1
Мин аны күргәч үк яраттым.
Ул бик чибәр егет.
Матур сөйли, сөйкемле кылана, ямь, яшьлек чәчеп яшьнәп тора. Зәңгәр күзләрен тирәләгән сөрмәле озын керфекләреннән гөлләр чәчрәп тора.
Аның чигүле кызыл кәләпүше, якаларын чиккән күк күлмәге, каюлы ак алъяпкычы, җиңел генә күн итеге үзенә шулкадәр килешеп, күркен арттырып тора ки, аны, тик аны гына сөймәгән, күкрәкләрендә тирбәтеп иркәләргә кызыга белмәгән кызларның йөрәген таракан ашасын!
2
Авылның үрге башында бер тегермән бар. Авылга килүем белән бу тегермәннең ямьле тирәсе күңелемә кәгъбә булып әверелде. Төрле авыл эшләренә җигелгән крестьяннар арасында танышып, сөйләшеп, булышып йөреп арыгач, шунда барып ял итәм, күңелемә табигать ямьнәрен сөзәм:
Эш бетәрме, эш тетәрме
Яшьнәп торган балага;
Уйнарбыз да, җырларбыз да
Эшләп арган арада,—
дип җырлый-җырлый, күлләр буендагы гөлләр арасында ауныйм, былбыл тавышларын тыңлыйм.
Аның белән шунда очраштым.
Гөлләр арасында, йөрәгемдә табигатьнең сөеп үстергән баласы, гөл сабагын ярып чыккан кебек, алдыма басты.
Ул тегермәндә эшләүче батрак икән. Башка хасиятләре өстенә таза беләкле, тимер йөрәкле бер егет.
Тиз дусландык. Су өстенә таба кәкрәеп үскән тал тирәккә утырып тирбәнә-тирбәнә, тәмәке тарттык. Сөйләштек, аңлаштык. Ул, бик зур һәвәс белән, комсомолга керү, ячейка төзүнең юлларын сорашты. Миндә үзенең авырткан җирләренә дәва табып куанды; мин анда — эш, көч, ямьнең гәүдәләнгән үрнәген таптым. Шулай итеп, без дусландык та киттек.
3
Беркөн кич аның белән көймәдә йөрдек. Ай яктысы яп-якты. Су өсте ялтырап ята. Бөтен тирә тып-тын. Җилләр дә исми, кошлар да сайрамый. Ерактан тегермән тавышы гына азрак гөрелдәп ишетелә. Ике чите вак таллар белән тулган, бормаланган-сыргаланган елгада акрын гына көймә белән йөзәбез. Ул скрипка уйный, мин ишәм дә, җырлап та җибәрәм:
Ал буласың киләме,
Гөл буласың киләме?
Ал булырсың, гөл булырсың —
Яр буласың киләме?
Табигатьнең төзелешен төгәл итеп җитештергән малае белән телне, йөрәкне, теләкне берләштереп, яңа тормыш җырларын җырлап, бөтенләй бәхетле булып барганда гына, арага килеп кысылган бу җыр күңелне кинәт кытыклап җибәрде. Тирәмә карадым, ямьнең төгәл түгеллеген сиздем.
— Ямь төгәл түгел,— дип кычкырып әйтеп куйдым.
Ул егетлек табигате белән тиз аңлады. Җиңел генә сулап, йөрәк ялкынын һава белән сугарды да, елмаеп:
— Безгә яр булса ал да булыр иде, гөл дә булыр иде шул, ә? — диде. Мин:
— Ямь дә төгәлләнер иде,— дип ялгадым.
Тыныч кына барган чакта, юк уйларга бирелүем аркасында, көймәм юлдан язган. Аның яфраклар, төнбоеклар арасына килеп кергәнен сизмәгәнмен. Шуннан файдаланып ишкәгемне куйдым да аның янына күчеп утырдым. Кулымны җилкәсенә салып, йөзенә карадым. Ул елмаеп йөзеннән нурлар чәчте.
