзем кычкырып сөйләшә идем: черкиләр юк. Ә ник юк? Нидән курка икән соң алар?
Мин күтәрелеп агачларга карадым. Каен, нарат, имән, карама, усак - шул ук катнаш урман. Үләннәр? Алары да шул ук, тик менә бу ат борынын төрткәне, үрмә гөлсыманы? Мин атның йөгәненә тотындым. Тиз генә әткәй янына барып, бу табыш турында әйтергә кирәк бит инде. Әмма... әмма... йөгәнне күпме тарткаласам да, атны урыныннан да кузгатып булмады. Мин йөгәнне агач кәүсәсенә эләктердем дә, әткәй янына үзем генә йөгереп барырга булдым, тик ун метр да китә алмдым, мине кабат теге «тәмуг кошлары» сырып алды. Ат янына нинди тизлек белән чабып килүемне сизми дә калдым. Ара ераклыгын чамалый алмасам да, әткәйгә кычкырып карарга булдым:
- Әткәй-әй-әй! Әткәй-әй-әй! Монда кил!] Монда-а-а ки-и-и-ил!
Күпме генә тамагымны ертсам да, әткәйдән җавап килмәде. Нишләргә соң? Анда әткәй дә черкиләрдән интегә бит. Мин аңа булышырга тиеш. Гомеремдә беренче тапкыр мин үз-үземә шундый зур дөнья соравы биргәнемне аңлап алдым: бу мәсьәләне ничек хәл итәргә тиеш мин? Әткәй атны монда ник җибәргән? Бәй, ул бит беренче тапкыр гына түгел урманда. Димәк, белгән ул монда черки югын. Ә черки ник юк? Чөнки монда үрмәле үлән бар. Мин кабат атка күз салам. Ат шул үләнгә башын бөтенләй тыгып ук бетергән. Бөтен сер шул үләндә булып чыга! Бу үләннне әткәйгә дә алып барырга кирәген аңлап алдым. Озын-озын сабакларны сак кына өзеп ат өстенә өйдем, төшеп калмасыннар дип, ат астына кереп үк, үләннәрне бер-берсенә бәйләштердем дә шул эт эчәгесе сыман үләнне үземнең башыма такыя итеп кидем, кулларыма, билгә дә бәйләдем һәм атка әткәй тавышы беләнрәк йомшак кына итеп дәштем:
- Әйдә инде, малкай! Анда безне әткәй көтә бит...
Бая урыныннан да селкенмәгән ат, җай гына кузгалып, минем арттан иярде. Бу үләннән «тәмуг кошлары» читкә тайпылып, безгә юл бирәләр иде шикелле. Безелдәүләре ишетелә, ә тешли алмыйлар. Бераздан мин агач арасыннан куе булып күтәрелгән зәңгәр төтенне күреп алдым. Төтен эчендә, битлеген кигән килеш, әткәй басып тора. Безне күрүгә, ул елмаеп җибәрде дә:
- Менә шулай, кызым, урманның телен аңлагансың бит, - диде.
Шулчак мин урман теле буенча беренче сынауны уңышлы үткәнемне төшендем.
Әткәй бөркәнчеген салып, ат өстеннән үлән алып башына каплады да, тагы да серлерәк елмаеп, якындагы агач башына ымлады.
Йә Хода! Агач ботагында кап-кара елан... эленеп тора!? Еланнан нәни еланнар коела... Алар нәп-нәниләр. Төшәләр дә йөгереп тә китәләр, төшәләр дә йөгереп китәләр... Минем алдымда табигатьнең тагы бер сере - үзем генә аңлый да, аңлата да торган түгел. Шулчак мин сорау бирәсе урынга әткәй миңа үзе сорау бирде:
- Ник агачка асылынып тудыра ул балаларын?
Әлбәттә, миннән җавап алырга теләп бирмәде ул бу сорауны.
Әллә җавапка якынрак китерергә теләп, үзе тагы сөйләп китте: аквариум балыклары үзләре тудырган балаларын үзләре ашап бетерә, моны синең күргәнең бар. Ә монда ничек икән? Елан баласынмы, әллә баласы анасын ашыймы?
