Көзге вак яңгыр... Тыныч кына сибәли дә тирә якны ниндидер бер моңга, ят хискә чылатып китә. Табигатьнең халәте үзгәрә дә куя. Акрын гына җил исә башлый. Агачтагы берән-сәрән яфраклар моңсу гына шаулашып куялар. Тирә-якны ят авазлар, көз көне генә була торган моңсу аһәң биләп ала. Ул, җир өстенә җәелеп, бөтен дөньяны каплый.
Рәхимсез шул көз. Әнә агачларны нишләтә. Шыксызландыра, шәрәләндерә. Булган матурлыкларын, байлыкларын тартып ала. Салынып төшкән ботакларны, бушап калган кош ояларын гына шәйләргә була. Вакыт үзенекен итә.
Ул, уйларыннан арынырга теләгәндәй, тураебрак куйды. Икеләнгәндәй, янында утырган оныгына карап алды да, таягын кулында әвәләгәннән соң, үзалдына сөйләнеп:
- Бу көзге көн сугышны хәтерләтә, — дип куйды.
Егет, сәерсенеп, бабасына таба борылды:
— Нишләп алай дисең, бабакай?
— Күз алдыңа китер: ямь-яшел болын... Аллы-гөлле чәчәкләр, чуар күбәләкләр. Матурлыктан күзләр камаша. Чикерткәләр тавышы, кошлар сайравы җанны иркәли. Шул гүзәллекне адәм балалары мизгел эчендә юк итә. Сугышта һәрчак шулай. Сизми дә каласың, тирә-ягыңны актарылган балчык, сынган-янган агачлар әйләндереп ала.
Ул тирән итеп сулыш алды. Үткәннәргә кайтырга әзер кешедәй алга талпынып куйды да, күзләрен кыса төшеп, күк йөзенә төбәлде. «Эх, ямьсез уйларны ак болытларга төреп булса... Алар шундук йомшарып китәрләр, җанны бу кадәр тырнамаслар иде».
Оныгының сүзләре аны уйларыннан айнытып җибәрде:
— Бабакай, ә... Бабакай, медальләреңнең зеңләгән тавышы шундый моңлы, матур. Тыңлап торуы рәхәт.
— һәй, улым, улым. Шулай булмыйча ни. Аларда бит үткәннәрнең, чал тарихның сулышы саклана. Бу аваз халкыбызның фаҗигасе, батырлыгы хакында сөйли.
Ул тынып калды. Үз сүзләренең дөреслегенә ышанырга теләгәндәй, сак кына күкрәген сыпыргалап алды. Медальләренең бер берсенә бәрелеп чыгарган авазын балаларча беркатлылык белән тыңлап торды да үз-үзенә:
— Әйе... Әйе... — диеп куйды.
Алар икесе дә тынып калдылар. Табигать тавышын тыңлап, үз уйларына бирелделәр. Көчәя төшкән җил генә, комачауларга теләгәндәй, сызгыруын белде. Ул кием астына үрмәләде, җанны һәм тәнне әрнетте. Тынлыкны бабай бозды:
— Әйдә әле, улым. Әнә теге һәйкәл янына барып килик. Суык та була башлады, аяклар да язылып китәр. Ярдәм ит әле, улым.
Егет аны җитәкләп алды. Учында зур, кытыршы кул тоеп елмаеп куйды. Батыр, көчле булган шул аның бабасы. Тик картайды гына. Хәзер әнә галош кигән аягын көчкә генә сөйрәп атлый, аркасы да бөкрәя төшкән.
Алар әкрен генә һәйкәл янына якынайдылар. Егеткә иң элек таш сын никтер җанлы булып тоелды. Бер тезенә тезләнгән совет сугышчысы кулларына мылтыгын кысып тоткан да, карашын еракка, офык артына төбәгән. Әйтерсең ул бүген дә, туган иленә тугры калып, халкының тынычлыгын саклый.
Ул аны игътибар белән күзәтергә кереште. Күзенә һәйкәл астына язылган «Дустыбыз», «Туганыбыз», «Безнең горурлык» дигән сүзләр чагылып үтте. Карашы, таш киемне җентекләп күзәтә-күзәтә, өскә үрмәләде. Менә ул солдатның күзләренә игътибар итте. Аларда күптән түгел явып киткән яңгырдан соң калган су тамчыларын күреп, егет, гаҗәпләнеп тә, дулкынланып та, бабасына эндәште:
— Бабакай... Бабай! Кара, күз яшьләре... Монда ниндидер хата киткән. Ул бит — егет кеше. Ә егетләр... Егетләр еларга тиеш түгел. Моны төзәтергә кирәк.
Егет һәйкәлгә таба китте. Таш сындагы су тамчыларын сөртеп алырга теләп, кулын күтәрде. Тик үзенең теләген тормышка ашыра алмыйча калды. Бабасының кырыс һәм шул ук вакытта йомшак тавышы аны туктарга мәҗбүр итте.
— Тимә!.. Кирәкми, улым. Син әлегә күп нәрсәне белмисең, аңламыйсың. Синең сугышны күргәнең, үлем белән күзгә-күз очрашканың булмады. Якын кешеләреңне дә югалтмадың. Ә мине ачы язмыш боларның барысы белән дә күзгә-күз очраштырды.