— Син матур егет, ләкин синең матурлыгың белән генә дөнья төгәлләнми,— дидем.
Ул башкача мәгънә биреп маташты. Ләкин минем бу чибәр дустымны икедән кушылган бер матур итеп күрәсем килә иде.
— Сезнең авылда сиңа тиңләшерлек чибәр кызлар бармы? Мин өй саен йөреп иң матур кызны сайлап алыр идем дә синең яныңа китереп утыртыр идем. Менә шунда гына ямь төгәлләнер иде,— дидем.
Ул үзенең иң соңгы серен ачып бирде. Сөйгән кызын сыйфатлаганда:
— Синең сайлап китергән кызың аны күңелемнән һич чыгарып ташлый алмас иде,— диде.
Батыр, нык ышанулы җавабы өчен куанып, матур сүзләр әйттем. Ул җанкае биргән яулыкны күрсәте. Тартынмады, үбеп тә алды. Җыен көннәрендә тугайга уенга чыккач, минем белән күрештерергә булды.
Дуслык тагы да ныгыды. Көймәбез белән төнбоек чәчәкләре арасында утырып серләшә-серләшә, таң аттырдык. Кояш чыгып сыек сары нурларын безнең өскә сибә башлаганда, ул шатлык көйләре уйный, мин аңа төбәп бәхет җырлары җырлыйдыр идем:
Ефәк белән урап үрсен
Коңгырт бөдрә чәчеңне;
Бөдрә чәчләреңнән сөеп
Иркәләсен ул сине!..
4
Өченче көн бик шәп яңгыр яуган иде. Яз көнге кебек ташыган су аның хуҗасының тегермән буасын да ерып китте. Шул яңгыр вакытында аңа билдән суга кереп йөрергә туры килгән иде. Менә инде бүген суык алдырып авырый башлады.
Иртәгә җыен, ә ул авырый.
Бусы бер дә ярамады инде. Бу минем өчен дә, аның өчен дә зур бәхетсезлек. Үземнең бәләкәй аптегымны алып барып, тиз генә йөгертеп җибәрергә тырышсам да, терелтә алмадым. Шунлыктан җыенның башлангычы булган тугайдагы уенга күршедәге Ситдыйк малае Газиз белән генә төштем.
Бүген әле җәяүле кунаклар гына килгән. Уен да бик кызу түгел. Егетләр бер җирдә укмашып тормый, анда-монда кызлар карап чуалалар. Без уенны кыздырырга тырышкан берничә егет белән утырып карадык та, булмагач, гармун белән кызлар төркеме янына бардык. Алар Хәмтөкәй ындырындагы бүрәнәләр өстенә аллы-гөлле, күкле-яшелле булып тезелеп утырганнар. Ямьле рәвешләре белән ерактан ук күңелләрне кытыклап, тартып торалар. Уенчы кулларында биегән гармун көенә җырчы телләреннән түгелгән гөлләр һәм юлларын бизәп барып, алларында булдык.
Апрель җитми эреп бетми Агыйделнең бозлары.
Су сорасаң, бал бирәләр
Безнең авыл кызлары,—
кебек җырлар шәфагате белән араларыннан урын алдык.
5
Янымдагы кызга карадым...
6
Җыен.
Таңнан алып бөтен авыл җанланган. Төбенә чаклы ачылып куелган капкалар саен чуар-чуар киенешкән хатын-кыз, кыз-кыркын, ир-ат, егет-җилкен, бала-чага тезелгән. Дөбер-шатыр чаптырып атлы кунаклар килә. Ирләр, хатыннар тыз-быз килеп кунакка йөриләр. Егетләр кыз артыннан чаба. Авылның үз кызлары кунак кызларын ияртеп егетләр алдыннан үткәләп буй күрсәтә. Аннан да моннан уен тавышлары ишетелә. Ара-тирә «үзләре куалап» үтүчеләр дә очрый. Ыгы- зыгы, чыр-чу, галәмәт...