Әткәй сорауга җавапларны үзвакыты белән генә бирә. Аннан шушы минутта ук җавап алырмын димә син. Икебез дә сүзсез генә эшкә алындык. Урман - уй урманы да икән ул...
Урман дигән серле китап... Беренче көн өчен миңа бу кадәр могҗизалар артык күп тә булып тоелды. Шул ук көнне мин аш пешерүче, әткәй чишмә тазартучы, су китерүче, киселәсе агачларны тамгалаучы да булды. Аннары күз бәйләнгәнче дип, йоклар урын - урман сәндерәсе хәстәрләргә тотындык. Дүрт почмак сыман урнашкан дүрт биек агачка берәр метр саен (кәүсәләрнә балта белән ялгыш кына да кагылмыйча) тигез киртәләр бәйләдек. Тигезләп киртәләр тездек тә, өченче катына яшел үләннән түшәк түшәдек. Әткәй юкә кайрысыннан баскыч үрде. Мин юкә кайрыларын тигез итеп телеп, әткәйгә биреп тордым. Сәндрә астындагы җиргә күп итеп черек (череп вакланган агач) ташыдык. Черекнең астына-өстенә чи үлән түшәп ут салдык та урмам тәхетенә күтәрелдек. Зәңгәрсу төтен, үрмәкүч авын хәтерләткән үтә күренмәле челтәр сыман гына сәндрә әйләнәсеннән күккә үрмәли. Яныбызда - серле үлән дә, төтен дә. Черкиләр якын да килмиләр. Әткәй тәхет баскычын өскә күтәреп куйды һәм... балтаны да яшел түшәк астына шудырганын күреп калдым.
- Шайтан урманы, кызым, Аллаһ сакланганны саклармын дигән, - дип сөйләнә-сөйләнә сузылып ятты һәм нәкъ өйдәгечә: ятсам йә Аллаһ, торсам иншаллаһ, ошбу ятудан тора алмасам, иман белән үткәр, Аллаһымны да укып куйды.
Әткәй йоклап китте... Урман әткәйне уята күрмә дигәндәй, «ш-ш-ш» дип кенә шаулап тора иде. Ә мине уйлар өермәсе бөтереп алды һәм...тагы бер ачыш ясыйм: уйның тавышы юк икән бит!
Әзрәктән урман: «Шом-шом, күзләреңне йом, йом!» - дип шаулый башлаган сыман тоелды. Мин урманны тыңлап, күзләремне йомам һәм йокыга талам, әмма уй йомгагы сүтелүен дәвам итә. Тагы, тагы ачыш: уйны күрергә маңгай күзләре кирәкми икән, йомык булсалар да күрәсең. Уйны күңел күзе укый!
Шулчак күңел күзләрем бая теге агачка асылынып, бала тудыручы еланны күреп алалар. Колак төбемдә әткәйнең серле соравы яңгырый: аквариум балыгы үзе тудырган баласын үзе ашый, ә монда ничек икән? Әткәйнең тавышы агачтан агачка бәрелеп кабатланып-кабатланып тора: ничек икән? Ничек икән? Ничек икән?
Чү! Теге елан күз алдымда агач ботагыннан сүтелеп, җиргә егылып төште түгелме! Аһ! Бу чынмы? Дистәләгән елан балалары хәлсез ана еланны уратып алдылар да... имә башладылармы? Юк шул... юк! Алар аналарын ашарга тотындылар... Әнә бит - кан... Күз күрә, баш уйлый, җан елый... Бер минут дигәндә еланның елтырап торган күзләре тонык төймәне хәтерләтеп катып калган иделәр. Тагы берничә минуттан бала еланнар кайсы кая таралдылар да беттеләр, ә еланның буш кабыгын таң җиле үләннәр өстеннән очыртып билгесез тарафка алып китте.
Мин уянганда әткәй инде сәндрәдән төшкән һәм кулына елан кабыгын тоткан килеш: «Шушы гына калган... менә» - дип, миңа күрсәтеп тора иде.
Балачак хәтирәләремнең бу өлеше, әлбәттә, төш кенә булгандыр. Әмма колак төбемдә әткәемнең серле соравы гомерем буена озатып йөрде мине: аквариум балыгы үзе тудырган баласын үзе ашый, ә монда ничек икән? Ничек икән? Ничек икән?