Ул җайлап кына һәйкәл нигезендәге бер ташка барып утырды. Тирә-ягын бераз күзәткәннән соң, кулъяулыгын чыгарып, битен сөрткәләп алды да акрын гына сөйләргә кереште.
— Беләсеңме, улым... Сугыш көтмәгәндә башланды. Минем дә синең кебек яшь вакытым, матур хыяллар белән янып йөргән чагым иде. Еш кына балачак дустым Тәлгать белән гармун алып, берәр аулак урында җырлашып утыра идек. Күңелләребезне моң белән нурландыргач хыяллана башлыйбыз. Ул көнне дә: «Беләгемдә көч, башымда акыл бар. Аллаһы боерса, зур кеше булам», — дигәнем әле дә хәтердә. Тик теләгем тормышка ашма ы шул, коточкыч хәбәр килде.
Мине сугышка Тәлгать белән бер үк көнне алдылар. Без чын дуслар идек. Юк-юк, мин аны туганым кебек якын күрдем. Шуңадырмы, язмыш безне аерырга батырчылык итмәде, бер үк урынга, сугышның алгы сызыгына илтеп ташлады.
Карт буылып-буылып йөткерергә тотынды, тамагындагы төерне йотып җибәрә алмыйча азапланды. Чарасызлыктан, җыерчыклы кулларына карап, шактый вакыт тыныч кына утырды. Оныгы да аны ашыктырмады, сабыр гына көтте. Менә бабай тамагын кырып куйды да өзелгән сүзен ялгап китте:
— Ул көнне дошман бик көчле һөҗүм башлады. Шул сәбәпле командир безне атакага күтәрде. «Шуышырга! һәрвакыт алга!» дигән приказ алдык.
Әле дә хәтеремдә: баш очында пулялар сызгыра, тирә-якта снарядлар шартлый. Төтен белән тузан, укмашып, бөтен дөньяны каплый. Суларга һава җитми. Үзеңнең кайдалыгыңны да аңламыйча, алга үрмәлисең.
Шулвакыт бер мизгелгә Тәлгатьне күрдем. Ул миңа таба карады да моңсу гына елмайды. Аның карашында үтә зур газап, чарасызлык ярылып ята иде. Мин, тынычландырырга теләп, Тәлгатькә күз кыстым һәм яңа көч белән алга шуыша башладым.
Беләсеңме, улым... Туган җир, туган ил кадерен шул мәхшәр эчендә генә аңлыйсың икән. Ирексездән җиргә елышканнан-елыша барасың, Җир-анабызның җылылыгын тоясың. Авызга кергән балчык та, колак-борынга тулган тузан да көч биргән сыман тоела башлый.
Бабай моңсуланып калды. Кулы белән чигәләрен ышкыды, күзләрен еш-еш йомды. Мыек асларын, күз кырыйларын сөртеп алгач, калтыранган тавыш белән хикәясен дәвам итте.
— Ул көнне дустымны соңгы тапкыр күргәнмен икән. Ул якты дөнья белән хушлашты, мине ялгызымны гына калдырып ташлап китте. Батырларча, беркемне дә рәнҗетмичә, тавыш-тын чыгармыйча, тыныч кына китте. Хәтеремдә дә елмайган килеш, бер гөнаһсыз булып сакланып калды.
Сугыш тынгач, соңгы юлга үзем озаттым. Иң матур урынны сайлап җирләдем. Елый-елый, кулым белән балчык актарганым, бармак башларын җәрәхәтләп, канатып бетергәнем, елый-елый, каенга «Тәлгать кабере» дигән сүзләрне уеп язып куюым бүгенгедәй хәтердә мннем.
Шул вакыйгадан соң хисләремне йөгәнли алмый башладым мин. Кечкенә генә гаделсезлек, ямьсез гамәл күрсәм, күңелем нечкәрә. Яшь бөртекләре күзләрдән үзләреннән-үзләре тәгәрәп чыгалар. Ни өченме? Чөнки сугышта мин дустымны гына түгел, авылдашымны да, туганымны да, хәтта бала чагымны да югалттым.
Карт тынып калды. Егет бабасының йөзенә күтәрелеп карады. Күз яшьләрен күреп, ул гаҗәпләнмәде, ә бары тик бер хакыйкатьне аңлады: баксаң, егетләр дә елый икән.
Көзге кояш... Көттереп кенә, сүрән генә җылыта. Тик нигәдер анда матур дөньяның чагылышы, яшәү өмете бар. Ул кешеләрне иркәләргә, аларның авыр тойгыларын җиңеләйтергә сәләтле. Хәзер дә бер-берсенә елышып утырган бабай белән егетне күреп сөенә ул. Шатлыгыннан таш сындагы яңгыр тамчыларын да, картның җыерчыклы битендәге күз яшьләрен дә киптерә. Үзенең утлы карашы белән Җир йөзендәге кешеләрнең күңелләрен нечкәртергә, дөньяны аз булса да ямьләндерергә тырыша.