Бу тантана каршында минем уй бер генә нәрсә тирәсендә әйләнә.
Төштән соң тугайда булачак уенны дүрт күз белән көтәм. Шуннан башка һичбер нәрсә күңелемне били алмый. Уенны көтәм, зифа буемны көтәм, күңелем гөленә килеп кунган былбылымны көтәм...
Аккошлар кебек түш киереп Сәрвиназым төшә уенга...
Мин аны көтәм.
7
Чишмә янын ямь, яшеллек, шатлык чорнаган. Бөтен тирәдәге егет-кызларны эченә алган яшь җыен, тирәләй матурлык, шатлык чәчеп, читтән караучыларның кайсысын куандырып, кайсысын көендереп, кайсысын көнләштереп, үткән бәхетен сагындырып, күзләрен яндырып тора.
Өйләнгән, кияүгә барган яшьләрнең дә төп уенга катышырга хаклары юк. Алар читтәрәк бер түгәрәк төзеп гармун уйныйлар да җырлыйлар, гармун уйныйлар да бииләр.
Дөнья буйдаклар кулында. Аларга барысы да ярый, барысы да килешә.
Ни кылансаң, шул килешә,
Әмма рәхәт яшь чакта! —
дип бармак шартлатып яшьнәп чыккан егетнең кулына:
Сөнбел сабагыдай сылу буй кызның кулы ялганса, ничек тирәгә нурлар чәчрәмәсен дә, ничек күңелләргә ямьнәр бөркелмәсен! Ничек баскан эзләренә гөлләр үсмәсен дә, ничек сандугачлар кунып сайрамасын...
Әйе, җыен — яшь күңелләрнең бәйрәме, чишмә яны яшь җаннарның менбәре, кызлар — менбәр тирәсенең гөлләре, ә минем Сәрвиназым:
Бәйрәмнәрнең яме!
Менбәрләрнең ае!
Гөлләрнең ханы, солтаны!
VIII
Уен вакытын, Сәрвиназ, дип сайрап җиткердем. Бүтән егетләр эләктереп куймасын дип куркып, һәммә кешедән алда тугайга йөгердем.
Кичә күрдем.
Бер күрдем.
— Ул табигать кочагында җитешкән ал гөл булса, мин табигать ямьнәрен сайраучы былбыл,— дидем дә, аңа үземне генә тиң итеп таптым. Аның янында үземнән башка кем генә торса да тупас булыр, килешсез булыр, матурлыкны пәрдәләп торыр кебек тоелды.
Үзе дә, кунак абый, дип эндәшеп, үзәгемне өзде. Күзләрен сөзеп карап, тезеп-санап сөйләгән чагында, белмим, теленә басып былбыллар сайрыймы, әллә теленнән шылтырап гөлләр түгеләме. Адәм акылы ирешерлек эш түгел.
Тау өстендә тезелеп утырган буй кызларны уен тугаена җитәкләп алып төшү мәрасимы башлану белән, аңа таба очтым.
— Бездә синең кебек кунакларның сүзен егу гадәте юк,— дигән иде кичә. Вәгъдәсендә торды. Кулымны сузу белән, һич назланмый ялганды. Бөтен дөнья ялт итеп киткән төсле булды. Әгәр шушы җирдә бер шагыйрь булса иде, безне күргәч:
Нурга нур ялганды,
Гөлгә гөл бәйләнде, —
дип, бер нәрсәкәй язып ташлар иде. Минем үземә нәкъ шулай булгандыр төсле тоелды.
Түбән төштек.
Гармунчы, җырчыларны уртада калдырып, куш-куш булып әйләнгән буйдак яшьләр тезмәсенә без дә ялгандык.
Әйләнәбез.
Гөлләр кебек бәйләндек тә Бәйрәмнәрне ямьләп әйләндек...
...Иксез-чиксез бәхетле булып кайттым. Аның йөргән егете булмау миңа бәхет өстенә бәхет булды. Аның үзенең:
— Йөргән егетем юк. Ниемә кирәк ул?— диюенә ышанып бетеп булмый булуын, кызлар алар шулай тилертергә дә яраталар. Шунда да бер егет тә миннән көнләшеп маташмады бит, йөргән егете булса, миңа уңай гына тоттырып куймас иде әле.
Кич янына бармадым, үзе дә:
— Куй, куй, кирәкмәс,— дигән иде. Егет булгач, андый кылануларга карап юлдан тукталмыйсың да инде тукталуын, шунда да егетләрдән шүрләдем. Итәк-җиңеңне җыебрак йөрмәсәң, авыл егетләре чөеп тә ташларлар, малай.
9
Җыенның икенче көне.
Бүген мин тыныч. Сәрвиназ үз кулымда. Аны уртаклап мине борчучы югын кичә үк сынадым. Шулай да уен вакыты җиткәнче сагынып беттем үзен. Сөйләп бирүгә сүз җитмәслек әфәләм төрле матурлыклары белән баш-күземне әйләндерде бит, акылсыз кызыкай.
Вакыт җитеп төшәргә генә торадыр идем, авыру иптәшем килеп керде. Хәлен белә барырга онытканлыгым үзен күргәч кенә исемә төште.
— Рас, син дә бар идең бит әле дөньяда,— дип кочаклап алдым.
Ул терелгән инде. Кичә чыга алмаса да, бүген уенга чыгарлык хәлгә килгән. Икебез дә куаныштык, сикергәләдек тә, култыклашып, чишмә буена киттек.
— Менә аны күрсәтәм инде сиңа,— ди. Әйтмәм дигән идем, яңлыш ычкынып китте:
— Мин дә күрсәтәм,— дип әйтеп куйдым. Соңынтын үзем тана койрыгына ябыштым. Мин, кинәт кенә күрсәтеп, аны хәйран итмәкче идем.
Ул үз сөйгәнен күрсәтүгә, мин дә үземнең сөйгәнемне китереп куеп ай нурын кояш нуры белән капламакчы булам. Эчтән генә кызыксынып, вакыт-вакыт әйтеп җибәрә язып куям.
— Матурлык менә шулай була ул,— дип, Сәрвиназны каршына бастырганда аның керәчәк рәвешен күңелдән күреп, эчтән бәйрәм итеп барам.
Җиттек.
Кызлар утыра. Ерактан ук күрдем, ярый, минеке дә утыра әле. Ул ашыга, аннан бигрәк мин ашыгам. Кызлар алдына барып бастык. Ул:
— Менә! — диюгә, мин дә:
— Менә! — дип, алдына бастырырга әзер генә торам. Ул үрелде.
Мин дә үрелдем.
Уртабызга бер кулы белән аңа, бер кулы белән миңа ялганган Сәрвиназ килеп басты...
Бер-беребезгә карап каттык та калдык...
10
Эш шулай булып чыкты.
Сәрвиназ аныкы икән. Тик шунысына гаҗәпләнәм, Сәрвиназ аның нәрсәсенә кызыккан инде?
Бер дә матур егет түгел, ичмасам. Күзләре дисәң, зәңгәр лампа пыяласы ватыгы кебек кенә. Керфекләреннән, лампа морҗасыннан сирпелгән кебек, кара корым коелып тора. Киемнәре чуп-чуар. Егет төсле үк түгел. Мин, Сәрвиназ булсам, андыйларга әйләнеп тә карамас идем.
Нишлисең, чиләгенә күрә капкачы шул инде. Сәрвиназына күрә егете. Иш ишен, җил тишеген таба ди, әйдә, рәхәтләнсеннәр. Егет булып шундый кыз артыннан адәм мәсхәрәсе булып йөрмәм. Бер дә аның кебек егеткә тиң кыз түгел инде.
Качтым, качтым.
Мондый ямьсез халык янында торыр хәлем юк.
Икесе дә ямьсез — тфү!